Эссе "Мин укытучы"
статья на тему

Гайфуллина Дамира Гилфановна

Эссе " Мин укытучы"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchy_nindi_gorur_isem.docx25.37 КБ

Предварительный просмотр:

                             Эссе « Мин укытучы».

Укытучы нинди  горур исем!

Әни сүзе  кебек ягымлы!

Ирексездән бу сүз хәтерләтә

Мәктәпләргә йөргән чагымны.

     Шушы шигырь юллары мине гүя балачакка алып кайтты сыман. Әле дә исемдә беренче сыйныфка укырга кергән көннәрем.Чәчләремә ак бантиклар тагып,  кулларыма чәчәк бәйләмнәре тотып Балчыклы башлангыч мәктәбенә укырга килдем . 8 кыз укыдык бер сыйныфта. Беренче укытучым биргән дәресләр, беренче “5”леләр гүя миңа канатлар куя иде. Укудан кайткач ук дус кызларым белән “Укытучы-укытучы”уйный идек. Мин гел укытучы , кызлар (3 кыз күршеләр идек) укучы ролендә иде. Балачакта уйнаган уеннардан ук булачак һөнәремә нигез салынгандыр, мөгаен. Мәктәпне тәмамлаганда минем бары бер генә хыялым бар иде: укытучы булырга! Математика укытучысы!

   1982 елда юллар мине Казан дәүләт педагогика институтына алып килде. Кызыклы студент тормышында кайнап 4 ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Педагогика буенча семинар дәресләрдә группадашлар алдында дәресләр бирүләр әле дә истә. Укытучыбыз башка группаларга дәрескә кергәч, мине мактап: “ 4 нче группадан Гарифуллина кебек дәрес бирергә кирәк,” дип әйткәнен ишеткәч ,уңайсызланып йөргән идем.Кулга диплом алгач, юллама белән Олы Салтык урта мәктәбенә эшкә килдем.

   1986 нчы елның 15 нче августы. Кулына чемодан тоткан яшь кыз туган авылыннан күрше авылга юл тота... Берничә елга гына түгел,ә гомерлеккә шушы авылда каласын  ул бу вакытта уена да кертмәгәндер.

Урам тып-тын, бары каеннардан

Яфрак ява аяк астына.

Тар сукмактан яшь мөгаллим атлый,

Дәресенә, ахры, ашыга.

Анда көтә аны эш өстәле,

Өстәл тулы китап-дәфтәрләр.

Килеп керерләр дә шәкертләре:

Исәнмесез! – диеп дәшәрләр.

Яшь мөгаллим алар өчен әзер

Тар вакытын чиксез итәргә,

Яшь дуслары белән теләсә нинди

Каршылыклы юлны үтәргә.

    Шулай итеп беренче хезмәт елларым Олы Салтык урта мәктәбендә башланып китте. Кызыклы дәресләр,класстан тыш чаралар  белән көн үткәне сизелми дә иде. Кичләрен үзешчән сәнгатьтә катнашып спектакль,  концертлар  куя идек. Бөек математик Софья Ковалевскаяның “Математик шагыйрь җанлы кеше булырга тиеш!» дигән канатлы сүзләре бар. Бу сүзләр гүя миңа кагыла кебек. Буш вакытта шигырьләр иҗат итәргә яратам. Шагыйрьләр иҗат иткән шигырьләрне яратып,чын йөрәгем белән укыйм. Озак еллар мәктәптә “Яшь хәбәрчеләр “ түгәрәген алып баруым да шуның нәтиҗәседер.

