Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )
календарно-тематическое планирование по теме

Забирова Лилия Суфияровна

Рабочая программа по татарскому языку ( 2 класс )

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon anlatma_yazuy_2_t._yaz.doc88 КБ
Файл 2nchetat.docx29.59 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                                     Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелде:

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

- 6 статья – белем алу теле (телләре)

- 7 статья – мәгарифнең дәүләт стандартлары

-10 статья –уку-укыту программалары

- 32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел).

4. ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программалары” 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел.

5. Дәреслек: Р.З.Хәйдарова, Н.Г.Галиева . Татар теле, 2нче сыйныф, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2008 ел.

Эш программасы структурасы.

Татар теленең эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде.  Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре  үсте.  Укучыларда лингвистик (тел), аралашу (коммуникатив), этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укуыларның ана телелннән мәгълүматлылыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны һ.б. үз эченә ала.

Аралашу (коммуникатив) компетенциясе  ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру һ.б.

Этнокультура өлкәсенә караган (культурологик) компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар  сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә чит тел буларак татар теле укытуның төп бурычлары түбәндәгеләр:

1. Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.

2. Сөйләм эшчәнлеге  төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

3. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү, татар теле мөмкинлекләреннән тулысынча файдалана белергә өйрәтү.

4. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

5. Укучыларның логик фикеләү сәләтләрен үстерү.

6. Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.

Бу бурычлар, аерым-аерым күрсәтелсәләр дә, үзара тыгыз бәйләнгәннәр. Алар бердәм уку-укыту процессында гамәлгә ашырылалар, чөнки дәрестә белем бирү, шәхес формалаштыру бергә бәйләп алып барыла

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы диктантлар, шулай ук сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан сочинение һәм изложениеләр яздырыла.

Әлеге эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып һәм  рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү  коммуникатив укыту технологиясенә нигезләнеп төзелде.

Рус телле балаларга татар теле укыту процессын коммуникатив  технология  нигезендә оештыру үзенчәлекләре.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган булуында. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел.Ул текстның лингвистик яктан катлаулыгына, текстның күләменә бәйле.

Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар  текстны лингвистик яктан  кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Алар татар теле дәресләре дип атала, ягъни татар теленең лексикасына  һәм грамматикасына өйрәтү дәресләре. Бу дәресләрнең эчтәлеге турыдан-туры текст эчтәлеге белән бәйле. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәрестә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Дәрес тибы ягыннан лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК) була. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лигвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик  сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдәге тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар.

Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм уку дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, уку дәресләре саны да керә.

Тематик план еллык өйрәнәсе материалның дәресләргә бүленешен күрсәтә. Еллык тематик планда диктантлар күрсәтелми, чөнки чит тел укыту методикасында диктант яздыруга тулы бер дәрес багышланмый. Ул лексик күнекмәләр формалаштыру, грамматик күнекмәләр формалаштыру һәм камилләштерү дәресләренең структур өлеше булып тора. Тематик планда дәрес типларының исемнәре кыскартылып күрсәтелде:

ЛКФ-лексик күнекмәләрне формалаштыру

ЛКК-лексик күнекмәләрне камилләштерү

ГКФ-грамматик күнекмәләрне формалаштыру

ГКК-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

ЛГКК-лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү

Д/с-диалогик сөйләм

М/с-монологик сөйләм.

Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң үткәрелгән эш алымнары татар мәктәпләрендә кулланылган эш алымнарыннан байтак аерыла. Тексттагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру буенча төрле күнегүләр системасын оештыру- текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты.

                2нче  сыйныф укучылары үзләштерергә тиешле белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы

1. Лексик минимум.

1. Яңа уку елы белән (5)


Белем

Белергә

Өйрәнергә

Тыңларга

Аңларга

Кабатларга

Сорау

Сорау бирергә

Җавап

Җавап бирергә

Тәрҗемә итәргә

Мисал

Күнегү

Билге алырга

Бишле

Дүртле

Өчле

Икеле

Аваз

Хәреф

Сүз

Җөмлә

Өтер

Нокта

Тәнәфес

Мөмкин (түгел)

Ярый (ярамый)

2.Йортыбыз, фатирыбыз

       (5)        


