Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия күләмендә үткәрелә торган “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабында катнашучы Музафарова Лилия Илдар кызына бәяләмә
материал по теме

Музафарова Лилия Ильдаровна

Музафарова Лилия Илдар кызына  бәяләмә 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon byalm_latipova_g.g_1.doc_byalm.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Ана теле һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенроссия

күләмендә үткәрелә торган  “Туган тел” мастер-класс бәйгесенең муниципаль этабында  катнашучы Татарстан  Республикасы Зеленодол  муниципаль районы  

Зөя муниципаль бюджет  гомуми  белем  бирү   учреждениесенең

беренче квалификацион категорияле укытучысы
Музафарова Лилия Илдар кызына
бәяләмә

          Музафарова Лилия Илдар кызы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы, югары белемле, 2001 нче елда Казан дәүләт университетын тәмамлый, педагогик эш стажы 16 ел, беренче категориягә ия. Педагогик эшчәнлек дәверендә укытучы үзен киң эрудицияле, максатчан, яңалыкка омтылучан, эзләнүчән шәхес итеп күрсәтте. Лилия Илдар  кызы – үз предметын яхшы белүче талантлы һәм оста педагог. Аның методик эш темасы – “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм күнекмә-ләрен үстерү”.

Ул укыту өлкәсендәге һәр яңалыкны, алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнеп, үз эшчәнлегендә куллана. Укытучы дәресләрен методик яктан дөрес оештыра. Укучыларга ныклы белем һәм тәрбия бирү максатыннан укытуның төрле метод һәм алымнарын куллана. Лилия Илдар  кызының дәресләре кызыклы, бай эчтәлекле һәм инновацион эшчәнлеккә, заманча технологияләргә корылган булуы белән аерылып тора. Аның компьютер технологияләренә нигезләнеп үткәрелгән барлык дәресләре дә укучыларның мөстәкыйль һәм логик фикерләвен үстерүгә, иҗади уйлануга, интеллектуаль сәләтләрен камилләштерүгә юнәлтелгән. “Татарстан – күпмилләтле республика”, “Сөйләшсәктә төрле телләрдә”  һ.б. дәресләре балаларда толерантлык, шәфкатьлелек тәрбияләүне күздә тотса, “Рус һәм татар әкиятләрен  чагыштыру һәм үзенчәлекләрен ачу”, “Татарча, русча  журналлар һәм гәҗитләр” темаларына үткәрелгәннәре укучыларны иҗади эзләнүгә, шәхси фикерләрен раслый белү осталыгын үстерүгә юнәлтелгән. Укытучы укучыларны иҗади фикер йөртергә, алган белемнәрен тормышта куллана белергә өйрәтә. Лилия Илдар  кызы дәресләрендә һәм дәрестән тыш чараларда укучыларның сәләтен ачу, иҗади эшкә кызыксыну булдыру, сөйләм телен үстерү, тарихыбызга, гореф - гадәтләргә, йолаларыбызга ихтирам тәрбияләү юнәлешендә   дә  эш алып бара.

            Музафарова Лилия Илдар кызы мәктәптә хезмәттәшләре һәм укучылар белән төрле чаралар оештыра. Ул укыткан укучылар төрле  бәйгеләрдә катнашалар.

“Татар теле буенча Бөтенроссия БДИ олипиада”, 1 - урын , 2014нче ел ; “Илһамият” сөйләм сәнгате Республика фестиваль-бәйгесе,диплом,2016; Г.Тукай исемендәге VI Бөтенроссия уку бәйгесенең “Тукай замандашлары”дип исемләнгән муниципаль  шигырь уку бәйгесе, 3 -урын, 2016 нчы ел һ.б.

          Укытучы педагогик утырышларда һәрдаим чыгыш ясый.

          Ул үзенең материалларын nsportal.ru, мультиурок сайтларында бастыра.

          Лилия Илдар кызы 8 нче сыйныф җитәкчесе буларак, ата-аналар һәм балаларның зур ихтирамын яулады. Ул һәр балага индивидуаль якын килеп, аларның шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алып эшли.

           Укытучы педагогик эшчәнлек һәм тәрбия өлкәсендәге уңышлары өчен Зеленодол муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе грамотасы (2009,2014 нче еллар), Карамалы Тау шәһәр җирлеге Башлыгы грамотасы (2014 нче ел), Зеленодол муниципаль районы Башлыгы  Мактау грамотасы (2014 нче ел) белән бүләкләнде.

        Мәктәп директоры:                                Н.А.Вавилова