Рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар әдәбитыннан эш программасы
календарно-тематическое планирование (9 класс) по теме

Хайруллина Гульчачак Равкатовна

Рус мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_tat.lit_.doc196 КБ

Предварительный просмотр:

                                 Календарь-тематик план

Тема

Дәрес тибы

Үзләштерелергә яки камилләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр

Өйгә эш

  Үткәрү вакыты

Үтә-

 леше

1.

Халык авыз иҗаты. Риваятьләр.

Яңа материал аңлату

Аларның жанр үзенчәлекләре.

2-3 риваять укып килергә

2.

Легендалар. Аларның жанр үзенчәлекләре

Яңа материал аңлату

Аларның жанр үзенчәлекләре

3.

Ш.Камал. Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

Яңа материал аңлату

Язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

4.

Ш.Камал “Буранда” хикәясе.

әсәр өстендә эшләү

Анда күтәрелгән төп проблемалар, образларның бирелеше

5.

Дәрстән тыш уку. Ш..Камал “Акчарлаклар

әсәр өстендә эшләү

Эчтәлек сөйләү.Образларга характеристика бирү, аермалы якларын күрсәтү.

Образларга характеристика

6.

 Композитор Хөснулла Вәлиуллин. Иҗаты турында белешмә. “Акчарлаклар” җыры

Яңа материал аңлату

Композиторның иҗаты турында белешмә.

“Җыр тыңлагач” иҗади эш

7.

Г.Исхакый. Татар драматургиясен үстерүгә керткән өлеше

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә. Татар драматургиясен үстерүгә керткән өлеше

8

“Җан Баевич” комедиясе. Әсәрдән өзекләр уку

әсәр өстендә эшләү

Әсәрнең идеясен билгеләү

9.

“Җан Баевич” комедиясе. Әсәрнең идеясе һәм композициясе

әсәр өстендә эшләү

Образларга характеристика бирү

10.

Дәрстән тыш уку..Г.Исхакый.Зөләйха

Класстан тыш уку

Эчтәлек сөйләү.Образларга характеристика бирү, үз фикереңне белдерү белү

Образларга характеристика

11.

Һади Такташ. Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны

Яңа материал аңлату

Шагыйрьнең татар поэзиясендә тоткан урыны

12.

Һ.Такташ “Мокамай” шигыре.

әсәр өстендә эшләү

Лирик геройның Мокамайга мөнәсәбәте

“Мокамай”, өзек ятларга

13.

Хәсән Туфан. Иҗаты турында белешмә“. “Кайсыгызның кулы җылы? шигыре

Яңа материал аңлату

Иҗаты турында белешмә





14.

“Туган тел турында җырлар”,” “Кемнәр сез?” шигырьләре.  Аларның темаларын билгеләү, идеясен ачу

Катнаш дәрес

Шигырьләрнең темаларын билгеләү, идеясен ачу

“Туган тел турында җырлар”, ятларга

15.

Дәрстән тыш уку. Х.Туфан.”Гүзәл гамь”

Дәрстән тыш уку

Шигырьләрнең темаларын билгеләү, идеясен ачу

16.

Мирсәй Әмир. Язучының тормыш юлы, иҗаты

Яңа материал аңлату

Язучының тормыш юлы, иҗаты турында белешмә

17.

“Агыйдел” повесте (өзек)

әсәр өстендә эшләү

Әсәрдә 30 нчы еллар башындагы тарихи вакыйгаларның бирелеше

18.

Әсәрдә табигать күренешләренең бирелеше, пейзаж, аның әһәмияте

әсәр өстендә эшләү

Әсәрдә табигать күренешләренең бирелеше, пейзаж, аның әһәмияте

“Агыйдел” повесте, өзек ятларга

19.

Б.с.үстерү. Табигать һәм без.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

20.

Җырчы Фәхри Насретдинов.

Яңа материал аңлату

Аның опера сәнгатен үстерүгә керткән өлеше

1 опера артисты турында чыгыш әзерләргә

21.

Ш.Усманов. Тормыш юлы һәм иҗаты

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә.

22.

“Әптери агай” хикәясе.

әсәр өстендә эшләү

Әсәрнең идеясе, төп герой образы

23.

Таҗи Гыйззәт. Тормыш юлы, иҗаты

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы, иҗаты турында белешмә

24.

“Изге әманәт” драмасыннан өзекләр уку

әсәр өстендә эшләү

Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше

25.

Әсәрдә халыкның тылдагы батырлыгы, уңай һәм тискәре образларның бирелеше

әсәр өстендә эшләү

Образларга характеристика, төп фикерне билгеләү

26.

Артистлар Фатыйма Ильская һәм Гөлсем Камская иҗатлары.

