Материал по теме:
Авторская и примерная программа по Хайдаровой Р.З.

ЧЕРШИНЦЕВА НУРИЯ НУРИСЛАМОВНА

В помощь учителю, нормативные документы

Скачать:

ВложениеРазмер
avtorskaya_programma_haydarovoy_2011.doc575.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Р.З. Хәйдәрова, Р.Л.Малафеева

Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы

(1 — 11 нче сыйныфлар)

Аңлатма язуы

1992 елның 8 июлендә кабул ителгән “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Татарстан Республикасы Законы нигезендә татар һәм рус телләре тигез хокуклы дәүләт телләре булып расланды. Мәгариф министрлыгы җитәкчелегендә  бик кыска вакыт эчендә нәтиҗәле эш оештырылды: рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укытуны оештыру буенча махсус программалар, дәреслекләр, методик әсбаплар, дидактик материаллар әзерләнде, бу юнәлештә билгеле бер тәҗрибә тупланды, психологик, педагогик нәтиҗәләр ясалды. Бүгенге социолингвистик ситуациядә һәм гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандартлары тормышка ашу кысаларында рус телле балаларны татарча сөйләшергә өйрәтү буенча яңа программалар эшләү зарурлыгы килеп басты.

 “Коммуникатив технология нигезендә рус телле балаларга татар теле һәм әдәбият укыту программасы”  психология, педагогика фәннәренең яңа казанышларына таянган һәм тел өйрәтү процессында  методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология нигезендә укыту принципларын исәпкә алып төзелде.

      Программа аңлатма язуыннан һәм төп өлештән тора. Программаның аңлатма язуында татар теле укытуның максатлары, программа эчтәлеген сайлауның төп принциплары, гомуми урта белем бирү мәктәбенең һәр баскычында сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча укучыларның нинди белем күнекмәләренә ия булырга тиешлеге күрсәтелде. Төп өлештә һәр сыйныфта  татар теле өйрәнүнең тематик эчтәлеге, лингвистик материал күләме, аларның укыту сәгатьләренә  бүленеше, белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары күрсәтелде.

Һәр баланың үзләштерү мөмкинлеге аның табигый индивидуаль үзенчәлегенә нигезләнгән. Программага һәм дәреслеккә кергән һәрбер материалны барлык балаларның да бердәй үзләштерүе мөмкин  түгел һәм моны таләп итәргә ярамый. Үзләштерү сыйныфтан сыйныфка ныгый бара. Шуңа күрә программага һәм дәреслеккә материал тематик-концентрик принципка (бер үк темаларның сыйныфтан-сыйныфка киңәйтелеп кабатланышы) нигезләп тупланды. Алдагы сыйныфлардагы материалны кабатлау дәреслек эчтәлегендә оештырылу мөмкинлеген  истә тотып, программада һәр сыйныф буенча, нигездә,  яңа лингвистик материал һәм  сөйләм үрнәкләре генә күрсәтелде.

I. Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максатлары

Билгеле булганча, укытуның максаты җәмгыять тарафыннан куелган социаль заказ белән билгеләнә. Татарстан Республикасының белем бирү системасына куйган төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, иҗтимагый тормышта актив катнашучы, белемле һәм ике дәүләт һәм чит телләрдә дә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль (полилингваль) шәхес тәрбияләү.

    Рус телле балаларга татар теле укыту максаты киңкырлы һәм ул берничә аспекттан тора: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

1. Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен “башка дөньяга тәрәзә ачу” (И.Л.Бим) булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

        Татар исемнәрен, Татарстанның табигатен, җирлеген, топонимикасын дөрес әйтә белергә өйрәтү, аларның семантикасы белән кызыксындыру, балалар фольклоры, татар халкы авыз иҗаты, әдәбият-сәнгать вәкилләре белән беренчел таныштыру - башлангыч этапта танып белү максатының төп эчтәлеген тәшкил итә. Урта звенода Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстан символикасы, башкалабыз Казанның тарихы, бүгенге йөзе, Татарстанның территориясе, географик урыны, экономик бәйләнешләре, татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча билгеле булган шәхесләр, Бөек Җиңүгә Татарстанның өлеше турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куелды.

Югары сыйныф укучылары, нигездә, 1-9 сыйныфта алган белемнәрен киңәйтәләр, тулыландыралар. Аларның алда аталган темалар һәм Татарстанның югары уку йортлары, яңа экономик үсеш дәрәҗәсе, дөньякүләм аренада бүгенге урыны, бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Татарстандагы яшьләр хәрәкәтләре турында иркен аралашуга чыгулары максат итеп куела.

2. Үстерү максатының эчтәлеге

Белем бирү максаты методика фәнендә бик озак еллар буе беренчел дәрәҗәдәге максат итеп саналды. Ләкин дидактик максатларның башкаларын икенчел дәрәҗәдә дип карау, киресенчә, белем бирү максатының тиешле дәрәҗәдә тормышка ашырылмавына китерде. Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты (Л.С.Выготский). Бу хакыйкатьне балаларның белем алу эшчәнлегенең барлык этапларында да истә тоту зарур.

Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дидуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне устерү.

Программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда бу максатлар беренче планга куела.

3. Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Әлбәттә, укытучының шәхси сыйфатлары, укучы белән махсус оештырылган мөгамәләсе укыту-тәрбия процессында зур роль уйный. Ләкин, тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу - авторларның беренчел бурычы булды. Балаларның яшь үзенчәлекләренә туры килгән, аларны кызыксындырган мораль проблемаларны үз эченә алган эчтәлек, беренчедән, укыту процессында тәрбияви функция башкарса, икенчедән, турыдан-туры коммуникатив мотивация туу белән бәйле.

Уку эшчәнлеген мотивлаштыру юнәлешендә эшләүче галим А.К.Маркова фикеренчә, эчтәлегендә әхлакый проблемалар булган текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, шунлыктан аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру да шушы ук максатка буйсындырылды һәм сөйләшү-аралашуга алып чыгуга кулайрак булган әдәби әсәрләрнең авторлары тәкъдим ителде. Программаның ачык характерда булырга тиешлеген исәпкә алып, әдәби әсәрләр үзләре күрсәтелмәде, ә авторларны санап чыгу белән чикләнде.

Укучыларның кабул итү мөмкинлекләрен исәпкә алып, аралашу-сөйләшү проблемаларына туры килгән әдәби әсәрләрдән төрле өзекләр сайлауны дәреслек авторларына калдыру - методика фәнендә программага эчтәлек сайлауда  монополиялектән котылуның бер юлы дип күрсәтелә.

4.  Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның  татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатында мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

Укучының гомуми урта белем бирү мәктәбен тәмамлаганда сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча түбәндәге белемнәргә ия булуы күздә тотыла.

Башлангыч этап

Тыңлап аңлау

Укытучының дәрес, уен ситуацияләре белән бәйле сорауларын, күрсәтмәләрен аңлау;

тыңлаганда җөмлә, сүз чикләрен билгеләү, интонацияне аеру;

сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетеп аера белү.

сүзләрне, җөмләләрне тыңлап тәрҗемә итә белү;

ишеткән сөйләмнең, җөмләнең эчтәлегенә төшенү. 

Диалогик сөйләм:

Өйрәнелгән эчтәлек нигезендә әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча укытучының сорауларына жавап бирү һәм сораулар куя белү;

дәреслектә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

        Монологик сөйләм

Җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү; 

тәкъдим ителгән план, терәк сүзләр ярдәмендә укылган өзек яисә караган рәсем буенча, өйрәнелгән җөмлә төрләрен файдаланып, хикәя төзү;

укыган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү;

үзе, гаиләсе һәм дуслары турында кечкенә информация бирә белү.

Уку

Татар алфавитындагы хәрефләрне таный белү;

хәреф-аваз системасын аера, татар теленә хас булган авазларны дөрес әйтеп укый белү;

дәреслектә уку өчен бирелгән җөмләләрне, текстларны дөрес интонация белән укый белү;

тексттагы тыныш билгеләренә карата тиешле пауза һәм интонацияләрне үтәү,өтерләр янындагы сүзләрне тиңдәшлек, эндәшү интонацияләре белән уку;

укыган материалның эчтәлегеннән кирәкле мәгълүматны аерып ала белү;

кечкенә күләмле шигырьләрне яттан сөйләү;

укыганда сүзлекләр куллана белү.

Язу

Татар алфавитындагы хәрефләрне дөрес, матур яза белү;

дөрес күчереп язу күнекмәләрен булдыру;

бәйрәмнәр белән котлау, чакыру кәгазьләре язу;

конверт һәм дәфтәр тышына яза белү;

программада күрсәтелгән темалар буенча, терәк сүзләр кулланып, хикәя язу күнекмәләре формалаштыру.

5-9 нчы сыйныфлар

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән  әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килеш(мә)ү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

 Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган  сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (шәхси һәм официаль хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

10 - 11 нче сыйныфлар

Тыңлап аңлау

Әңгәмәдәшеңнең татарча сөйләмен тулысынча аңлау;

теле-радио тапшыруларын тыңлап, өлешчә аңлау.

Диалогик сөйләм

Аралашу процессында төрле репликаларны кулланып, үз фикереңне әңгәмәдәшеңә аңлата белү;

конкрет проблема буенча әңгәмәдәшең белән бәхәсләшә һәм үз фикереңне дәлилли белү;

программада тәкъдим ителгән проблема буенча әңгәмәдәшләрең белән  аралашуга чыгу.

Монологик сөйләм

Җанлы сөйләмнең төп фикерен атый, аңа үз карашыңны әйтә, яңа мәгълүматны чагыштыра һәм бәяли белү;

гади һәм программада күрсәтелгән кушма җөмләләрне кулланып, тормышта булган хәлләр, ишеткән яңа мәгълүматлар, үзеңне борчыган проблемалар турында хәбәр итә белү;

программада тәкъдим ителгән әхлакый проблемалар буенча үз фикереңне белдерә белү.

Уку

Программада тәкъдим ителгән текстларны, татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

укыган текстның эчтәлеген логик бөтеннәргә бүлә белү, план төзи белү;

Язу

Укылган әсәр герое турында үз фикереңне язу;

күргән һәм ишеткән турында хикәяләп язу;

рәсми кәгазьләрне (гариза, автобиография, характеристика, резюме) яза белү;

әхлакый проблемага карата үз фикерләреңне язу, иҗади биремнәр эшләү.

II. Коммуникатив технология нигезендә төзелгән программага эчтәлек сайлау принциплары.

Коммуникатив технология нигезендә укыту процессын оештыру өчен, бу технология билгеләгән максатларга һәм принципларга туры килгән программа эчтәлеген сайлау таләп ителә. Димәк, коммуникатив технология нигезендә укыту принципларнын ачыклау - программа эчтәлеген сайлау өчен төп критерийлар, норматив база булып тора (Е.И. Пассов, В.Г. Костомаров, О.Д. Митрофанова, Э.П. Шубин, В.Ф. Габдулхаков һ. б.).

Бу принципларның эчтәлеге нидән гыйбарәт соң?

1. Телне аралашу аша өйрәнү принцибы 

Атаклы психологлар А.Н. Леонтьев, П.Я. Гальперин хезмәтләре күрсәтүенчә, белемнәрне үзләштерү аларны нинди дә булса эшчәнлектә куллану аша бара. Башта белемнәр суммасы булдырып, аннан соң аны практикада кулланырга мөмкин дип уйлау хәзерге дидактик таләпләргә җавап бирми. Сөйләмгә өйрәтү процессы башта аерым сүзләр, грамматик категорияләр өйрәнеп, аннан шулар нигезендә сөйләм оештыру аша барса, бу бик әйләнгеч, нәтиҗәсез юл булыр иде. Коммуникатив технология нигезендә эчтәлек сайлау стратегиясе һәм тактикасы түбәндәгедән гыйбарәт була: башта балаларның яшь үзенчәлегенә карап, аларның аралашү сфералары, аралашу ситуацияләре ачыклана, аннан соң ул сфераларда сөйләшүне оештыра алырлык лингвистик материал сайлана. Бу процесс түбәндәге схемада күрсәтелә:

Лингвистик материал сайлау схемасы

Социаль контактлар, аралашу сфералары, ситуацияләрне ачыклау

Ї

Сөйләшү, сөйләм предметын билгеләү

Ї

Сөйләм бурычларын ачыклау

Ї

Тиешле лингвистик материалны сайлау.

Әлбәттә, эчтәлек сайлаганда сөйләм материалының күләмен билгеләү өчен балаларның психо-физиологик мөмкинлекләрен исәпкә алу зарур.

Югарыда әйтелгәннәрне искә алып сайланган материал мәктәптә телгә өйрәтү шартларын телне тормышта куллану шартларына якынлаштыру мөмкинлеген тудыра.

2. Уку процессын индивидуальләштерү принцибы

Россия Федерациянең мәгарифне үстерү доктринасында күрсәтелгәнчә, хәзерге заман белем бирү системасы үсешенең төп юнәлеше  -  укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль-психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру.

Башлангыч сыйныф укучылары эмоциональ, хәрәкәтчән, тиз арыйлар. Бала материалны үзе өчен кызык булса гына, үзенең шәхси ихтыяҗларына туры килсә генә кабул итә һәм фикерли башлый. Күрсәтелгән психологик үзенчәлекләрнең, һичшиксез, эчтәлек сайлаганда исәпкә алынуы зарур.

 Кечкенә сыйныфларда укыту процессында әкияти, фантастик сюжетлар, кызыклы геройлар белән очрашу, уен элементларын куллану -  тел материалын өйрәнүнең мотивлашкан булуын тәэмин итә.

Урта һәм югары сыйныф укучылары өчен программада эчтәлек әхлакый проблемалар тирәсенә туплана. Әйтик, “Белем һәм тормыш” темасында “Яхшы уку өчен нинди сыйфатлар кирәк?” “Яхшы уку җиңелме?“ проблемалары буенча сөйләшү оештырыла, ә дәреслеккә бу проблемаларны ачыклаган әдәби әсәрләрдән өзекләр сайлана. Аңлашыла, бу әхлакый проблемалар, нигездә, балаларның тормыштагы төрле мөнәсәбәтләренен чагылдыра. Шунлыктан, укучыларда бу мөнәсәбәтләргә карата үз фикерләрен әйтү, димәк, сөйләшергә теләү ихтыяҗы туа. Укучы укытучы кушканга түгел, ә үз теләге, үз ихтыяры белән сөйләм эшчәнлегенә тартыла.

3. Телне актив фикерләү нигезендә өйрәнү принцибы

Белем алу процессын укучыларның актив фикерләвенә нигезләп оештыру психология һәм педагогика фәннәренең алдангы вәкилләре куйган төп таләпләрнең берсе (С.Л. Рубенштейн, И.Я. Лернер, А.М. Матюшкин, М.И. Махмутов, М.Н. Скаткин, И.А. Зимняя,  И.Л. Бим,  Е.И. Пассов, Л.З. Шакирова, В.Ф. Габделхаков, Ф.Ф.Харисов, Р.З. Хәйдәрова).