    Бервакыт (2005 -2006 нчы еллар) хәзерге район мәгариф бүлеге җитәкчебез  Ильшат Мәхмүт улы түгәрәк утырышына керде. Түгәрәккә йөрүче 15 ләп кыз -10нчы,11 нче сыйныфлар. Кызларга: “ Кызлар,сезгә бирем, кыска гына вакыт эчендә апагыз турында 4 юллык шигырь иҗат итегез әле,” - диде Ильшат абыйлары. Кызлар үзләренең шигырь юлларын укыганда  күземә яшь бөртекләре килеп чыкты. Шулкадәр яратып,якын итеп язылган сүзләрне ишеткәнгә бәхет яшьләре иде бу... Ул вакытларда “Идел таңнары” газетасы битләрендә басылган шигырьләрнең күбесе безнең түгәрәк эшенең иҗат җимешләре булды.

     Аккан сулар кебек гомер уза... 3 дистәгә якын гомеремне яраткан һөнәремә багышлаганга мин бик тә бәхетле. Олы Салтыкта зур хөрмәткә  ия булган укытучылар династиясенең вәкиле  дә бит әле мин!  

   Тагын бер кат кабатлыйм: мин бәхетле. Минем укучыларым арасында төрле һөнәр ияләре бар. Аларның һәрберсе тормышта үз урынын тапкан икән, димәк, тырышлыгым бушка китмәгән. Укучыларымның уңышлары – ул күп еллык хезмәтем җимешләре. Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Гомеремне бушка уздырмавым өчен сөенеп туя алмыйм. Үзең яраткан эштә узган гомер – бәхет бит ул! Һәр олы эшнең нигезендә кечкенә гамәл ята, зур сулыклар да бәләкәй чишмәләрдән башлана, диләр. Олы юлга алып чыгучы кечкенә генә сукмакта да тәүге адымнар чарлана. Чишмә башыбызда торучы, тәүге адымнарыбызны ясарга ярдәм итүче кеше бит мин – Укытучы. Нинди генә заманда, чорда, гасырда яшәсәк тә, иң матур үрнәк, иң якты маяк булып калырга тиешбез!

       Укытучы һөнәрен җиһанга яктылык, җылылык иңдерүче кояш нурына тиңләр идем мин. Кояш нуры да бит һәр яз саен табигатьнең күзен ача. Укытучы күңелендә дә һәрчак яз гына. Бүтәнчә булуы мөмкин дә түгел. Ул гомер буе укучыларына язгы чәчәкләр, самими хисләр бүләк итә. Балачак сиздермичә дә уза да китә, әмма күңелләрдә Укытучыдан иңгән җылылык, мәрхәмәтлелек кала. Җирдә кешеләргә мәгънәле тормышны колачлар өчен укытучы канат куя. Ул тәрбияли, укыта, һәркемне Кеше итәргә омтыла.

Укытучы!

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң олысы,

Синдәдер ул йөрәкләрнең иң җылысы,

Һәркөн сиңа ничә сабый карап тора,

Алар сине әниседәй якын күрә.

Еласалар, син аларны юатасың,

Боексалар, син аларны уйнатасың,

Сөйләшәсең күңелләрен аңлап кына,

Орышасың кайчагында җайлап кына.

Үз улыңдай, үз кызыңдай якын күреп,

Укытасың ничә буын балаларын.

Киткән чакта мәктәп белән саубуллашып.

Елый-елый озатасың син аларны.

Укытучы!

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,

Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син,

Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,

Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә.

     Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысынан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә.  Программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Замана укучысына әзер белемнәрне үзләштерү һәм тиешле күнекмәләр булдыру гына җитми. Иҗади, мөстәкыйль, җаваплы булырга өйрәтү бурычы барлыкка килде. Укыту материалының эчтәлеген һәр укучының сәләтенә туры килерлек итеп сайларга һәм төзергә кирәк. Шуңа күрә семинар-дәрес, интеграль-дәрес, презентация-дәресләр үткәререгә тырышам. Дәресләремдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым урын бирәм. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

    Укытучы! Кем генә бу исемне зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Һәркайсыбызның иң матур хәтирәләре, шатлык-борчулары, беренче дулкынланулары нәкъ менә мәктәп һәм укытучы белән бәйле. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, бала белән янәшәдә аның укытучысы атлый. Бүген галим дә, ташчы да , иген үстерүче дә аның олы исеме алдында баш ия, чөнки теләсә нинди һөнәргә юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салына . Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Киң күңеллелек, тырышлык, балаларга чиксез мәхәббәт, намуслылык... Андагы сабырлык- аналар сабырлыгына тиң.

