Фатих Кәрим - мәхәббәт һәм җиңү җырчысы
методическая разработка на тему

Платонова Дамира Данияловна

о жизни творчестве Фатиха Карима, вечер встречи с дочерью поэта Лейлой Каримовой

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon fatih_karim____vstrecha_minisayt.doc434 КБ

Предварительный просмотр:

       

        Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы                        

                 Кукмара поселогы муниципаль бюжет белем бирү                          

 учреждениесе

                 “4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

 

 Фатих Кәрим -   мәхәббәт һәм җиңү

    җырчысы

   /Район үзәк китапханәсе  хезмәткәрләре һәм район мәктәпләре укучылары өчен үткәрелгән шагыйрьнең кызы Ләйлә Кәримова белән очрашу кичәсе/

        

Платонова Дамира Даниял кызы, югары квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

  2009

       Максат: Ф. Кәримнең иҗатын өйрәнү,  шагыйрь иҗатында мәхәббәт хисләренең чагылышын күзәтү;  хатынына, балаларына, туган иленә булган мәхәббәтнең фашист илбасарларына каршы көрәштә тиңдәшсез корал булуын ачыклау;

мәхәббәтнең олы хис икәнлеген төшендерү;

Ф. Кәрим шәхесе белән горурлану, соклану хисләре тәрбияләү.

        Жиhазлау: шагыйрьнең портреты, китаплары, презентация, язучыларның Фатих Кәрим турында фикерләре:

“ Фатих Кәрим – һәр шигырь юлы белән Совет Ватанына фидакарь хезмәт иткән җырчы һәм солдат”.

                                                                            Луи Арагон, француз язучысы

“Бары тик олы батырлыкка ия булган йөрәк кенә үзенең иң тирән түреннән шундый шигырь юллары чыгара ала”.

                                                                 Александр Сурков,  рус совет шагыйре

“Кеше гомерендә иң изге тойгылар –  туган илне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт”.

                                                                                                          Әмирхан Еники

“Фатих.  Белмим, синең үзеңә мәгьлүм  микән,  татар поэзиясендә син күренекле, затлы, якты урын билисең.  Бу безнең бөтенебез өчен дә зур шатлык.”

                                                                     Шәрәф Мөдәррис, фронтовик шагыйрь

Бөек җаннарны мәхәббәт тагы да күтәрә.

                                                                     Ф. Шиллер

“Бу ике шагыйрьнең (Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим) үзләренә генә хас уртак яклары бар. Аларны Бөек Ватан сугышы зур шагыйрь итте. Поэзия тавының  алар икесе ике ягыннан күтәрелделәр. Татар поэзиясендә Муса Җәлилдән кала Фатих Кәрим кебек батырлык эшләгән яңадан бер генә шагыйрь дә юк. Ул – һәрвакыт Муса Җәлил белән рәттән атлап бара торган шагыйрь ”

                                                           Сибгат Хәким,  татар халык шагыйре

Фатих Кәрим – гражданин, солдат, шагыйрь.

                                                          Гали Хуҗиев

Бу якты талантлы шагыйрь… балалар өчен аеруча гүзәл әсәрләр иҗат итте. Аның “Пионерка Гөлчәчәккә хат”, “Аучы”, “Тирән күл” шикелле поэмалары, күп кенә шигырьләре татарсовет балалар әдәбиятының алтын фондына керделәр”.                                      

                                                      Гариф Гобәй

1 нче слайд  

Әдәбиятыбыз классигы шагыйрь

Фатих Кәримнең тууына

100 ел

1909 - 1945

Кадрия:

"Яз башы. Бу – минем сагыш hәм газап белән көтеп алынган сигезенче язым. 1939 нчы елның язы хәтердән мәңге җуелмас. Апрельнең якты кояшы күзләрне чагылдыра, зәңгәр коляскада йоклап яткан кече кызым Ләйлә белән Дзержинский урамы чатында безнекеләрне судка китергәннәрен көтеп торабыз. Коңгырт күзле шушы гөнаhсыз сабыйның атасы белән очрашу мuзгелен көтәбез. Менә ул – агарынган, хәтта зәңгәрсу йөзле шагыйрь күренде, көләч күзләре, тешләренең аклыгы күзгә чалынды, безнең күңелне күmәрергә теләп елмайган була...