Психологлар, методистлар фикеренчә, материалны кат-кат кабатлап, ятлап өйрәнүгә караганда, аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик-грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе - тел өйрәнү өчен күп мәртәбә нәтиҗәлерәк алым. Димәк, эчтәлектә аралашу ситуацияләре һәм ситуатив күнегүләр системасы булу мәҗбүр. Телне аралашу ситуацияләренә бәйләп өйрәнгәндә укучылар тел өйрәнүнең практик әһәмиятен шундук тоялар, эмоциональ күтәренкелек туа һәм тел өйрәнү процессының мотивлашкан булуын тәэмин ителә. Шуңа күрә программада һәр сыйныфта аралашу өчен коммуникатив максатлар, өлкән сыйныфларда аралашу проблемалары күрсәтелеп барды. Лингвистик материал һәм сөйләм үрнәкләре программада нәкъ менә коммуникатив максаттан, аралашу проблемаларыннан чыгып билгеләнде.

4. Телне функциональ төстә өйрәнү принцибы

Коммуникатив методикага беренче нигез салучылардан булган Э.П. Шубин мәктәптә ана  булмаган телне өйрәтү процессында грамматик материалны академик грамматика эзлеклелегендә һәм тирәнлегендә өйрәнүне мәҗбүр итеп куймый. Функциональ принцип нигезендә программага грамматик материал түбәндәге таләпләр буенча сайлана:

-  грамматик материал коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән  һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнә;

-  грамматик материалның күләме, теоретик авырлыгы укучыларның үзләштерү мөмкинлекләрен исәпкә ала;

-  грамматика, тел берәмлеге буларак түгел, ә сөйләм берәмлеге буларак өйрәнелә; иң беренче чиратта грамматик категориянең формасына түгел, ә аның функциясенә игътибар ителә: хәбәр итү, аңлату, сорау, тәкъдим итү, киңәш бирү, ышандыру һ.б.

Башлангыч этап өчен грамматик материал күрсәтелгән критерийларга таянып сайланды. Берникадәр грамматик материал теоретик формада бирелмичә, ә лексик-грамматик төзелмәләр формасында тәкъдим ителде. Аларны үзләштерү сөйләм ситуцияләре нигезендә оештырыла. Ә җиңелрәк дип саналган грамматик материал филологик формада, кагыйдәләр нигезендә өйрәнелә бара. Ләкин кагыйдәләрне ятлау мәҗбүр түгел, ә күбрәк аралашуда куллануны имитацияләүгә игътибар ителә.

Урта һәм югары звенода - грамматик материал, нигездә, филологик формада, грамматик кагыйдәләр нигезендә тәкъдим ителде.

5. Ана телен исәпкә алу принцибы

Икенче телне өйрәнү вакытында бала, ихтыярсыз рәвештә, лингвистик материалны ана теле күренешләре белән чагыштыра. Бу - телне үзләштерү процессын җиңеләйтә. Димәк, һәр сыйныфка программа материалын сайлаганда, балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу зарур. Яңа грамматик кагыйдәләр бары тик ана телендә өйрәнелгәннән соң гына кертелә бара, ә дәреслекләрдә грамматик кагыйдәләрнең рус һәм татар телендә бирелүе укучыларның белем сыйфатын күтәрүгә зур этәргеч булып тора.


Программаның тематик эчтәлеге

1 нче сыйныф (136сәгать)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Әйдәгез, танышабыз! (15 сәг.)

Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра белү.

Сорау куя, әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый, кире кага, раслый белү.

Әңгәмәдәшеңнең яшәү урынын сорый һәм үзеңнең кайда яшәвең турында хәбәр итә белү.

Бер-береңнең яшен сорый, җавап бирә белү. Уенга чакыра, риза була белү.

Исәнме(сез). Син кем? Мин – Оля. Мин малай(кыз). Синең исемең ничек? Мин - Оля. Бу кем? Бу - Оля.

Хәлләр  ничек? Рәхмәт, яхшы. Бу Азатмы? Син Азатмы? Әйе, мин Азат. Юк, ул Азат түгел. Сау бул(ыгыз)

Син кайда яшисең? Мин Казанда яшим.

Сиңа ничә яшь? Миңа 7 яшь. Алсуга 7 яшь. Сиңа 7  яшьме? Әйдә бергә уйныйбыз. Ярый.

Исәнме(сез), хәерле көн, мин, син, ул, бу, кыз, малай, укучы, укытучы, хәлләр, ничек? кем? нәрсә? исем, сау бул, яхшы, әйе, юк, түгел, ул, кайда? шәһәр исемнәре, яши, авыл, шәһәр, ничә? яшь, Татарстан, Рәсәй, ә, уйныйбыз,әйдә, ярый, Шүрәле, бала, күбәләк, эт, песи, Акбай, урман.

1-10 кадәр саннар, ничәнче?

Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннар (18сәг.)

 Йорт хайваннары һәм кошлары, кыргый хайваннарның, кошларның исемнәрен атый, саный, яшәү урыннарын әйтә, аларны характерлый белү.

Бу нәрсә? Бу аю. Ул урманда яши (яшәми). Аю зур, усал. Ничә аю бар? 3 аю бар. Бу зур аю түгел, кечкенә аю. Аю Татарстанда яшиме? Балык йөзә, куян йөгерә, кош оча.

Куян дус, кил монда. Булат Акбай белән уйный. Ул беренче килә. Оля ничек йөгерә?

Сарык, сыер, ат, кәҗә, дуңгыз, кош, әтәч, тавык, чеби, каз, үрдәк,  куян, аю, бүре, төлке, тиен, керпе, кояш, оча, фил, жираф, арыслан, шүрәле, агач, алмагач, сандугач, укый, утыра, монда, җир, су, зур, кечкенә, усал, хәйләкәр, куркак, йөзә, сикерә, оча, йөгерә, бара, кайта, нишли? нишлиләр? кил, дус, әле .

Бакчада, базарда (15сәг.)

Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү.

Нинди яшелчә яратканыңны әйтә белү. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сатып ала белү.

Син кая барасың? Мин базарга барам. Нәрсә аласың? Бу - кыяр. Кыяр яшел. Миңа кыяр бир(егез) әле. Бакчада нәрсә үсә? Шалкан, кишер, ... . Син нәрсә яратасың? Мин кыяр яратам. Тәмлеме?

Алма бармы? Алма ничә сум? Миңа алма бирегез әле. Мин кызыл чәчәк яратам. Оля, мә кызыл чәчәк.

Кишер, яшелчә, помидор, шалкан, алма, кыяр, бәрәңге, суган, кәбестә, җиләк, кызыл, зәңгәр, яшел, ак, кара, сары, тәмле, тәмле түгел, яратам, бир әле, мә, ал ничә сум, бирегез әле, чия, карлыган, әфлисун, җыя, чәчәк.

Мәктәптә (10 сәг.)

Уку-язу әсбапларының исемнәрен әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә, санын әйтә, үзеңә  сорап ала белү.

Предметларның урынын әйтә белү.

Мәктәптәге уку хезмәтен атый, үзеңнең, иптәшеңнең ничек укуын әйтә белү.

Бу нәрсә? Бу китап. Ничә китап бар? 2 китап бар. Миңа дәфтәр кирәк. Сиңа китап кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле. Мә дәфтәр. Рәхмәт. Бу китапмы? Юк, бу китап түгел.

Китап кайда? Китап сумкада. Сумкада каләм бармы?

Бу нинди дәрес? Математика. Укучы нишли? дәресе. Укучы укый, яза, саный, җырлый, рәсем ясый. Ничек яза? Чиста яза, яхшы укый, каләм белән яза.

Дәфтәр, китап, бетергеч, каләм, акбур, дәрес, рәсем, татар теле, нишли? укый, яза, рәсем ясый, җырлый, мәктәп, бүген, бар, кирәкме? дөрес,

 такта, нинди? ничек? пычрак,чиста, яхшы, матур, кирәк(ми), рәхмәт, кайда? өстәлдә, укучы, укытучы, начар, бас, утыр, татар теле, җыр.

Кыш (10 сәг.)

Кыш билгеләрен әйтә белү.

Кышкы уен төрләрен әйтә белү, уенга чакыра белү.

Яңа ел, чыршы, кыш бабай һәм кар кызы исемнәрен атый белү.

Көн салкын, ... .

Мин чаңгы шуам. Әйдә, чана шуабыз. Син ничек шуасың? Мин яхшы шуам. Әйдә, шугалакка барабыз

Яңа елга кем килә? Кыш бабай, кар кызы килә. Кыш бабай бүләк алып килә.Кыш бабай, миңа бүләк бир әле. Мин бәйрәмгә барам.

Кыш, салкын, кар ява, җил, исә, буран, чаңгы, чана, әкрен, ярый, шуа, тау,  Яңа ел, Кыш бабай, Кар кызы,  чыршы, яшел, җитә, уенчык, шар,  килә, бәйрәм, котлый.

Гаилә, өйдә булышу (10 сәг.)

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый, гаиләдә кемнәр, ничә кеше барлыгын әйтә белү.

Татар халык ашлары исемнәрен атый, нинди ашлар пешергәнне әйтә белү.

Бу безнең гаилә. Безнең гаилә зур түгел. Бу минем әтием. Аның исеме – Александр Львович.

Әни бәлеш пешерә. Гөбәдия бик тәмле. Мин гөбәдия ашыйм, чәй эчәм

Әни, әти, апа, абый,  сеңел, эне, әби, бабай, бәлеш, гөбәдия, чәкчәк, өчпочмак, ипи, эшли, пешерә, ит, савыт-саба, тәлинкә, чынаяк, чәнечке, кашык, пычак, эчә, ашый, өй, тату, кунак, булыша,  ю, юа, тәмле, идән.

Кунакта (8 сәг.)

Ашарга, чәй эчәргә кыстый белү.

Нәрсә яратуыңны әйтә белү.

Керергә рөхсәт сорый белү.

Туган көн турында сөйли белү.

Туган көн вакытын әйтә белү.

Оля, чәй эч, аш аша.

Син нәрсә яратасың? Мин варенье яратам. Мин варенье белән чәй эчәм.

Керергә ярыймы? Әйдә, уз.

Бүген туган көнем. Без җырлыйбыз, уйныйбыз.

Синең туган көнең кайчан? Минем туган көн 5нче августа.

Кунак, ярый, ярамый, уз, туган көн, кайчан?

Кибеттә (8 сәг.)                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                    

Ашамлык исемнәрен әйтә, кибеттән сатып ала белү.

Савыт-саба исемнәрен әйтә, аларны кибеттән сатып ала белү.

Сөт бармы? Сөт ничә сум тора? Миңа сөт бирегез әле.

Бу кашык. Кашык бармы? Кашык ничә сум тора? Синең кашыгың бармы?                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                  

Сөт, май, чәй, ипи, сыр, шикәр, конфет, кефир, сок, чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак.

Яз (8 сәг.)

Яз билгеләрен әйтә белү. Ни өчен ел фасылының ошаганын әйтә белү.

8 Март бәйрәме белән котлый белү.

Нинди бүләк бирүеңне әйтә белү.

Яз җитә. Тамчы тама, көн җылы, кар эри, кошлар килә.

Әнием, сине 8нче Март белән котлыйм.Сиңа сәламәтлек, уңышлар телим.

Мин әнигә чәчәк бирәм.

Яз, тамчы тама, эри, рәхәт, ошый, кошлар килә,   көн җылы, яз җитә, ни өчен? Котлыйм, уңышлар, телим, бүләк, 8нче март.

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез (10 сәг.)

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында сөйли белү.

Нинди республикада яшәгәнеңне әйтә белү.

Нинди транспортта барга-ныңны әйтә белү.

Мин шәһәрдә (авылда) яшим. Безнең шәһәр (авыл) бик матур.  Шәһәрдә автобуслар йөри.

Мин Татарстанда яшим.

Мин мәктәпкә автобуста барам.

Безнең, бик, матур, зур, киң, урам, йөри, Татарстан шәһәрләре  исемнәре.

Сәламәт бул! (8 сәг.)

Тән әгъзаларының, шәхси гигиена предметларының исемнәрен атый, ул предметларны сорап ала белү.

Кай җире авыртуы турында әйтә белү.

Авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй,  тәкъдим итә белү.

Бу  баш, күз, ... . Миңа сабын бир әле. Синең сөлгең нинди?

Мин бит юам, теш чистартам. Кулың чистамы?

Башым авырта. Синең башың авыртамы? Әйе, авырта. Юк, авыртмый.

Әби, хәлең ничек? Температура бармы? Мә, дару (чәй) эч.

Баш, бит, чәч, борын, колак, авыз, кул, күз, аяк, бармак,  авырта, сабын, тарак, сөлге

теш щеткасы, чистарта, сикерә, сөртә,   тарый.

Киемнәр кибетендә (8 сәг.)

Кием исемнәрен әйтә белү, аларның төсен әйтү, нинди кием яратканыңны әйтә белү.

Күлмәк матур, зәңгәр. Мин зәңгәр күлмәк яратам. Синең кызыл күлмәгең бармы?

Чалбар, итек, яулык, итәк, бүрек, бияләй, башлык, күлмәк, сум.

Җәй (8 сәг.)

Җәйге табигать, җәйге ял турында сөйли белү.

Җәй җитә. Көн җылы. Җиләкләр, чәчәкләр үсә. Мин урманда җиләк җыям. Мин авылга (бакчага) барам. Җәй көне сабантуй була.

Җәй, көн, елга. күл, җиләк,гөмбә,

Сабантуй.