Уйлап карасаң , укытучы булу җиңел түгел! Минем уйлавымча, чын мөгәллим булыр өчен гомер буе укырга, өйрәнергә, иң мөһиме балаларны яратырга һәм хөрмәт итә белергә кирәктер, мөгаен. Үз һөнәреңне яратып, хезмәтеңә күрә хөрмәтен дә тоеп яшәүдән дә зур бәхет бар микән?

Клара Булатованың “ Укытучы бәхете” дигән шигыре  минем  уйларымны,хисләремне сөйли кебек.

Миңа сорау бирсәләр:
- Сөенечең ни?-дисәләр,
Сөенечем - таңнан торып,
Эшкә килгән иртәләр.

Миңа сорау бирсәләр:
- Шатлыгың ни?-дисәләр,
Шушы мәктәп сукмаклары
Шатлыгыма илтәләр.

Миңа сорау бирсәләр:
- Бәхет ни ул?-дисәләр,
Бәхет - шушы укучылар
Кеше булып үссәләр.

      Эштән соң, мәктәптә үткән көнемә,эшемә күңелемнән нәтиҗә ясап , салмак кына атлап,  өйгә кайтып барышым.  Урамда очраткан авылдашларым да, мәктәптән кайтып уйнарга чыккан  укучыларым да  елмаеп  сәлам биреп уза. Кайберләре туктап хәл-әхвәл сораша, кайберләре ни белән дә булса кызыксына. Ә мин җайлап кына аларның сорауларына җавап бирәм дә юлымны дәвам итәм.Өйдә мине гаиләм көтә.  Гаилә бәхетеннән, балалар бәхетеннән аермасын ходаем! Гомерен мәктәпкә ,балаларга  туган телгә мәхәббәт тәрбияләүгә багышлаган кеше – икенче әнием  Нәбиуллина Разия  көн саен мине эшкә үзенең фатыйхасын биреп озатып кала, кайтканымны көтеп тора.  Аның укытучыга хас матур сыйфатлары минем өчен һәрчак үрнәк !

    Аяк астында кар шыгырдый: шыгыр-шыгыр… Бу шыгырдау башкарылган эшләремне дә хәтерләтә, әле башкарыласыларының күп булуын да искәртә сыман. Ап-ак кар өстеннән атлау ничек күңелле! Укытучы гомер буе әнә шул аклыкка эз сала бит. Бала күңеле ап-ак кардай чип-чиста. Ә без – шул аклыкка тирән юллар сызучылар. Күккә карыйм. Ап-аяз күктә йолдызлар җемелдәшә. Алар гүя минем укучыларым. Һәркайсы якты йолдыз булып балкый. Күбесе уңышлары белән мине уздырып та җибәрделәр. Чын күңелдән сөенәм мин алар өчен. Шулар белән горурланып, үземә бетмәс көч алып яшим.

   Ак кардай ак бәхетләр насыйп итсен һәрбер кешегә!

                                                                                 Гайфуллина Дамирә Гыйлфан кызы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем беренче укытучым

Беренче укытучы турында инша...

Рәхмәт сиңа, укытучым!

Сөенарий праздника посвященный дню учителя "Спасибо вам, учителя!" на татарском языке...

"Рэхмэтемнен ин олысы, Сезгэ буген укытучым!"

Укытучылар коненэ багышланган эдэби-музыкаль кичэ...

Укытучы – изге һөнәр иясе

Укытучы – изге һөнәр иясе...

Укытучы булып эшләмим, УКЫТУЧЫ булып яшим!

Минем педагогик эшчәнлегем...