Безнең бу газаплар кемгә, нигә кирәк иде?! Бүтәннәрне белмим. Ләкин Фатихны мин үземне белгәндәй яхшы белә идем бит. Ул саф иде, аның күңеле пакь иде, ул туры иде. Һәм uxтыярсыз дүрт ел газаплауга дучар булганнан coң, сафлыгын-тугрылыгын раслап акланганнан coң да үзенең сафлыгын артыгы белән күрсәтер өчен, ил өстенә төшкән сугыш бәласендә кайнап йөрде, шунда үлеп калды. Үзен дә, безне дә кызганмады. Әгәр дә каһәр төшкән сугыш булмаса, ул исән булыр иде. Үзенең җан теләге –  халык өчен язар –  эшләр иде. Без дә бу салкын өйдә газаплы гомер уздырмас идек ...

Әгәр дә мин бу чаклы йомшак булмасам, зур ихтыярлы кеше булсам, тормыш уңайсызлыкларын җиңә белер идем ..."  

2нче слайд

Үлем турында уйлама,

 Илең турында уйла,

 Илең турында уйласаң,

 Гомерең озын була.

1 нче алып баручы.

Әйе, әгәр дә каһәр төшкән сугыш булмаса, татарның күренекле улы, әдәбиятыбыз классигы Фатих Кәрим белән Кадрия Ишукова бик матур гомер кичерерләр иде. Кызганыч, бүген безнең күңелләрдә аның исеме генә яши данга күмелеп.

  Фатих белән Кадрия – яшьтәшләр. Икесе дә 1909 елгы. - Кадрия Ишукова Петербургта дөньяга килгән, әммa чыгышы белән Буа ягыныкы.                (Кадрия Ишукованың нәсел тамыры язучы Ренат Харисныкы белән бер нәселгә бәйләнгән. )

3нче слайд

Фатих туган йорт.

Башкортстан АССР Бишбүләк районы

Ает авылы

2 нче алып баручы.

Әхмәтвәли улы Фатих Кәрим 1909 елның 9 гыйнварында Башкортстандагы Бишбүләк районы Ает  авылында мулла гаиләсендә унберенче  төпчек бала булып дөньяга килә. “Фатих бигрәк тә табигатьне, Дим буйларын ярата иде. Таң  белән балык каптырырга барыр иде. Бик җитез, тере,   нечкә хисле, тырыш булды ул. Тугайларда  җиләк җыярга, кошлар сайраганын тыңларга хәвәс иде. Бәлки, шуңадыр да Дим елгасының үзенчәлекле табигатенең матурлыгы  аңа шигырьләр язарга этәргеч ясагандыр.  Шунысы кызык: Фатих язган әйберләрен шунда ук агач сандыгына бикләп куя торган булды. Бик үтенеп сораганда, аулак вакытта гына ул аларны безгә укый иде,” –  дип искә ала апасы Гобәйдә.  

4 нче слайд

Фатих Кәримнең (сулда)

Җир төзелеше

техникумында

укыганда төшкән

рәсеме,1929, май

1 нче алып баручы.

13 яшьлек чакта Фатихны абыйсы Габдулла ( шагыйрь Ярлы Кәрим) Бәләбәйдәге педагогия техникумының әзерлек курсына укырга урнаштыра. Ике ел укыгач, ул Казанга килеп, бер ел Н.К. Крупская исемендәге балалар йортында тәрбияләнә. 1925 –  1929 елларда Казан җир төзү техникумында укый.

5 нче слайд

 кавышу                        

Кадрия Ишукова белән дә шунда укыганда таныша, озак та үтми күпләргә үрнәк булырлык гаилә корып яши башлыйлар.

“Чәчәк атты гөлләр” шигыре укыла.

Язгы аккош кебек, ялгызлыкны

Һәм тынлыкны сөя идең син,

Үзең генә кичке сәгатьләрдә

Гөлләргә су сибә идең син.

     Хуш ис бөркеп чәчәк атты гөлләр,

Гөлләр белән бергә синең дә

Ялгыз гына яме булмый торган

Хисләр чәчәк атты күңелеңдә.

Озын керфекләрең җемелдәтеп

Тәрәзәдән ниләр күзләдең,

Яшьлек ташкынының  дулкыннары

Ярсыттылар сине,  -- түзмәдең,

Түзмәдең син, чыктың бакчагызга,

Анда сине көтә идем мин,

Күрмәгәнгә салышып, яшьрен   генә:

- Монда кем бар, бу кем? – дидең син.

   - Бу – мин, бәгърем, сагынып  килдем сине,

Кил яныма, мин дә берүзем,

Мәхәббәтнең бөтен көче белән

Бер иркәлим сине, күз нурым.

