Сүзтезмә турында төшенчә.
план-конспект урока (7 класс) по теме

Фатрахманова Фания Сулеймановна.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suztezm_turynda_toshench.docx21.14 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:       Сүзтезмә турында төшенчә.

Максат: 1. Сүзтезмә турында төшенчә бирү;

2. Укучыларда матур язу, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

3.  Казан шәһәренә мәхәббәт хисен тәрбияләү.

Материал: 1. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Татар теле: 7 нче сыйныф өчен дәреслек. – Казан: Мәгариф, 1994. – Б. 19-24.

2. Зиннәтуллина К., Шәйхиева Г. Компьютер өчен күнегүләр // Мәгариф, 2002. – № 4. – Б.8-9.

Җиһазлау: карточкалар.

Укыту принциплары: фәннилек, теория белән практиканың бәйләнеше, укучыларга дифференциаль якын килү, системалылык.

Укыту ысуллары: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Укыту алымнары: карточкалар белән эш, әңгәмә, күнегү өстендә эш.

Дәресн төре: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Дәрес планы

I. Актуальштерү.

1. Исәнләшү.

2. Тактада җөмлә өстендә эш.

3. Элек үткәннәрне әлеге дәрес темасы белән бәйләү.

II. Яңа материалны аңлату.

1. Сүзтезмә турында мәгълүмат бирү.

2. Җөмләләр өстендә эш.

3. 22 нче күнегү өстендә эш.

III. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

1. 23 нче күнегүне эшләү

2. Карточкалар белән эш.

IV. Өйгә эш бирү: Сүзтезмә турында 19-20 битләрдән укырга, 25 нче күнегүне эшләргә.

V. Йомгаклау.

1. Сорауларга җавап бирү.

2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1. Укытучы: Исәнмесез, укучылар. Тынычландык. Дәресебезне башлап җибәрәбез.

2. Укытучы: Укучылар, тактага игътибар итегез. Анда җөмлә бирелгән. Җөмләне укыгыз. Ул нәрсә турында?

Без Татарстанның башкаласы – Казан шәһәрендә яшибез һәм Казанны бик яратабыз.

Укучы: Әлеге җөмлә Казан шәһәре турында. Казан – Татарстанның башкаласы ул.

Укытучы: Сез Казанның нинди истәлекле урыннарын беләсез?

Укучы: Казан Кремьле, Кол Шәриф мәчете, Казан дәүләт университеты, төрле музейлар, Г.Камал исемендәге академия театры, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, “Казанның меңьеллыгы” паркы, Бауман урамы һ.б.

Укытучы: Әйе, укучылар, Казанның истәлекле урыннары бик күп. Менъеллык Казаныбыз көннән-көн матурлана бара: яңа урамнар барлыкка килә, матур, мәһабәт йортлар төзелә, метро сафка басты. Шәһәребез чиста, гүзәл, ямьле.

3. Укытучы: Ә хәзер, әйдәгез, алдагы елларда үткән темалар буенча җөмләне тикшерик. Искә төшерик әле, үткән елларны без нинди тел тармакларын өйрәндек?

Укучы:  Без фонетика, лексика, морфология кебек тел тармакларын өйрәндек.

Укытучы: Лексикологиянең төп берәмлеге нәрсә?

Укучы: Лексикологиянең төп берәмлеге – сүз.

Укытучы: Җөмләдә бирелгән сүзләрне аерыгыз.

Укучы: Без, Татарстанның, башкаласы, Казан, шәһәрендә, яшибез, һәм, Казанны, бик, яратабыз.

Укытучы: Фонетиканың төп берәмлеге нәрсә?

Укучы: Фонема.

Укытучы: “Казан” сүзендә фонемаларны күрсәтегез.

Укучы: К, а, з, а, н.

Укытучы: Ә морфологиядә без нәрсәләрне өйрәндек?

Укучы: Морфологиядә сүз төркемнәрен өйрәндек.