Яңа материал аңлату

Аларның театр сәнгатен үстерүдәге эшчәнлекләре

27.

Б.с. үстерү. Театр яктылыкка, нурга илтә.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

28.

Шәриф Еникеев. Тормыш юлы һәм иҗаты.

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

29.

“Солтангәрәйнең язмышы” әсәре (өзекләр уку)

әсәр өстендә эшләү

Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше

30

Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше

әсәр өстендә эшләү

Тормыштагы авырлыкларны җиңә алуның әсәрдә сурәтләнеше

31

Самат Шакир. Тормыш юлы, иҗаты.

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты хакында белешмә

32

“Үлемнән көчлерәк” очеркы.

әсәр өстендә эшләү

Очерк турында төшенчә

33

Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы

әсәр өстендә эшләү

Патриот шагыйрь Хәйретдин Мөҗәй образы һәм аның батырлыгы

34

Аяз Гыйләҗев. Тормыш юлы, иҗаты

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты хакында белешмә

35.

“Җомга көн кич белән” повесте (өзекләр уку)

әсәр өстендә эшләү

Бибинур әбинең изгелеге, шәфкатьлелеге

36

“Җомга көн кич белән” повестена анализ

әдәби әсәргә анализ

37.

Бибинур әбинең тормыш авырлыгын җиңүгә ярдәм иткән сыйфатлары

әсәр өстендә эшләү

Авторның кешеләрдә яхшылык сыйфатлары кими баруына борчылуы

38-39.

Б.с. үстерү. Сочинение.

“Әнкәйләрнең белик кадерен”

Контроль  дәрес

40.

Дәрстән тыш уку. А.Гыйләҗев “Күзгә - күз”

Класстан тыш уку

Эчтәлек сөйләү.Образларга характеристика бирү, аермалы якларын күрсәтү.

41.

Илдар Юзеев. Тормыш юлы, иҗаты.

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

42.

“Таныш моңнар” поэмасы.

әсәр өстендә эшләү

Поэма турында төшенчә.

43

“Гашыйклар тавы” әсәре

әсәр өстендә эшләү

Хезмәткә намуслы караш, мәхәббәтнең көче, аңа тугрылык

44

“Гашыйклар тавы” әсәрендә табигатьне саклау мәсьәләләре

әсәр өстендә эшләү

Табигатьне саклау мәсьәләләре

45-46.

Б.с.үстерү Сочинение “Яшьлек – табигать бүләге”

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

47

Эдуард Касыймов.

Яңа материал аңлату

Язучы турында белешмә

48

“Гомер ике килми” повесте

әсәр өстендә эшләү

Әсәрдә фаҗигале елларның чагылышы

49

“Гомер ике килми” повестенда  хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы

әсәргә анализ

Хаксызга рәнҗетелгән кешеләр язмышы

50.

Дәрестән тыш уку “Гомер ике килми”

әсәр өстендә эшләү

51

Рәссам Лотфулла Фәттахов. Иҗаты турында белешмә. “Игеннәр өлгерде” картинасы.

Яңа материал аңлату

Анда сурәтләнгән вакыйгалар. Төсләрнең бирелеше

52

Б.с.үстерү. Сочинение “Икмәк – ил тоткасы”

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү


53

Б.с.үстерү. Казанда яшәгән бөек кешеләр.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен, дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

реферат

54.

Фәнис Яруллин.

Яңа материал аңлату

Иҗаты турында белешмә

55.

“Иң гүзәл кеше икәнсез”, “Ана” әсәрләре.

әсәр өстендә эшләү

Укытучыга соклану хисенең, ананың баласына булган олы мәхәббәтенең чагылышы

“Ана” балладасын  ятларга

56.

“Җилкәннәр җилдә сынала” повесте.

әсәр өстендә эшләү

Автобиографик әсәрләрнең үзенчәлеге

57

Җилкәннәр җилдә сынала” повестена анализ

әдәби әсәргә анализ

Образларга характеристика

58

Дәрстән тыш уку. Ф.Яруллин “Яши белү”

Дәрстән тыш уку

Эчтәлек сөйләү.Образларга характеристика бирү, аермалы якларын күрсәтү.

59

Миргазиян Юныс.

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

60.

“Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәрен уку

әсәр өстендә эшләү

Әсәрдә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы, геройларның эчке кичерешләре сурәтләнүе.

61

“Шәмдәлләрдә генә утлар яна” әсәренндә милли йолалар

әсәр өстендә эшләү

Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолаларының тасвирлануы.

62.

Б.с. үстерү. Син

батырлыкны ничек аңлыйсың?

