Тема: Бәет турында төшенчә.
план-конспект урока (7 класс) на тему

Фатрахманова Фания Сулеймановна.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tema_bet_turynda_toshench.docx21.93 КБ

Предварительный просмотр:

                          Тема: Бәет турында төшенчә.

 Максатлар: 1) Бәет жанры турында төшенчә бирү;

 “Сөембикә” бәетен анализлау;

                      2) Укучыларның сөйләү күнекмәләрен үстерү;

                      3) Укучыларда татар халкының тарихына горурлык,                            

                         аның мактауга лаек кызы Сөембикәгә хөрмәт,

                         горурлык хисләре төшенчәсен бирү.

Материал: 1. ХатиповФ.М., Галимуллин Ф.Г. Әдәбият. 7 нче сыйныф. –                            

                   К.: Мәгариф, 1997. – Б. 9-16.

                   2. Рәшитов Ә. Сөембикә. Тарихи поэма / Рәшитов Р.Ә.

                     Давыллар кайтавазы. – К., 1990. – Б. 55.

                   3. Урманче Ф. Казан тарихында Сөембикә // Ватаным

                      Татарстан. 1995. – 27, 28, 30 июнь.    

Җиһазлау: Сөембикә ханбикә төшерелгән картина – иллюстрацияләр.

Методлар: репродуктив, өлешчә эзләнү.

Алымнар: әңгәмә, сөйләү, күрсәтмәлелектән файдалану

Принциплар: фәннилек, оптимальлек, әдәбиятны сүз сәнгате буларак өйрәнү, гуманлылык.

Дәрес төре: яңа теманы өйрәнү дәресе

Дәрес планы

I. Башлам.

1) Исәнләшү;

2) Ә.Рәшитнең “Сөембикә” поэмасыннан өзек уку;

3) Татар әдәбиятында Сөембикә образының чагылышы турында сөйләшү.

II. Актуальләштерү.

1) Үткәннәрне искә төшерү;

2) Сорауларга җавап бирү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

1) “Сөембикә бәетен” анализлау:

а) сорауларга җавап бирү;

б) Сөембикә образына характеристика бирү.

2) Бәетнең сәнгатьчә эшләнеше турында сөйләшү.

3)Бәет жанры турында төшенчә бирү:

Сорауларга җавап бирү рәвешендә билгеләмәне әйттерү.

IV. Нәтиҗәләр чыгару.

Татар халык иҗатында мәгълүм булган бәетләрне искә төшерү, алар турында сөйләшү.

V. Өйгә эш бирү: “Сак-Сок бәете”н укып килергә.

VI. Йомгаклау.

  1. Сорауларга җавап бирү.
  2. Билгеләр кую.

Дәрес барышы

I. 1) Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Әдәбият дәресен башлыйбыз.

    2) Укытучы: Хәзер Ә.Рәшит исемле шагыйрьнең “Сөембикә” поэмасыннан өзек тыңлап китик.

И гүзәл Сөембикә, мин сиңа

Эндәшәм чорлар аша.

Йөрәктә үткән һәм бүгенгенең

Шул бер хисләре очраша.

Рәхмәте бик зурдан булгандыр

Син санлап үз иткән халыкның, –

Син һәрчак күңелләр түреннән

Ак булып, пакъ булып калыктың.

 

Укытучы: Күрәсезме, укучылар, Ә.Рәшит Сәембикә турында ничек җылы итеп, аның белән горурланып, аңа сокланып яза. Мондый шигъри әсәрләр татар әдәбиятында байтак. Мәсәлән, М.Гафуриның “Сөембикәнең актык көне”, Г.Зәйнашеваның “Сөембикә” шигырьләре, К.Латыйпның “Сөембикә фаҗигасе” поэмасы. Шигырьләр һәм поэмалар гына түгел, проза әсәрләре, аерым алганда романнар да бар. Шулардан Һ.Атласиның “Сөен-бикә” тарихи романы, М.Хәбибуллинның “Сөембикә ханбикә һәм Иван Грозный”, Р.Батулланың “Сөембикә”, И.Нәүрүзханның “Сөембикә” романнарын күрсәтеп була. Шулай итеп, Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикәнең тарих битләре дә, халык күңеле дә һаман тутыктырмыйча саклап килә.

II. 1.Укытучы: Укучылар, үткән дәрестә без татар халык авыз иҗатына караган нинди әсәре белән таныша башладык?

Укучы: “Сөембикә” бәете белән таныша башладык.

Укытучы: Искә төшерик әле, бу бәет кем турында?

Укучы: Бу бәет Сөембикә ханбикә турында.

Укытучы: Әйе. Кем соң ул Сөембикә?

Укучы: Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе булган.

Укытучы: Бәеттә аның белән бәйле нинди вакыйга турында сөйләнелә?

Укучы: Сөембикәнең фаҗигале язмышы тасвирлана. Ул иң элек Казан ханы Җангали хатыны була. Җангали үтерелгәч, Сафагәрәй ханга кияүгә чыга. Бу ире дә үлгәч, ике яшьлек улы Үтәмешгәрәй хан урынына дәүләт белән идарә итүче булып кала. Бераздан аны Мәскәү хакимияте, әсир итеп,  Мәскәүгә җибәрә һәм Шаһгали ханга ирексезләп кияүгә бирәләр.