Бүлмә

Алгы бүлмә

Аш бүлмәсе

Кунак бүлмәсе

Йокы бүлмәсе

Юыну бүлмәсе

Ишек

Ачкыч

Тәрәзә

Тәрәзә төбе

Гөл

Идән

Түшәм

Җиһаз

Өстәл

Урындык

Кәнәфи

Элгеч

Карават

Киштә

Суыткыч

Кием шкафы

Савыт – саба шкафы

Келәм

Якты

Чиста








                                             

3.Көндәлек режим(7)

Дүшәмбе

Сишәмбе

Чәршәмбе

Пәнҗешәмбе

Җөмга

Шимбә

Якшәмбе

Кичә

Бүген

Иртәгә

Иртән

Кичен

Көндез

Башта

Аннары

Тагын

Торырга

Йокларга ятарга

Юынырга

Сөртенергә

Киенергә

Дәрес әзерләргә

Сөлге


4. Ашамлыклар кибетендә

       (9)

Ашамлык

Балык

Каймак

Эремчек

Сөт

Он

Ит

Тоз

Шикәр

Шикәр комы

Чәй

Конфет

Прәннек

Туңдырма

Тартма

Акча

Сум

Тиен (копейка)

Сайларга

Түләргә

Үлчәргә


5. Әбиләрдә кунакта (5)  

6. Табигать (10)

7.Татарстан туган җирем

       (10)

8.Казан – Татарстанның башкаласы (9)

Кунак

Чакырырга

Күчтәнәч

Табын

Ашъяулык

Кулъяулык

Токмачлы аш

Шулпа

Ботка

Сыйларга

Салырга

Бәхетле

Шатлыклы

Тәрбияле (тәртипле)

Рәхмәт әйтергә

Табигать

Кышын

Язын

Көзен

Җәен

Кышкы

Язгы

Җәйге

Көзге

Боз каплый

Тамчы тама

Кар эри

Гөрләвек ага

Яшен яшьни

Күк күкри

Салават күпере чыга

Көн кыскара

Төн озыная

Соң (после)

Пычрак

Бераз


Җир

Туган

Халык

Алабуга

Чистай

Яр Чаллы

Түбән Кама

Әлмәт

Бөгелмә

Нократ

Идел

Казансу

Агыйдел

Урнашкан

Елга ага

Аша (аркылы)

Өчен

Кадәр

Күл

Буенда

Чишмә

Дала

Төзергә

Төзелеш

Мәчет

Чиркәү

Тимер юл

Бай


Башкала

Бина

Манара

Үзәк

Кунакханә

Ашханә

Дару ханә

Истәлекле урын

Сарай (дворец)

Тукталыш

Иске

Яңа

Ерак

Якын

Тукткрга

Анда

Монда

Таныш

Тапкыр (раз)

Алда

Артта




9. Сәламәтлек – зур байлык

     (8)

10. Без хезмәт яратабыз

     (8)

11. Үсемлекләр белән танышабыз (10)

12. Хайваннарга һәм кошларга булышабыз(9)

Сәламәт

Сәламәтлек

Авырый

Авырта

Йөткерә

Йөрәк

Эч

Табиб(ә)

Хастаханә

Дәваларга

Ятарга

Шөгыльләнергә

Ишетергә

Күрергә

Сирәк

Еш

Ярый

Ярамый

Тырыш

Ялкау

Эшчән

Ярдәмчел

Хезмәт

Ташырга

Ташларга

Чүп

Чиләк

Чүпрәк

Ябарга

Ачарга

Чыгарга

Керергә

Яме

Һәрвакыт

Кайвакыт

Үзе

Үсемлек

Үлән

Ботак

Яфрак

Имән

Каен

Нарат

Алмагач

Шомырт

Миләш

Балан

Карлыган

Кура җиләге

Җир җиләге

Чия


Җим

Җимлек

Ясарга

Файда китерә

Зыян китерә

Өн

Оя

Күсе

Тычкан

Көньяк

Төньяк

Кышларга

Тышта

Ашатырга



13. Без бәйрәмгә барабыз

      (3)

Тамаша

Тамашачы

Сәхнә

Чыгыш

Баянчы

Кул чабарга

Яраткан

Җиңү бәйрәме

Яз һәм Хезмәт бәйрәме

Сабантуй

Көрәш

Ат чабышы

Аркан тартышу

Шома баганага менү

Чүлмәк вату

Капчык белән сугышу

14. Күңелле ял итәбез(4)

Күңелле

Җәйге ял

Ял итәргә

Ямьле

Көтәргә

Каршыларга

Сагынырга

Озатырга

Үткәрергә

Йөзәргә

Әбәкле уйнарга

Качышлы уйнарга

Таган атынырга

Ком

Кәрзин

Тулы

Буш

Күбәләк оча

Кошлар сайрый




2.Сөйләм эшчәнлеге төрләре.