Укытучы: Җөмләдәге сүзләрне сүз төркемнәре буенча аерыгыз.

Укучы: Без – алмашлык, Татарстанның – исем, башкаласы – исем,  Казан – исем,  шәһәрендә – исем, яшибез – фигыль, һәм – теркәгеч, бик – рәвеш, яратабыз – фигыль.  

Укытучы: Күрәсезме, укучылар, һәрбер тел тармагының үз берәмлекләре бар.

Без өйрәнә башлаган синтаксисның берәмлекләре күбрәк. Бу аның кешеләр арасында аралашуны тәэмин итүче, сөйләмне оештыручы тармак булуы белән аңлатыла.

Төп синтаксик берәмлекләргә сүзтезмә, синтагма, җөмлә, җөмлә кисәге, кушма җөмлә, текст кебек берәмлекләрне кертәләр.

II. 1. Укытучы: Бүген исә без синтаксисның бер берәмлеге – сүзтезмә турында сөйләшербез. Алдагы елларда сез сүзтезмә турында күпмедер мәгълүмат алган идегез инде.

2. Укытучы: Әле тактада бирелгән җөмләдә сүзтезмәләрне аерып карагыз әле.

Укучы: Татарстанның башкаласы, без яшибез, без яратабыз, Казан шәһәрендә, Казан шәһәрендә яшибез,  Казанны яратабыз.

Укытучы: Яхшы. Әйе, сүзтезмә – кимендә ике мөстәкыйль мәгънәле сүзнең ачыклаулы мөнәсәбәткә керүе һәм бер төшенчә белдерүе. Мәсәлән,      Татарстанның башкаласы сүзтезмәсендә башкаласы сүзе Татарстанның сүзенә -сы тартым кушымчасы белән бәйләнгән.

Укытучы: Сүзтезмә бер төшенчә белдерә, җөмлә төзү өчен бер берәмлек булып тора.

Укытучы: Казан санала, берсе булып, борынгы шәһәрләрнең сүзтезмәләреннән җөмлә төзеп карагыз.

Укучы: Казан борынгы шәһәрләрнең берсе булып санала.

Укытучы: Сүз бер бөтен була, бер төшенчәне гомумиләштереп атый; сүзтезмә исә теге яки бу төшенчәне конкретлаштырып, ачыклап күрсәтә. Мәсәлән, безнең мәктәп. Мәктәп – сүз, безнең мәктәп дигәндә, предмет иясенә бәйле рәвештә конкретлаштырыла. Сүзтезмә бер төшенчә белдерә, аңа атау функциясе хас, ә җөмлә хәбәр итә. Мәсәлән, безнең мәктәп – мәктәп безнеке, китап уку – Алсу китап укый. Шундый мисаллар үзегез китереп карагыз әле.

        (Укучылар мисаллар китерәләр)

Укытучы: Сүзтезмә белән тезмә сүзне бутарга ярамый, чөнки алар арасында зур аерма бар: сүзтезмәдә мөстәкыйль мәгънәле ике сүз була һәм алар ирекле рәвештә бәйләнәләр, мәсәлән кибеткә бару, шигырь сөйләү; тезмә сүзләрдә дә мөстәкыйль мәгънәле сүзләр була, ләкин аерма шунда: алар бер төшенчә белдерәләр, таркалмыйлар. Мәсәлән, ак чәчәк – ак бәхет, ишекне ачу – ишек кагу, баш авырта – баш вату.

3. Укытучы: Ә хәзер, 21 биттәге 22 нче күнегүне табыгыз. Күнегүнең биремендә нәрсә диелгән?

Укучы: Иң элек тезмә сүзләрне, аннан соң сүзтезмәләрне чүпләп язып алыгыз.

(Укучылар укытучы белән бергәләп эшлиләр)

Укучы: 1. алтын куллы, күз бәйләнү, сүз бирү, күз карасы, ялт итү, ак шигырь, салам кыстыру, әтәч гөмбә, җил куу –  тезмә сүзләр.

