Бөек Ватан сугышы поэзиясендә вәгъдә, ант темасы.
статья по теме

 

 

Курс эше

 

 

БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ

ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ.

 

 

                                                               

  

                                                                 Рәхмәтуллова Г.И.

                 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кереш

    1941 елның  22 июне. Бу көн безнең илебез тарихына мәңге төзәлмәлслек тирән яра ясады.  Моңа кадәр төрле уй-хыяллар, өметләр белән яшәгән кешеләр, мәңгелек коллык куркынычы алдында берләшеп, Ватан азатлыгы өчен көрәшкә бар көчләрен туплыйлар. Башкача мөмкин дә булмый, чөнки бу сугышта: алгы сызыкта һәм тылда, блиндажда һәм хәрби завод цехында, Сталинград оборонысында һәм фронт  өчен меңләгән посылка җыйган татар авылларында, кешеләрнең фикерләрендә, эш-гамәлләрендә дөньяның киләчәге нинди булуы хәл ителә.

        “ Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!”  дигән сүзләр гасырлар буе татар халкының омтылышларын, милли акыл хәзинәсен чагылдырган әдәбият өчен дә эш принцибына әверелә. Аның иң куәтле көчләре, сүзне корал итеп, ватандашларны изге көрәшкә рухландыра, батырлыкның матур үрнәкләренә телебезнең үтемле сәнгатьчә чаралары белән гәүдәләндерелгән һәйкәлләр иҗат итә. Ватан сугышы чоры татар шигъриятен өйрәнүгә шактый зур өлеш керткән галим Зәет Мәҗитов сүзләренә караганда, “Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган   шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, < ...> аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән елллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды”1. Биш елга якын вакытны үз эченә алган бу чорда заман вакыйгаларына иң сизгер, аларга иң җәһәт һәм эмоциональ яктан иң тәэсирле җавап бирү мөмкинлекләренә ия булган шигърият халык арасында лаеклы рәвештә моңарчы күрелмәгән популярлыкка ирешә.

    Сугыш чоры шигърият алдына өстәмә таләпләр куя: оперативлык, кайнар публицистик рух, иҗтимагый яңгыраш, халык күңеленең иң тирәндә яткан кылларын чиртү өчен кирәкле драматизм, хәтта кайвакыт трагизм һ.б. Кыскасы, эчтән генә уйлап, кабатлап йөрелгән сүзләрне, патриотизм һәм дошманга нәфрәт хисләрен халык авызыннан, халык теле белән әйтеп бирү бурычы шигърияткә йөкләтелә. Ләкин 1941-1945 еллар поэзиясен катып калган , бары тик туган илгә мәхәббәт хисен гәүдәләндерүгә генә хезмәт иткән дип бәяләү дөрес булмас. Авыр сынау елларында татар шигърияте катлаулы үсеш юлы үтә, яңа бизәкләр белән байый, традицияләрен үстерә. Бөек Ватан сугышы чорында күп шагыйрьләр каләмнәрен ут эчендә уйната, аларны анда булган мәхшәр,үлем дә туктатып кала алмый.Яшәү хисе,туган җирне,якыннарны сагыну,дошманга нәфрәт белән карау көчлерәк була.Кемнәр соң алар куркусыз патриотлар.Аларның  исемнәре халык күңелендә онытылмаслык җыр булып уелды, хәтердә калды: Нур Баян,  Кави Нәҗми, З.Нури, М.Җәлил,Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нури Арсланов, Әнвәр Давыдов, Әнәс Галиев, Салих Батал, Нәби Дәүли, Әхмәт Ерикәй,Әхмәт Исхак, Хисам Камалов, Сәйфи Кудаш, Мөнир Мазунов, Мәхмүд Максуд, Әдип Маликов, Шәйхи Маннур, Зыя Мансур, Шәрәф Мөдәррис, Мостафа Ногман,Бари Рәхмәт һ.б язучыларыбыз.

    Шагыйрьләр борылыш елларында, иҗади эзләнүләрдә кискен үзгәреш таләп ителгәндә әледән – әле халык иҗатына әйләнеп кайталар.  Ә сугыш еллары шигъриятенең поэтикасына тәэсир иткән икенче “тарту көченә” Тәлгат Галиуллин игътибар итә.”1941 – 1945 еллар поэзиясе эчке рухы белән, сурәтлелек чаралары ягыннан гражданнар сугышы, 20 нче еллар башы шигъриятенә якын, - дип билгели ул “Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләлре” дигән мәкаләсендә һәм әлеге күренешнең сәбәпләрен аңлатып бирә. – Эчке рухи дөньяны иркенләп шәрехләү өчен вакыт та, ихтыяҗ да юк. Аның максаты – өндәү, чакыру алымнары ярдәмендә халыкны сугышка, көрәшкә күтәрү, дошманга нәфрәт тәрбияләү, батырлыкны җырлау, үлемне җиңелрәк кабул итәргә әзерләү. Ике чорның да илһам чыганагы, тизләткеч көчәнеше – тирәлек, мохит; сюжет эзләп, вакыйганы хыялда тудырып утырасы  юк” 1   Чыннан да, 1941 ел ахыры – 1942 ел башына караган әсәрләдә автобиографизм, шагыйрьләрнең үз хис – кичерешләренә нигезләнүе, тасвирлаучанлык кебек сыйфатлар аеруча сизелә.