Онытылмаслык булып калсын истә

Сөеп туймас яшьлек көннәрең,

Күрәсеңме,

 безне котлап, ачык тәрәзәдән

Ал чәчәкләр болгый гөлләрен.

2 нче алып баручы.

Хак Тәгалә аларның икесенә дә язу сәләте биргән. Ләкин хатыныз белән ир-атка язмыш тарафыннан тәгаенләнгән вазифалар төрлерәк шул: 17 яшьтән үк Фатих ару-талуны белми каләмен чарлый-чыныктыра, башта мәкаләләре, фельетоннары, соңрак балалар өчен шигырьләре, хикәяләре матбугат битләрендә еш күpeнә.

6 нчы слайд

Фатих Кәрим

шагыйрь дусты Һади Такташ белән.

1 нче алып баручы.

Ә Кадрия ... Кадриягә балалар анасы, ир хатыны, гаилә тepәгe, балалар бакчасы тәрбиячесе булу насыйп ителгән. Һәм ярата-сөя, сагына-көтә белү сәләте мул итеп бирелгән аңа. Ышаныгыз, көткәннәр hәм чын мәхәббәтнең кадерен белгәннәр өчен бу бер дә аз түгел.

7 нче слайд

Бөек җаннарны мәхәббәт тагы да күтәрә.                                                                                                         Ф. Шиллер

 

2 нче алып баручы.

Язмыш бу ике ярны – бәхетле парны    әледән-әле аерып тора. Аларга нибары сигез гeнә ел бергә яшәргә насыйп була. Ләкин аларның мәхәббәтләре сүрелми, киресенчә, көчәйгәннән-көчәя. Фатих – Кадрия мәхәббәте – сокландыргыч мәхәббәт. Тарихларга керерлек, гүзәл мәхәббәт.

1 нче алып баручы.

Тиздән кулга алачакларын сизенеп, Фатих Кәрим  1937 елның җәендә йөкле хатынын кечкенә баласы Ада белән Уфага, туганнары янына "ял итәргә" җибәрә. Үзе бер тиен акчасыз калып, ачлы-туклы яшәп, иҗат эшләре белән шөгыльләнә. Ипи алырга да акчасы булмаганлыктан, ул базардан иң арзанлы әчегән эремчек сатып ала да, шуны ашап, көн күрә. Хатыны Уфадан кайткач, бу "эт ашамас әче тваругны" ташларга җыена, шунда Фатихы,  мыек астыннан гына елмаеп, әйтеп куя: "Алай димә, сөеклем ... ул булмаса, ирең, ачтан үлгән булыр иде ... " Шунда гына Кадрия ханым иренең  нинди хәлдә калуын аңлый башлый –  моңача Фатих аңа үз хәлләре турында бер сүз дә ычкындырмаган икән. Xәттa Уфадан пароходның яхшы каютасында кайтыр өчен әҗәткә алып торып акча да җибәргән ...

Әйе, үзенә никадәр кыен булса да, ул сөеклесен, кадерле кешесен борчырга теләмәгән. Бу соклангыч мәхәббәт түгелмени?!

“Кемгә сөйлим серләремне”, җыр

Кемгә сөйлим серләремне,

Йөрәгем ялкын кебек,

Ялкынланган йөрәгемә

Берәү бик якын кебек;

Аның өчен кырлардагы

Чәчәкләр җитмәс кебек,

Чәчәкләр дә йөрәгемне

Аңлатып бетмәс кебек.

Ул үзе дә төн йокысыз

Мине уйлыйдыр кебек...

Янып сөймәсәң, яшьлекнең

Яме булмыйдыр кебек.

8 нче слайд

“Кара” ордер

2 нче алып баручы.

Күп тә үтми, Фатих Кәримне алык дошманы" дип кулга алалар ... 1938 нче елның 3 нче гыйнварыннан  алып 1941 нче елның 3 нче декабренә кадәр Фатих Кәрим Сталин төрмәләренең кеше ышанмас шартларында, ГУЛАГ лагерьларында, чиксез тайгаларда җәфа чигә, нужа шулпасы эчә, үлем белән күзгә-күз тарткалаша. ”Үлем баржасы”на төяп,  махсус ут төртеп батырганда исә төньяк диңгезендә могҗиза белән исән кала.

Суд карарыннан соң Фатих Казанда Пугачев төрмәсендә калдырыла.

9 нчы слайд

Ничек онытыйм  Кремль буендагы

Пугачевлар яткан төрмәне!

