Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы
рабочая программа (9 класс) на тему

Ширеева Алсу Сагитовна

Рус мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен әдәбияттан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_dbiyat_2012_el.doc137 КБ

Предварительный просмотр:

Аңлатма язуы

Эш программасы статусы.

        Программа нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на нигезләнеп төзелде.

 

Эш программасы структурасы.

        Татар әдәбиятыннан эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге.

Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрелергә тиеш”. Бу – яңа стандартта эшлекле белем дип атала. Эшлекле белем – стандарт керткән яңалыкның әһәмиятле эчтәлеген ачып бирүче иң гомуми төшенчә. Белем алу гамәлләренең структурасын һәм принцибын стандарт үзе аңлата:

Структурасы – теория ярдәме белән, әдәби әсәрләргә анализ ясап, эчтәлек табу. Белем компонентлары өчәү: теория, өйрәнелә торган объект һәм алар арасындагы бәйләнеш – анализ гамәле.

Татар әдәбиятын укытуның максатлары:

матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү, төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби-теоретик төшенчәләрне белү;

дөньяга гуманлы караш, гражданлык тойгысы, патриотизм хисләре, әдәбиятка һәм халыкның мәдәни кыйммәтләренә ярату һәм хөрмәт булдыру, ягъни рухи дөньясы бай булган шәхес тәрбияләү;

әдәби текстны эмоциональ кабул итүне, образлы һәм аналитик фикерләүне, иҗади күзаллауны, китап укучы культурасын һәм автор позициясен аңлауны, сәнгать төрләре белән берлектә әдәбиятның сүз сәнгате буларак үзенчәлеге турында карашны; матур әдәбият әсәрләрен мөстәкыйль уку ихтыяҗын; укучыларның телдән һәм язма сөйләмен үстерү;

әдәбият белеменең нигез төшенчәләренә һәм әдәбият тарихының төп факторларына нигезләнеп, әдәби әсәрне уку һәм анализлау; әсәрләрдәге конкрет-тарихи һәм гомумкешелек эчтәлекне аерып ала белү; телдән һәм язма чыгышларда әдәби тел байлыгыннан дөрес файдалана белү күнекмәләре булдыру.

Татар әдәбиятын укытуның төп максатлары:

татар әдәбиятының бай тарихын, классик язучыларның иҗатларын һәм иң күренекле әсәрләрен өйрәнү, үзләштерү;

иң күркәм әсәрләр мисалында рухи байлыкның кыйммәтен күрсәтү, дәрәҗәсен үстерү;

укучыда кызыксыну хисен уяту, белем алуга, иҗади һәм рухи үсүгә теләк–омтылыш тудыру, укучының иҗади сәләтен үстерү.

Бурычлар:

текстны аңлап, сәнгатьле итеп, әдәби тел нормаларын саклап, төрле темаларга иркен сөйләшүенә ирешү;

татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, театры, сынлы сәнгате белән таныштыру;

күренекле язучылар, аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

телебезгә, милләтебезгә, кеше шәхесенә ихтирам тәрбияләү.

Гомуми белем бирү осталыгы һәм күнекмәләренә, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләр:

тәкъдим ителгән эпик, лирик һәм драматик әсәрләрне уку һәм аларга үз мөнәсәбәтеңне белдерә, бәя бирә белү;

сайлап алган әсәрнең (кыскача, тулы, аерым бүлекләренең) эчтәлеген сөйли белү;

әдәби әсәрнең төрләрен аера алу;

сайлап алып (яки тәкъдим ителгән) язучының тормыш юлын, иҗатын сөйләү;

әдәби әсәрнең төрен, жанрын исбатлау;

әдәби әсәрнең темасын, төп идея-эчтәлеген билгеләү;

әдәби әсәр героена характеристика бирү;

эпик әсәрнең бер өлешен образлы сөйләү;

шигырьне яттан белү яки прозадан өзекне яттан сөйләү;

бер яки берничә әсәр геройларын чагыштырып, уртак һәм үзенчәлекле якларын табу;

әдәби әсәрнең төп фикерен, әһәмиятен, кыйммәтен, үзенчәлекләрен дәлилли, исбатлый белү;

әсәрдә сюжет элементларын аера, композициясен, тел–сурәтләү чараларын күрсәтә, аңлата белү;

автор һәм персонажлар телен анализлау (тел-сурәтләү чараларын таба, аңлата белү);

әдәби әсәр буенча инша язу;

бирелгән темага инша язу.