1нче сыйныф

  1. Исемнәрнең берлек һәм күплек саны.
  2. Исемнәргә кем? нәрсә? сорауларын куя белү.
  3. Исемнәрнең 1, 2, 3 затта берлек санда тартым белән төрләнеше белән таныштыру.
  4. Исемнәрнең урын-вакыт,  юнәлеш, чыгыш килешләрендә төрләнеше белән танышу.
  5. Зат алмашлыкларын берлек санда сөйләмдә куллану.
  6. -мы/-ме, түгел кисәкчәләрен, хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын (-мый/-ми)  сөйләмдә куллану.
  7. Кайда? Кая? Кайдан? сорауларын кулланып төзелгән сорау жөмләләр белән таныштыру.
  8. Микъдар һәм тәртип саннары белән таныштыру (1-20 саннары).
  9. Ничә? Ничек? Нинди? Нишли? Кайчан? сорауларына җавап бирә белү.
  10.  Белән бәйлеген исем белән сөйләмдә куллануны таныштыру.
  11.  Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат берлек сан формаларын сөйләмдә куллану.
  12.  Боерык фигыльнең II зат берлек һәм күплек сан формалары белән таныштыру.
  13.  Бу күрсәтү алмашлыгын сөйләмдә куллану.
  14.  Сыйфат+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  15.  Һәм теркәгечен сөйләмдә куллану.
  16. Сан+исем төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  17.  Без зат алмашлыгын сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

  1. Сузык һәм тартык авазлар, аларның аермасы. Калын һәм нечкә сузыклар. Яңгырау һәм саңгырау тартыкларны аерырга өйрәнү.
  2. Татар һәм рус телләрендәге сузык һәм тартык авазларны чагыштырып, дөрес әйтә белү, транскрипция билгеләре белән таныштыру.
  3. Сүзләрне иҗекләргә бүлү, иҗекләп икенче юлга күчерү. Иҗек калыпларына нигезләнгән уку кагыйдәләрен гамәли үзләштерү.
  4. Озын һәм кыска сузыкларны сүзләрдә дөрес итеп әйтә белү.
  5. Татар хәрефләренең кабул ителгән формаларын дөрес язу.
  6. Сүз басымы. Сүзләрдә басымны дөрес кую.
  7. Хикәя һәм сорау җөмләләрне интонацион яктан дөрес әйтергә гадәтләндерү. Җөмлә ахырында дөрес тыныш билгеләрен куеп язарга күнектерү.
  8. Ялгызлык исемнәрен баш хәрефтән башлап язарга өйрәтү.
  9. Матур һәм дөрес язу күнекмәләре булдыру.
  10. Боеру максаты белән әйтелгән җөмләләрне аңларга өйрәтү.


                                                                                                        2нче сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәпкә барабыз (20 сәг.)

Беренче сентябрь турында сөйли белү.

Уку-язу әсбапларының барлы-гын, юклыгын, кирәклеген хәбәр итә, үзеңә сорап ала белү.

Мәктәптәге уку хезмәте турында сорый, сөйли белү.

Укучының уку хезмәтенә бәя бирү.

Бер-береңнең ничәнче сыйныфта укуын сорый, җавап бирә белү.

Бүген беренче сентябрь. Көн матур, җылы, кояшлы. Мәктәптә музыка уйный.

Синең дәфтәрең бармы? Юк. Сиңа дәфтәр кирәкме? Миңа дәфтәр бир әле.

Айрат күнегү эшли (эшләми). Айрат укыймы?

Айрат яхшы укый. Айрат нинди билге ала? Айрат “4”ле ала.

 Син ничәнче сыйныфта укыйсың? Мин икенче сыйныфта укыйм

Кояшлы, уку елы, башлана, сорау бир, җавап бир, сөйли, тыңлый, дәреслек, көндәлек, ел,  куя, өй эше, җөмлә, нокта, кичә, кабатлый,  билге, дүртле (бишле), күңелле, шигырь, дөрес, хәреф, аваз, иҗек, мисал, мәсҗәлә, тырыш, яхшы.

Көз җитә (15 сәг.)

Көз билгеләрен сөйли белү.

Көз җитә. Урамда салкын, көннәр кыска, төн озын, кызыл, сары яфраклар коела. Кошлар җылы якка китәләр .

Көз, көз көне, көн, төн, җил, исә, яфрак коела, исә, яңгыр, алтын,  ай, җылы як, елга, алтын,  китә.

Базарда (15 сәг.)

Җиләк-җимеш исемнәрен, төсен, тәмен, нәрсә яратуыңны әйтә белү.

Базарга барырга чакыра , кем белән барганыңны әйтә белү.

Базарда җиләк-җимеш сорап ала белү.

Груша сары, баллы.  Син нәрсә яратасың? Мин карбыз яратам.

Әнием, әйдә базарга барабыз.  Мин базарга әнием белән барам.

Әйтегез әле, карбыз ничә сум тора?

11-20гә кадәр саннар, ачы, түгәрәк, баллы, чия, карлыган, алма, лимон, груша, слива, миләш, кура җиләге, карбыз.

Мин чисталык яратам (15 сәг.)

Шәхси гигиена предметла-рының нинди икәнен, аларны кулланып, нәрсә эшләгәнеңне әйтә, сорый белү.

Бер-береңә комплимент әйтә белү.

Табибка кайсы җирең авыртуны әйтә белү.

Авыру кешегә киңәш бирә белү.

Сөлге нинди? Ул чиста, йомшак, матур... . Мин сөлге белән бит сөртәм. Тарак белән чәч тарыйм.

Синең бантигың матур. Синең чәчең матур. Рәхмәт.

Кай җирең авырта? Минем башым авырта. Температураң бармы?

Дару эч, бал белән чәй эч.

Тамак, муен, үлчи, авырый, чәч тарый, теш чистарта, әйбәт, пөхтә, белән, сөлге, авырый, авырта.

Гаилә, өйдә булышу (20 сәг.)

Гаилә турында сөйли белү. Гаиләдә кемне яратканыңны әйтә белү.

Өй эшләрендә булышу турында сөйли белү.

Бер-береңне табынга чакыру, кыстау, ашаганнан соң рәхмәт әйтү, бер-береңнең нәрсә яратканын сорый һәм җавап бирә белү.

Предмет белән нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү.

Безнең гаиләдә биш кеше: әни, ... . Мин әнине яратам.

Син өйдә нишлисең? Мин әнигә булышам. Мин савыт-саба юам, гөлгә су сибәм.

Айдар утыр! Өчпочмак аша.  Нинди матур табын! Рәхмәт, өчпочмак бик тәмле. Син чәкчәк яратасыңмы?

Мин пычак белән ипи кисәм, кашык белән ашыйм.

Дәү әни (әти), бергә, ял итә, иртәнге аш, көндез-ге аш, кичке аш, әзерли, өстәл, кыстыбый,әйбәт, йомырка, ботка, уң як, сул як, сала, сөртә, кисә, ял көне, өстәл җыештыра, гөл, су, сибә.

        

Кыш (25 сәг.)

Кышкы табигатьне сурәтли белү.

Һава торышын сорый белү.

Кыш көне кошларга булышу турында әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшә белү.

Кышкы уеннары төрләрен әйтә, уенга чакыра, уенга чыгарга ризалашу, ризалаш-мауның сәбәбен әйтә белү.

Яңа ел бәйрәме белән котлый белү.

Образларны характерлый белү.

Кыш җитте. Декабрь, гыйнвар, февраль – кыш айлары. Салкын җил исә, кар ява.

Урамда салкынмы? Әйе, салкын.

Без кошларга җимлек ясыйбыз, җим бирәбез.Син җимлек ясадыңмы?

Мәктәптә чыршы бәйрәме була. Син бәйрәмдә нишлисең? Мин бәйрәмдә җырлыйм.

Әйдә тауга барабыз, чаңгы шуабыз. Мин шумыйм, чанам юк.

Оля, сине Яңа ел бәйрәме белән котлыйм.

Нәсим саран, ул чана бирмәде.

Тукран, песнәк, ала карга, бөтен, көлә, һәм, шатлана, биек, янында, тимераяк, каплый, кыш айлары, җимлек, көтә, кар бабай,  кар кызы, бии, күгәрчен, чыпчык, җим, риза, риза түгел, саран, юмарт, тәрбияле.

Туган җирем (25 сәг.)

Бер-береңнең яшәү урынын сорый һәм кайда яшәгәнеңне әйтә белү.

Татарстан шәһәрләренең, елгаларының исемнәрен әйтә белү.

Татарстанда яшәгән хайваннарны әйтә, аларны сурәтли белү.

Нинди транспортта  барганың-ны әйтә белү. Юл йөрү кагыйдәләрен әйтә белү.

Авыл турында сөйли белү.

Син кайда яшисең? Мин Татарстанда яшим. Син нинди районда, шәһәрдә(авылда) яшисең?

Татарстанда Идел, ... елгалары бар.

Татарстанда аю, бүре, ... яши. Миңа куян ошый. Ул тиз йөгерә, матур.

Нинди транспортта барасың? Автобуста барам. Светофорда яшел ут яна – мин юл аша чыгам. Светофорда кызыл ут яна – мин туктыйм.

Авыл янында урман бар. Без урманга барабыз. Авылда күңелле, рәхәт.

Туган як, озын, киң,  аз, Идел, Нократ, Ык, Агыйдел,Чулман, ут яна, туктый, аша, туктый, чыга, бара, йорт, буенда, поши,  күңелле.

Кибеттә (15 сәг.)

Киемнәрнең исемнәрен, аларны сатып ала, бәяләрен сорый белү.

Бер-береңнең киеменә компли-мент әйтә белү.

Ашамлыклар сатып ала белү.

Бу нинди кибет? Кибеттә нәрсәләр бар? Сания күлмәк кия. Күлмәк ничә сум тора?

Гөлшат, син бүген бик матур. Сиңа бу күлмәк бик килешә.

Миңа 2 кг алма үлчәгез әле. Ипи , шикәр бармы?

Калфак, түбәтәй, сарафан, тун, кия, ошый, сата, сатып ала, ерак, якын, тоз, үлчи, он, акча.

Җәй (20 сәг.)

Җәй көне турында сөйли белү.

Каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Сабантуйда катнашу турында сөйләшү.

Менә ямьле җәй җитте. Җәй көне көн жылы, кояшлы, рәхәт. Кояш кыздыра, урамда эссе.

Син җәй көне кая барасың? Мин авылга кайтам.

Оля, син сабантуйга барасыңмы? Сабантуйда нинди уеннар була? Чүлмәк ваталар, көрәшәләр, баганага иенәләр.

Ямьле, кыздыра, күбәләк, эссе, җәйге, түгәрәк, ерак, болын, ошый, балан, күбәләк, су керә, кызына, баганага менә, уен,чүлмәк, көрәшә.


2 нче сыйныф

  1. Без, сез, алар алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  2. Исемнең төшем килешендә төрләнеше белән таныштыру.
  3. Кем? Нәрсә? Кайда? Кая? Кайдан? Нинди? Ничек? Ничә? Ничәнче? сорауларына җавап бирә, аларны кулланып, сораулар бирә белү.
  4. Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнешен гамәли үзләштерү.
  5. Әле, бик кисәкчәләрен сөйләмдә куллану.
  6. Боерык фигыльнең барлык һәм юклык формалары белән таныштыру.
  7. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, III зат юклык формасын сөйләмдә куллану.
  8. Астында, өстендә бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану белән таныштыру.
  9. Хәзерге заман хикәя фигыльнең I, II, III зат күплек формасын сөйләмдә куллану.
  10.  Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  берлек сан 3 зат формасы белән таныштыру.
  11.  Мин, син зат алмашлыкларын юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  12. 11дән 100 кадәр саннарны сөйләмдә куллану.
  13.  Сабын белән юына төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  14.  Ә теркәгечен сөйләмдә куллану.
  15.  Сыйфатның гади дәрәҗәсен сөйләмдә куллану.
  16.  Кирәк, кирәк түгел, ярый, ярамый сүзләрен сөйләмдә куллану.

Орфографик и орфоэпик минимум.

1. Сузык авазлар. Калын һәм нечкә сузыклар, аларны дөрес әйтү һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.  Сингармонизм законы. Татар теленең үзенчәлекле сузыклары һәм аларны белдерә торган хәрефләрнең дөрес язылышы. Сүзләрне транскрипция билгеләре белән яза белү.

2. Тартык авазлар. Яңгырау һәм саңгырау авазлар. Алар кергән сүзләрне дөрес әйтә һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.

3. Татар алфавитын яттан белү.

4. Сүзләрне иҗекләргә бүлү. Укылган иҗекләр санын билгели белү.

5. Аралашу өчен бирелгән темаларга караган сүзләрнең дөрес әйтелешенә ирешү.

6. Җөмлә ахырында тыныш билгеләрен интонациягә бәйле рәвештә кую


3нче сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яңа уку елы котлы булсын!(21 сәг.)

Яңа уку елы белән котлый белү.

Яңа уку елына әзерлек, нинди уку-язу әсбаплары кирәклеге турында сөйләшү.

Өй эшләрен эшләү турында фикер алышу.

Үзең укыган сыйныф турында мәгълүмат бирә белү.

Мәктәптә дежурлык хезмәте турында сөйли белү.

Китапханәгә барырга чакыру, нинди китаплар уку турында сөйләшү.

Яңа уку елы белән котлыйм. Син бүген бик матур.

Син нинди дәфтәрләр алдың? Шакмак-лымы, сызыклымы? Минем сумкам яңа.

Синең өй эшең бармы? Мисал эшлим, мәсьәлә чишәм,

Безнең сыйныфта 25 укучы, 10 малай, 15 кыз. ...

Дежур укучы нишләде? Ул тәрәзә ачты, тактаны сөртте,  ... .

Син китапханәгә барасыңмы? Әйдә, китапханәгә барабыз. Син китап укыдың?

Башлана,  уңыш, тели,  килешә, тарата, ятлый, чишә, такта сөртә, тәрәзә, ача, хезмәт,  хата, хаталы(сыз), яза, күчерә, аңлата, китапханә, китапханәче, кызыклы, әкиятләр, хикәя, ярдәм, турында, дистә саннары: ун, егерме.

Ашханәдә (20 сәг.)

Мәктәп ашханәсе, пешерелгән ашлар турында сөйли белү.

Үзеңә кирәк ризыкны сорап ала белү.

Табын әзерләү турында сөйләшү.

Чисталык кагыйдәләрен сөйли белү.

Безнең мәктәптә ашханә бар. Без көндезге ашны ашханәдә ашыйбыз. ...

Миңа өчпочмак кирәк.

Мин өстәлгә тәлинкә куям. Тәлинкә янына кашык, ... .

Әдәпле кеше кулын юа, чиста ашый.

Табын янында сөйләшми.  

Ашханә, токмачлы аш, кәбестә ашы, дөге боткасы, каймак, кесәл, төрле, кайнар, пилмән, кош теле, идән, төште, тәлинкә янына, тук, ач, ватыла, вата, аш вакыты, ялган, ялганлый, әдәпле.

Көндәлек режим (15 сәг.)

Сәгать ничә икәнен, эшнең сәгать ничәдә башкарылганын әйтә белү.

Көндәлек режим турында сөйли белү.

Сәгать ничә? Сәгать унике. Сәгать ничәдә киләсең? Мәктәптән сәгать ничәдә кайтасың?

Мин сәгать 7дә торам. Ашыйм, мәктәпкә китәм.

Сәгать, йокы, тора, зарядка ясый, файдалы, шатлана, мактый, көндез, кичә, иртә, 11-100гә кадәр саннар.

Без әти-әниләргә булышабыз (20 сәг.)

Г.Тукай турында сөйли белү.

Гаилә әгъзаларының кайда, кем булып эшләгәнен әйтә белү.

Өй эшләрендә катнашу турында әйтә, сорый белү.

Гаиләнең бергә ял көне үткәрү турында сөйли белү.