Юк, онытмыйм тынчу камерада

Сулар һава тапмый йөргәнне.

Диңгез төбендәге кораб сыман

Караңгыга чумган таш төрмә,

Таш төрмәнең цемент идәнендә

Йоклап яткан ристан төш күрә.

Хурланудан калтырана ристан,

Язмыш, язмыш, аны нишләттең?..

1 нче алып баручы.

 Кадрия 2 яшьлек Ләйләне ияртеп, төpмә янына килеп йөри. Ләйлә: ,,Әти! Кайт инде! Тизрәк кайт!" – дип кычкыра. Фатих кызының тавышын ишетә, күз яшьләренә буылып, бәргәләнә-бәргәләнә тыңлый. Тик бер reнә авырлыкны да сөеклесенә әйтми, кичерешләре турында сиздермәскә тырыша. Иренең газаплануларын Кадрия ханым йөрәге белән сизә, тоя. Тик ярдәм кулы гына суза алмый. Үзенең яратуы, сагынуы, сафлыгы белән ул Фатихына көч бирә. Шушы хис, гаиләсен өзелеп яратуы Фатихка барлык авырлыкларны да җиңәргә булыша.

2 нче алып баручы.

Төрмәдә утырганда да Фатих иҗат итүдән туктамый. Шигырьләрен күңелендә ятлап саклый. Мөмкинлек булу белән, папирос кәгазенә вак-вак хәрефләр белән язып, кием җөйләрендә яшереп тота. Аның бу чорда язган шигырьләре лирик җылылыгы, эчкерсезлеге, мөлаемлыгы белән аерылып тора, шагыйрьнең күңел байлыгын, хисләренең тирәнлеген hәм олылыгын күpсәтә.

10 нчы слайд

Төрмәдән соң

Кадрия:

Ашыгып эштән кайттым да ачкыч сорап кухняга керсәм,  кыска соры бишмәттән, берничә көн кырынмаган кара сакаллы Фатихка охшаган бер ир утыра. Көләч күзләре, ак тешләре аныкы ...

-- Мин инде, җаным, Кадриям, бу мин, Фатuxың. Акланып кайттым, менә ышанмасаң, кара –  ди, кәгазь күрсәтә.

Бүгенгедәй исемдә,  калтыранып ишекне ачтым. Өйгә  кердек. Мин, читлеккә яңа ябылып куелган киек җанвардай, ары атылам, бире бәреләм, нишләргә белмим. Яңадан ишекне бикләп: “Әйдә, трәк балаларны алып кайтыйк," – дип, аны балалар бакчасына алып киттем. Юлда барганда нәрсә сөйләгәннәремне, аның сүзләрен һич хәтерләмим. Бакчада Фатихны канцеляриягә Роза апа янына алып кердем да кызым Аданы алырга группага йөгердем. "Кызым, әтиегез кайтты, бит!" –  дим, әтисенә китердем. Фатux онытылып Адасын кочагына алды. Мин Ләйләмне эзләп киттем. Ул арада Роза апасы әйтеп өлгергән икән инде, 4 яшьлек Ләйлә группадагы балаларга: “Әйдәгез, әтиемне күрергә, минем дә әтием бар бит ," –   дип, берничә баланы ияртеп канцеляриягә  кuлеп керде ... "

“Күбәләк” шигыре.

Кызым, синең эшең бик күп:

Бакчага барасың да

Күбәләк куып йөрисең

Чәчәкләр арасында.

Чәчәккә кунган күбәләк

Күзен йомып утырмый,

Канат җәеп очып китә,

Еласаң да тоттырмый.

Кума, кызым, күбәләкне,

Бакчабызда йөрсен ул,

Кунсын йомшак чәчләреңә,

Бантик булып торсын ул.

Сагынырсың күбәләкне,

Җил-яңгырлы көз җиткәч...

Язгы таң кебек ягымлы

Иркә яшьлегең үткәч.

1 нче алып баручы.

 Әйе, дусларының тырышлыгы аркасында Фатих Кәрим 1941 елның 3 декабрендә аклана. Татарстан НКВДсы “Следственное дело в отношении Каримова Фатыха Валеевича прекратить за отсутствием улик, как недоказанное (реабилитировать)”, -- дигән карар чыгара.  Тик күрешү, кавышу шатлыгы озакка бармый. Фатих Кәрим 27 көннән җаны, вөҗданы кушкан эшкә -- изге Бөек Ватан сугышына алына.  Бу хәбәрне ул сөенеп, намусы саф икәнлекне раслау мөмкинлеге итеп кабул итә.