Әдәбият буенча үзләштерелергә тиешле белем осталыгы һәм күнекмәләре:

әсәр темасы, төп фикере, вакыйгалары һәм аларның эзлеклелеге;

әсәр герое, аның характеры, гамәлләре, гамәл кылырга этәргән сәбәпләр;

геройның эмоциональ һәм әхлакый кичерешләрен аңлау, кабул итү;

 План “Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле һәм әдәбият укыту программалары”на   (Ф.Ф.Харисов, Ч.М. Харисова, Казан. “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде. Дәреслек: Татар әдәбияты. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары: З.Н. Хәбибуллина, Х.Г. Фәрдиева, Ә.Н. Хуҗиәхмәтов. – Казан: Мәгариф, 2011. Бу программа һәм дәреслектә әдәбият укыту 2 сәгать исәбеннән төзелгән, ә мәктәпнең укыту планы буенча 1 сәг., шунлыктан дәреслектәге материалларның барысын да саклаган хәлдә, аларны анализлау өчен бирелгән вакыт 1 сәгатькә кыскартылды.

 

Программа эчтәлеге

Әсәрләрне уку һәм өйрәнү ( 27 сәгать)

Бәйләнешле сөйләм үстерү (5 сәгать)

Дәрестән тыш уку (3 сәгать)

Төп темалар

Сәг.

Белем һәм күнекмәләр

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр һәм легендалар.

1

Аларның жанр үзенчәлекләре.

Шәриф Камал.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Буранда” хикәясе. Анда күтәрелгән төп мәсьәләләр,образларның бирелеше

Композитор Хөснулла Вәлиуллин.

1

Композиторның иҗаты турында белешмә. “Акчарлаклар” җыры

Гаяз Исхакый.  

1

Татар драматургиясен үстерүгә керткән өлеше. “Җан Баевич” комедиясе (өзек).  Әсәрләрнең  идеясе һәм образлары. Комедия турында төшенчә.

Һади Такташ.

1

Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны. “Мокамай”  шигыре. Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте

Хәсән Туфан.

1

Иҗаты турында белешмә. “Туган тел турында җырлар”,”Кайсыгызның кулы җылы?”,”Кемнәр сез?”шигырьләре. Аларның темаларын билгеләү,идеясен ачу

Мирсәй Әмир.

 

1

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Агыйдел” повесте (өзек). Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгалар, повестьта табигать күренешләренең бирелеше. Пейзаж, аның әһәмияте

Җырчы Фәхри Насретдинов.  

1

Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеге

Шамил Усманов.

1

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты хакында белешмә. “Әптери агай хикәясе”. Әсәрнең идеясе, төп герой образы

Таҗи Гыйззәт.

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Изге әманәт” драмасы (өзек). Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше. Драма турында төшенчә

Артистлар Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская                                                                            

1

Иҗатлары, аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре

Шәриф Еникеев.

2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. Солтангәрәйнең язмышы” повесте (өзек). Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше

Самат Шакир.  

1

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. “Үлемнән көчлерәк” очеркы. Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы. Очерк турында төшенчә

Аяз Гыйләҗев.  

2

Тормыш юлы,иҗаты турында белешмә. “Җомга көн кич белән” повесте (өзек). Бибинур әбинең изге күңеллеге, шәфкатьлелеге. Тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары. Авторның кешеләрдә яхшылык, игелек кебек сыйфатларның кими баруына җорчылуы

Илдар Юзеев.

2

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Гашыйклар тавы” әсәре. Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык, табигатьне саклау мәсьәләләре

Эдуард Касыймов.