Укучы: Ак яулык, су буеннан бару, сөт чүлмәге, әти белән бару, Казанга килү, су буеннан атлау, безнең улыбыз, өстәл өстенә кую, кайткач әйтү – сүзтезмәләр.

Укытучы: Яхшы, укучылар. Сүзтезмәләр исем сүзтезмәләр һәм фигыль сүзтезмәләр булырга мөмкин. Без карап үткән сүзтезмәләрдә кайсылары исем сүзтезмәләр дип уйлыйсыз?

Укучы:  Ак яулык, сөт чүлмәге, безнең улыбыз – исем сүзтезмәләр, калганнары  фигыль сүзтезмәләр була.

  1. 1. Укытучы: Ә хәзер 23 нче күнегүне мөстәкыйль эшләп карагыз.

Сезгә бирелгән сүзтезмәләрне, исем һәм фигыль сүзтезмәләргә аерып ике багана итеп язарга кирәк булыр.

(Укучылар эшлиләр)

Укытучы: Ә хәзер язганнарны тикшерик. Кайсы баганада сүзтезмәләр күбрәк?

Укучы: Беренче баганада, ягъни исем сүзтезмәләр күбрәк. Мәсәлән,

мәктәп бинасы                                        укудан кайту

алтын балдак                                           эшне эшләп бетерү

ләйсән яңгыр                                           сезнең кебек тырышу

зәңгәр күк                                                 безгә әйтү

килгән кеше                                              кайткач күрү

барасы юл                                                 барганчы белү

өченче класс                                              җәяү бару

биш тәңкә                                                  кирәкне табу

теге абый                                                    чаңгыда шуу

тегүче апа

2. Укытучы: Яхшы. Ә хәзер карточкалар белән эшләп алыйк. Сез бирелгән җөмләләрдә сүзтезмәләрне аерып чыгарырга тиеш буласыз.

Карточкалар.

I вариант. Көмеш бизәкле зәңгәр чиләкләрен сайрата-сайрата чишмәдән су китерүче кызлар да туктады.

II вариант. Чишмәләр илендә яшәгәнлектән, без эчә торган суның кадерен белмибез.

III вариант. Бөтен җир йөзен томалаган кар, актыккы көннәрен сизгән шикелле, әллә нинди күңелсез бер төскә керә.

IV вариант. Татар халкының милли бәйрәме – Сабан туе җәй башында үткәрелә.

Укытучы: Тикшереп карыйк.

(Эш тикшерелә)

IV. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп сүзтезмә турында укырга (19-20 битләр) һәм 25 нче күнегүне дәфтәрдә эшләргә була.

V. 1. Укытучы: Укучылар, бүген  без синтаксисның нинди берәмлеге белән таныштык?

Укучы: Без бүген сүзтезмә белән таныштык.

Укытучы: Әйе. Сүзтезмә синтаксисның берничә берәмлегеннән берсе. Нәрсә ул – сүзтезмә?

Укучы: Сүзтезмә – ул ике мөстәкыйль мәгънәле сүзләрнең бергә килеп бер төшенчә белдерүе.

Укытучы: Сүзтезмә тезмә сүздән нәрсә белән аерыла?

Укучы: Сүзтезмәдә ике мөстәкыйль сүз ирекле бәйләнештә була, ә тезмә сүзләрдә ике мөстәкыйль сүз булса да, аларны таркатып булмый.

Укытучы: Яхшы.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Тема: Бәет турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен....

Сыйфат турында төшенчә

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы...

5 нче сыйныфта план-конспект. "Сан турында төшенчә".

Максат: 1) микъдар һәм тәртип саннарының төшенчәсен бирү;               2) укучыларның лексик – грамматик белемнәрен системалаштыр...

"Сан турында төшенчә". Презентация.

Максат: 1) микъдар һәм тшртип саннарының төшенчәсен бирү;               2) укучыларның лексик – грамматик белемнәрен системалаштыр...