Укылган әсәрләрдәге образларга бәя бирә белү.

Г.Тукай – бөек шагыйрь.  ...

Минем әни – сатучы. Ул базарда эшли.

Мин әтигә булышам. Без әти белән кибеткә барабыз, ашамлыклар алабыз. Мин идән юам, ә син нишлисең?

Ял көне күңелле үтә. Без бергә ял итәбез. <...>

Айдар - эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша. <...>

Шагыйрь, шигырь, әсәр, өлкәннәр, кечкенәләр, булыша, су сибә, җир казый, тәрбияле, минемчә, синеңчә, сатучы, тегүче, эшче, үзем, тапты, алдында, артында, тиз, озак, эзләде, югалтты, җитез, әкрен, ялкау, тәртипле, тәртипсез,  саф һава, эшчән, ялкау, үзе, белә, каршында, өстендә, астында, тәрәзә, эри.

Туган якка кыш килде (20 сәг.)

Һава торышы турында сөйләшә белү.

Яңа ел бәйрәме турында сөйләшү.

Кышкы каникулны ничек үткәрү турында сөйләшү.

Көн нинди? Көн аяз, салкын, җил исә, буран. ...

Бәйрәмгә кайчан барасың? Кем белән барасың? Бәйрәм кайда була? Бәйрәмдә нишлисең?

Син кышкы каникулда нишләдең? Мин чаңгыда шудым, компьютерда уйнадым. <...>

Һава торышы, кар бөртеге,  аяз, биек, шатланды, чаңгы ярышы, кинәт, егылды, сынды, ерак, ярдәм итә.

Без шәһәрдә һәм авылда яшибез. (18 сәг.)

Үзең яшәгән шәһәр (авыл) турында мәгълүмат бирә белү.

Үз фатирың турында сөйли белү.

Безнең шәһәр матур, зур. Анда музейлар, театрлар бар, кибетләр күп. <...>

Безнең авыл елга янында урнашкан. Йорт янында яшелчә бакчасы бар. <...>

Мин икенче катта, 57нче фатирда яшим. Безнең өч бүлмә бар: йокы бүлмәсе, кунак бүлмәсе, аш бүлмәсе.

Бүлмә, буенда, катлы, театр, музей, янында, йорт, фатир, кат, аш бүлмәсе, якты, йокы бүлмәсе,  кунак бүлмәсе, юыну бүлмәсе, йорт, бакча,  чишмә, агач.

Әдәпле булыйк! (18 сәг.)

Табынга чакыра белү. Рәхмәт әйтә белү.

Туган көнгә чакыра белү әдәбе.

Транспортта зурларга урын тәкъдим итә белү.

Телефоннан әдәпле сөйләшә белү.

Укылган хикәяләрнең эчтәлеге аша геройларның әдәпле булуына бәя бирә белү.

Өлкәннәрне, дусларыңны бәйрәмнәр белән котлый белү.

Өстәл артына рәхим итегез! Олег, утыр, чәй эч, шикәр ал.Ашларыгыз тәмле булсын! Рәхмәт. Сезгә бик зур рәхмәт.

Саша, сине туган көнгә чакырам. Туган көн сәгать икедә башлана.

Илдар – әдәпле малай, чөнки ул әбигә урын бирә. Әби, монда буш урын бар, утырыгыз.

Исәнмесез, мин – Оля, миңа Алсу кирәк иде.

Айдар – тәртипле малай, әбигә булышты.

Сезне бәйрәм белән котлыйм. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, шатлык, бәхет телим.

Рәхим итегез, чакыра, тәмле булсын, ярты, барлык, буш, урын,  егыла, , әдәпле, тәртипле, акыллы, игътибарлы, шалтырый, чакырыгыз, борчый,  шатлык, бәхет, сәламәтлек, озын.

Кечкенә дусларыбыз (20 сәг.)

Кышлаучы кошлар, аларга җимлекләр ясау турында сөйләшү

Үзеңнең кечкенә дусларың (эт, мәче), аларның гадәтләре, тышкы кыяфәтләре, аларны карау турында сөйләшү.

Нинди кошлар бездә кышлый? Син кошларга җимлек ясадыңмы? Кая куйдың?

Минем этем бар. Ул бик матур, акыллы, хәйләкәр. Ул ак (кара) төстә. Акмуенның койрыгы озын, йомшак, күзләре кечкенә.<...>

Хәйләкәр, өрә, саклый, хуҗа, тәпи, терелә, тәрәзә, чукый, канат, куна, койрык, озын, кара карга, гадәт, тычкан, тышкы кыяфәт, маэмай, тыңлый, Акмуен, Акбай, Актырнак.

Күңелле җәй, ямьле җәй (18 сәг.)

Җәй көне урманга бару, җиләк-җимеш җыю, бакчада булышу турында сөйләшү.

 Балаларның яраткан җәйге уеннары турында сөйләшү.

Җәйге Сабантуй турында сөйләшү.

Мин урманга барам, урманда җиләк, гөмбә җыябыз.

Җәй көне су коенам, чумам, кызынам, балык тотам. <...>

Мин футбол уйныйм. Ә мин  велосипедта йөрим.

Сабантуй -  зур бәйрәм. ...

Җиләк, кып-кызыл, җыям, эре, күп, агулы,  яңгыр, кызына, су коена, чума, балык тота,   чүп утый, качышлы, әбәкле, туп, атта чаба, чүлмәк вата, баганага менә.


3 нче сыйныф

  1. Исемнең иялек килешендә төрләнеше белән таныштыру.
  2. Зат алмашлыкларын күплек санда юнәлеш килешендә сөйләмдә куллану.
  3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта  зат-сан белән төрләнеше.          
  4. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык   формасы белән текст аша танышу.
  5. Уйнарга яратам - конструкциясе белән таныштыру.
  6. Синоним һәм антоним сыйфатларны сөйләмдә куллану.
  7. Янында, алдында, астында, артында, өстендә, турында бәйлеге һәм бәйлек сүзләрен сөйләмдә куллану.
  8. Ләкин, чөнки, шуңа күрә теркәгечле кушма җөмләләрнең эчтәлеген аңлап, аларны сөйләмдә куллану.
  9. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатлар белән танышу.
  10. Сүзнең тамыры, кушымчасын аера белү.
  11.  -чы/-че- исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
  12.  Кебек бәйлеген сөйләмдә куллану.
  13.  Казан шәһәре,  киемнәр кибететөзелмәләрен белән таныштыру.
  14.  Аннан соң рәвеше, һәр, һәркем, барлык, барысы алмашлыклары белән таныштыру.

                                  Орфографик и орфоэпик минимум.

  1. Өйрәнелгән лексик берәмлекләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтүне ныгыту.
  2. Алынма сүзләрне дөрес әйтелешен саклап, сөйләмдә кулланырга күнектерү.
  3. Укучыларның язу һәм язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү эшен дәвам итү.
  4. Ике бертөрле тартык янәшә килгән сүзләрне дөрес әйтү           һәм язу күнекмәләрен булдыру(китте, кайтты).
  5. Янәшә килгән ике бертөрле тартык булган сүзләрне икеләтеп әйтергә өйрәтү.
  6. я, ю, е хәрефләре сүзләрнең әйтелешен һәм язылышын истә калдыруны булдыру.
  7. О, ө хәрефләренең беренче иҗектә генә язылуы.


                                                                                           4 нче сыйныф

Яңа уку елы котлы булсын! (20 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Беренче сентябрь көне ничек узуы турында сөйли белү.

Дәрес әзерли торган эш урыны турында сөйли белү.

Көндәлек режимны сөйли белү.

Уку хезмәтенә карашы буенча, укучыга бәя бирә белү.  

Әңгәмәдәшеңнең ничәнче сыйныфта укуын, нинди өй эшләрен әзерләвен, дәрестә нәрсәләр эшләвен сорый белү.

Китапханәчедән кирәкле китап турында белешмә ала белү.          

Яңа уку елы башланды. Без укытучыларны яңа уку елы белән котладык. <...>

Мин тәртип яратам. Минем эш урыны чиста.

Алеша иртән сәгать җидедә тора.

Оля яхшы укый. Ул - тырыш укучы.

Дәрестә нишләдең? Мин мисалны дөрес эшләдем, мәсьәләне дөрес ччишмәдем.

Сездә кошлар турында китаплар бармы?

Чәчәк бәйләме, бәйрәмчә, эчтәлек, сәнгатьле, тәрҗемә ит, уйла, куш, ал, тапкырла, бүл,  башлана, быел, былтыр, тәртип, эш урыны, һәрвакыт, кирәкле, игътибарлы(сыз), көндәлек, контроль эш, күчерә, чишә, гаепле, үкенә, оныта, күңелле.

Кошларга һәм хайваннар дөньясында (20 сәг.)

Кошлар, аларны саклау турында әдәби әсәрләр аша сөйләшү.

Хайваннар турында сорый һәм белешмә бирә белү. Аларны тасвирлый белү.

Кыш көне кошларга бик салкын. <...> Марат кошларга таш ата. Ул мәрхәмәтсез малай. <...>

Аның төсе ... . Ул ... белән туклана. Ул кыш көне ... . Ул ... ашый. Ул ... бирә.

Буе, авырлыгы,  энә, энәле, ташый, ташбака, ярыша, ояла,үкенә, урлый, кызгылт,  чикләвек, каты, җәнлек, бөҗәкләр, арыслан, юлбарыс, таш, үлә..

Кышкы уеннар (25 сәг.)

Балалар яратып уйный торган спорт төрләрен әйтә, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, төрле уеннарда катнашуың турында әйтә, уенга чакыра, уенның вакытын әйтә белү. Уенга барырга кирәклегенә инандыра, бару-бармауның сәбәбен атый белү.

Укылган хикәяләрнең эчтәлеген сөйли белү, геройларга бәя бирү

Мин хоккей яратам. Мин хоккей уйныйм. Әйдә, хоккей уйныйбыз. Хоккей сәгать унда башлана.

Әйдә, урамга чыгабыз. Урамда күңелле, рәхәт, саф һава. Синең чанаң бармы? Минем чанам юк. Миңа чана бир әле. Мин бармыйм, чөнки дәрес әзерлим.

Коля – батыр малай, ул абыйсына ярдәм итте.

Рәхәт, шатлана, мактый, шуа белә (белми), бата, елга буе, туңган, коткарды, батыр, җитез, очрашабыз, куркак, туңа, бата,  суза.

Минем дусларым (25 сәг.)

Үзеңнең дустың турында сөйли белү.

Кечкенә хикәяләрнең эчтәлеген сөйли, геройларга бәя бирә белү.

Минем дустым бар. Аның исеме –Айсылу. Без аның белән бергә укыйбыз. Без бергә мәктәпкә йөрибез. Ул тырыш, әдәпле, тыйнак.

Бергә, тыйнак, ярар, соң, әйбер, бик, ямьле, гел, бал, эндәшмәде, кемдер, сылтау, сыйныфташ,

күрше, бию түгәрәге,  таныштык, көтә, табышмак, башмаклар, алып кайта, кия, сала.

Дүрт аяклы дусларыбыз (15 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызның кыяфәтеләре, гадәтләре турында сөйли белү.

Аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерә белү.

Песиемнең койрыгы йомшак, колаклары кечкенә, күзләре яшел. <...>

Мин этемне бик яратам, аш бирәм, аның белән урамга чыгам.

Хуҗа, эзли, маңгай, адаша, коткара, кача, ябыша.

Яз килә (20 сәг.)

Язгы табигать турында сөйли белү.

8нче март бәйрәме белән котлый белү.

Яз бәйрәме – Карга боткасы турында сөйли белү.

Ямьле, күңелле яз җитте. Елгада боз китә. Җылы яктан кошлар кайта. Без кошларга оя ясыйбыз. Көннәр озын, төннәр кыска була.

Кадерле әнием! Сине бәйрәм белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек телим.

Яз көне матур бәйрәм була. Ул Карга боткасы.  <...>

Җылы як, боз китә, кайта, озын, кыска, тамчы тама, кояш җылыта, кар эри, күгәрчен, сыерчык, оя ясый, Карга боткасы, өйдән-өйгә, буенда, алып килә.

Татарстан (20 сәг.)

Татарстанның символикаларын әйтә белү.

Казан шәһәре турында сөйли белү.

Татарстан шәһәрләре турында сөйләшү.

Балалар шагыйрьләре, язучыларының исемнәрен, нәрсә язганын  әйтә белү.

Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?  Дәүләт флагында нинди төсләр бар?

Казан бик матур, зур шәһәр. Миңа Казан Кремле ошады. Кремльдә Кол Шәриф мәчете бар. <...>

Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Алабуга Казаннан еракмы?

Бари Рәхмәт – шагыйрь. Ул шигырьләр яза. Дәрҗия Аппакова – язучы. Ул хикәяләр яза.

Дәүләт гербы, дәүләт, флагы, дәүләт гимны, дәүләт теле, манара, Кол Шәриф мәчете, Сөембикә манарасы, ерак (түгел), шәһәре, язучы.

Матур җәй җитә (25 сәг.)

Җәй көне кая бару турында сөйлешү.

Җәйге бакчада хезмәт турында сөйли белү.

Син җәй көне кая барасың? Мин җәй көне авылга барам. <...>

Бакчада эшлим. Чүп утыйм, су сибәм. <...>

Ял итә, ярдәм итә, чүп утый, җыя.

Башлангыч этапта өйрәнү өчен тәкъдим ителгән шагыйрьләр һәм язучылар:  Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш, Ф.Кәрим, Х.Гарданов,  Б.Рәхмәт, Ә.Бикчәнтәева,  Р.Миңнуллин, Г.Лотфи Җ.Тәрҗеманов, Ш.Галиев, Җ.Дәрзаман, Р.Вәлиева, Д.Аппакова, Р.Корбан, Н.Мадьяров, Г.Рәхим, Х.Халиков, И.Туктар, М.Газизов, Р.Батулла, Р.Мингалим, Р.Фәйзуллин, Г.Бәширов, К.Маховский, Л.Толстой, В.Осеева.


4 нче сыйныф

  1. Татар телендәге хәреф-аваз системасына анализ бирә белү.
  2. Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллану.
  3. Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү.
  4. Маратның китабы төзелмәсен сөйләмдә куллану.
  5. Кушма, парлы исемнәрнең мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  6. Кадәр, соң бәйлекләре белән таныштыру.
  7.  Чагыштыру, артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатларның мәгънәләрен аңлап, сөйләмдә куллану.
  8. Монда, анда  күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә куллану.
  9. Мин, син, ул зат алмашлыкларының иялек, юнәлеш, урын-вакыт килешләрендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
  10.  Билгесез үткән заман хикәя фигыльне III зат берлек санда сөйләмдә куллану.
  11.  Татар һәм рус телләрендә сүз тәртибе үзенчәлекләр белән таныштыру.
  12.  Иртәгә эшлим конструкциясе белән таныштыру

Орфоэпик һәм орфографик минимум.