 11 нче слайд

Бәлки, соңгы тапкыр, - күрештек,

Кочаклаштык, озак үбештек.

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

“Ант” шигыре укыла.

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә -- балам. Син әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм...

Ана күкрәгеннән суырып алган

Бәлки, соңгы тапкыр, -- күрештек,

Кочаклаштык, озак үбештек.

Сизә бала, карый күзләремә:

“Сакла безне!” – ди ул күңеленнән,

Шушы балам өчен, синең өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

Сөт тамчысы алсу иренендә

1 нче алып баручы.

Фашист явызларның корткычлыгын, вәхшилеген автор сугыш чоры әсәрләрендә чагылдыра. Сугышчы солдатлар гына түгел, тылдагы бала-чага, карт-коры, хатын-кызлар да җәфа чиккән аларның ерткычлыкларыннан.

 Фатих Кәрим. “Разведчик язмалары”, өзек.

12 нче слайд

Землянкада яза

2 нче алып баручы.        

 Ут, пулялар яңгыры астында автоматын асып иңенә сапер, разведчик Фатих меңләгән чакрым юл уза, "рядовойлар төнен йоклаганда, мин йокламыйм шатлык-кайгыдан" дип, куен дәфтәрен алып,  җыр яза. Солдатлар ял иткәндә, салкын окопларда кәгазьне автомат прикладына куеп, ай яктысында соклангыч әсәрләр иҗат итү –  бу үзе олы батырлык бит. Шушы канлы мәхшәр эчендә дә, хат язарга да вакыт табарга кирәк хәлләрдә дә шагыйрь  тезенә, прикладына куеп бертуктаусыз язган:

                                            8 поэма һәм баллада,

                                            2 повесть,

                                           1 пьеса,

                                           150 ләп шигырь иҗат иткән ул.

Иң әһәмиятлесе, сөйгәненә хатлар юллаган.

 Фатих:        

        Минем бәхетем, Кадриям!                                

        Бүген – 3 нче декабрь, бу безнең гаиләбезгә үткән ел үлчәве булмас зур шатлык китергән көн. Шул көн шатлыгы тудырган бөтен көчемне фашизмга каршы көрәшкә юнәлдерәм.  Миллионлаган кызылармеецлар белән бергә,  бер сафта бөек Ватанымның, синең, сөйгән балаларымның бәхтен даулыйм. Җырларымның ялкыннарын ун тапкыр көчәйтеп, илем өстенә җиңү шатлыгы чәчәкләре сибү көненә ышанычлы адымнар ясыйм.

Стройда шунысы кыйммәт: бөтен нәрсәне йөрәгең аша үткәрәсең. Минем язган әйберләрем уңышлы  санала икән, моның төп сәбәбе шунда: канымны коеп сугышам, шуның турында шул хис белән язам.

Илең турында уйла” җыр                 

Ринат Хәйруллин көе

Сөйләр сүзләр бик күп алар,

Иренмичә сөйләсәң;

Озын сүзнең кыскасы шул,

Күп яшәргә теләсәң:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла,

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

13 нче слайд

Күңелем сизә, без әле яшәрбез.

1 нче алып баручы.

hәм, әлбәттә,  Фатих хат көтә... Аның кадерлесе – Кадриясе тойгы, хис кешесе Фатихына авыр сугыш давылына бирешмәслек, көч-дәрман бирерлек хатлар зарурлыгын аңламыймыни! Җаны-тәне, йөрәге белән тоеп яши ул аның хәл-халәтен. Үзенә бик кыен мизгелләрдә дә тормыш авырлыгыннан зарланмас, без түзәрбез, тик син гeнә исән йөр, дип теләр, газиз ирен юатырдай иркә сүзләр табар; дәрт, ышаныч, мәхәббәт белән сугарылган иң изге теләкләрен, күрешергә өметен хатлар итеп аңа юллар. Фатих та сөеклесен хат юллары аша юатыр, сагынганын язар, тормышлары турында hәрвакыт сораштырып торыр, кызларының хәлен сорашыр.

14 нче слайд

“Кадрия, мин сине бик сагындым бит инде, кызларымны бик сагындым. Хәзер, буш минутым булган саен, сезнең шул рәсемнәрне алып карыйм. Сезне шул рәсемнән тере итеп тартып кочагыма аласым килә.”

Фатих: 

Сөеклем, алтыным  Кадриям, күз нурларым – кызларым!                               

