“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.
методическая разработка (5 класс) по теме

 

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл san_5.docx18.83 КБ

Предварительный просмотр:

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

I.Максатлар:

1) Фәнни:”Сан” сүз төркеме турында аңлату;

2)Коммуникатив: укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү;

3) Тәрбияви: белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү.

II. Бурычлар:

-“Сан” сүз төркеме турында билгеләмә бирү һәм аның  грамматик үзенчәлекләрен ачыклау;

-саннарның язуда белдерелүе белән танышу;

-мәкальләр аша укучыларда белемгә карата мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

III.Принциплар:

1)дидактик принциплар: фәннилек,эзлеклелек,күрсәтмәлелек,теориянең практика белән бәйләнеше,предметара һәм бүлекара бәйләнеш;

2)гомумтеоритик принцип: коммуникатив.

IV.Укыту ысуллары: аңлату-күрсәтү,иҗади характерда.

V.Укыту алымнары: дәреслек белән эшләү, биттә таратылган шигырь белән эшләү, күнегү эшләү, тактадагы мәкальләр белән эшләү, табышмакларга җавап  табу.

VI. Дәреснең төре: яңа материалны аңлату.

VII. Җиһазлау:Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, З.Х.Маһанова “5  нче сыйныф өчен татар теленнән дәреслек”(75-77 нче битләр), тактадагы материал, биттә таратылган шигырь.

VII.Кулланылган әдәбият:

1.”Мәгариф”, 2003-№10.

2.Ф.Ф.Харисов, Ч.М.Харисова, З.Х.Маһанова. 5 нче сыйныф өчен татар теленнән дәреслек.

                                                   Дәрес барышы.

   Укытучы: Исәнмесез, балалар! Хәлләрегез ничек? Дәрестә кемнәр юк? Бүген мин сезнең укытучыгыз. Минем исемем Флюсә Рәхим кызы. Миңа Флюсә апа, Флюсә Рәхимулловна дип эндәшергә мөмкин. Бу оештыру моменты булды. Балалар, без бүген бик кызыклы тема үтәбез, дәрес тә күңелле үтәчәк. Шуңа күрә сезнең актив катнашуыгыз өчен, дәрес ахырында билгеләр куелачак.

    Хәзер сезнең тактага игътибар итүегезне сорыйм.Анда татар мәкале язылган. Мәгънәсен аңлыйсызмы, балалар?

    Укучылар: Юк.        

    Укытучы: “Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бир”. Белгәнегезчә, җиде саны бик тирән мәгънәгә ия. Мәсәлән, күкнең җиденче катында ( на седьмом небе от счастья) , атнада җиде көн. Аеруча татарлар бу санны изгеләштерәләр, әкиятләрендә яратып кулланалар. Бу мәкальнең мәгънәсе җиде  йортның ( халыкның) телен, гореф- гадәтләрен (обычаи) бел һәм шулкадәр яхшы бел, икенче кешеләргә белем бирерлек булсын һәм үз гыйлемең белән икенче кешеләр белән дә бүлеш дигәнне аңлата. Без хәзер XXI гасырда яшибез. Бу – телләр гасыры. Ә кеше иң беренче чиратта башка телләрне белү өчен, үзенең туган , ана телен яхшы белергә тиеш. Аңладыгызмы, балалар?

    Укучылар: Әйе.

   Укытучы: Ә хәзер асларына сызылган сүзләргә сораулар куегыз әле.

   Укучы: Ничә? Күпме?

   Укытучы: Әйе, дөрес, укучылар. Ә “ ничә” күпме?” соравына нинди сүз төркеме җавап бирә?

   Укучылар: Сан сүз төркеме.

   Укытучы: Димәк, укучылар, бүгенге безнең темабыз – “ Сан” сүз төркеме , дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге числоны язып куегыз һәм үтәсе тема - “Сан” сүз төркеме. Китапларыгызны ачып, 194 нче күнегүнең өченче җөмләсен игътибар белән укыгыз. Сан нинди сүз төркемендәге сүзләр белән бәйләнгән икән?

 Укучы:  Ишек, парта сүзләре белән.

Укытучы:Әйе,дөрес.Исемнәр нинди санда килгән? Берлектәме яки күплектәме?

Укучылар: Берлектә.

Укытучы: Димәк, балалар, саннар белән килгән исемнәр һәрвакыт берлектә була. Исегездә калдырыгыз. Ә хәзер бергәләшеп кагыйдә чыгарыйк.

            Укучылар: Ничә? Күпме? Никадәр? Ничаклы? Сорауларына җавап бирүче сүз төркеме сан дип атала. Саннар белән килүче исемнәр берлек санда була.

Укытучы: Молодцы,мин бик шат. Ә хәзер китапның 195 нче күнегүен язмача эшлибез.Мин сезне

            Укучылар: Әйе вариантларга бүләм: беренче, икенче һәм өченче вариант. Аннары тикшерербез. Әзерме сез?

Укытучы: Алсу, җиде саны күпме була?

 Укучы:  Семь.

 Укытучы: Азат, ун саны күпме була?

 Укучы: Десять

             Укытучы: Дөрес. Икенче вариантта егерме җиде саны ничә була?

             Укучы: Двадцать семь  һ.б.

Укытучы: Молодцы, укучылар, бу эшне бик уңышлы башкарып  чыктыгыз. Ә хәзер табышмаклар чишәбез. Кайсыгыз дөрес җавапны табар икән? Ягез әле,тикшерик.

Дүртәү йөгерә,бер-берсен уза алмый.

Укучы: Тәгәрмәчләр.