1

Язучы турында белешмә. “Гомер ике килми” повесте (өзек). Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы, хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы

Рәссам Лотфулла Фәттахов.

1

Иҗаты турында белешмә. “Игеннәр өлгерде” картинасы. Анда сурәтләнгән вакыйгалар. Төсләрнең бирелеше

Фәнис Яруллин.  

3

Иҗаты  турында белешмә. “Иң гүзәл кеше икәнсез”,”Ана”, “Җилкәннәр җилдә сынала” әсәрләре. Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтнең сурәтләнүе. Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге

Миргазиян Юныс.

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте (өзек). Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, персонажларның эчке кичерешләре сурәтләнүе, татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларның тасвирлануы

Мәдинә Маликова.

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Чәчкә балы” повесте. Гаиләдә хезмәтнең роле, яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү

Наҗар Нәҗми.  

1

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә. “Татар теле” шигыре. Анда туган телнең бөеклеге чагылу

Класстан тыш уку

3

Бәйләнешле сөйләм үстерү

5

Барлыгы

35

                                                                                        Ятлау өчен әсәрләр

Һ. Такташ. Мокамай (өзек).

Х.Туфан. Туган тел турында җырлар.

М.Әмир.Агыйдел (өзек).

Ф.Яруллин. Ана.

Н.Нәҗми. Татар теле.

                                                                                     

                                                                               

Дәрестән тыш уку.

Г. Исхакый. Зөләйха.

Х. Туфан. Гүзәл гамь.

А. Гыйләҗев. Күзгә-күз.

№         

Тема

Сәг. саны

Дәрес тибы

Уку –укыту эшчәнлегенең төрләре, алымнары

Контроль төре

Материалны үзләштерү буенча  көтелгән нәтиҗәләр

Өй  эше

дата

план

факт

11.

Халык авыз иҗаты.

Риваятьләр. Легендалар.

1

Кереш дәрес.

Укытучы сүзе.Китап тәкъдим итү. Аңлатмалар бирү, әңгәмә кору.

Укучының тема буенча иркен сөйләшүенә ирешү.

Дәреслектәге риваятьләрне, легендаларны уку.

2.

Шәриф Камал.  “Буранда” хикәясе.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы сүзе, хикәяне уку, әңгәмә.

Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү.

Эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйләргә.

3

Бсү №1 Ана белән бала мөнәсәбете нең изгелеге, сафлыгы.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Аналар һәм балалар турындагы әсәрләрне искә төшерү. Әңгәмә.

Куелган проблема буенча фикереңне раслау


Кыскача сочинение язу.

4.

Х.Вәлиуллин.”Акчарлаклар” җыры.

1

Катнаш дәрес

Тема буенча фикер алышу, җырны өйр.

Композиторның башка әсәрләрен белү.

Композитор ның биограф. сөйләргә.

5.

Г.Исхакый. “Җан Баевич” комедиясе.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе.

Хронол. таблица төзү, рольләргә бүлеп уку, әңгәмә

Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү, аңлап сөйләүгә ирешү.

 Образларга характеристика бирергә , сорауларга җавап әзерләргә.

6.

Кл.тыш уку №1. ”Зөләйха”

драмасы.

1

Кл. тыш уку дәресе

 Әсәргә анализ

тест

Татар милләтенең фаҗигале язмышы

Төп вакыйгалар

7.

Һ.Такташ.

“Мокамай” поэмасы.

1

Яңа тема өйрәнү

Укытучы сүзе, диалог, шигырьләрен сәнгатьле уку,

Кеше язмышын билгеләүдә башкаларның һәм тирәлекнең роле турында уйлау

“Мокамай” дан өзек ятларга.

8.

Х.Туфан . “Кайсы       гызның кулы җылы?, “Туган тел турында җырлар”, ”Кем  сез?” шигырьләре.

1

Әсәрләр не сәнгать ле уку дәресе.

Әңгәмә, сәнгатьле уку, тел-сурәтләү чараларын тикшерү.