 Ялкынлы фронт сәламе сезгә. Мин исән-сау әле. Һөҗүмнәр башланганнан бирле гел алгы сызыкта, бер адым да артка чыкканым юк... Көн-төн сугышта, чишенеп йоклаган юк, утырып ашаган юк. Бу нәләт немецларның  тизрәк башларына җитәсе иде. Шул чаклы туйдырдылар ки алар: өйләренә керәсем килми, hаваларын сулыйсым килми. Тик бер нәрсәгә үкенәм, теге вакытта ныклап телләрен өйрәнә алмаганмын. Сугышта ул бик кирәк; шулай да әзрәк маташтырам әле. Яхшылап телләрен белсәм, сугышта файдасы бик күп булыр иде. Бу каhәрләр безнең не шулкадәр талаганнар икән, кайсы гына авылның  кайсы гына өенә кермә, hәркайсында безнең ил әйберләрен очратасың.

Иптәшләрем хәзергә яхшылар кебек. Киләчәктә ничек булып чыгарлар. Кул астымдагы кешеләрдән дә канәгатьмен. Хәзергә сынатканнары юк. Бүгенге көндә минем язмышым, дөньяда яшәвем аларның мине чын иптәш итеп якын күрүләренә бәйләнгән.

Cоң, бәгырькәйләрем, үзегез нuxәлләрдә яшисез? Тормышыгыз бик авыр түгелме? Өегез җылымы?  Нигә утыгыз юк, тагын нәрсә булды?

 Салкынга бик интекмисезме? Кыш бит инде. Без үзебез урманнарда, кар өсләрендә, салам асларында  кунып йөргәч, җылының кадерен бик беләбез. 

Балалар ничек? Үзләрен ауната-ауната минем өчен үп. Мин аларны бик сагындым бит. Ә әниләрен сагынудан йөрәкләрем авырта.

Күзләреңне үбеп, Фатихың.

Җыр: Юк, кирәкми сугыш

15 нче слайд

Ләйләнең хәлләре ничек? Ул бик зур үскәндер инде,  ә шулай да миңа хат язмый.

2 нче алып баручы.

         Фатих Кәримнең  сугыш кырларында язганнарын  эшкәртеп бастыру мәшәкате белән,  әлбәттә,  хатыны Кадрия  шөгыльләнә. Фатих хатларында аңа рәхмәтен, ышанычын җиткерә. Шулай хат саен дөнья чаклы бурычлар йөкләвен “синең фикерең минем өчен бик кадерле”, дип аңлата.

Әмирхан Еники: "Кеше гомерендә иң uзге тойгылар: "Туган uлне сагыну, тудырган ананы ярату, сөйгән ярга тугрылык, хөрмәт", -- дип язган. Бу хисләр Ходай тарафыннан Фатих Кәримгә мул итеп бирелгән. Юлында очраган барча авырлыкларны җиңәргә дә шушы тойгылар көч биргәндер аңа.

16  нчы слайд

Хат уку  

1 нче алып баручы.

 Тик Фатих Кәримгә Жиңү көнен күpeprә, яраткан гаиләсе белән озын-озак сөеп-сөелеп яшәргә, дәртләнеп, илhамланып иҗат итәргә язмаган шул. Фатихы урынына фронт юлларын урап үз хаты гына кайта Кадриянең. Сугыш бетәргә санаулы көннәp калгач, 1945 нче елның 19 февралендә сугышчан бурычны үтәгәндә батырларча hәлак була.

17 нче слайд

Укылмаган хатлар
Күмелмәскә тиеш кабергә,
Алар якты дөнья белән тоташ,
Алар көтә белә, көенә...
                                 Ренат Харис,    “Кадрия
”.

Татар совет nоэзиясенец күренекле вәкuле, патриот шагыйрь Фатих Кәрим сапер, разведчик, взвод командиры сыйфатында Мәскәү яныннан алыn Көнчыгыш Пруссиягә кадәр каһарманнарча ут эченнән уза, Украинаны, Белоруссия, Карnатны азат итү  сугышларында катнаша,

18 нче слайд

Сугыш –  сугыш инде, рәхимсезлек

Ия булып йөри күңелгә:

Шпал итеп тезеп фашист гәүдәләрен

Юл салабыз бөек җиңүгә.

ике таnкыр авыр яралана, Хәрби батырлыклары өчен  аңа  Югары башкомандование тарафыннан бер-бер артлы 3 тапкыр рәхмәт белдерелә, соңрак Кызыл Йолдыз ордены, I дәрәҗә Дан ордены һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

19 нчы слайд

Синдә бары халык ялкыны,
Син чын улы туган халкыңның.