     Фронт хәлләре үзгәрешсез булса да, шигърият үз кануннары белән яши. Сугыш башындагы шашкынлыктан айнып, солдатның гына түгел, бәлки тыныч тормыш өчен яратылып сугыш шартларына үз теләгеннән башка килеп керергә мәҗбүр булган гади кешенең хис – кичерешләрен чагылдыра башлый. Туган җирләрне, сөеклеләрне, әниләрне, дусларны сагыну хисләрен нечкәләп тасвирлау, якын кешеләрне һәм тыныч тормышны хәтерләткән гадәти предметларны, сугыш чынбарлыгы атрибутларын романтик образга әверелдерү 1942 -1943 ел ахыры татар шигъриятенең төп чалымнары була. “Яңа стиль -  җанлы, реалистик, конкрет һәм табигый сурәтләү, поэтик әсәр үзәгенә хисне куеп, кичереш драмаларын гәүдәләндерү, шуңа бәйле рәвештә туган көчле лиризм өстенлек итә”,- дип бәяли сугыш поэзиясендәге бу этапны Зәет Мәҗитов1. Нәкъ шул сыйфатлары аркасында галимнәр һәм тәнкыйтьчеләр бу елларда атакалар араындагы кыска тынлыктан файдаланып иҗат ителгән, әйтерсең ялгыз калганда хисләргә, хыялларга бирелеп уку өчен язылган, күбесе интим характердагы әлеге әсәрләрне “окоп поэзиясе” дигән исем белән берләштереп йөртә.

     1944 елның көзеннән татар шигъриятенең сагышлы – моңлы кәефе тантана рухы белән алышына. Совет армиясенең җиңүләре белән рухланган авторлар корал һәм ихтыяр көченә, милләтләрнең бердәмлегенә дан җырлыйлар, дошманның чарасызлыгын күреп шатланалар.

    1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш СоветАрмиясенең данлы җиңүе белән тәмамлана. Шуны белдереп, татар егете өлкән сержант Гани Заһитов рейхстаг түбәсенә Байрак кадый. Нюрберг трибуналында немец армиясе маршалы Кейтель фашистик Германия исеменнән капитуляция турындагы документларга кул куя, Кызыл Мәйданда узган Җиңү парадында свастика төшерелгән Гитлер хөкүмәте билгеләре һәм әләмнәре юк ителә...

    Бөек Ватан сугышы татар  шигъриятенең иң өметле көчләрен һәлак итә. Дошман төрмәләре һәм концлагерьларында җәзалап үтерелгән Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Габдулла Батталов, һәм Хәйретдин Мөҗәй; әсирлектән качкан һәм хәбәрсез югалган җәлилче Рәхим Саттар; җиңүгә бер атна калгач дошман пулясы гомерен өзгән Нур Баян һәм аның шатлыгын татырга да өлгерми, 1945 елның 15 июнендә вафат булган Гадел Кутуй... Ил азатлыгы өчен көрәштә башын салган күп язучыларның иҗат биографиясе яңа гына башланып килгән була. Гомерләре киселгән вакытта Аитзәк Аитов, Лотфи Вәли һәм Исхак Закирга – 33, Исмәгыйль Шәфиев һәм Рәхим Саттарга – 30 , Макс Гатау һәм хәбра Рахманга – 28, Мифтах Вәдүткә, Касыйм Вахиткә, Мансур Гаязга – 26, Әгъзам Камалга – 25, Әхтәм Әминевкә - 24, Мөхәммәт Әхмәтгалиевка – 23, Габдулла Галиев һәм Сөләйман Мөлековка нибары 21 яшь була!.. А.Аитов, Л.Вәли, К.Вахит, М.Гаяз, И.Закир, С. Мөлеков, Р.Саттар, И.Шәрәфиев, Ә.Әминевләргә хәтта  шигъри җыентыкларын күрү дә насыйп булмый. Без аларның осталыгын”Алар сафта” ( Казан, 1966) җыентыгына кергән һәм сугыш елларында “Совет әдәбияты”  журналында, “Кызыл Татарстан”, фронт газеталарында чыккан санаулы әсәрләре аша гына күз алдына китерә алабыз ... Г.Галиев һәм Ә. Камалов – ике, Х.Рахман, М.Вәдүт, М.Гатау бары тик бер китап чыгарып өлгерә. Сүз иреген репрессияләр, җәмгыятьтәге шикләнү, “конфликтсызлык теориясе” төрле яктан кысып торган 1930 еллар ахырында егермесе яңа тулып килгән мөстәкыйль фикерләргә омтылучы яшь авторларга нәшриятларда колач җәеп тормыйлар. Ләкин бу кыю егетләрнең кулында нәшрият ишекләрен генә түге, укучыларның күңел капкаларын да ачардай ачкыч була. Ул ачкыч – табигать мулдан биргән шигъри талант! Сугыштан исән – сау кайтсалар алар никадәр гүзәл әсәрләр иҗат итә алган булырлар иде! Иҗади мираслары бай булмаса да, гомерләрен һәм иҗади талантын Ватан өчен корбан иткән каһарман шагыйрьләр милләтебезнең горурлыгы, туачак буыннар өчен туган илгә тугрылык үрнәге булып торалар. Алар хакындагы истәлекләрне, батырларның иҗади ядкәрләрен кадерләп саклау – безнең бурычыбыз.

   Еллар уза, бөек  батырлыкның тере шаһитләре – ветераннар арабыздан бер – бер артлы китә бара. Ләкин дәһшәтле сугыш елларында да тынып тормаган музаларның авазлары – шигырьләр – киләчәк буыннарга шул җиңү юлының Изгелеге һәм Бөеклеге хакында искәртеп торыр.

 

 

 

 

 

 

Төп өлеш

         Ант...Вәгъдә...Бу сүзләрнең төшенчәсе бик тирән мәгънәгә ия.Тарих барышында,тормышта, язмыш юлларында әлеге сүзләрне кешеләр бик еш кулланган. Адәм балалары нинди генә антлар бирмәгәннәр:кайсы туган илен сакларга ант иткән,кайсы дошманнардан үч алырга сүз биргән,кайберләре әти-әниләре алдында ант сүзен кабатлаган ,сөйгән ярлар бер – берсен мәңгелеккә сөяргә вәгъдәләр биргәннәр.Әйе, ә бит антны әйтү генә түгел, ә үтәргә дә кирәк. Бөек Ватан сугышы чорында күп кенә язучылар әлеге сүзләрне бик еш куллана.

