Күңелдә хисләрнең мул чагы... 9нчы сыйныф (рус төркеме) үзанализ
учебно-методический материал (9 класс) на тему

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

Дәрескә якынча үзанализ

 

Укытучы: Д.Ә.Галиуллина, Совет районы 175нче мәктәп.

Татар әдәбияты, 9 нчы сыйныф, рус төркеме.

Дәреснең темасы: Күңелдә хисләрнең мул чагы...

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Дәреснең төзелеше:

I.Оештыру өлеше.

II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III.Яңа теманы аңлату.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V.   Йомгаклау.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon galiullina_uzanaliz_kuled_hislrnen_mul_chagy.doc36 КБ

Предварительный просмотр:

Дәрескә якынча үзанализ

Укытучы: Д.Ә.Галиуллина, Совет районы 175нче мәктәп.

Татар әдәбияты, 9 нчы сыйныф, рус төркеме.

Дәреснең темасы: Күңелдә хисләрнең мул чагы...

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәнү.

Дәреснең төзелеше:

I.Оештыру өлеше.

II.  Терәк белемнәрне хәтердә яңарту.

III.Яңа теманы аңлату.

IV. Белемнәрне билгеле бер системага салу, гомумиләштерү.

V.   Йомгаклау.

 Программада “ Рәшит Әхмәтҗанов иҗаты” темасына 1 сәгать бирелгән. Бүгенге дәрес яңа теманы өйрәнү дәресе.

        Дәреснең тибы аның эчтәлегенә туры килә: укучыларны кызыксындыру, актульләштерү, яңа теманы өйрәтү, алынган белемнәрне ныгыту, камилләштерү, дәреснең дидактик максатыннан караганда, бик отышлы.

        Әлеге дәрестә укытуның традицион метод һәм алымнары белән беррәттән яңа педагогик технологияләр дә кулландым (интерактив, коммуникатив, проблемалы укыту). Сингапур укыту системасының Фрейд методы алымы һәм лингафон кабинетын файдаландым. Федераль дәүләт белем стандартлары таләп иткәнчә, дәрес системалы-гамәли юнәлеш нигезендә төзелде.

        Дәресне балаларның яшь үзенчәлекләрен, яңа дәреснең заманчалыгын, тормыш белән бәйләнешен исәпкә алып төзедем.

        Белем һәм тәрбия бирүгә комплекслы якын килеп, дәресемдә балаларның тәрбиялелеген күтәрү өстендә дә эшләргә тырыштым.

Дәресемә түбәндәге максатларны  куйдым:

Предмет: Рәшит Әхмәтҗановның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

Метапредмет: “Дөнья күрергә китү” шигырен аңлы һәм сәнгатле уку күнекмәләрен үстерү, хис һәм аның төрләрен, лирик герой төшенчәләрен аңлату, сөйләм әдәбенә өйрәтү.

Шәхси: укучыларның үзара хезмәттәшлек нигезендә  иҗади фикерләү сәләтен үстерү, бер-береңә ихтирам, хөрмәт тәрбияләү, куелган максатларга ирешү юлларын формалаштыру.

        Укучыларны дәрестә пассив тыңлаучы итеп түгел, ә танып белү процессында актив катнашучы итеп күрә белү, дәрестә минем төп бурычым иде. Минем фикеремчә, дәрескә куелган барлык максатларга ирештем.

        Укучыларда  уңай психологик халәт булдыру нияте белән  оештыру этабында татар халкының традицияләре, яхшы теләкләр белән башлап җибәрдем. Сыйныфта уңай халәт булдырырга тырыштым. Уку эшчәнлегенә кызыксыну уяту өчен, “хис” сүзе булган шигырьләрдән өзекләр файдаландым. Укучыларның танып белү активлыгын арттыру өчен,“хис” сүзенә туры килә торган синонимнар, сыйфатлар, фигыльләр, җөмлә уйлап табу алымын кулландым. Теманы укучыларның үзләреннән чыгарттым. Яңа теманы бирүдә проблемалы эзләнү методы элементларын кулландым.Укучыларны Бердәм Республика тестына әзерләү максатыннан, лингафон кабинетында тыңлап аңлау, тест өстендә эшләү биремнәре кулланылды. Укучылар индивидуаль һәм төркемнәрдә эшләделәр. Төркемнәрдә эшләү укучыларны бер-берсенә карата игътибарлы булырга, бер-берсен тыңлый белергә, үзара хезмәттәшлеккә  өйрәтә. Дәрес барышында укучыларның белемнәрен, күнекмәләрен, осталыкларын мөстәкыйль рәвештә куллана белү эзлеклелеге тәэмин ителде. Яңа тема  булган белемнәргә нигезләнеп бирелде, тормыш белән бәйләнеш күздә тотылды.  Укычыларның белемнәре тест ярдәмендә тикшерелде.Укучыларның белемнәрен бәяләү объектив булды, укучылар үзләренең белемнәренә дә бәя бирделәр. Рефлексия өлешендә “Эшчәнлек картасы”н кулланып, дәрескә үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерделәр. Өй эшен сайлап алу мөмкинлеге бирелде. Гомумән алганда, укучыларның белемнәрен үстерү өчен дәрестә кулланылган технологияләр һәм алымнарның әһәмияте зур булды дип саныйм .

Рәхмәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мөстәкыйль эш 9нчы сыйныф(рус төркеме).

Р.Хәйдәрова дәреслеге буенча 9нчы сыйныф укучылары өчен мөстәкыйль эш биремнәре....

Тапкан - ана түгел, баккан – ана. (А.Гыйләҗевнең “Җомга көн кич белән” әсәре һәм М.Гыйләҗевнең “Бибинур” фильмы аша ана образын ачу) 9нчы сыйныф, татар төркеме

А.Гыйләҗевнең "Җомга көн кич белән" һәм М.Гыйләҗевнең " Бибинур" фильмнары аша ана образын ачыклау. Дәрес әлеге фильмнан өзек кулланылган презентация ярдәмендә алып барыла....

Эш программасы Татар әдәбияты 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең   рус  төркемендәге 9 нчы сыйныфы укучылары өчен татар әдәбияты буенча  белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 9нчы сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  9 нчы сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...

9нчы сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру

9нчы  сыйныфта (татар төркеме) туган (татар) тел  тәдәбиятын укытуны календарь -тематик планлаштыру...