1 нче алып баручы

 Фатих Кәрим карлы-бозлы окопларда кулындагы коралы һәм каләме белән үзенең корыч токымлы совет кешесе икәнен раслады. Ялкынланып яшәү теләге белән янган шагыйрь яу кырында башын салганда, аңа нибарысы 36 яшь кенә була. Ләкин ул теләгенә ирешеп, “шаулы шигъри хисләр диңгезенең  дулкынчысы” булып, халык йөрәгенә кереп, ил хәтерендә сакланырлык шөһрәт алып үлде.   Ул һаман ил белән, халык белән, безнең белән бер сафта, чөнки аның иҗаты үлемсез.

20 нче слайд

Кайгырам мин, гаять кыска гомер
Ялкынланып янсын иде дип;
Үзем үлгәчтен дә хезмәтләрем
Җанлы булып калсын иде, дип.

2 нче алып баручы

Патриот шагыйребез чит җирләрдә ятып калса да, ул haмaн да яши безнең йөрәкләрдә үзенең шигырьләре белән яши.

21 нче слайд

Фатих Кәримнең соңгы көрәшен һәм соңгы сулышын хәтерли бу урын.

22 нче слайд

Сулдан уңга: В.Бизяев, Ләйлә Кәримова, Мөбин Давыдов (Ф.Кәримнең каберен эзләүче).
                  Калининград, 1957ел.

Кадрия Минем Фатихым 19 нчы февральдә үлгән. Никадәр авыр булгандыр aңa – җаныма. Ә кем 6улган соң аның янында?! Кем ишеткән аның соңгы сүзләрен?! Язмыш haман безне аерырга тырышты һәм менә аерды инде, мәңге күрмәм инде мин аның көләч коңгырт күзләр.

23 нче слайд

Үләм икән, үкенечле түгел

Бу үлемнең миңа килүе,

Бөек җыр ул – Бөек Ватан өчен

Сугыш кырларында үлүе.

 Мәңге китмәс инде минем күңелемнән якыным - Фатuxым. Аның үлемен ишеткәннән бирле, йөрәгем таштан каткандай йомарланды да тора шулай кысылып, һич язылмый, һич иркенәйми сулышым, бернәрсә дә оныттыра алмый ул ачы кайгыны.

Урамга чыксам,шинельле кешеләр күрсәм, Фатих исемә төшә. Ах, ул соры шинель ... Ах, бу сугыш ... "  

24 нче слайд          

Сугыш утларында көеп беткән

Өстемдәге соры шинелем –

Авыр елда, тугры улы итеп,

Биргән бүләге ул илемнең.

                     декабрь, 1944

 1 нче алып  баручы.

 1945 нче елның  язында    “Совет әдәбияты” (“Казан утлары”) редакциясенә Кадрия Ишукова килеп керә дә өстәлгә ниндидер зур ящик китереп куя: ”Менә  Фатихымнан шулар гына калды,” –  ди дә һуштан язып, гөрселдәп идәнгә егыла.                                                                                                              

 Әйе, өйгә -- Казанга ядрәләр белән тишкәләнгән  солдат шинеле, рәсемнәре, шигырь дәфтәрләре, хатлары кайта. Шинеле бүгенге көндә Татарстан Дәүләт музеенда саклана.  

Очрашу минутларын түземсезлек белән көткән Кадрия ханыма, балаларына бу –  зур югалту. Ләкин ул алга таба яшәргә үзендә көч таба, балаларына әти дә, әни дә булып кала ...

25 нче слайд.

Фатих Кәрим Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәре туганнар каберлегендә күмелгән

Кадрия:

"Фатuxтан башка тугыз ел гомер узган. Аның hәлак булганын ишеткәч, бер көн дә яши алмам шикелле тойган идем үземне, ләкин калган кешегә ни булсын? Башыңны ташка бәрә алмыйсың –- моның өчен  бик зур көч hәм uxтыяр кирәк ...

  1. нчы слайд

Уңнан сулга: Кадрия Ишукова – шагыйрьнең хатыны, Мөбин Давыдов – шагыйрьнең каберен эзләүче, Ләйлә Кәримова – шагыйрьнең кызы, 1957 ел

1 нче алып баручы.