  1. Сүз басымы. Аны дөрес куя белүгә ирешү, рус сүзләре белән чагыштырып күрсәтү. Басымлы иҗекләрне һәм сүзләрне дөрес уку һәм матур язу күнекмәләре булдыру.
  2. Басымның үзенчәлекле очракларын белү.

2.        Сингармонизм законының асылын гамәли үзләштерү.

3. Жөмлә ахырында нокта, сорау яки өндәү билгеләрен куеп, язу
күнекмәләрен гомумиләштерү.

4. Орфоэпик һәм орфографик яктан сөйләмне оештыру эшен
тирәнәйтү.


5 нче сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без мәктәптә (20 сәг.)

Дәресләр расписаниесен, нинди дәресләр әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү.

Уку-язу әсбапларын тәртипле тоту турында киңәш бирә белү.

Китапханәгә барырга чакыра, нинди китап кирәклеге турында әйтә белү

Күнегү эшлим, мисал, мәсьәлә чишәм.

Битләрне пычратма, ташлама, ертма, бөкләмә.

Наил, әйдә китапханәгә барабыз. Миңа табигать турында китап кирәк.

Әдәбият, ташлый, чирек азагы, кәеф, язма эш, шакмаклы, сызыклы,   әзерләнә, сүздә тору, сыйныф җитәкчесе, быел, узган ел, югалта, мөстәкыйль эш, вакытында эшләргә, борчыла, ерта, пычрата, ачык, ябык, куша, ала, тапкырлый, бүлә, төшеп калган, маҗаралы.

Мин зур ярдәмче (20 сәг.)

Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү.

Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү.

Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.

Мин идән юам. Син идән юасыңмы? Идән ю әле.  

Ярый, мин идән юам. Юк, юмыйм. Мин риза (түгел).

Айдар эшчән малай, чөнки ул әнисенә булыша.

Әнигә булышырга, идән юарга кирәк. Син булдыргансың, яхшы эшләгәнсең. Син эшчән, тырыш, ярдәмчел.

Тузан суырта, тузан сөртә, кер үтүкли, чүп чыгара, себерә, ашарга әзерли, әрчи, тыңлаучан,  ихтирамлы, җитез, көчле, мактанчык (түгел), алдаша, булышчы, алдашмый, минем фикеремчә, минем уйлавымча, мич, ярдәмчел, иртә тора, алтын, тимер, иртәнге, кичке, көндезге, булдыра.

Бергә эшлә, бергә аша (24 сәг.)

Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү.

Кереш сүзләр кулланып, геройларадымына карата үз фикереңне әйтә белү.

Аня, миңа булыш әле. Миңа савыт-саба юарга ярдәм ит әле.

Минемчә, Аня дөрес эшләмәде, чөнки ...

Минем уйлавымча, Супермалай – эшчәнтүгел, чөнки ... .

Ярдәм, чакыра, бозыла, йокы,  минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, минем фикеремчә, беренчедән, икенчедән, мич, он, көртлек, чишмә, утын кисә, утын яра, маҗаралы, кар көри, су алып кайта.

Ничек эндәшсәң, шулай җавап бирерләр (14 сәг.)

Үзеңә, иптәшеңә, ярдәм итүне итагатьле сорый, ярдәмеңне тәкъдим итә белү.

Өлкән кешегә сорау белән мө-рәҗәгать итә белү.

Телефоннан сөйләшә белү этикеты.

Миңа булыш әле. Гали, көрәк алып чык әле. Зинһар миңа ярдәм ит әле.  Сиңа булышырга кирәкме?

Әйтегезче (әйтегез әле), киемнәр кибете кайда? Гафу итегез, тукталыш кайда?

Оляны телефонга чакырырга мөмкинме? Миңа Оля кирәк иде.

Тиз-тиз, башкалар, пычрак, тәмле сүз, тәмле телле, оялды, чакырыгыз, гафу үтенә, тупас, ялгыз, мактана, гаепле, очрады, тукталыш, кагыйдә, ашыга, гафу ит, шалтырата.

Минем туган көнем (20 сәг.)

Туган көнгә чакыру яза белү.

Бәйрәм табынын әзерләү турында сөйләшү.

Нинди ризыклар яратканыңны, яратмаганыңны әйтә белү.

 Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре.

Туган көн уеннары турында сөйләшә белү.

Оля, мин сине туган көнгә чакырам. Туган көн кич сәгать 6да башлана, безнең адрес: ... .

Туган көнгә нәрсә пешерәбез, кемнәрне чакырабыз? Табында нәрсәләр була? Төрле салатлар, ... . <...>

Син нинди ризыклар яратасың

 ( яратмыйсың)?  

Табын янында сөйләшергә, ашыгырга ярамый. <...>

Нинди уеннар уйныйбыз? Син нинди тизәйткечләр, табышмаклар беләсең?

Чакыру кәгазе, татар халык ашлары исемнәре, туңдырма, пылау, токмачлы аш, коймак, акмай, беренчегә, күрше, авыз чапылдату, ашыга, пәрәмәч, вак бәлеш, күтәрә, кыстый, тук, яңа гына, кулын суза.

Минем дустым бар (15 сәг.)

Дустыңның нинди булуын сөйли белү.

Дусларның бергә аралашуы турында сөйли белү.

Дустыңны уенга чакыра белү.

Минем дустым – Катя. Ул матур җырлый, яхшы ... . <…>

Дуслар бергә дәрес әзерлиләр, ... .

Оля, әйдә уйнарга барабыз. <…>

Шатлык, шаян, иптәш, ярдәмчел, киңәш, менә, төшә, үлгән, ишек алды, юлдаш, һәркем, һәрбер, кызгана.

Дүрт аяклы дусларыбыз (15 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү.

Минем этем (песием) бар.  Ул йонлач, ... . <...>  Ул тәпиен бирә, ... . <...>

Йорт эте, ау эте, сакчы эт, йонлач, ут яна, тәпи, юаш, тугры, сөяк, күсе, тычкан, ягымлы, тәпиен суза.

Без спорт яратабыз (15 сәг.)

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын табибка әйтә белү.

Җәйге, кышкы спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны әйтә белү.

Минем тешем сызлый,  башым авырта.  <...>

Мин чаңгы шуарга яратам.  <...>

Спорт төрләре, салкын тия, башым әйләнә, сызлый, күз табибы, теш табибы.

Без Татарстанда яшибез (15 сәг.)

Татарстанның табигате: елга-лар, үсемлекләр, җәнлекләрнең исемнәрен әйтә белү.

Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга афиша яза белү.

Татарстан – зур, бай республика. Татарстанда зур елгалар, ... .

Сабантуйда ат чабышы, ... . <...>

Чулман, Агыйдел, Зәй, Ык, озынлыгы, киңлеге, бодай, арыш, карабодай, борчак, чөгендер, көнбагыш, тары, бәхәсләшә, кебек, ризык, татарча көрәш, капчык белән сугышу, чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү.

Светофор – минем дустым (12 сәг.)

Юл йөрү кагыйдәләрен сөйли белү.

Юл янында уйнарга, ...  ярамый. Кызыл ут яна, ашыкма. Юлда йөгерергә ярамый.

Җәяүле, уң як, сул як, урам аша, ашыга, тукталыш, юл бирә.


5нче сыйныф

  1. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта  II зат төрләнешен сөйләмдә куллану.
  2. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  3. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  4. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.
  5. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.
  6. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану.
  7. Эшләргә телим  конструкциясен сөйләмдә куллану.
  8. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.
  9. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.
  10.  Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.
  11. Татар телендә исемнәргә аффиксларның кушылу тәртибе белән таныштыру.
  12.  -лык/-лек; -даш/-дәш, -таш/-тәш исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.
  13.  Зат алмашлыкларының урын-вакыт килешендә төрләнешен сөйләмдә куллану.
  14.  Җөмләдә ия белән хәбәрнең зат-санда ярашуы.
  15.  Мин, син, ул зат алмашлыкларын төшем килешендә сөйләмдә куллану.


6 нчы сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яңа уку елы котлы булсын! (30 сәг.)

Китапның якын дус, киңәшче икәнен аңлата, китап укырга киңәш бирә белү.

Каюм Насыйри турында кыскача мәгълүмат бирә белү.

Китапханәгә язылу өчен белешмә тутыра белү, китапханәдән үзеңә кирәкле китапны сорый белү.

Китап басылу тарихы турында кыскача белешмә бирә белү..

Уку-язу әсбапларына сак караш турында сөйләшү.

Китап укырга кирәк. Китап якын дус, чөнки ... .

К.Насыйри—тарихчы, ... . <...>

Ул дәреслекләр авторы.

Минем исем – фамилиям ... . <...>

Беренче китапны ... .<...>

Көндәлекне саклап тота, ... .

Киңәшче, төрле киңәш, фән, бәхәс, бәхәсләшә,  таныша, тарихчы, тәрҗемәче, телче, галим, аңлатмалы сүзлек, искә төшерә, теләсә-кая ыргытмый, ертмый, шапшак, ташлый, чүп-чар, бөкли,  мактана, иске, саклап тота, яшь,  турында, зарлана, шундый, майлы, буялды, ачыла, ябыла, почмак, китап басучы, кулъязма, һәйкәл.

Мин зур ярдәмче (30 сәг.)

Нинди эшләр эшләргә яратка-ныңны, эшләргә теләгәнеңне, нәрсәләр эшләгәнеңне әйтә белү.

Эшне эшләргә инандыра, ышандыра  белү.

Кереш сүзләрне кулланып, үз фикереңне раслый белү.

Образларга бәя бирә белү.

Мин гөлләргә су сибәргә яратам. Мин бакчада эшләргә телим.

Әбигә булышырга кирәк, чөнки ул ... .

Минемчә, Әхмәт ялкау түгел, ул ... .

Шаян, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, киресенчә, әлбәттә, ялгышты, мактый,  күңелсез, бөтен, үзем, бергә, башы, уртасы, ахры, терелә, югалтты, тапты,  балалар бакчасы, пәке, гадел.

Минем дустым (25 сәг.)

Дус нинди була? Ни өчен дуслашалар? Дуслар бергә нишлиләр? Минем дустым – ул нинди? проблемалары буенча сөйләшү.

Укыган хикәянең эчтәлеген сөйли белү.

Дус гадел, ... . Дуслар белән күңелле, дуслар бер-берсенә булышалар, ... .

Дуслар бергә дәрес әзерлиләр, ... .

Минем дустым намуслы, ... . <…>

Авыр хәл, гадел, алдаша, намуслы, бер-берсенә, рәхәт, шатланды, вата, шәфкатьле, һәр, игътибарлы, үпкәли.

Туган көн – күңелле бәйрәм (13 сәг.)

Туган көнгә чакыра белү ка-гыйдәләре турында  киңәш-ләшү.

Төрле рецептларны сөйли белү.

Кунакларны сыйлау, кыстау формалары.

Туган көннең вакытын, урынын алдан әйтергә кирәк.

“Зебра” тортын пешерү өчен ... .

Табынга утырыгыз, әйдә чәй эчәбез, торт алыгыз. <...>

тәмләткечләр, тавык (сарык) ите, җитешегез, пешерү өчен, шикәр комы, каймак, дөге, корт.

        

Туган җирем- Татарстан (30 сәг.)

Татарстанда яшәүче миллә-ләр, үзеңнең милләтеңне, нинди телдә сөйләшүеңне әйтә белү.    

Татарстанның табигате турында сөйли белү.

Казан шәһәре турында мәгълүмат бирә белү.

Татар сәнгать вәкилләренең исемнәрен әйтә белү.

Татар язучыларының, ша-гыйрьләренең, җырчылары-ның исемнәрен атый белү Театрга чакыра, караган спектакль турында фикереңне әйтә белү.

Татарстанда татарлар, руслар, чувашлар яшиләр. Мин русча, татарча сөйләшә беләм. Вася нинди телдә сөйләшә?

Казан -  зур, матур шәһәр. <…> Казанда Г.Тукай музее бар. <…>

Сара Садыйкова – танылган композитор, җырчы. Салават Фәтхетдинов – атаклы җырчы.

Мин “Авыл эте Акбай ”пьесасын карадым. Авторы – Туфан Миңнуллин. Спектакль миңа бик ошады.

 Дәүләт, күпмилләтле, дәүләт телләре, яңалыклар,  ил, балалар, яшьләр театры, курчак театры, күренекле, рәссам, кызыксына, гармун, курай, танылган, атаклы, Татар дәүләт академия театры, дөнья, иҗат итә, атаклы,  галим.

Дүрт аяклы дусларыбыз (22 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары,  кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Дүрт аяклы дсларыбызның хуҗаларына  карашы турында сөйләшү.

Минем этем бар. Ул йонлач, ... . <...>

Тәмлетамак - иркә, ялкау мәче.Ул хуҗасын яратмый, тыңламый. <...>

Улый, кочаклый,  иркә, хәйлә, ялганлый, тәпиен бирә, токым, коерыгын болгый, сагына, күрешә, сөяк, оя, тук, онык, сабыр, күчтәнәч.

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл (20 сәг.)

Сәламәт булу өчен нинди кагыйдәләр үтәргә кирәген сөйли белү.

Төрле спорт түгәрәкләренә йөрү турында сөйләшә белү  

Көндәлек режимны сакларга, чыныгырга, тәртипле яшәргә кирәк. <...>

Син нинди спорт түгәрәгенәйөрисең? Мин айкидо түгәрәгенә йөрим.

Саклый, чыныга, тәмәке тарту, зарарлы, еш, яланаяк, җиңде, җиңелде, акыл хезмәте, тәҗрибә.


6 нчы сыйныф

  1. Туры сөйләм белән таныштыру.
  2. Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, текстта таный белү.
  3. Хәл фигыльнең -гач/-гәч, -кач/-кәч формасы белән таныштыру.
  4. Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.
  5. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.
  6. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.
  7. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.
  8. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.
  9. Барыйм әле төзелмәсе белән таныштыру.
  10. Чакыру кәгазе яза белү.
  11.  Барасы килә, эчәсе килми төзелмәләре белән таныштыру.
  12.  Җыю, микъдар, тәртип саннарының кулланылышын кабатлау.
  13.  Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.
  14.  Минем барасым килә (килми) төзелмәсен куллану.


7 нче сыйныф (170 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Яхшы уку җиңелме? (30 сәг.)

Яңа уку елындагы яңалыклар, классташларыңның ничек укуы, нинди билгеләр алу, өй эшен ничек эшләү, дәрестә ничек катнашу турында сөйләшү.

Уку-язу әсбапларын тәртиптә тоту турында сөйләшү.

Яхшы уку серләре турында сөйләшү.

Яхшы уку әчен нинди холык сыйфатлары кирәклеге турында сөйләшү.