Рус шагыйре А. Сурков, сугышчы антын белдергән әсәрләр хакында сүз алып барганда,      “ поэзиядә” җиңүгә ышаныч яңгырады, дип яза. Бу ышаныч безгә аяныч сугышның күзенә батырларча һәм туры карарга ярдәм итте. Бу ышанычта без үзебезгә көч һәм куәт алдык.  Ир – егетнең үз алдында торган сынауның җитдилеген, җаваплылыкның зурлыгын тоюын, аның рухи ныклыгын, җиңүгә ышанычын, дошманга ачуын белдерү максатыннан вәгъдә – антларын отышлы файдаланган әсәрләр арасында М.Җәлилнең “Тупчы анты”, Нур Баянның “ Көрәшкә”, Әхмәт Юнысның “Канлы кул”  һәм башка  шигырьләрне атарга мөмкин.

 

      Фатих Кәримнең “Ант” шигырендә Бек Ватан сугышының беренче айлары татар поэзиясендәге ике иң таралган ант һәм озату мотивлары үзәккә куела. Әлеге шигырь тоташ ант сүзләреннән тора.

      Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

          Менә – балам. Син – әнкәсе аның,

  Балабызны тотып ант итәм :

     Шушы балам өчен, синең өчен,

  Нәселем өчен, туган ил өчен,

       Мылтык тотып баскан җиремнән

  Бер адым да артка чигенмәм.

Антта ялган пафос, кычкырып торган тәвәккәллек булмаганлыктан, автор җөмлә ахырында үзеннән – үзе соралган өндәү билгесен куюны да кирәк дип тапмый.

     Фатих Кәримнең “Совет солдаты” һәм “Сапер”шигырьләрендә солдатның табигый – конкрет образы тудырыла.”Һәр солдатның күкрәк кесәсе”,”туганнардан килгән хат”,”һәр солдатның гадел вөҗданы” һәм “Ватанына биргән ант”.Нәкъ менә “күкрәк кесәсе”,нәкъ менә “гадел вөҗдан”, нәкъ менә “Ватанга биргән ант!”

  

     Һәр солдатның күкрәк кесәсендә

 Туганнардан килгән хаты бар;

       Һәр солдатның гадел вөҗданында

                               Ватанына биргән анты бар.

 

 Хәйретдин Мөҗәй“Сугыш көндәлеге”.

       Хәйретдин Мөҗәй Ватан сугышының беренче көннәрендә үк алгы сызыкка баса.  Ул фашистлар кулына әсир төшә. Аны 1944 елны үлем җәзасына хөкем итәләр. Аның Ватан сугышы чоры әдәби мирасыннан “Сугыш көндәлеге” исемле язмалары сакланып кала. Аның да “Ант” шигыре әлеге теманы чагылдыра.

 

  Минем антым, аның һәр сүзе

  Йөрәктә ут кебек тордылар.

       Һәрбер эшем, һәр адымым өчен

                                 Секундамер кебек булдылар.

        Мин йөрәктә антны сакладым,

                                  Антым белән илне якладым!

        Илем өчен булган көрәштән дә

                                  Бөегрәк нәрсә тапмадым.

Ш. Маннур “Бәйрәм анты” шигыре.

    1941 елда фашизмга каршы сугыш башлану белән, Ш.Маннур, үзе теләп, фронтка китә һәм сугышның ахырына чаклы татарча фронт газеталарының алгы сызыктагы хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Шагыйрь буларак бик яшьли танышу алган Шәйхи Маннур сугыштан соң аеруча актив иҗат итә башлый һәм күренекле әдипкә әверелә. Аның “Бәйрәм анты” шигырендә Ш.Маннур дошманнардан үч алуын тасвирлап бирә, ант итә.

  

     Гәүдәләрен ач бүреләр сөйрәр,

Ә күзләрен козгын актарыр!

         Юк! – җиңелмәс бөек совет халкы,

                                Ун мәртәбә үчен кайтарыр!

                                

                               

                               

                                  Безнеңант шул

                                  Бу мөкатдәс көндә

    Урамнарга күкрәп чыкканда,

          Йөрәк каны тамган байракларны

      Хөрмәт белән кулга тотканда.

   Ш.Мөдәррис “Минем антым” шигыре.

   1941 елның язында Ш.Мөдәррис гаскәри хезмәткә алына һәм Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк алып сызыкта була. Сугыштан соң Ш.Мөдәррис күренекле шагыйрь һәм тәрҗемәчегә әверелә.

Мин ант иттем халкыбызга күзем төбәп,

 Сүзем биреп, имзам салып, каным белән.

                       Куркынычт калтырамас түзем йөрәк,

 Чиста намус, камил аң һәм җаным белән.

Мин ант иттем туган ил һәм халкыбызга.

                       Калды сүзем каным белән беркетелеп,

Яудашларым, якташларым каршысында

Чагылдырып вөҗданымны көзге кебек

 

    “Минем антым” шигыре дә әлеге теманы чагылдырган.

Әхмәт Фәйзи “Алдыбызда, дуслар, биеклек” шигыре.

Әхмәт Фәйзи – фронтовик журналист. Аның шигырьләрен бер горурлану хисе белән укыйсың. Алгы сызыкта, ут эчендә шундый шигырьләр иҗат итә алган шагыйрьнең рухи ныклыгы, яшәүгә өмете чиксез.

 

Алдыбызда, дуслар, биеклек,

  Ул биеклек – безнең даныбыз,

Туган җиребезгә колак куеп,

 Бер минутка тынып калыгыз.