  1. Тыңлап аңлау. 0,5-1 минутлык текстны тыңлап аңлау һәм, төп эчтәлегенә төшенеп, укытучының сорауларына җавап бирә алу.
  2. Диалогик сөйләм. Лексик тема буенча сөйләшү үткәрә алу (һәр укучының репликалар саны 4тән ким булмаска тиеш).
  3. Монологик сөйләм. Бирелгән ситуация, лексик тема яки сюжетлы рәсемнәр буенча хикәя төзеп сөйли алу (җөмләләр саны 5тән ким булмаска тиеш).
  4. Уку. Текстларны сәнгатьле итеп уку һәм укыганның эчтәлегенә тулысынча төшенә алу; тектны эчтән аңлап уку һәм эчтәлеген сөйли алу; шигырьләрне яттан сөйли белү.
  5. Язу. Хәрефләрне һәм сүзләрне дөрес яза алу; аерым җөмләләрне, кечкенә текстларны үзгәрешсез күчереп яза алу;  бирелгән үрнәк буенча котлау яза алу.

Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде.

Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Эш төрләре

2нче сыйныф.

1.

Тыңлап аңлау

0,5 -1минут

2.

Диалогик сөйләм

4реплика

3.

Монологик сөйләм

5реплика

4.

Һәр тема буенча аралаша белү күнекмәләрен ситуатив күнегүләр аша тикшерү

1

5.

Уку

30 – 35 сүз

6.

Язу

    3 - 4

Сүзлек диктанты

 6 – 7 сүз

Диктант (сүзләр саны)

 25 – 30

        Дәүләт программасы 2нче сыйныфлар өчен елына 170 сәг.- кә төзелгән, ләкин мәктәпнең укыту планы буенча елына татар теленнән 102 сәг., татар әдәбиятыннан 34 сәг. (барлыгы 136 сәг.) каралган булганга күрә, эш планы да шул норманы истә тотып төзелде. Дәүләт программасында өйрәнелергә тиешле 14 аралашу темалары күрсәтелгән, аларга  бирелгән вакытны кыскартып төзергә туры килде. 2нче сыйныф өчен әзерләнгән календарь-тематик планның эчтәлеген мәктәптә үзләштерелергә, камилләштерергә тиешле гомумкүнекмәләр, татар теле Һәм әдәбияты курсы буенча махсус белем һәм күнекмәләр тәшкил итә.

Рус мәктәпләрендә укучы  балаларының  рус телендә аралашуларын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле. Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып, рустелле укучыларга татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү коммуникатив укыту технологиясенә нигезләнеп төзелде.  Әлеге төркемнәрдә кызыклы уеннар, диалоглар, индивидуаль әңгәмәләр оештыру; кроссвордлар, табышмаклар уйларга, эзләнергә, фикер йөртергә өйрәтүче эш төрләре планлаштырылды. Эшчәнлекнең төп максаты - укучыларны татарча сөйләшергә, аралашырга өйрәтү.

   Тикшерү характерындагы язма эшләрнең саны:

    - диктант – 1

    - контроль эш - 7

      Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.

3. ТР  Мәгариф министрлыгының 541 номерлы боерыгы, 20.08.2009 ел һәм №5903,12.08.2009ел(О преподавании татарского государственного языка в общеобразовательных учреждениях РТ).

4. ”Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы”. 1-11  нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Казан,  “Мәгариф” нәшрияты, 2010ел.

5. Дәреслек: Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 2нче сыйныфы өчен дәреслек (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), 2008 ел.

6. Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм уку дәресләре оештыру. Яр Чаллы, 2007. (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән).

7. Хайдарова Р.З. , Гиниятуллина Л.А. Сборник ситуативных упражнений по татарскому языку для русскоязычных учащихся. Набережные Челны, 2004.

8. Учебное пособие и фонохрестоматия «Лингва» для ускоренного изучения татарского языка. Набережные Челны, 1999.