Быел безнең сыйныф җитәкчесе яңа. <...> Безгә яңа фәннәр керә. <...>

Самат китапны саклап тотмый, теләсә кая ыргыта. <...>

Яхшы уку өчен көн дә дәрес әзерләргә кирәк, ... . <...>

Яхшы уку өчен тырыш, игътибарлы булырга кирәк. <...>

Сыйныф җитәкчесе, фән, имтихан, тикшерә, аеруча, искиткеч, ярыйсы, тутыра,  уртача, фән, уку әсбаплары,  пышылдый, тырыша, көзге, онытырга,   күчерергә, игътибарлы булырга, чирек азагы, үз сүзендә торучан, белем, надан, эшмәкәр.

Мин һәм минем яшьтәшләрем (20 сәг.)

Яшьтәшләреңнең тышкы кыяфәтен, характер сыйфатларын әйтә белү.

Матур киенү серләре турында сөйләшү.

Алдашу– иң яман гадәт, хатаңны тану – батырлык икәне турында сөйләшү.

Минем дустым озын буйлы, ... . <...>  

Мин дискотекага кызыл күлмәк киям. Кызыл төс ... .

Алдашсаң, үзең кыен хәлдә каласың. Бер алддашсаң, сиңа ышанмыйлар ... .Үз хатаңны тану, гафу үтенү өчен ихтыяр көче кирәк.

Ябык, таза, киң җилкәле, кыска буйлы, бөдрә, җирән, тупас, оялчан, киң күңелле, усал, булдыклы, җитез,  заманча, каеш, өр-яңа, игътибар үзәге, аксыл-көрән, тынычлык, универсаль, алдакчы, алдашты, ялганчы, кызарды, кайгы, тынычландырды, үкенде, оялды, гафу үтенде, начарлык, сукыр, нур, җиңелде, җиңде, бата, коткарды, ихтыяр көче.

Безнең ял (25 сәг.)

Үз фикереңне белдерә белү.

Буш вакыт – ул нинди вакыт, аны ничек файдаланырга?

Буш вакытны файдалы,  файдасыз үткәрү ... .

Яраткан шөгылең турында сөйли белү.

Кәрәзле телефон, ноутбук, МР3- плеерларны куллану, компьютерга бәйлелек турын-да сөйләшү.

Мин бу фикер белән риза. Мин дә шулай уйлыйм. <...>

Буш вакыт – ул ... . <...>

Минем буш вакытым аз, чөнки ... . Әгәр буш вакыт булса, ... . <...>

Минем яраткан шөгылем - ... . <...>

Кәрәзле телефоннан күп сөйләшү сәламәтлеккә зыянлы.  <...>

Риза (түгел), фикерем башка, файдалы(сыз), файдаланырга, теләгәнчә, ирекле, кайберәүләр, көнозын, төкерә, сыра, бушка гомер үткәрә, тик йөрү, кул чабу, тамаша, шөгыль, тапшырулар, кәрәзле телефон, зыян, беррәттән, бәйлелек, акча туздыру, җитди, мавыгу.

Өлкәннәр һәм без (20 сәг.)

Өлкәннәр һәм кечкенәләрнең гаиләдә үзара мөнәсәбәте турында сөйләшү.

Өлкәннәргә үзеңнең кая барырга, нишләргә теләгәнеңне әйтә белү, өлкәннәрдән рөхсәт сорый белү.

Дусларыңа үз-үзеңне әдәпле тоту буенча киңәш бирә белү.

Кечкенәләр үзләренчә яшәргә тели, ә өлкәннәр моңа риза түгел . <...>

Әни, миңа дискотекага барырга рөхсәт ит әле.

Өлкәннәрне хөрмәт итәргә кирәк. <...>

Әниләрне борчырга ярамый. <...>

Үзләренчә, өлкәннәр, кечкенәләр, мөнәсәбәт, ялгышу, хаклы, һәркем, кыланыш, рәнҗи, ояла, модада түгел, шәфкать, борчу, борчыла,  хөрмәт итү.

Дүрт аяклы дусларыбыз (15 сәг.)

Дүрт аяклы дусларыбызга карата мәрхәмәтлелек турында сөйләшү.

 Бөек Ватан сугышында этләрнең батырлыклары турында сөйли белү.

Дүрт аяклы дустым сагына белә, ... .

Дүрт аяклы дусларга мәрхәмәтле булырга кирәк, чөнки ... .

Этләр яхшы элемтәче булганнар, басуларны миналардан чистартканнар. <...>

Тугры, таный, Бөек Ватан сугышы, батырлык, элемтәче, хәбәр, яралы, алып чыга.

Әдәбият – сәнгать дөньясында (25 сәг.)

Татар җырчылары, компози-торлары  турында сөйли белү.

Татар сәнгать тарихына кергән һәм бүгенге көндә иҗат итүче сәнгать эшлеклеләре турында кыскача белешмә бирә белү.

Татар рәссамнары, сәнгать эшлеклеләре турында сөйли белү.

С.Сәйдәшев татар халкының беренче композиторы. <...> С. Садыйкова – танылган композитор. <...> Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова татар халкының яраткан җырчылары. <...>

Харис Якупов – портрет һәм пейзажлар остасы. <...>

Ирек Мөхәммәдев – бөтен дөньяга танылган биюче.

Остаз, мәңге, сердәш, ышанычлы, тәҗрибәле, фикердәш, моңлы, төбәк, хыяллана, ягымлы, сынлы сәнгать, рәсем сәнгате, гашыйк, күргәзмә, пейзаж остасы, халыкара фестиваль, ия була, төп партия, атказанган артист, талантлы шәхес.

Без Татарстанда яшибез (20 сәг.)

Татарстанның территориясе, аның географик урыны, климаты, файдалы казылмалары.

Казанның тарихи урыннары турында сөйли белү.

Татарстан республикасының территориясе ... . Ул Башкортстан, Оренбург өлкәләре белән чикләшә. Республикада  ... климат. Республика ... кебек файдалы казылмаларга бай.

Казан тарихи истәлекләргә бик бай. <...>

Затлы, мул, уңдырышлы туфрак,  кара алтын,  ком, газлаштыру, файдалы казылмалар.

 тарихи, үзәк, борынгы, вакыйга, югары уку йортлары.

Юл йөрү кагыйдәләре (15 сәг.)

“Яшь юл хәрәкәте инспекторы (ЮИД)” эшчәнлеге, “Имин тәгермәч” республика конкурсы  турында сөйләшү.

Мин яшь юл хәрәкәте инспекторы. Хәзер рейдка чыгам. <…> “Имин тәгәрмәч” республика конкурсында Тимур җиңде. Ул беренче урын алды.<…>

Тәгәрмәч, юл хәрәкәте, имин, штраф салу, тизлек, эшчәнлек, җәрәхәтләнде, туктатты,  исерек, ашыгыч ярдәм машинасы.


7 нче сыйныф

  1. Хәл фигыльнең 4 нче формасы (-ганчы/-гәнче, -канчы/-кәнче) белән таныштыру; -ып, -еп,-п; -гач-гәч/-кач-кәч формаларын сөйләмдә куллану.
  2. Исем фигыль формасы белән таныштыру.
  3. Кушма, парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларны сөйләмдә куллану.
  4. Сыйфат фигыльнең хәзерге һәм үткән заман формалары белән таныштыру.
  5. Рәвеш төркемчәләре белән таныштыру, сөйләмдә куллану.
  6. Синоним һәм антоним сүзләрне сөйләмдә куллану.
  7. Тезүче (һәм, да-да, әмма, яки) һәм ияртүче (әгәр, шуңа күрә) теркәгечләрне сөйләмдә куллану.
  8. Тәрҗемә аша кисәкчәләрнең семантик мәгънәләре белән таныштыру ( да, дә, та, тә; гына/генә, иң, бит, инде).
  9. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләрен билгеләргә өйрәтү.
  10.  Җыючы (һәм, да-да, та-та, ни...ни), каршы куючы (ләкин, ә, әмма), бүлүче (я, яки) теркәгечләре белән җөмләләр төзү күнекмәләрен системалаштыру.


8 нче сыйныф (136 сәг)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Күп укыган – күп белер (28 сәг.)

“Яхшы уку җиңелме?” проблемасы буенча сөйләшү.

“Яхшы уку һәм яхшы яшәү” проблемасы буенча фикер алышу.

Интернет аша үз белемеңне күтәрү турында сөйләшү.

Татарстанның Милли китапханәсе турында сөйли белү.

Яхшы уку өчен үзеңә күп таләпләр куярга кирәк: дәрестә игътибарлы булырга, көн дә өй эшен эшләргә кирәк. Өй эшен күчерергә ярамый. <...>

Яхшы яшәү өчен яхшы уку кирәкме? Минемчә, ... .

Син интернет белән дусмы?

Рефератка материалны интернеттан алдым.

Татарстанның Милли китапханәсе Казанда урнашкан. <...>

Өлгерә, соңга кала, җитешә, иртәрәк, арый, сүз бирә, сүзендә тора, оныта, вакытында, борчыла, тантаналы, узды, бүлек, ялгышты, хәзинә, ком-пьютерлаштырылган, аралаша, килешү, аңлатмалы сүзлек, мәдрәсә, фарсы, гарәп, эзли, эзи, аралашу, чит ил, килешү, сирәк басма, атаклы.

Мин һәм минем яшьтәшләрем (30 сәг.)

Яшьтәшләрең белән аралашу кагыйдәләре, дуслашу серләре, нинди кызлар һәм малайлар ошавы турында сөйләшү

Яшүсмерләрнең мөнәсәбә-тендә алдашу, ялганлашу кебек күренешләргә үз карашын белдерә белү.

Яшүсмерләрнең файдалы хезмәттә катнашуы, гаилә бюдҗетына үз өлешләрен кертә алулары турында сөйләшү.

Укучылар арасындагы яшь талантлар турында әйтә белү.

Яшьтәшләреңне хөрмәт итәргә, аларга игътибарлы булырга, ... кирәк, Миңа эшчән кызлар,  тәмәке тартмый торган малайлар ошый. <...>

Ялганлашу – начар гадәт. Җиңү ялганга нигезләнергә тиеш түгел.

Җәй көне мин хезмәт бригадасында (хезмәт лагеренда) эшләдем.... . “Яшелләндерүчеләр” бригадасында хезмәт хакы зур булды...  . Көнлек хезмәт хакы ... сум иде.  Мин гаилә бюджетына үз өлешемне кертергә тырышам...

Безнең сыйныфта Оля бик матур җырлый. <…>

аралашу, ялганлашу, һичшиксез, кызара, хата тану, читләшә, гаеп эзли, ялгышын тану, үпкәләшү, мөнәсәбәт, ялгыз, дәрәҗә, иркен, сөйкемле,  тыйнак, ягымлы, сыра, тәмәке, батыр, горур, үз-үзеннән артык канәгать, ант итү, кызыксыну, адым, терелә, көнозын, гарьләнү, елак, көнләшү, чая, кызыксыну, серле, төп роль, хезмәт бригадасы, яшелләндерү, чистарту, хезмәт хакы, гаилә бюджеты, үз өлешем.

Буш вакытымны мин ничек үткәрәм? (22 сәг)

“Егетлек" проблемасы буенча сөйләшү.

Яраткан музыкаң буенча фикер алышу.

Виртуаль аралашуның төрле ысуллары турында сөйләшү.

Нәрсә ул егетлек? Буш вакытны ничек үткәрү егетлек була ала?

Миңа күбрәк татарча рэп  ошый. Мин “Иттифак” төркеме белән кызыксынам. <...>

Минем интернетта үз сайтым, электрон адресым бар. Мин интернеттан файдалы мәгълүматлар алам. <...>

Тәртипсезлек, көчлелек, өлгерлек, егетлек, тупаслык, эшсезлек, башкаручы, иң, әйләнә-тирә, уртак тел табу, эчке дөнья, уен-көлке, игътибар үзәге, читләшү.

Табигать һәм кеше (18 сәг.)

Табигатькә сак караш турында сөйләшү.

Табигать серләре, табигатьтәге кызыклы күренешләр турында мәгълүмат бирә белү

“Яшел планета” конкурсында, Мин чисталык яратам”, “Кошларга ярдәм” акцияләрендә катнашу турында  сөйләшү.

Ял иткән урынны чиста калдырырга кирәк,  чөнки ... .

Чишмәләр изге урын, ял итү урыны, шуңа күрә ...

Оксана “Яшел планета” конкурсында беренче урынны алды, чөнки ул ... .

көрәшү, ягулык, учак ягу, чүп-чар, пычрату, чишмә, Җир шары, дым саклау, катнаша, җиңә.

Без Татарстанда яшибез (20 сәг.)

Татарстанның урнашкан урыны, климаты, мәйданы, табигый байлыклары турында сөйли белү.

 Казан шәһәрендәге яңа үзгәрешләр турында сөйли белү.

Казанның бүгенге йөзе, архитектура истәлекләре, яңа ял итү урыннары.

Татарстан Европаның көнчыгышына урнашкан.

Казан метросының   Г.Тукай тукталышы миңа ошады. <…> Казанда яңа спорт корылмалары төзелде ... .

Сиңа Бауман һәм С-Петербург урамнарының кайсы күбрәк ошый?  Без аквапаркта ял итәргә яратабыз, чөнки ... .

Европа, көнчыгыш, чикләшә, мәйдан, төньяк, көньяк, күмер, бакыр, балчык, бүгенге йөзе, кайсы, оештырыла, истәлек, корылмалары.

Татарстанның күренекле әдипләре (18 сәг.)

Габдулла Тукай, Муса Җәлил Абдулла Алиш  турында сөйли белү. Аларның шигырьләрен яттан сөйләү.

А.Алиш, Галимҗан Ибраһи-мов  турында белешмә бирә белү, әсәрләренең эчтәлеген кыскача сөйләү.

Габдулла Тукай 1886нчы елда мулла гаиләсендә туа. <…>

Муса Җәлил – Советлар Союзы Герое. <…>

Абдулла Алиш – Җәлилнең иптәше.

Мәдрәсә, ятим, үги әби, иҗат итә, ачы язмыш, яланаяк, асрарга, олаучы, гаҗәпләнде, кала, күрше авыл, мәкалә, әдәби әсәр, Бөек Ватан сугышы, әсирлек, тоткынлык, көрәш, төрмә, фашизмга каршы, легионерлар, үлемсез, мәңгелек, дан.