  

  Нинди җылы булып аның яшәү

Сулышы бәрә минем  хисемә,

           Ерак калган йортым, хатыным улым

    Һәм вәгъдәмне төшерә исемә.

 

Яшәү матур, үлем чиркәнеч,

 Чиркәнечрәк ләкин тагын да

                   Илең, йортың, намусың, антың онытып,

Чигенеп калу үлем алдында.

    

Әхмәт Фәйзи әлеге юллары белән гаиләсенә биргән вәгъдәсен исенә төшерә.

Гали Хуҗи “Туган җир”, “Иделгә” шигыре.

      Ант темасын яктырткан язучылар арасында Гали Хуҗи да бар.1942 елда Гали Хуҗи үз теләге белән фронтка китә һәм Җиңү көненә кадәр Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның җаваплы секретаре булып эшли. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Аның “Туган җир”, “Иделгә”шигырьләрендә  без ант сүзе белән очрашабыз.

 

                                       Минем хәзер синең язмышыңны

                                       Уйлаган көнем юк,

                                       Кайтарырбыз язгы сагышыңны,

                                          Антыбызбу, Идел – йорт!

       

     Әлеге шигырь юллары Гали Хуҗинеке. Аның антында без туган илгә карата булган мәхәббәтен күрәбез шигырь “Иделгә” дип атала. Борын – борыннан килгән “Идел – йорт” һәркем өчен якын, изге урын булып саналган. Аның өчен кем генә үзенең җанын фида кылмаган. Туган җирне саклау ул бит анда яшәүче якыннарны да саклау дигән сүз бит ул.

 Шулай ук шагыйрьнең “ Туган җир” дип аталган шигыре дә туган ил темасын яктырта һәм анда да ант сүзләре яңгырый.

 

                Коткарырбыз сине нәләтләрдән,

Кояшың шаһит менә!-

                      Антбирдек без шулай йөрәкләрдән

                                     Туфрагың үбә - үбә.

 М.Җәлилнең  шигырьләре.

    Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе бөтен совет әдәбиятының куәтле һәм бердәм оркестрында үзенчәлекле һәм көчле яңгыраган шигъри авазларның берсе булды. Татар совет поэзиясенең бу авазы илебез чикләрен үтеп чыкты, бөтен дөнья халыклары йөрәгенә барып иреште. Күпләр яу кырында башын салды, аларның җырлары җиңеп чыкты, дистәләгән еллар үтсә дә, әһәмияте җуелмаслык поэтик җәүһәрләр калды.Шуларга Муса Җәлилне дә кертеп була.

    Поэзиянең шушы көрәшен гәүдәләндереп, шагыйрьләр җыр образын тудырдылар. Әле сугышның беренче чорында ук язылган шигырьләрдән М.Җәлилнең “Әйдә, җырым!” шигыре бу әсәрләрнең иң характерлысы һәм уңышлысы булды дияргә мөмкин. М.Җәлил җырны татар кешеләренең рухи дөньясын ачып бирүче иң күркәм чара итеп гәүдәләндерде. Шагыйрь әсәрне башлап җибәргәндә үк болай дип белдерә:

        Җырым, синдә минем гәүдәләнде

 Илне сөйгән йөрәк тибешем,

                                Җырым иде антым:

                                “Яшәсәм дә,

 Үлсәм дә тик туган ил өчен!”

       

   Биредә инде без җырның беренче сыйфатын – шагыйрьнең анты булуын беләбез. М.Җәлил үз җырын туган илнең бөтен сулышыннан килеп чыккан көй итеп гәүдәләндерә: аның җыры ал кояшлы бәхет бакчасында нәфис гөл төсле чәчәк аткан, аның җыры халык назы белән сугарылган һәм җимешләнгән. Аның җыры туган җирнең чишмәсе төсле яңгыраган.

          Барлык халыкларның сөекле улы Муса Җәлилнең исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган. Шагыйрь Муса Җәлил үзенең бөтен гомерен туган иленә,туган халкына багышлады.Аның бөтен тормышы – героик тормыш ул.Муса Җәлил үзенең әсәрләрендә күперне шартлатып, дошман утыннан һәлак булган партизанның батырлыгын сурәтли, фашистлар тарафыннан үтерелгән сабый өчен соңгы тамчы канына кадәр сугышырга ант биргән солдатлар турында җырлый. Муса Җәлилнең иҗатында без ант сүзе белән еш очрашабыз.”Егет көче” дигән шигыре дә әлеге теманы яктырткан.

     

      Ул кабатлап, лачын йөрәгенең

     Изге антын сөйгән халкына,

Автоматын асты аркасына

 Һәм атланды акбүз атына.

 

 

     Байрак итеп илгә турылыкны.

Утны – суны кичте бу егет,

Автоматы түгел, аты түгел,

Анты белән көчле бу егет.

“Тупчы анты”шигыре исеменнән күренгәнчә, тулысынча үз эченә шул теманы алган. “Дуска истәлек”шигырендә дә ант сүзе бар.

      Әйдә, дустым,илнең күзе бездә,

Ялкын булып керик ялкынга!

        Без ант иттек илдән киткән чакта

                                Җиңүчеләр булып кайтырга.

 

“Кичер, илем!” шигырендә дә ант сүзе кертелгән.

 

Мин түгелме дуска хат язучы,

        “Борчылма, дип, тормыш юлдашым,

       Соңгы тамчы каным тамса тамсын,

  Тик антыма туплар кунмасын!”

 

Шулай ук “Урман”,”Син онтырсың”,”Юату” һәм башка шигырьләрендә дә без моны ачык күрәбез.

Сәхаб Урайский “Туган җиргә мәхәббәт” шигыре.