9. Р.З Хайдарова, Р. Л.Малафеева. Татарский язык в таблицах: Таблицы по татарскому языку для работы с русскоязычными учащимися. Набережные Челны, 2005.

10. Мультимедийная обучающая программа «Татар Телле заман».

11. Электронное образование РТ. ЦОР.

12. Электрон сайтлар.



Предварительный просмотр:

                                                    2 нче сыйныф

                                                       Татар теле

                                                      I нче чирек

Дәреснең темасы

Дәрес тибы

Уку эшчәнлеге төрләре

Контроль төрләре, бәяләү

Көтелгән нәтиҗәләр

Сәгатьләр саны

Үткәрү вакыты

план

факт

1

Исемнәр турында төшенчә

ГКК

Таблица

Җөмләләр төзи белү

1

2

Кирәк, кирәкми ярдәмче сүзләр

ГКФ

Терәк схема

Сөйләмдә куллана белү

1

3

К хәрефе, авазы

ГКК

Такта

Язуда куллану

1

4

Е хәрефе, авазы

ГКК

Такта

Язуда куллану

1

5

Сорау белдерүче аффикслар

ГКФ

Терәк схема

Сораулар төзи белү

1

6

Кая? Кайда? Сораулары

ГКК

Таблица

-га/-гә,-ка/-кә

-да/-дә,-та/тә кушымчалары белән танышу

1

7

Кайдан? Соравына җавап формасы

ГКФ

Таблица

-дан/-дән,-тан/-тән,-нан/-нән кушымчалары белән танышу

1

8

Татар теленә генә хас авазлар

ГКК

Такта

Язуда куллану

1

9

Старт контроль эш

контроль

Такта

к/эш

Белемнәрен ныгыту

1

10

Х.Т.Э. Хәзерге заман хикәя фигыль

ГКФ

Таблица

Сөйләмдә куллану

1

11

Х.Т.Э. Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКК

Терәк схема

Сөйләмдә куллану

1

12

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

ГКФ

Терәк схема

Үзләштергән грамматик материалны сөйләмдә куллану

1

13

Сорау җөмләләр

ГКК

Таблица

Сорау җөмләләрне сөйләмгә кертү

1

14

Хәзерге заман хикәя фигыль темасын кабатлау

ГКФ

Карточкалар

Белемнәрен сөйләмдә дөрес куллану

1

15

Татар телендә сингармонизм законы

ГКК

Таблица

Яңа материалны үзләштерү

1

16

О,Ө хәрефләре, авазлары

ГКФ

Такта

Дөрес уку

1

17

Нинди? соравы

ГКФ

Сюжетлы рәсемнәр

Нинди? Сорау конструкциясе белән танышу

1

18

Капма – каршы мәгънәле сүзләр

ГКК

Рәсемнәр

Сөйләмдә куллану

1

19

Исемнең берлек, күплек саны

ГКК

Терәк схема

Күплек сандагы исемнәрнегамәли үзләштерү

1

20

Нишли? соравы

ГКФ

Сюжетлы рәсемнәр

Нишли? сорау конструкциясе белән танышу

1

21

Чөнки теркәгече

ГКФ

Такта

Сөйләмдә дөрес кулланырга өйрәтү

1

22

Үткән заман хикәя фигыль

ГКК

Терәк схема

Фигыльнең формасын ныгыту

1

23

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКФ

Таблица

Фигыльләрне төрләндерә белү

1

24

Үткән заман хикәя фигыльнең юклык формасы

ГКФ

Терәк схема

Җөмләләр төзи белү

1

25

Фигыль темасы буенча контроль эш

Контроль

Карточкалар

м/эш

Белемнәрне системалаштыру

1

26

Х.Т.Э. Саннар турында төшенчә

ГКФ

Рәсемнәр, таблица

Сөйләмдә кулланышка кертү

1

27

Сан темасы буенча карточкаларда эш

ГКК

Карточкалар

Үтелгәннәрне гомумиләштереп йомгаклау

1

                                                   II нче чирек

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКК

Терәк схема

Фигыльләрне төрләндерә белү

1

2

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ГКФ

Таблица

Фигыльләрне төрләндерә белү

1

3

Контроль күчереп язу

Контроль

Такта

к/күчереп язу

Мөстәкыйльлелек үстерү

1

4

Чисталык һәм сәламәтлек. Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

ГКК

Терәк схема

Язуда куллану

1

5

Исемнәргә кушымча ялгаганда авазлар чиратлашуы

ГКФ

Таблица

Исемнәрне төрләндерә белү

1

6

МИНЕМ + ИСЕМ конструкциясе

ГКФ

Терәк схема

Кушымчаларның дөрес ялгануын күрсәтә белү

1

7

БАЛ БЕЛӘН, ӘНИ БЕЛӘН структураларын сөйләмдә куллану

ЛГКФ

Такта

Өйрәнгән структураларны сөйләмдә куллану

1

8

Кемгә? Нәрсәгә? сораулары

ГКК

Таблица

Язуда куллану

1

9

Исем темасын кабатлау.