Укытучы: Ә хәзер логик сорау.

Кешегә җиде тулгач, ул нишли?

Укучы: Сигезенчегә күчә.

Укытучы: Дөрес, балалар. Бу табышмакта сан бармы?

Укучы: Әйе, җиде.

Укытучы: Дөрес! Бер кешенең- алты улы, аларның һәрберсенең берәр сеңлесе булган.Бу кешенең ничә баласы булган?

            Укучылар: Җиде.

Укытучы:  “Бер кешенең – алты улы”. Бу өлештә саннар бармы? Ниндиләр алар?

Укучылар: Бер, алты.

Укытучы: Ә хәзер икенче төрле кызыклы гына  бер эш эшләп алабыз. Хәзер мин сезгә рәсемнәр таратам, һәрберегезнең үз рәсеме була. Сез анда  ничә редмет, хайван, яшелчә булуына карап, саннар кулланып, җөмләләр язарга тиеш буласыз. Шулай ук предметның билгесен, форма ягыннан, төсе, тәме ягыннан характерларга тиешсез. Мәсәлән: рәсемдә ике агач урындык бар. Рәсемдә тагын нәрсәләр бар, Азат?

Укучы: Рәсемдә алты кара стакан бар.

Укытучы: Илсөяр, рәсемдә ничә ишек бар?

Укучы: Бер ишек бар.

Укытучы: Дөрес, биремне аңладыгызмы укучылар?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Аңлашылмаган сүзләр тактада  язылган. Алинә, синең рәсемдә нәрсәләр бар, нинди җөмлә төзедең?

Укучы: Минем рәсемдә ике кызыл чия, алты тәмле җиләк һәм бер чиркәү бар.

Укытучы: Дөрес, ә синекендә, Айсылу?

Укучы: Минем рәсемдә бер кечкенә бәби, ике кызыл алма, ун файдалы кишер бар.

Укытучы: Бу эшне дә бик уңышлы башкаргансыз, молодцы. Ә хәзер мин сезгә телләр турында бик кызыклы мәгълүмат укып китәм. Сез игъ тибар белән тыңлап, мин әйткән саннарны цифрлар белән дәфтәрегезгә языгыз. Сезгә тикшереп барыр өчен, берегез такта янына чыксын. Кайсыгыз тели, укучылар? Алия, әйдә, чык.

Текст:

Француз галимнәре кешелек дөньясы 5651 телдә сөйләшә дигән нәтиҗәгә килделәр. Полиглотлар (күп тел белүчеләр) арасында иң зур күрсәткечкә Копенгаген университеты профессоры Расмус Кристиан Раск ирешә. 18 йөз ахыры – 19 йөз башында яшәгән бу галим 230 телдә иркен сөйләшкән. Күп кенә сүзлекләр төзегән.

Укытучы: Хәзер тикшереп чыгыйк. Әйдәгез әле, уен уйнап алыйк! Мин хәзер сезгә бер хәрәкәт күрсәтәм, икенче төрлесен әйтәм. Сез мин әйткәнне эшләргә тиеш. Мәсәлән, мин үзем сезгә кулны аска төшерергә кушам, үзем кулымны өскә күтәрәм. Сез мин әйткәнне эшләгез.Кем ялгыша ,шул монда, минем янга такта янына чыга!

(Өч кешегә кадәр уйнатыла).

 Укытучы: Ә хәзер сез сан сүз төркеме  кергән җырмы, шигырьме, табышмакмы, мәкальме әйтергә тиеш! Шул вакытта без сезне утыртабыз. Үзегез булдыра алмасагыз,берәр иптәшегез булышсын.

Әйдәгез, хәзер белемнәрегезне тикшерер өчен  кечкенә генә эш эшләп алабыз. Сезнең өстәлләрегездә татар халык шагыйре, балалар язучысы, бик кызыклы шигырьләр авторы Шәүкәт Галиевның “Шәвәлигә ничә яш ь” шигыре ята. Сез аны игътибар белән укып саннарның  асларына сызарга тиешсез. Эшләп бетергәч, миңа җыеп тапшырасыз. Берәм-берәм йөрмәс өчен, арттан алга җибәрегез.

               Укучылар, без бүген нинди сүз төркемен үттек?

Укучылар: Сан.

Укытучы: Сан нинди сорауларга җавап бирә әле?

Укучылар: Ничә? Күпме?

  Укытучы: Азат, саннар белән килгән исем  нинди санда килә? 

              Укучы: Берлек санда.

  Укытучы: Укучылар, теманы барыгыз да аңладыгызмы?

  Укучылар: Әйе.        

    Укытучы: Ә хәзер өй эшләрен көндәлегегезгә языгыз. Автобиография нинди булырга тиеш? Мәсәлән, мин, Фәтхуллина Флюсә, 1968 нче елның 28 нче маенда тудым. 5 айда тешләрем чыккан. Ничәнче айда йөри башлавыгыз, ничәнче айда беренче сүзне әйтүегез, ничә айда балалар бакчасына йөри башлавыгызны – барлык сорауларга җавапны әниегездән сорап автобиографик әсәр язып килегез. Бүген сез миңа барыгыз да ошадыгыз. Барыгыз да актив катнашты дияргә була, кайберләрегез генә бераз оялып утырды. Алар да активрак булса, яхшырак булыр иде. Миңа бүген аеруча Алсуның, Илсөярнең, Азатның дөрес җаваплары ошады. Аларга “5” ле. Саубулыгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

2 сыйныф. Исем турында төшенчә.

2 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе....

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф

Аваз ияртемнәре турында төшенчә, 7 нче сыйныф...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...