Биографиясен тирәнтен үзләштерү, әсәрләренең рухи тирәнлеген аңлау

 “Туган тел турында җырлар” шигырен ятларга.

9.

Кл.тыш уку №2. Х.Туфанның “Гүзәл гамь” җыентыгы.

1

Кл. тыш уку дәресе

Сәнгатьле уку, фикер алышу, тел-сурәт. чараларын тикшерү.

тест

Темаларны билгеләү,идеяләрне ачу.

Х.Туфан.“Гүзәл гамь”нән бер шигырьгә анализ.

10.

М.Әмир. “Агыйдел “повесте.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы сүзе, сәнгатъле уку, сорауларга җавап, язучының тел стилен тикшерү.

Әсәрдә  табигать күренешенең  бирелешен күзәтү

Агыйдел” әсәреннән өзекне яттан өйрәнү.

11

Җырчы Ф. Насретдинов.

1

Катнаш дәрес

Укытучы сүзе, әңгәмә

Аның опера сәнгатен үстерүдәге эшчәнлеген күзәтү.

Опера җырчылары тур. материал тупларга.

12.

Ш.Усманов. ”Әптери агай” хикәясе.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы сүзе, әңгәмә, . сәнгатьле уку.

Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү.

Әптери агай образына характеристика язарга.

13.

Таҗи Гыйззәт. ”Изге әманәт” драмасы.  

1

 Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

әңгәмә, рольләргә бүлеп уку, укытучы сүзе

Тылдагы батырлыклар турында белү

Хәзинә, Гый ният, Әбүзәр образлары ның берсенә характеристика язарга

14

Б.с.ү.№2 ”Батырлыкны син ничек аңлыйсың?”

1

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, монологик сөйләм, сәнгатьле уку.

Батырлык төшенчәсен аңлау.

Тылдагы батырлык турында сөйләгез.

15

Ф.Ильская,Г.Камская.

1

Яңа тема өйрәнү

Биографияләрен өйрәнү, сүзлек өстендә эш, укытучы әңгәмәсе,

Аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре.

Биографиялә    рен конспектларга


16

Б.с.ү.№3 Сочинение.”Театр яктылыкка,нурга илтә”.

1

Сөйләм үстерү дәресе

Сочинение язу.

Сочине ние

Бирелгән теманы

мөстәкыйль һәм

иҗади рәвештә

ачу.

Сочинениене  язып бетерергә

17

 Ш.Еникеев. “Солтангәрәйнең язмышы”әсәре.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Әдип турында белешмә. Укытучы лекциясе, әңгәмә,  сәнгатьле уку

Солтангәрәй тормышында кешелекле кешеләр

”Лотфулла карт – киң күңелле кеше” язма эш

18

 “Солтангәрәйнең язмышы” әсәренең идеясе.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Әсәрне укып, сорауларга таянып анализлау.


Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү.

Максатка ирешү өчен тырышырга кирәк. Язма фикер

19

С.Шакир. “Үлемнән көчлерәк” очеркы.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы лекциясе, әңгәмә,

Фашистлар ерткычлыгының тасвирланышы.

Х.Мөҗәй образына характеристика язарга

20

Аяз Гыйләҗев. “Җомга көн кич белән” әсәре.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы лекциясе, әңгәмә, сәнгатьле уку.

Бибинурдагы кешелеклелек сыйфатлары

Бибинурга хас сыйфатларны язарга.

21

Җомга көн кич белән” әсәренең идея-тематикасы

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Әсәрне укып, сорауларга таянып анализлау.


Эчтәлекне аңлау, “Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен”. Фикер алышу.

22.

Кл.тыш уку  №3 А.Гыйләҗев.

 “Күзгә –күз” әсәре.

1

Кл. тыш уку дәресе

Сәнгатьле һәм йөгерек уку

Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү.

Дәфтәргә төп вакыйгаларны язып куй.

23

И.Юзеев “Таныш моңнар”

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле һәм йөгерек уку өстендә эшләү, әсәрнең үзенчәлекләре белән таныштыру

Мәхәббәт һәм аның көче. Әсәрдәге геройларның тормышы аша аңлату.