ГКФ

Рәсемнәр

Грамматик белемнәрне гомумиләштерү

1

10

Исем темасы буенча контроль эш

Контроль

Карточкалар

к/эш

Мөстәкыйльлелек үстерү

1

11

Х.Т.Э. Минем гаиләм

ЛГКК

Монолог

Сөйләм телләрен үстерү

1

12

Кемне? Нәрсәне? сораулары

ЛГКФ

Диалог

-ны/-не кушымчалары белән танышу

1

13

Берлек һәм күплек сандагы исемнәрне Төшем килешендә куллану

ЛГКФ

Таблица

Яңа материал белән таныштыру

1

14

Хәзерге заман хикәя фигыль I нче затта берлек һәм күплек санда

ЛГКФ

Таблица

Сөйләмдә кулланышка кертү

1

15

Үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ЛГКФ

Такта

Җөмләдә фигыльне таба белү

1

16

Үткән заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формалары

ГКК

Таблица

Үзләштергән грамматик материалны сөйләмдә куллану

1

17

Үткән заман хикәя фигыль темасын кабатлау

ГКК

Карточкалар

Үзләштергән грамматик материалны ныгыту

1

18

Үтенечне белдерүче җөмләләр

ЛГКК

Монолог

Сөйләм телләрен үстерү

1

19

Үтенечне белдерүче җөмләләр

ЛГКК

Сүзлек

Сөйләмдә кулланышка кертү

1

20

Административ контроль эш

Контроль

Такта

к/эш

Өйрәнгән материалны системалаштыру

1

21

Х.Т.Э. Яңа елга котлаулар язу

ГКК

Карточкалар

Үтелгәннәрне гомумиләштереп йомгаклау

1

                                                   III нче чирек

1

Исемнәрнең күплек саны

ГКК

Такта

Белемнәрен ныгыту

1

2

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

ГКК

Таблица

Белемнәрен ныгыту

1

3

Сыйфат һәм исемнәрнең сораулары

ГКК

Такта

Үзләштергән грамматик материалны сөйләмдә куллану

1

4

Сан төркемчәләре

ГКФ

Терәк схема

Сөйләмдә кулланышка кертү

1

5

Исемнәрнең тартым һәм килеш белән төрләнеше

ГКК

Терәк схема

Сөйләм телләрен үстерү

1

6

Фигыльнең барлык, юклык формалары

ЛГКК

Такта

Грамматик белемнәрне гомумиләштерү

1

7

Өйрәнелгән фигыль формаларын кабатлау

ЛГКК

Рәсемнәр

Сөйләмдә кулланышка кертү

1

8

ЧӨНКИ теркәгечен сөйләмдә куллану

ЛГКК

Рәсемнәр

Лексиканы баету

1

9

Капма – каршы мәгънәле сүзләр

ГКК

Такта

Сөйләмдә куллану

1

10

Капма – каршы мәгънәле сүзләр темасын кабатлау

ЛГКК

Терәк схема

Диалогик сөйләм үстерү

1

11

Капма – каршы мәгънәле сүзләр темасы буенча контроль эш

Контроль

Карточкалар

к/эш

Өйрәнгән материалны системалаштыру

1

12

Х.Т.Э. Кайчан? соравы

ЛГКФ

Такта

Сорауга җавап табарга өйрәтү

1

13

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык, юклык формасы

ЛГКК

Сүзлек

Белемнәрен ныгыту

1

14

Татар телендә О,Ө хәрефләре

ГКК

Такта

Дөрес уку һәм язу

1

15

Татар телендә О,Ө хәрефләре

ГКК

Карточкалар

Грамматик белемнәрне гомумиләштерү

1

16

Авазлар. Карточкалар белән эш

ГКК

Тест

Грамматик белемнәрне гомумиләштерү

1

17

Исем. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

ГКФ

Таблица

Сөйләмдә куллану

1

18

Кая? Кайда? Кайдан? Сорауларын кабатлау

ГКК

Карточкалар

Дөрес җавап табу

1

19

Фигыль формаларын кабатлау

ГКК

Такта

Белемнәрен ныгыту

1

20

Тартым категориясе

ГКК

Терәк схема