8 нче сыйныф

  1. Сыйфат фигыльнең барлыкта һәм юклыкта заман формалары белән танышу.
  2. Хәл фигыльнең 4 формасын да сөйләмдә куллану.
  3. Хикәя фигыльнең тәмамланмаган үткән заман, күптән үткән заман, кабатлаулы үткән заман формаларын текстта таный белү.
  4. Фигыльнең йөкләтү, уртаклык юнәлешләре белән таныштыру.
  5. Теләк фигыльне (-ыйм/-им, -ыйк/-ик), теләк белдерүнең башка формаларын сөйләмдә куллану.
  6. Боерык фигыльнең III затта төрләнеше.
  7. Бәйлек һәм бәйлек сүзләрне сөйләмдә куллану.
  8. Фразеологик берәмлек төшенчәсе белән таныштыру.
  9. Билгеләү, билгесезлек, юклык, күрсәтү, тартым алмашлыкларының сөйләмдә еш кулланыла торган очраклары белән танышу.
  10.  Сан төркемчәләрен гомумиләштереп кабатлау.
  11.  Сөйләмдәге актив ымлыклар белән танышу.
  12.  Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  13.  Аналитик фигыльләр (килеп җитте, укып бетерде) белән танышу.
  14.  Атау җөмләләрне сөйләмдә танып белү.


9 нчы сыйныф (136)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Без Татарстанда яшибез (16 сәг.)

Татарстанның экономик хәле, чит илләр белән экономик бәйләнешләрен әйтә белү.

Татар музыка сәнгате тарихы турында сөйли белү.

Александр Ключарев, София Гобәйдуллина, Салих Сәйдәшев турында белешмә бирә белү.

Татар театр сәнгате барлыкка килү турында белешмә бирә белү.

Татарстан күп илләр белән экономик бәйләнешләргә керә, шартнамәләр төзи.

Заһидулла Яруллин – беренче кыллы оркестр төзегән халык музыканты. <…>

София Гобәйдуллина – Швеция Короле Сәнгать академиясе әгъзасы. <…>

1906нчы елның 22 нче декабре – татар театры туган көн. <…>

Халыкара, хокук, меңьеллык, манара, шәхес, борынгы, башкара,  шартнамә, сайлаучылар, сайлыйлар, мөстәкыйль, кыллы оркестр, моң, сәнгать осталары, нигез салучы, сәхнә әсәрләре, сәнгать эшлеклесе, яңгырап тора, гадәт, уен коралы, сәләт, мәдәни үзәк, драма театры, дәртле, нурлы, гасыр, тамаша, тамашачы, оештыручы.

Китап - киңәшчем, дустым минем (18 сәг.)

Китаплар, китапханәләрнең безнең тормыштагы роле турында сөйли белү.

Китаплар дөньясыннан кызыклы фактлар турында сөйләшү.

Белемне алу һәм тормышта үз урыныңны табу проблемасы буенча сөйләшү.

Нинди китаплар, газета-журналлар укуны файдалы, ә ниндиләрен гомер әрәм итү дип саныйсыз? Сезнең өйдә нинди китаплар бар?  Сез кызыксынган китаплар киләчәктә сайлаячак һөнәрегез белән бәйлеме?

Китап уку кирәкме, әллә интернет җитәме? Мин ... турында укырга яратам.

Уңышлы бизнес оештыру өчен, беренче чиратта белемле булу кирәк, ... . <…>

Хөрмәт, татар халкы, аерым, инглиз, немец, кытай, гарәп, француз, горурлык, фәнни, гасыр, сирәк, атаклы, дөнья, системалы, билгеле, күрсәтә, ишетелә, чит тел, киңәш, югары белем, ялчы, мәгарә, коткара, уңышлы, белемле.

Һөнәр сайлау (22 сәг.)

Үз гаилә членнарының про-фессияләре турында сөйләшү.

Төрле профессияләргә хас сыйфатлар турында фикер алышу.

Үзеңә ошаган профессияне яклый белү.

Минем әтием заводта токарь булып эшли. Ул үз хезмәтен бик ярата. <…>

Укытучы булу өчен балаларны яратырга, үз фәнеңне яхшы белергә кирәк. <…>

Миңа пешекче профессиясе ошый, чөнки мин тәмле пешерергә яратам.

Мин гөлләр үстерергә яратам. <…>

Мин буйый беләм. <…>

Һөнәри училище, хастаханә, дәвалау, нәтиҗә, чир, кадрлар бүлеге, нефтче, бораулаучы, эш стажы, пешекче, трамвай йөртүче, эшче профессияләре исемнәре, җаваплы, белемле, төгәл, гариза, кабул итү.

Аралашу әдәбе (30 сәг.)

Дуслыкны саклый белү серләре турында сөйләшү

Яшүсмерләрнең бәйрәмнәре турында сөйләшү.

Ярыймы, ярамыймы? Кайчан, нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Сөйләшү әдәбе турында фикер алышу.

Дустыңа дөресен әйтү – авыр, ләкин ...

Син башкаларны тәнкыйтьләргә яратасыңмы? Үзеңдәге нинди сыйфатлар сиңа ошамый?

Гашыйклар көнен кайда, ничек бәйрәм итәләр? Гашыйклар көнендә сез ничек аралашасыз?

Аралаша белү – үзе бер осталык. Кешене тыңлый белмәү – начар гадәт. Кайбер кешеләр гел үзләре генә сөйлиләр. <…>

Күрмәмешкә салышу, әшәке, битараф, тату яшәү, ялкаулана, сугышу, сүгенү, күз йому, гашыйклар,  хат, ялагайлык, әңгәмәдәш, читкә борылу, чын күңелдән сөйләшү, елмаеп сөйләшү, чыннан да.

Буш вакыт (25 сәг.)

Спорт төрләре, Татарстанның атаклы спортчылары, төрле спорт түгәрәкләренә йөрү ту-рында сөйләшү.

Дусларыңны спорт белән шөгыльләнергә кирәклегенә инандыру.

Ял көнен уздыруны   планлаштыру.

Караган фильм, андагы геройлар турында фикер алышу.

Минем виртуаль дөньям. Компьютер уеннары, прог-раммалар төзү, он-лайн режимында аралашу, төрле сайтларга теркәлү, компьютер белән мавыгу  турында сөйләшү.

Миңа төрле спорт төрләре ошый: ... . Мин волейбол белән шөгыльләнәм. Спорттагы кумирым - ... . Спорт белән шөгыльләнергә кирәк, чөнки ... . <...>

Әйдә ял көне дискотекага барабыз. Бүген яңа музыка була.

Миңа бу фильм бик ошады, чөнки … . Төп рольне  ... .

Мин үз сайтымны булдырдым.

Дустым белән он-лайн режимда аралашам. <…>

Компютер уеннары белән мавыгу зыянлымы?

шөгыльләнә, түгәрәк, бәлки, күргәзмә, кумир, осталык, бәяләнде, тамашачылар, алкышлар, теләү, күренекле, атаклы, алкышлар, танылган, виртуаль дөнья, сайтка теркәлү, мавыгу, зарарлы.

Табигать һәм кеше (15 сәг.)

“Кеше һәм табигать” про-блемалары буенча сөйләшү.

Мин – табигать баласы. Табигать бай, ләкин аны сакларга кирәк. Янгын булмасын өчен ... .

Казылма байлыклар, зарарлы матдәләр, агулана, янгын, киләчәк, буын, үсемлек, кими, куркыныч.

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмый (10 сәг.)

Бөек Ватан сугышы турында белешмә бирә белү. 9нчы Май – Җиңү көне, Рейхстагка җиңү байрагын элүчеләр, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын-ветераннар турында сөйләшү.

Бөек Ватан сугышы 1941нче елда башлана. <…>

Бөек Ватан сугышында безнең әтинең бабасы катнашкан. <…> Рейхстагка байрак элүчеләр арасында татар егетләре дә була. <…>

Бөек Ватан сугышы, дәвам итә, яралылар, һөҗүм итә, көчле сугыш, очучы, чигенә, буын, элүче, байрак, өлкән, әсирлек.

Урта звенода уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары: Дәрдемәнд (Бер хәзинә), Г.Тукай, М.Җәлил, Һ.Һакташ, С.Хәким, Г.Әпсәләмов, Г.Ахунов, И.Гази, М.Мәһдиев, Ф.Яруллин, Т.Миңнуллин, В.Нуриев, Ф.Шәфигуллин, М.Галиев, Р.Миңнуллин, Ш.Галиев,  Л.Лерон, Н.Мадьяров, З.Гомәрова, Р.Вәлиев, Р.Вәлиева,Н.Гыйматдинова,  М.Газизов, В.Осеева, Ю.Ермолаев.


9 нчы сыйныф

  1. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләренең исемнәрен әйтә, сорау куя,аера белү.
  2. Гади һәм кушма җөмләләрне аера белергә өйрәтү.
  3. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне сөйләмдә куллана белү күнекмәләрен булдыру.
  4. Җыючы, каршы куючы, бүлүче теркәгечле кушма җөмләләрне сөйләмдә куллану.
  5. Иярчен хәл җөмләләрнең иярчен вакыт җөмлә, урын җөмлә, максат җөмлә, шарт җөмлә, сәбәп җөмлә, кире җөмләләре белән таныштыру һәм аларны сөйләмдә урынлы куллануга ирешү.
  6. Тезмә һәм иярченле кушма җөмләләрдә тыныш билгеләрен дөрес кую һәм аларны тиешле интонация белән әйтү.


10 нчы сыйныф (102)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Белем һәм тормыш (15 сәг.)

Киләчәккә минем сайлаган юлым. Теләк һәм мөмкинлекләр.

Казан дәүләт университеты турында сөйли белү.

Казан университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсе турында сөйли белү.

Төрле телләр өйрәнү кирәклеге турында сөйләшү.

Чит илләрдәге татарлар тормышы турында сөйләшү.

Син кем булыр идең? Ни өчен алай уйлыйсың?  ... булу өчен нинди булырга кирәк? Син бүген киләчәккә ничек әзерләнәсең?  

Казан дәүләт университеты 1804 нче елда ачыла.

Н.И.Лобачевский исемендәге китапханә Казан университетында урнашкан. <…>

Татар телен һәм чит телләр белү бик кирәк, чөнки ... .

Телләр белгән – илләр гизгән фикерне ничек аңлыйсың? Конкурент шәхес булу өчен телләр белү кирәкме? Синең тормышыңда татар теле нинди роль уйный? Син кайсы телне күбрәк беләсең, ни өчен?

Туры килә, мөмкинлек, әрәм итү, сердәш, кыйммәтле, мәгънәсез, хәсрәт, ялгызлык, алыштырыла, иркен сөйләшә, гарәп әлифбасы, латин графикасы, төбәк.

Таралган, зыялы, хөрмәт яулый, түзә, көчле ихтыярлы, фәлсәфи.

Шушы яктан , шушы туфрактан без... (15 сәг.)

Татар халкы тарихы турында турында белешмә бирә белү. Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары турында сөйләшү.

 Татарстанның сынлы сәнгате турында кыскача сөйли белү

Яшәгән төбәгеңдә сине борчыган проблемалар турында сөйләшү.

Татарстанда яшьләр хәрәкәте, яшьләрнең төрле акцияләрдә катнашуы.

Борынгы Болгар дәүләте Идел буенда барлыкка килә... . Сөембикә манарасы – Казанның күренекле архитектура истәлеге...

Б. Урманче, С. Ахун. Х. Якупов, Л. Фәттахов – Татарстанның атаклы рәссамнары.

Син яшәгән төбәктә сине нәрсә борчый. Киләчәк авылын, шәһәрен ничек күз алдына китерәсең?

Волонтер – эш сөючән, намуслы, аралашучан, кешеләргә булышырга теләге булган  кеше.

“Парклар маршы”нда, “Чиста шәһәр”, “Чыршы” акцияләрендә катнашу - һәркемнең дә бурычы, чөнки ... .

Болгар, Биләр, төрки, кабилә, сәүдә, буйсынган, күн, дан казанган, мөселман, ислам дине, гонаһ, мунча, бәхәсләшкәннәр, тәнкә, оста, ханбикә, бәет, патша, патшабикә, тәкъдим итә, таләп итә, кияүгә чыга, меңъеллык, Казансу, Спас, истәлек, кирпеч, манара, шәхес,  мәчет, хан, шәкерт, һәлак була, яндырыла, илче, эш сөючән, намуслы, аралашучан, катнаша, яшьләр хәрәкәте, сынлы сәнгать, бурыч, теләк, сәләтле.

Зарарлы гадәтләрдән сакланыгыз! (22 сәг.)

Сәламәт булу – үзе бер бәхет.

Зарарлы гадәтләр, алардан ничек котылырга?

Модага ияреп киенү һәм сәламәтлек.

Сәламәт булу өчен, беренче читратта ... . Дөрес туклану организм өчен бик файдалы, чөнки ... .

Зарарлы гадәтләрне булдырмас өчен ... .  Синеңчә ничек? Тәмәке тарту, сыра эчү кафеда утыру – заманча яшәүме?

 Хатын-кызлар – булачак аналар, шуның өчен... .

Ничек уйлыйсың, кием сайлаганда иң беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәбез? Кием матур булып күренү өчен генәме, әллә ... . Еш авыру сәбәпләренең берсе – дөрес киеммәү.

Яхшырта, спорт төрләре, акыл хезмәте, физик хезмәт, туклану, кыздырылган, агулы матдә, күңел болгану, баш әйләнү, һуштан язу, яман шеш, бозыла, шәраб, сыра, аракы, исерткеч эчемлекләр, томалый, агулана, татып карау, кешелексезлек, кәсеп, кулланучы, керем, мәҗбүри, укол кадау, күнегә, хәлсезләнә,  начарлык, дару кабул итү.

Дустың булмаса эзлә, тапсаң сакла (15 сәг.)

Дустым, аның уңай һәм тискәре сыйфатлары, яхшы һәм начар гадәтләре, дус була белү, дуслар белән аралашу серләре.

Минем дустым эшчән, ләкин ул бик тиз кызучан ... . Әгәр дустыңның кайгысы бар икән, аны уртаклаша бел, ярдәм ит ... . Исәп-хисапка, алдашуга корылган дуслык ... . Бер-береңне хөрмәт итүгә, саклауга корылган дуслык ... .

Тәэсир итә, хыянәт итә, буйсына, уртаклаша, тиз кызучан, битараф, ялагай, үзсүзле, тугры, яхшылык, мәкерле, исәп-хисап, мавыгу, теркәлү, горурлык, кочаклашу, үбешү, дорфа, вак җанлы, ризалык, бозыклык, сафлык, хис, гадәтсез.

Саф хисләр, беренче хисләр... (25 сәг.)

Кызлар-малайлар дуслыгы, үзара аралашу әдәбе буенча сөйләшү.

Саф хисләр, беренче хисләр, аларга сак караш турында сөйләшү.

Бергә ял итү турында сөйләшү.

Без Оля белән 8 нче сыйныфта дуслаштык. <...>

Миңа ... кызлар ошый.

Ул миңа бик ошый. Мин аның ... сыйфатларын яратам.

Син дискотекага барырга телисеңме?

Минем театрга барасым килә.