24.

И.Юзеев “Гашыйклар тавы”. Әсәрдә күтәрелгән проблемалар.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы лекциясе, әңгәмә, монологик сөйләм

Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, әсәрнең темасын, идеясен ачыклау.

25.

Б.с.ү.№4 Сочинение. Яшьлек – табигать бүләге”

1

Сөйләм үстерү дәресе

Сочинение язу

Сочине ние

Бирелгән теманы

мөстәкыйль һәм

иҗади рәвештә

ачу.

Сочинениене  язып бетерергә

26.

Эдуард Касыймов.”Гомер ике килми” повесте.”

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Әсәргә күзәтү ясау, укытучы сүзе: репрессия еллары корбаннары

Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү.

Образларга характеристика бирү. 192 бит  сораулар һәм бирем.

27.

Л.Фәттахов “Игеннәр өлгерде” картинасы.

1

Күзәтү дәресе

Күзәтү, сорауларга таянып сөйләү.

Рәссам иҗатының үзенчәлекләре

сочинение

28.

 Б.с.ү.№5  “Казанда яшәгән бөек кешеләр”

1

Сөйләм үстерү дәресе

Әңгәмә, портретлар белән эш

Казанда яшәгән тарихи шәхесләр турында  мәгълүматлы булу.

Казанда яшә гән тарихи шәхесләр ту рында  матери  ал тупларга.

29.

Ф.Яруллин.”Җил кәннәр җилдә сынала” повесте.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы лекциясе, әңгәмә

Сәнгатьле уку.

Әсәрнең темасын, төп фикерен үзләштерү.

Повестьне укырга һәм сөйләргә

30

“Җилкәннәр җилдә сынала” повестенда образлар системасы.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Әңгәмә, сүзлек өстендә эш, сәнгатьле уку, әсәрнең темасын, идеясен ачыклау .

тест

Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеген күзәтү, чын кеше нинди булырга тиешлеген аңлау.

Ихтыяр көче һәм кеше язмышы.

31

Ф.Яруллин. “Ана” балладасы. “Иң гүзәл кеше икәнсез” шигыре.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Сәнгатьле уку, әңгәмә.

Аңлы рәвештә сәнгатьле укуга ирешү, укытучыга соклану хи сенең,ана мәхәббәтенең сурәтләнүе.

Балладаны яттан өйрәнергә.

32.

Миргазыян Юныс. “Шәмдәлләрдә генә утлар яна” повесте

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы лекциясе,әңгәмә, сәнгатьле уку

Бөек Ватан сугышының чагылышы.

Татар гаиләсендәге гореф-гадәт , йолалар турында язарга.

33.

М.Маликова. “Чәчкә балы” повесте.

1

Әсәрне уку һәм   анализлау дәресе

Укытучы лекциясе, әңгәмә, сәнгатьле уку

Тормыштагы хәлләрнең кеше язмышына тәэсире.

Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә әзерләнү

34.

Н. Нәҗми. “Татар теле” шигыре.

1

Сәнгатьле уку дәресе

Тел турында сөйләшү, сәнгатьле уку.

Шигырьнең төп идея-эчтәлеген билгели белү.

Шигырьне яттан өйрәнергә.

35.

Йомгаклау

1

Йомгак лау дәресе

Өйрәнелгән материал ны йомгаклау.

тест

Белемнәрне үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

әдәбияттан эш программасы 6 сыйныф

Рус мәктәбенең 6 сыйныфында укучы татар балалары өчен әдәбияттан эш программасы...

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

Әдәбияттан эш программасы,5 сыйныф(рус төркеме)

Максат: Ә.Бикчәнтәеваның “Тәмле сүзләр” хикәясен  аңлап уку.Хикәя турында үз фикереңне әйтә һәм чагыштыра алу, аралаша белү сәләтен  үстерү.Татар теленә кызыксыну үстерү.Дус һәм тату булу кү...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.3.Төп...

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы.

6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан эш программасы....