Грамматик белемнәрне гомумиләштерү

1

21

Кемнең? Нәрсәнең? сораулары

ГКФ

Такта

-ның/-нең кушымчаларын кертү

1

22

Кеше исемнәре һәм фамилияләре язылышы

ЛГКФ

Такта

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

23

Исемнәрнең юнәлеш килешен кабатлау

ГКК

Рәсемнәр

Белемнәрен ныгыту

1

24

Исемнең урын-вакыт, иялек килешләре

ЛГКК

Таблица

Белемнәрен ныгыту

1

25

Исемнең төшем килеше

ГКК

Терәк схема

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

26

ВРАЧ БУЛЫП ЭШЛИ төзелмәсе

ЛГКФ

Рәсемнәр

Сөйләм телләрен үстерү

1

27

Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

ЛГКФ

Терәк схема

Сөйләм телләрен үстерү

1

28

Килеш темасын кабатлау

ЛГКК

Карточкалар

Белемнәрен ныгыту

1

29

Килеш темасы буенча контроль эш

Контроль

Такта

к/эш

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

30

Х.Т.Э. Кроссвордлар чишү

ЛГКК

Карточкалар

Үтелгәннәрне гомумиләштереп йомгаклау

1

                                                   IV нче чирек

1

Исемнең тартым категориясе

ЛГКК

Такта

Белемнәрен ныгыту

1

2

Фигыль. Карточкаларда эш

ГКК

Рәсемнәр

Сөйләм телләрен үстерү

1

3

Капма – каршы мәгънәле сүзләр

ЛГКК

Рәсемнәр

Сөйләмдә кулланышка кертү

1

4

СЫЙФАТ+ИСЕМ конструкциясе

ГКФ

Таблица

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

5

Үткән заман хикәя фигыль

ГКК

Таблица

Өйрәнгән материалны системалаштыру

1

6

Кая? соравы

ЛГКК

Рәсемнәр

Сорауга җавап табу

1

7

Үткән, хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

ЛГКК

Терәк схема

Белемнәрен ныгыту

1

8

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы

ГКК

Такта

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

9

Фигыль темасын ныгыту

ЛГКК

Карточкалар

Белемнәрен ныгыту

1

10

Фигыль темасы буенча контроль эш

ГКК

Такта

я/эш

Өйрәнгән материалны системалаштыру

1

11

Х.Т.Э. Сүзләргә сорау кую, сөйләмдә саннарны куллану

ЛГКФ

Рәсемнәр

Сораулар төзи белү

1

12

Сыйфат һәм аның сораулары

ЛГКФ

Таблица

Сөйләмдә куллану

1

13

Килеш кушымчалары

ГКК

Такта

Белемнәрен ныгыту

1

14

Килеш кушымчалары

ГКК

Карточкалар

Белемнәрен системалаштыру

1

15

Раслау җөмләләр

ГКФ

Монолог

Җөмләләр төзи белү

1

16

Диалогик сөйләм үстерү

ЛГКК

Диалог

Сөйләм телләрен үстерү

1

17

Җөмләдә сүзләр тәртибе

ЛГКК

Такта

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

18

Кем? Нәрсә? сораулары

ГКК

Таблица

Өйрәнелгән лексиканы ныгыту

1

19

Исемнең баш килеше. Карточкаларда эш

ЛГКК

Карточкалар

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

20

Кроссвордлар төзү һәм чишү

ЛГКК

Карточкалар

Белемнәрен системалаштыру

1

21

Ребуслар төзү һәм чишү

ЛГКК

Монолог

Өйрәнелгән лексиканы ныгыту

1

22

Еллык контроль эш

Контроль

Такта

к/эш

Өйрәнгән материалны системалаштыру

1

23

Х.Т.Э. Җәй турында шигырьләрне өйрәнү

ГКК

Такта

Грамматик күнекмәләрен камилләштерү

1

24

Җәй турында җырлар өйрәнү

ЛГКК

Рәсемнәр

1


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...