        Сәхаб Урайский 1907 елның21 декабрендәхәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу (Татарское Урайкино) авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Яшьли ятим калып, бала чактан ук тормышның ачысын татып үсә. 19411945 еллардаСовет Армиясе сафларында хезмәт итә һәм, автотранспорт батальонының политик җитәкчесе буларак, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, медальләр белән бүләкләнә. Сугыш чорында күп язучыларыбыз иҗатында туган якны сагыну,аңа карата мәхәббәт бик ачык күренә.Бу табигый да.Туган җирләреннән еракларга китеп, якыннарыннан аерылучы сугышчы бу вакытта тагын нәрсә хакында уйлый ала иде соң?

                                           

                                Юк,юк!

    Без ант иттек туган илебезнең

Тик бер генә карыш җирен дә

                               Бирмәс өчен ятлар кулына,

Көчле булып корыч стенадай,

Каршы төштек дошман юлына.

 

   “Туган җиргә мәхәббәт” шигыре туган якның нинди кадерле, якын булуын күрсәтә.Хәтта ул туган иле алдында ант та бирә. Аның кайбер сүзләренә көй язылган. Ә шагыйрьнең «Син кайтмадың» (М. Мозаффаров музыкасы) җыры Бөек Ватан сугышына багышланган иң гүзәл җырларның берсе буларак тәкъдим ителә.

Әдип Маликов “Юл юрагыз” шигыре.

   Бөек Ватан сугышында катнашкан шагыйрьләрдән тагын  берсе хакында язып үтәсем килә. Әдип Маликов Сахалин утравының көньяк өлешен японнардан азат итүдә катнаша.Бу операциядә үзенә йөкләнгән хәрби бурычны җиренә җиткереп үтәгәне өчен, аны “Батырлык өчен”медале белән бүләклиләр.Сугыштан соң Әдип Маликов күпсанлы поэмалары һәм шигырьләре белән таныла.

Борчылмагыз,газиз әниләр,

Юл юрагыз безгә,әбиләр!

Тиздән,үтәп хәрби антны без,

Порт – Артурдан урап кайтырбыз.

 

      “Юл юрагыз” шигыре 1945 елда язылган.Аның бирелгән анты тиздән чынга ашачак көннәр якынлашып бара инде. Язучы сугыштан сау – исән әйләнеп кайта. Димәк, аның биргән сүзе үтәлә.                          

     Табигатьтә чишмәләр күп. Аларның кайберләре ургылып ага; кайберләре - салмак; кайберләре - шаулап, кайберләре агалар-агалар да, саегалар. Ә кайберләре гомер буе мул сулы булып агалар-агалар да, зур суларга килеп кушылып, диңгезләр хасил итәләр: табигатьне ямьләндерәләр, халыкка бәхет алып киләләр.

Сәйфи  Кудаш  “Бөтен йөрәктән”шигыре.
   Ике әдәбиятка да ярты гасыр буе оста каләме белән зур хезмәт куеп килүче хөрмәтле Сәйфи ага Кудашны мин, зур диңгезләр хасил итүче мул, шифалы сулы, игелекле чишмәгә тиңләр идем. Сәйфи аганың биографиясе кызыклы, катлаулы. Сәйфи ага олы юлдан барган саеп гел ныгая, остара бара. Кайбер шагыйрьләр еллар узу белән авырая, сүлпәнләнә баралар, җилкә баса. Ә менә Сәйфи агада бу сыйфатлар киресенчә. Ул - картаймый да, сыгылмый да. һаман да яшь, һаман да көчле!Аның иҗатында шулай  ук сугыш темасы яктыртылган. “Бөтен йөрәктән”шигырендә аның халкына булган ихтирамын күрәбез.Ул үзенең халкына беркайчан да хыянәт итмәс!

    

                               Рәхмәт, халкым,бөтен йөрәгемнән

 Сиңа булсын актым сулышым.

    Изге антым таймас теләгеңнән,

                               Хыянәтсез үтәр бурычын.

Гадел Кутуй шигырьләре.

 1942 елның июнендә Гадел Кутуй фронтка китә. Ул фронтта да иҗат итүен туктатмый. Кызганычка каршы, ул сугыштан әйләнеп кайтмаса да, аның шигырьләре, әсәрләре үлемсез. Аның “Озату җыры”,”Партизанка”,”Батыр каберендә”,”Иртәнге уйлар”һәм башка шигырьләрен әйтеп үтәргә мөмкин.

     Әнкәбез ул – партизанка,

 Ант иткән ул җиңәргә,

    Ант иткән ул партизанка

 Дошманнарны кисәргә.

        Шагыйрь “Партизанка” шигырен 1941 елда яза. Ул партизаннарга хас сыйфатларны бер партизанка аша ачык күрсәтеп бирә.Әлеге партизанка дошманнарны җиңәргә ант бирә.Ул вакытта партизаннар бик күп батырлыклар күрсәтәләр. Яшерен рәвештә бик күп  дошманны юк итәләр.

Сибгат Хәким “Курск дугасы”.

      Шагыйрь иҗатын ни яшәтә? Язылган шигырьләрнең санымы? Бәлки, аларның күләме, томнарның калынлыгыдыр? Әллә инде үе яшәгән иҗатчының бик тә танылган шәхес, күренекле дәүләт эшлеклесе, кыю көрәшче булуы аның җырларының халык күңелендә онытылмыйча яшәвен тәэмин итәме? Әдәбият тарихы, үз чорында бик популяр булып, том – том китаплар чыгарган, әмма еллар үтү белән онытылган йөзләрчә исемнәрне белә. Халык күңеле иҗатчы шәхесенең кайчандыр алган мактаулы исемнәре, абруй- дәрәҗәләре белән дә исәпләшми, мал һәм байлык, дан һәм шөһрәт тә бервакыт онытыла, моң яши. Җыр язмышы шигырь юлларының эчке моңы, лирик геройны уйга салган хис-тойгылар, аларның эчкерсезлеге белән тыгыз бәйләнгән. Шулар булганда җыр яши, шагыйрь күңелендәге тибрәнешләр укучы күңелендә дә дулкын булып кабатланганда гына иҗатчы бәхетле. Сибгат Хәким татарның шундый бәхетле шагыйрьләреннән иде.