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

63

Мәдинә Маликова. Тормыш юлы һәм иҗаты

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә

64

“Чәчкә балы” повесте

әсәр өстендә эшләү

Гаиләдә хезмәтнең ролен ачыклау

65

Наҗар Нәҗми.“Татар теле” шигыре

Яңа материал аңлату

Тормыш юлы һәм иҗаты хакында белешмә.

.“Татар теле” шигырен ятларга

66-67

Б.с үстерү. Сочинение “Тел тарихы – халык тарихы”

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Бәйләнешле фикерли белү сәләтен,дөрес җөмләләр төзү осталыгын үстерү

68

Милли бәйрәмнәр. Корбан гаете. Мәчетләр тарихыннан

Яңа материал аңлату

        

«Каралды”                                                                      

МБ җитәкчесе

________            Хөсәенова Р.Җ..

Протокол № _______

“    “ _________ 2012 ел              

«Килешенде”    

Укыту – тәрбия эшләре буенча директор урынбасары

__________              Хәйруллина Г.Р.

“     “ _________ 2012 ел                      

«Расланды”    

     Мәктәп директоры

________          Рамазанов Ф.Ф.

Приказ № _______

“     “ ________ 2012 ел                

 

Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы

 Иске Чүриле урта гомуми белем мәктәбенең

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйруллина Гөлчәчәк Рәфкать   кызының

9 нчы сыйныфта татар әдәбиятыннан   эш программасы

                                                                                           

                                                                                                       

                                                                                                                                               

                                                                                                                                                 Педагогик киңәшмә утырышында каралды

                                                                                                 Протокол №

                                                                                                                                                  “______” ___________________ 2012 ел

2012 – 2013 нче уку елы

                                                                                           Татар әдәбияты

Класс   9

Укытучы  Хәйруллина Гөлчәчәк Рәфкать кызы

Сәгатьләр саны:

Барысы   - 68 сәг.; атнага  - 2 сәг.

Планлаштыру  “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы”на   (Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Ф.Фәрдиева, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010) нигезләнеп төзелде. Программа нигезенә  Татарстан Республикасы  Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды.

Дәреслек :  Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми  белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов  тарафыннан эшләнгән (Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2011)

     

        

Программада 68 сәгать каралган: әсәрләрне уку һәм өйрәнү – 50 сәгать, дәрестән тыш уку –6 сәгать, бәйләнешле сөйләм үстерү – 12 сәгать, сочинение - 4

                                                                                                 Аңлатма язуы

 Эш программасы статусы

       Программа нигезенә  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартлары салынды, ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан расланган “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы”  (Казан, «Мәгариф» нәшрияты, 2010 ел), 9 нчы сыйныф өчен З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов  тарафыннан эшләнгән (Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2011), ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Эш программасы структурасы

      Татар әдәбиятының эш программасы өч өлештән тора: аңлатма язуыннан, төп бүлекләрне, белем һәм күнекмәләрне үз эченә алган программаның эчтәлегеннән, укучыларның әзерлек дәрәҗәсенә таләпләреннән.

Эш программасының эчтәлеге

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына әдәбият  укытуның  төп максаты һәм бурычлары

- матур әдәбият текстларын форма һәм эчтәлек берлегендә аңлап кабул итү;

- төп әдәби-тарихи мәгълүматларны һәм әдәби теоретик төшенчәләрне белү;

- балаларны татар әдәбияты, халык авыз иҗаты, татар халкының җыр-музыкасы, теарты, сынлы сәнгате белән таныштыру, күренекле

  язучылар һәм аларның әсәрләрен үзләштерүләренә ирешү;

- укучыларның телдән һәм язма сөйләмнәрен үстерү;

- әдәби әсәрне уку һәм анализлау;

- халык тарихын, мирасын өйрәнү аша Ватанга, халыкка, туган телгә мәхәббәт, олыларга, кечеләргә һәм, гомумән, кешегә ихтирам,

   мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек тәрбияләү.

Белем бирү эчтәлегенең  мәҗбүри минимумы

Әдәби әсәрләрне танып-белү буенча төп эшчәнлек. Татар әдәбиятының күренекле язучылары һәм шагыйрьләре, аларның әсәрләре турында мәгълүмат булдыру; төрле жанрдагы әдәби әсәрләрне аңлап һәм иҗади уку; сәнгатьле уку; шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрдән өзекләрне яттан өйрәнү; әсәрләрне анализлау; план төзү һәм әсәрләр турында кыскача бәяләмә (отзыв) язу; татар һәм рус әдәбиятындагы әсәрләрне чагыштырып бәяләү, үз фикерен әйтә белү.