Әйе, ике җан Mәңгeгә аерылды, аларга янә кавышып яшәү, балаларны бергәләп тәрбияләү, аякка бастыру, сөенечләренә бергәләп шатлану насыйп булмый. Тик аларньң мәхәббәтләре –  легендага тиң мәхәббәт. Без, яшь буын, алардан үрнәк алып, мәхәббәтнең олы хис икәненә тагы бер кат инанып яшисе иде. Тыныч йоклагыз, Фатих ага, Кадрия ханым!

  1. нче слайд

Күңелем сизә, без әле яшәрбез....    ?

 

Ләйлә ханыма сүз

  1. нче слайд

Фатих Кәрим төрмәдә үз куллары белән ясаган шкатулка – кызы Ләйлә Кәримова өчен кадерле ядкарь.

 2 нче алып баручы:

Ф. Шиллер фикеренә нигезләнеп, шуны әйтәсе килә: мәхәббәт, чын күңелдән ярату Фатих  Кәримне әдәбиятның иң югары күreнә күтәрде, аны үлемсез итте, аның исеме данга күмелеп калды. Ул мәңге безнең күңелләрдә яшәр, гашыйк җаннарны үзенең легендар мәхәббәте белән сокландырыр.

29 нчы слайд

Кыр казлары

Фатих :

Җиргә тамган безнең һәр тамчы кан

Кан түгел ул – матур ал чәчәк,

Алар безнең изге җиребездә

Бәхет гөле булып үсәчәк.

  1. нчы слайд

Батырлар утларга керделәр,

Тик исән булсын, дип, Ватаным.

Укытучы: Әйе, җиңү китергән яз быел да -- халкым күңелендә кабатланыр...

  1. нче слайд

Үзең үлсәң, матур исемең калды,

Киң Ватанга даның таралды.

Кулланылган әдәбият:

  1. Р. Мостафин. Өзелергә җитеп сыкрый күңелем ... – “Казан утлары”,  1999, №1

172-180 бит.

  1. З. Мәҗитов. Шагыйрьнең куен дәфтәре. – “Мирас”, 1999, №1, 57-72 бит.
  2. Р. Камалетдинова.  Соңгы хат. – “Сөембикә”, 2007, № 6, 6-9 бит.
  3. К. Ишукова көндәлегеннән. – “Мәгьрифәт”, 2009, 13 гыйнвар, 7 бит.
  4. Г.Гыйльманов. Вөҗданы саф булып калды табигать hәм халкы каршында ... –  “Мәгьрифәт”, 2009, 13 гыйнвар,5 бит.
  5. Г. Закирова.  Тәвәккәллек, батырлыкта җыр булып калсам иде. –  “Мәгьрифәт”, 2009, 13 гыйнвар, 6 бит.
  6. Фатих Кәрим. Әсәрләр. 1, 2, 3 нче томнар. – Казан, 1979, 1980, 1981 нче ел.
  7. Ренат Харис. Творчество и военная доблесть Фатиха Карима. – журнал «Татарстан», №12, 2008, 37-41 бит.
  8. Роза Камалетдинова. Солдат шинеле. – «Сөембикә”, №1, 2009, 36-39 бит.
  9.  Фатих Кәримнең тууына 100 ел. Юбилей. – “Мәйдан”, №1, 2009, 99-105 бит.
  10.  Фатих Кәрим. “Кыр казы”. – Казан, 2004.
  11. Сүнмәс утлар балкышы. “Казан утлары”/мең санлы хәзинәдән/. – Казан, 2006, 235 -240 бит.
  12. Студия военных художников им. М.Б.Грекова. – Москва, 1989.

А) Б.М. Неменский. О далеких и близких. 1950

Б)  Ф.П. Усыпенко. Штурм Кенигсберга. 1974.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәре.

Фатих Кәримнең "Кыңгыраулы яшел гармун" әсәрен өйрәнү өчен дәрес конспекты....

"Туган як җырчысы" К.Булатова белән очрашу кичәсе

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү....

Интересные фаты о математике

Подбор фактов о математике из серии "А знаете ли Вы...", которые можно использовать как в предметном уголке, так и на внеклассных мероприятиях....

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация

Фатих Кәримнең тормышына багышланган презентация. Дәрестә, сыйныфтан тыш чараларда кулланырга мөмкин....

Туган як җырчысы (Сибгат Хәким иҗаты). Презентация.

7 нче сыйныфта Сибгат Хәким иҗатын өйрәнгәндә ярдәм итәрлек презентация...

"Мәхәббәт җырчысы Котб".

Татар әдәбиятыннан дәрес эшкәртмәсе "Мәхәббәт җырчысы Котб"....