Горур, горурлык, җитди, тәмле телле, сүгенү, әшәке сүз, аз сүзле, шаян, мин-минле, мәхәббәт, саклау, танышу, ышану, ышанмау, гашыйк булу, бер-береңә тартылу.

Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый (15 сәг.)

Бөек Ватан сугышы чорында Татарстан кызлары һәм улларының батырлыгы.

Муса Җәлилнең куен дәфтәрләрен илгә алып кайтучы кеше – Андре Тиммерманс. <...>

Муса Җәлилнең көрәш биографиясен Константин Симонов, Гази Кашшаф, Рафаэль Мостафин өйрәнә. <...>

Г. Гафиятуллин – Советлар Союзы Герое А. Матросов батырлыгын кабатлады. <...>

Мәгънә, куен дәфтәре, тентү, хыянәтче, үкенечле, сер эзләүче, көрәштәш, тоткынлык, васыять, каһарманлык, күмелгән, илчелек, мәрмәр, үлем ярасы, ыргытты, каплады, капланды, талаучылар, тәүлек.

11 нче сыйныф (102 сәг.)

Коммуникатив максат

Якынча сөйләм үрнәкләре

Сүзләр һәм сүзтезмәләр

Алда юллар, кайсын сайларга? (26 сәг.)

Югары уку йортлары һәм без сайлаган  һөнәрләр.  

Бүгенге  икътисади тормыш-тагы яңа һөнәрләр.

Бүгенге мәктәптә мине борчыган проблемалар.

Без сайлаган профессияләр, аларга куелган таләпләр.

Татарстандагы югары уку йортлары: ... . Мин киләчәктә югары уку йортында укырга телим, чөнки ... .

Социологлар, логистлар,  промоутерлар – алар кемнәр?  

Безнең заманга аттестатлы кешеләр түгел, белемле кешеләр кирәк. <...> Бүгенге мәктәптә мине күп мәсьәләләр борчый. <...> Киләчәк мәктәбен мин шулай күз алдына китерәм: ... .  <...>

Минемчә,  табиб, иң беренче чиратта, шәфкатьле, җаваплы, булырга тиеш.

Киләчәк, уку йорты, заман, киләчәк мәктәбе, борчый, икътисади, шәфкатьле, җаваплы.

Шушы яктан , шушы туфрактан без ... (12 сәг.)

Татарстанның яңа экономик үсеш дәрәжәсе, дөньякүләм аренада бүгенге урыны.

Татарстанның бөтендөнья спорт үсешенә керткән өлеше, Казандагы яңа спорт корылмалары турында сөйләшү.

Татарстанның экономик  куәте  белән бүген бик күп чит илләр кызыксына. <...>

2013 ел  бөтендөнья спорт тарихында Татарстанның яңа урынын билгеләде. <...>

Су спорт сараенда синхрон йөзү буенча ярышлар була. <...>

үсеш дәрәҗәсе, экономик куәте, дөньякүләм урыны, өлеш, бөтендөнья тарихы, ярышлар, спорт корылмалары.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше (14 сәг.)

Спорт төрләре, дөньякүләм танылган спортчылар,

Татарстанның атаклы спортчылары.

Шәһәребездә, авылыбызда спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар. Алар нинди?

Сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү.

Россиядә спорт тарихында 2013-14 нче ел вакыйгалары... .  Биеклек королевасы Елена Исинбаева... . Татарстан спортчысы Гөлнара Сәмитова-Галкина Пекинда олимпия уеннарында яңа дөнья рекорды куйды.

Спорт секцияләренә һәркем йөри аламы? Яшьләр спорт белән шөгыльләнсен өчен нинди шартлар һәм чаралар оештырыр идең?

Сәламәт яшәү – һәркемнең үз кулында. Моның өчен сәламәт яшәү кагыйдәләрен белергә кирәк. <...>

Биеклек, дөнья рекорды, шартлар, чаралар, олимпия уеннары, һәркем, беркем, һичкайчан.

Гаилә һәм балалар (25 сәг.)

Балаларны ярату, саклау, укыту - ата-ананың балалар алдындагы бурычы. Ятим балала проблемасы.

Балаларның ата-аналар каршындагы бурычы, өлкәннәргә мөнәсәбәт проблемалары.

Балалар йортында ятимнәр саны кимеми, чөнки... . Һ.Такташның  «Ана-бөек исем,

Нәрсә житә ана булуга!” дигән шигъри юллары белән мин килешәм, чөнки.... .

Өлкәннәрне ихтирам итү, алар турында кайгырту, аларга булышу – яшьләрнең иң беренче бурычы.

Ятим, ятимлек, балалар йорты, меценатлык хәрәкәте, рәхмәтле, бүлешү, картлык, кайгырту, рәнҗү, үкенү, искә алу, оныту, беренчел.

Беренче хисләр , гаилә кору... (25 сәг.)

Дуслык мәхәббәткә әверелә аламы?

Дуслыкта, мәхәббәттә кызлар-ның һәм егетләрнең роле. Мәхәббәт һәм байлык.

Без гаилә корырга әзерме?

Катнаш гаиләләр, аларның киләчәге?

Дуслык һәм мәхәббәтнең нигезе - ... . Бер-береңне ярату – ул ... . Минем яраткан кызым (егетем) – ул ... . Минем яраткан егетем (кызым) миңа игътибарлы, минем өчен борчыла ...

Чын ир-ат булсаң, ... .

Гаилә кору – зур жаваплылык, чөнки... . Гаилә кору өчен... . Үпкәләшүнең төп сәбәпләре... .  Катнаш гаилә озын гомерле була алмый, чөнки... .

Көнләшү, аптырау, ялкынланып яну, шелтәләү, чын ярату, ошата, кызыксындыра, коткара, яра, тормыш рәхәтлекләре, көнләшә, көнчел, җаваплылык, катнаш гаилә, үпкәләшү.

Югары сыйныфларда уку һәм сөйләшү өчен тәкъдим ителгән әсәрләрнең авторлары: Ф.Әмирхан, Г.Камал, Һ.Такташ, Ә.Еники, Г.Ахунов, Г.Кутуй, Г.Әпсәләмов, Х.Туфан, И.Юзеев, М.Мәһдиев, Г.Сабитов, Т.Миңнуллин, Р. Миңнуллин, Г.Гыйльман, Н.Гыйматдинова, Р.Гаташ,Р.Фәйзуллин, Ф.Яруллин, Р.Батулла, З.Мансуров, М.Насыйбуллин, А.Гыймадиев, Л.Шагыйрьҗан, Ф.Сафин, З.Хәким, М.Мәликова, Ә.Гаффар, Л.Ихсанова


Рус телендә сөйләшүче балаларның татар теленнән белем һәм күнекмәләрен тикшерү төрләре.

Башлангыч сыйныф

   Эш төрләре

Сыйныфлар

I

II

III

IV

 1.

  Тыңлап аңлау

Сүзләр, сүзтезмә

ләр

0,1-0,2 минут

0,2-0,4

минут

0,3-0,5

минут

2.

Диалогик  сөйләм

3 реплика

4 реплика

5 реплика

6 реплика

3.

Монологик сөйләм

4 фраза

5 фраза

6 фраза

7 фраза

 4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

2

2

3

4

5.

Уку

15-25 сүз

25-35 сүз

35-45 сүз

45-55 сүз

6.

Язу:

күчереп язу (гади җөмлә)

1-2 җөмлә

3-4 җөмлә

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

сүзлек диктанты

5-6 сүз

7-8 сүз

8-9 сүз

Сочинение (өйрәнү характерында)

4-5 җөмлә

5-6 җөмлә

5-9 нчы сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

5

6

7

8

9

1.

Тыңлап аңлау

0,5-0,7 минут

0,8-0,9 минут

1 минут

1,2 минут

1,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

5-6 реп-лика

6-7 реп-лика

7-8 реп-лика

9-10 репли

ка

11-12 реп-лика

3.

Монологик сөйләм

7-8 фраза

8-10 фра-за

8-10 фра-за

10-12 фраза

10-12  фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

4

4

4

4

5

5.

Уку

55-60сүз

60-70 сүз

70-80 сүз

80-90 сүз

90-95 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

8-10сүз

10-15 сүз

15-18 сүз

18-22 сүз

22-25 сүз

сочинение

5-7 җөм-лә

7-8 җөм-лә

8-9 җөмлә

9-10 җөмлә

10-12 җөмлә

10-11 нче сыйныфлар

Эш төрләре

Сыйныфлар

10

11

1.

Тыңлап аңлау

1,5-2,0 минут

2-2,5 минут

2.

Диалогик сөйләм

11-12 реплика

 13-14 реплика

3.

Монологик сөйләм

10-12 фраза

12-14 фраза

4.

Һәр тема буенча ара-лаша белү күнекмә-ләрен ситуатив күне-гүләр аша тикшерү

5

5

5.

Уку

95-100 сүз

95-100 сүз

6.

Язу:

сүзлек диктанты

25-27 сүз

28-30 сүз

сочинение

12-15 җөмлә

13-15 җөмлә

Укучыларның сөйләм күнекмәләрен бәяләүгә аңлатма.

Рус телле балаларга татар теле укытуның төп максаты Татарстан республикасында дәүләт теле дип игълан ителгән татар телендә иркен сөйләшә алган билингваль шәхесләр формалаштыру. Билгеле булганча, социолингвистика фәне координатив типтагы (ана телендә һәм өйрәнә торган икенче телдә хатасыз аралашу), субординатив типтагы (ана телендә хатасыз, икенче телдә хаталар җибәрү фараз ителә), катнаш типтагы (ике телдә дә аралашуда хаталар булу фаразлана) шәхесләрне аера. Программа авторлары  рус телле балаларга татар телен өйрәтүнең төп максатын субординатив типтагы тел шәхесләре формалаштыруда күрәләр. Ягъни, рус телле балалар язма, телдән аралашу процессында хаталар җибәрергә мөмкиннәр, ләкин алардан программада күрсәтелгән тематика буенча татар телендә сөйләшә-аралаша белү тәлап ителә.

Чит телләр укыту методикасында белемнәрне контрольгә алу өчен  “коммуникативно-достаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә; коммуникативно-недостаточный уровень – аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә” төшенчәләре яши (В.П.Беспалько). Әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан югары булса, аралашу өчен җитәрлек дәрәҗә дип санала һәм укучыга “4”, “5”ле билгеләре куела; әгәр үзләштерү дәрәҗәсе 0,7 коэффициентыннан түбән булса, аралашу өчен җитәрлек булмаган дәрәҗә дип санала һәм укучыга “3”, “2”ле билгеләре куела. Ягъни, үзләштерү коэффициенты 0,7 булса – “3”ле, 0,8-0,9 булса – “4”ле, 0,9 – 1 булса – “5”ле билгеләре куела.

Үзләштерү коэффициенты түбәндәге формула белән исәпләнә:

Үк = а : р, кайда Үк – үзләштерү коэффициенты, а – дөрес үтәлгән биремнәр саны, р – барлык биремнәр саны.

Әйтик, сүзлек диктанты 20 сүздән тора. Укучы 5 хата җибәрә. Аның үзләштерү коэффициенты 15:20 =7,5. Ул “4”ле билгесе ала ала.

Әйтик, укучыларның сөйләшә алуын тикшерү өчен 5 ситуатив күнегү бирелде. (Позови друга кататься на лыжах) Укучы 4 күнегүдә сөйләм бурычын дөрес аңлап, аралаша алуын күрсәтте. Аның үзләштерү дәрәҗәсе коэффициенты 4:5 = 0,8 була. Ул “4”ле билгесе ала.

Әйтергә кирәк, чиреклек, еллык билгеләре нинди дә булса грамматик категорияне үзләштерү дәрәҗәсе белән генә билгеләнми, ә программада күрсәтелгән темалар буенча укучыларның диалогик, монологик сөйләмгә чыгу дәрәҗәләре белән билгеләнә.

Рус телле балаларга татар теле укыту процессын коммуникатив технология нигезендә оештыру үзенчәлекләре.

Рус телле балаларны татар сөйләменә өйрәтү процессы  коммуникатив технология нигезендә цикллылыкка корылган булуында. Цикл - текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә укучыларның фикерләү сәләтләре дәрәҗәсенә бәйле.

    Методик әдәбиятта күрсәтелгәнчә, текстны өйрәнү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы һәм тексттан соңгы этап. 1нче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнергә тиешләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ЛКФ) һәм грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләре (ГКФ) дип аталалар. Әгәр тел өйрәтү процессын тел һәм әдәбият дәресләренә бүлү укыту планына кертелгән икән, без аларны татар теле дәресләре дип атарбыз, ягъни татар теленең лексикасына, грамматикасына өйрәтү дәресләре. Укучылар, текстны беркадәр лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнгәч, текстның үзен укырга күчәргә мөмкин. Бу дәресләрдә, нигездә, турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә. Шуңа күрә аны уку дәресләре дип атарга мөмкин. Дәрес тибы ягыннан лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресе (ЛГКК) була. Бу тип дәрес тә текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Мондый дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.

    Текстан соң булган этапта текст эчтәлеге һәм аңа салынган әхлакый проблема буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес типлары да диалогик-монологик сөйләм дәресләре дип атала. Бу дәресләрдә тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль кулланылу дәрәҗәсенә җиткерелә, укучылар материал эчтәлеге буенча спонтан сөйләм этабына чыгалар. Аңлашылганча, тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбият дәресләре үзара шартлы бәйләнештә булалар. Циклда әдәби әсәрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә.    


По теме:
методические разработки, презентации и конспекты уроков

Авторская программа по курсу "Основы христианской культуры семьи" для детей 15-17 лет

В данной публикации представлена авторская программа по "Основам христианской культуры семьи" для детей 15-17 ...

Авторская программа по курсу "Основы православной культуры" для детей 11-14 лет

В данной публикации представлена авторская программа по "Основам православной культуры" для детей 11-14 лет, то есть для...

Консультация для родителей "Эти непослушные буквы"

Консультация для родителей "Эти непослушные буквы"...

План-конспект урока информатики в 5 классе "В мире кодов"

Конспект подходит для проведения открытых уроков....

Контрольная работа, 10 класс.

 "FREUNDSCHAFT, LIEBE... BRINGT DAS IMMER NUR GLÜCK".  Тематическая контрольная работа....

Тесты. Русский язык. 6 класс. Имя прилагательное

 Тесты для промежуточного контроля...

План-конспект урока информатики в 6 классе "Алгоритмы и исполнители"

План -конспект открытого урока по информатике расчитанный на стандартный урок, содержащий материалы по теме "Алгоритмы и...

Программа элективного курса «Человек и профессия»

 Курс «Человек и профессия» позволяет учащимся узнать свои возможности и потребности, соотнести их с требованиями, ...

Инструкционные карты к уроку Химические свойства кислот

Инструкционные карты , рабочие карты, оценочные карты для урока Химические свойства кислот 8 класс...