        

9 нчы сыйныфны тәмамлаган татар балалары үзләштерергә тиешле белем-күнекмәләр

- өйрәнгән әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

- классик әдипләрнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын истә калдыру;

- әдәби текстны кабул итү һәм анализлау, укыган буенча план төзү;

- геройларга характеристика бирү;

- әдәби әсәрдәге эпизодларны һәм геройларны чагыштыру, автор позициясен ачыклау;

- укыганга үзеңнең мөнәсәбәтеңне белдерү, әсәрне (өзекне) сәнгатьле итеп уку; 

-риваятьләр һәм легендалар, аларның жанр үзенчәлекләрен белү.

-әдәби әсәрнең сюжетын тотып ала белү.

-шигырь һәм поэманың үзенчәлекләрен белү;

-уңай герой, лирик герой төшенчәләрен аера белү;

-әдәби әсәрләрдән сурәтләү чараларын таба белү;

-милли орнаментларны аера белү.

 - татар халкының гаилә - көнкүреш, гореф – гадәт һәм йолаларын аңлата белү.

 - әдәбиятка бәйле рәвештә балет, опера, сынчы кебек терминнарны аңлата белү.

 - балалар өчен басылган вакытлы матбугат материалларын уку һәм файдалана алу.

      Ятлау өчен әсәрләр

        1.Һ.Такташ. Мокамай (өзек).

2.Х.Туфан. Туган тел турында җырлар.

3.М.Әмир. Агыйдел (өзек).

4.Ф.Яруллин. Ана.

5.Н.Нәҗми. Татар теле.

Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

УМК

Укытучы өчен методик   әдәбият

Укучылар өчен әдәбият

Программа: “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы”н  (Ә.Н.Хуҗиәхмәтов, Ф.Г.Галимуллин, З.Н.Хәбибуллина, Х.Ф.Фәрдиева, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010)

Дәреслек:  Татар әдәбияты. Рус телендә төп гомуми  белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов  тарафыннан эшләнгән (Казан,  Татарстан китап нәшрияты, 2011)


1.Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Т.Ш. Гыйләҗев. Татар әдәбияты. Теория. Тарих. К.: “Мәгариф” нәш-ты, 2004

2. Хатипов Ф.М. Әдәбият теориясе. К.: ТКН, 2000.

3. Гайфуллина Ф.А.Әдәбият дәресләрендә Казан, «Яңалиф», 2006

4. Хөснетдинова Л.К. Әдәбият укыту мәсьәләләре. Яр Чаллы, 2000.

5. Мифтахова М.А. Мәктәптә Хәсән Туфан иҗаты. Алабуга, 2002.

7. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә мөстәкыйль һәм иҗади эшләр. К.: “Мәгариф”

8. Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү. К.:. Мәгариф, 2007.

9. Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. Библиографик белешмә. К.: ТКН, 1986.

10. Татар әдәбияты тарихы. 6 том. 60-90 еллар әдәбияты. К.: “Раннур нәшрияты, 2001.

11. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәргә анализ ясау.К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2005.

12..Гайфуллина Ф.Ә. Әдәбият дәресләрендә. К.:. “Яңалиф” н-ты, 2006.

13.Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.

14. Заһидуллина Д.Ф., Ибраһимов М.И., Әминева В.Р. Әдәби әсәр өйрәнәбез һәм анализ ясыйбыз. К.: “Мәгариф” нәшрияты, 2007.

15. «Мәгариф» журналы

  1. Әдәбият белеме сүзлеге.


  1. Галиуллин Т.Н. Шигърият баскычлары. К.: “Мәгариф”, 2002.
  2. Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятыбызның җырлы чишмәләре. К.: “Мәгариф”, 2001.
  3. Җәләлиева М.Ш.  Әдәбиятта тойгы катламнары. К.: “Мәгариф”, 2005.
  4. .Заһидуллина Д.Ф. Яңа дулкында. К.: “Мәгариф”, 2006.
  5. .Программа буенча каралган язучыларның әсәрләре
  6. “ Ялкын” журналы, “Сабантуй”газетасы


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

9 сыйныф өчен татар теленнән эш программасы...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы

Татар мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен татар теленнән эш программасы “Каралды”“Югары Стәрле авылы төп гомуми белем мәктәбе”  методик берләшмә җитәкчесе:  _________________ Сәмигуллина В.Н....

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 5 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

  Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.“Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Закон...

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ 8 НЧЕ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:1.Россия Федерациясендә мәгариф турында” Федераль Законы, декабрь, 2012 ел.2.“Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы, 2013 ел.Төп го...

Рус мәктәбенең 5 нче сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

Ә.М.Закирҗанов, Г.Р.Габделхакова.Татар әдәбияты 5 нче сыйныф дәреслеге....

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....