     Бөек Ватан сугышы башлангач, ул ут эченә керә. Сугышта ул –рота командиры, артиллерист, Курск дугасындагы атаклы сугыш дәһшәтен исән-имин кичеп, утлы юллар аша үтеп туган якка кайтып егылган, туган туфрактан көч алып, әдәбиятның алдынгы сызыгына баскан. Сугыш темасы аның иҗатында еш кабатланачак, “ ...язам,каләм белән түгел, язам Дугалар белән” диячәк ул гомеренең азагында. “...уттан бер чыкканнан соң икенче тапкыр керәсе килми. Әсәргә алыну минем өчен яңадан утка керү белән бер”, - дип язачак “Дуга” поэмасының керешендә.

        Сугыш шагыйрь өчен канлы фаҗига гына түгел, ә утлар-ялкыннар эчендә үткән яшьлек тә.

   Сибгат Хәким исемен болай гади генә әйтеп тә булмый,чөнки Бөек Ватан сугышыннан сау – исән әйләнеп кайткан, ут эченнән кайткач та, бик күп операцияләр кичергән,яшәүгә ышанычын югалтмаган, туганнарын, якыннарын яраткан, табигатьне өзелеп сөйгән кеше хакында нинди генә җылы сүз әйтсәң дә, аз тоелыр кебек.

 

Килмәгәннәр, уйланалар икән...

Муса кулын кысып ант эчкән,

Аны Бөек Ватан сугышына

Озатып калган антифашистлар

Ник залда юк?..

Нәби Дәүли

   Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә. Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә.
     1942 елның яз башында аны, бүтән әсирләр белән бергә, Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдта тотыла, аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә, совет гаскәрләре Магдебургка якынлашып килгәндә, Н. Дәүли берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хезмәтен дәвам иттерә.
       1945 елның декабрендә Н. Дәүли Казанга кайта һәм 1956 елга кадәр шәһәрнең төрле художество мастерскойларында художник-бизәүче булып эшли 1956 елдан ул язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш ачык гражданлык пафосына сугарылган булуы белән үзенчә Җир язмышы, җирнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу, тынычлык, көчен көрәш, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, гади хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очрый торган һәртөрле житешсезлекләргә, гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һәм, ниһаять, халыкара сугыш кабызучыларны, кеше гомерен талап яшәүче тираннарны фаш итү — менә болар әдипнең бу чор иҗатындагы төп тематик эчтәлекне тәшкил итә. Бу темалар аның күп санлы лирик, публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, шигъри парчаларында, укучылар арасында аеруча популярлык казана. Сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләп язылган әсәрләр совет кешеләренең теләсә нинди авыр сынаулар кичкәндә дә көчле рухлы булып калуларын раславы һәм конкрет материал җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятле.
                                     Уйла шунда:

Кем күмелгән биредә?

Ул солдатның

Юк исеме кабердә.

Ләкин аның

Бар ватаны, халкы бар.

Илем өчен

Үлдем дигән анты бар.

 

   Н.Дәүлинең “Атам васыяте” ( 1941)шигырендә Ватан темасы үткән гасырлар , туган җирнең язмышы турында уйланулар белән бәйләп ачыла:

       Кан коелган күпме, җан бирелгән

Һәр карышы өчен Ватанның.

      Мин сакларга тиеш изге җирне –

   Васыяте шул минем атамның.

 

  Шагыйрь биредә туган җирне саклау инде безнең үткән тарихыбыздан килгән традиция дип белдерә. Без Ватаныбызны фашистлардан шушы традицияне бозмау өчен дә саклап калырга тиешбез. Аталарыбыз васыяте шул.

      Татар поэзиясендә күзәтелгән әлеге процесс шул чор тугандаш халыклар поэзиясенең күпчелегенә хас үзенчәлекләр белән уртак. Аларда да изге сугышка күтәрелергә, Ватаныбызны гомеребезне биреп булса да саклап калырга чакыру мотивы үзәктә тора. Саубуллашу һәм ант, тыл белән фронтның бердәмлеген күрсәтү, фашизмга чиксез нәфрәт һәм ачу , гадел үч алырга өндәү – сугышның беренче айларындагы поэзиясендәге уртак темалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Йомгаклау

     1945 елның 9 мае. Бөтен ил йөрәге бер булып көткән көн. Шушы көнгә җитү өчен күпме кан – яшьтүгелде, күпме сугыш юллары үтелде?! Тыл һәм фронт, бер кешедәй булып, ару-талу белми эшләделәр, көрәштеләр.

     Без җиңдек. Бу җиңү җирдәге иң якты идеалларның – Ватаны идеалларының җидүе, гаделлекнең,кешелекнең, дуслык һәм туганлык идеяләренең иң кара, мәкерле көчләрнең җиңүе булды. “1418 көнлек сугыштан соң җиңү килгәч, җиңүче халкына, героик һәм хезмәтчел халыкка, аның һәркайсы бик күп гомер, кан һәм тир таләп иткән меңнәрчә километрларны сугышып үткән данлы армиясенә тиешенчә бәя биреп, коткарылган бөтен дөнья иркен сулады” . Без җиңдек һәм бу җиңү көнендә, башкала тупларының салютына кушылып, шигъри салют та горур яңгырады. 9 Май көнне үк шатлык һәм горурлык хисләре белән тулы дистәләрчә шигырьләр язылды.

Хисләр- язгы Идел. !әрбер йөздә

Сөенече балкый бу көннең;

Бу сөенеч уртак һәммәбезгә,

Өлеше бар анда һәркемнең,-

дип язды Г.Хуҗиев  (“Туплар тынды”). Аңа Ш.Маннур:

Мин бу көнне, бер хыялый кебек,

Белми йөрдеммкая басканны,

дип кушылды.

   Җиңү көненең шатлыгына  тиздән туган җиргә кайтып, кадерле якыннар белән кавышу куанычы өстәлде. Һәм бу аһәң бөтен 1945 ел буена поэзиядә өзелмичә яңгырап торды. Ә.Ерикәйнең “Давыл үтте”, М.Садриның “Тантана”, Ш.Мөдәрриснең “Шофер җыры”, М.Хөсәеннең “Сагынам”, Б.Рәхмәтнең  “Сугыш беткәч”,”Пыр тузды, таралды”, Ә.Фәйзинең “Күтәрелә кояш” кебек күпсанлы әсәрләрендә бөек җиңү тантанасы тулы тавышка яңгырый.

Буҗиңүдә бөтен халкы белән бер рух, бер җан булып яшәгән һәм көрәшкән әдәбият һәм сәнгать кешеләренең дә өлеше зур иде. Татар шагыйрьләре дә явыз дошманга каршы көрәшчеләр сафына бастылар, өсләренә солдат шинелен киделәр, кулларына сугыш коралы алдылар һәм карлы – бозлы, ут-ялкынлы солдат юлларыннан намус белән үттеләр.

Изге  җирләребез туфрагына аларның да йөрәк каны тамды. Дошманның үз оясынада тиңдәшсез гражданлык батырлыгы эшәп һәлак булган Муса Җәлилдән алып олы яу кырында күп шагыйрьләребез башын салды. Алар арасында Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Демьян Фәтхи, Хәбра Рахман, Мифтах Вәдүт, Исхак Закиров,Касыйм Вахит, Әгъзам Камал, Шамил Гәрәй, Мансур Гаяз, Исмәгыйль Шәфиев кебек күп талантларның якты исемнәре бар. Абдулла Алиш, Рәхим Саттар, Гайнан Курмаш, Хәертдин Мөҗәйләр, Җәлил шикелле үк, дошман тарафыннан җәзалап үтерелде.

  Поэзия сугышта үзенең солдатларын югалтты, шагыйрьләр сафы сирәгәйде. Ләкин поэзия сугыштан җиңүче солдат кебек чыныгып чыкты. Бөек Ватан сугышы чорында бөтен татар әдәбияты, шул исәптән татар поэзиясе дә, идея һәм художество ягыннан яңа югарылыкка күтәрелде. Поэзия патриотизм һәм интернационализм рухы белән тирәнтен сугарылды. Ватанына бөек мәхәббәт һәм фашизмга ачы нәфрәт җыры булып яңгырады. Поэзиядә илебез өчен иң авыр елларда,Гитлер Германиясенең кара тәреле яуларына каршы көрәштә ярсып типкән татар солдатының кайнар йөрәге ачыла. Безнең поэзия татар солдатының  шигъри образын чын сәнгатьчә көч белән гәүдәләндерүгә иреште. Лирик герой белән солдат образының берләшүе җирлегендә ул чын халыкчан поэзиягә әверелде. Поэзиянең, сугыш алды еллары белән чагыштырганда, күп өлеш тирәнрәк халыкчанлашуы Ватан сугышы чорында ирешкән яңа казаныш булды. Халыкчанлык андагы хисләр офыгы гаҗәеп киңәюдә дә, ритмик яктан музыкальләшүдә дә, сурәтләр-бизәкләрнең искиткеч бафында да күренә.

      Сугыш елларында татар солдатының уй һәм хисләрен, туган җиргә мәхәббәтен, сагыну-сөю тойгыларын, тирән кичерешләрен сурәтләүдә аеруча лирика актив булды. Поэзиядә лиризм күрелмәгән дәрәҗәдә көчәйде. Безнең лирика, аңа күңеле кебек, олы хисле, ир йөрәге кебек, сабыр солдат кебек, батыр рухлы әсәрләре белән бөтен илебезгә танылды. Муса Җәлилнең атаклы “Моабит дәфтәрләре” белән беррәттән Фатих Кәрим, Әхмәт Фәйзи, Гали Хуҗиев, Шәйхи Маннур, Сибгат Хәким, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Салих Баттал, Гадел Кутуй, Нур Баян, Хәсән Туфан, Мөхәммәт Садри, Бари Рәхмәт, Әхмәт Юныс, Кави Нәҗми, Максуд Сөндекле, Хәертдин Мөҗәй, Сәхаб Урайский кебек инде сугышка кадәр үк әдәбиятта күренекле урын биләгән шагыйрьләрнең әсәрләре сугыш чоры лирикасына бай өлеш булды. Алар белән бергә бөек көрәшнең шигъри елъязмаларын тудыруда иҗатлары башлыча сугыш елларында күтәрелеп киткән Шәрәф Мөдәррис, Зәки Нури, Әдип Маликов, Зыя Мансур, Гиз-эль Габид, Рәхим Саттар, Мәхмүт Хөсәен, Мостафа Ногман, Нури Арсланов, Самат Шакир, Нур гайсин, Әнәс Кари, Мөнир Мазунов, Гамир Насрый, Мансур Гаяз, Касыйм Вахит кебек шагыйрь шагыйрьләр  һәм күпсанлы яшь һәм башлап язучы фронтовиклар катнашты.

     Сугыш елларында лирика белән беррәттән поэзиянең җыр, сатира кебек жанрлары һәм төрләре дә җанланып китте, агитацион-публицистик поэзия, шигъри жанрлары плакат яки лозунг тибындагы әсәрләр дә еш язылып торды. Шулар белән беррәттән сугыш еллары татар поэзиясе эре форма әсәрләргә – поэма жанрына да еш мөрәҗәгать итте. Ф.Кәрим, Г.Хуҗиев, Н.Исәнбәт, Ә. Фәйзи, Н.Арсланов, К.Нәҗми, Ш.Мөдәррис, Ә. Исхак, С.Баттал, Ә. Маликов кебек шагыйрьләрнең поэмалары поэзиябез тарихына күренекле сәхифәләр булып өстәлде.

     Татар поэзиясе сугыш елларында олы көрәшнең героикасын суәтләүдә романтик күтәренке алымнарга һәм жанрларга (ода, баллада) зур игътибар бирде. Әмма поэзия үзенең тирән тамырлары белән сугышучы халыкның реаль батырлыгына тоташкан һәм шуннан азыклана иде. Шуңа күрә поэзиядә реализм көче күрелмәгәнчә үсте. Ләкин  бу реализм, кайерәүләр уйлаганча, “җирләшкән” реализм түгел, ә күтәренке, дәртле реализм, романтик пафослы реализм иде.

      Сугыш чоры татар поэзиясендә берничә үсеш этабы төсмерләнә. Без бу хезмәттә ачык сиземләнгән өч этапны күзәттек. Сугышның башлангыч чорындагы әсәрләр публицистик чакыру интонациясе белән сыйфатланса, сугыш утларында поэзия фронт вакыйгаларының бөтен катлаулылыгын, фронт көндәлеген сурәтли. Ахырга таба поэзиядә җиҗүле һөҗүмнәрнең тантаналы аһәңне дә тулы яңгырады. Һәр этапның үз үзенчәлекләре, үз тематикасы һәм поэтикасы бар иде. Әмма сугышның буеннан-буена поэзиядә сугышчан гуманизм пафосы аз гына да сүрелмәде, патриотизм рухы, интернационализм идеяләре кимемәде.

     Бөтен татар әдәбиятының бердәм сафында атлаган татар поэзиясе дә,үзенең сугышчан бурычын намус белән үтәгән солдат шикелле, зур иҗади фидакарьлек күрсәтте. Поэзия татар халкының олы йөрәген бөтен дөньяга күрсәткән рухи көзге булды.  Герой шагыйрь Муса Җәлилнең “Моабит дәфтәрләре”, Фатих Кәримнең бай хисле лирикасы бөтен дөньяга танылды. Шуңа күрә утлы елларда язылган, чын шигъри ялкын белән сугарылган күп әсәрләр бүген дә тулы көчкә яңгырыйлар, яңа сугыш уты кабызырга маташкан кара көчләргә каршы кыю көрәшкә өндиләр. Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясенең күркәм традицияләре бүген дә яши, көрәшә, яңа буын шагыйрьләр тарафыннан үстерелә.

        Сугыштан соңгы һәм хәзерге поэзиядә Бөек Ватан сугышының героик сәхифәләрен яктырту дәвам итә. С.Хәким, Х. Туфан, Ш. Мөдәррис, Г.Хуҗиев, И.Юзеев, М.Шабаев, Р.Харис һәм башка шагыйрьләрнең сугыш чорын сурәтләгән шигырь һәм поэмаларында байтак яңа шигъри казанышлар бар.

   

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әдәбият исемлеге

1. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучыла­ры: биобиблиографик белешмә/ төз. Р.Н. Даутов, Н.Б. Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 639 б.

 

2. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том. А-К / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 751б.

 

3. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том. Л-Я / төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 735 б.

 

4.  Бөек   Ватан   сугышында  катнашкан татар шагыйрьләре //  Бөек   Ватан   сугышы   чоры   поэзиясе : шигырьләр һәм поэмалар. – Казан, 2005. – Б.444-452.

 

5. З.М. Мәҗитов . Сугышчан поэзия. – Казан : Тат.кит.нәшр., 1975.

 

6.  З.М.Мәҗитов. Татар поэзиясе. - Казан : Тат.кит.нәшр., 1989.

 

7. Татар әдәбияты тарихы. - Казан : Тат.кит.нәшр., 1960.

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Бөек Ватан сугышы елларында этләр батырлыгы. .

Рус төркемендә укучы балалар белән Бөек Ватан сугышы елларында этләр күрсәткән батырлыклар белән танышу, яңа сүзләр өйрәнү....

"Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында"

Бу  материал  Бөек  Җиңүнең  70  еллыгына  багышлап  әзерләнгән  иде.  Ләкин  хәзер  дә  актуальлеген  югалтмагандыр...

Бөек Ватан сугышы чорында балалар язмышы.

“Минем беренче гомерем” истәлекләрендә шагыйрь: “Сугыш башланган төндә һәм Җиңү таңында ел саен борчылып уянам: кем алдындадыр, ни өчендер җаваплы, бурычлымын сыман. Мөгаен, һәлак булганнар алдында ал...

"Отечественная война 1812 года" ("1812 елгы Ватан сугышы")

8 класста яңа теманы өйрәнү дәресе. Схема, презентация, милли-региональ компонентлардан файдаланылды....

Бөек Ватан сугышы чоры поэзиясе

Бөек Ватан сугышы  тәмамлануга 70 ел булу уңаеннан кичә уздыру өчен ясалган презентация....

Бөек Ватан сугышы һәм язучылар

Татар халкының каһарман шагыйрьләре Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗатыны багышланган әдәби кичә...


 

Комментарии

Курс эше БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ. ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ СУГЫШ ВАКЫТЫНДАДА КАЛӘМНӘРЕ ТУКТАП ТОРМАГАН. ҮЗЛӘРЕНЕҢ ТУГАН ИЛЛӘРЕНӘ, ВАТАННАРЫНА БУЛГАН ТУГРЫЛЫКЛАРЫ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘРЕНДӘ ДӘ ИҖАТИТКӘННӘР.

Курс эше БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ПОЭЗИЯСЕНДӘ ВӘГЪДӘ, АНТ ТЕМАСЫ.