Укытучы: Соңыннан нәрсә була?

Укучы: Соңыннан Казан алына. Соембикә исә, бу хәсрәткә түзә алмыйча үлә.                                                                                

Укытучы: Яхшы. Бүген дә без сезнең белән бу әсәр белән танышуыбызны дәвам итәбез.

Сөембикәне без ханбикә булган, дидек. Аның турында сез нәрсәләр әйтә аласыз? Әсәрдә аның турында нәрсә әйтелә?

Укучы: Сөембикә бик горур, нык ихтыярлы, кыю булган.

Укытучы: Аның төс-кыяфәте ничек бирелә әсәрдә?

Укучы: Чибәр, матур, сылу, йөзе нурлы.

Укытучы: Сәембикә характерына нинди сыйфатлар хас дип уйлыйсыз?

Укучы: Кыюлык, тәвәкәллек.

Укытучы: Ул горур, баш имәс кеше булган дип әйтә алабыз.

Укытучы: Сөембикә нинди хисләр кичерә? Кичерешләре бирелгән урыннарны тексттан табып укыгыз.

Укучы: “Хан урынына хан булып торалмадым пан булып,

Гаҗизләндем морзаларга, йөрәгем, бәгърем кан булып”;

“Сөембикә атым, нугай затым, кайда минем хан дәүләтем,

Күңелем моңлы, йөзем сары, күзем яшьле, әсир вакытым” һ.б.

Укучы: Шулай итеп, Сөембикә кайгыра, хәсрәтләнә, сагышлана, аның күңеле әрни.

2. Укытучы: Укучылар, Сөембикә образын үз рәсемнәрендә чагылдыручы рәссамнар күп. Менә такта буена тезелгән рәсемнәргә күз салыгыз.

(Рәсемнәрне карау)

Укытучы: Күренгәнчә, төрле рәссамнар Сөембикәне төрлечә күз алдына китергәннәр. Мәсәлән, Илдар Зариповның Сөембикәгә багышлап язылган картинасы – йөзе белән улына сыенып, аны кочаклап торган Сөембикәнең зур булмаган портретында никадәр наз, ягымлылык, никадәр кайгыртучанлык.

Б.Урманчының “Сөембикә” дигән картинасында фаҗига сурәтләнгән.

XX гасыр ахырындагы татар сәнгатендә дә Казанны ташлап китүче Сөембикәне Ф.Халиковның игътибарын җәлеп итә. Монда нәрсә тасвирланган? Рәссам нинди төсләр кулланган?

Укучы: Караңгы –соры күк йөзе, Идел киңлекләре, Казан шәһәренең чите, аллага ялваручы ханбикә, аның артында курку хисе биләп алган улы, аларны озатырга чыккан халык төркеме. Тирә-юньдә – борчылу, хәсрәт. Кешеләр дога кылалар, елыйлар, теләктәшлек итәләр, ләкин кызыксынып карап торучылар, ә бәлки эчтән генә тантана итүчеләр дә бардыр.

Укытучы: Әйе, укучылар. Бу картина көчле ышандыру көченә ия. Бу очраклы да түгел, чөнки рәссам әлеге образны күп газаплар чигеп, тарихи материалларны, әдәби әсәрләрне өйрәнеп тудырган. Шуңа күрә ышандыра да инде.

3. Укытучы: Шулай итеп, укучылар, без сезнең белән “Сөембикә бәете” белән таныштык. Әсәрнең теленә игътибар итегез әле: аның үзенчәлекләре турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы: Әсәр бик үзенчәлекле тел белән язылган. Анда бик күп искергән сүзләр очрый. Мәсәлән, мәгътүл, залим, торгачтин, солых, гидайлык, сәни һ.б.

Укытучы: Сез ничек уйлыйсыз, ни өчен бәеттә мондый сүзләр очрый?

Укучы: Чөнки бу элеккеге вакытта иҗат ителгән әсәр, анда сурәтләнгән кешеләр дә борынгы заманда яшәгәннәр, шуңа күрә алар үзләренең искергән телләрендә сөйләшкәннәр.

Укытучы: Дөрес. Тагын нинди үзенчәлекләрне күрдегез? Строфаларга игътибар итегез.

Укучы: Бәет ике юллыклар белән бирелгән.

Укытучы: Искә төшерегезче, әсәрдә нинди хәлләр сурәтләнә?

Укучы: Әсәрдә фаҗигале хәлләр сурәтләнә.

Укытучы: Әйе. Әлеге бәет Сөембикә ханбикәнең аянычлы язмышы, фаҗигале тормышы турында. Вакыйгалар кем исеменнән сөйләнелә?

Укучы: Сөембикә исеменнән.

Укытучы: Без белгәнчә, Сәембикә үлгән. Димәк, вакыйгалар нинди кеше исеменнән сөйләнә?

Укучы: Үлгән кеше исеменнән.

Укытучы: Яхшы.

4. Укытучы: Әйдәгез, без сезнең белән әле генә әйтелгәннәрне гомумиләштереп, әлеге әсәрнең үзенчәлекләрен барлап бәет жанрына билгеләмә биреп карыйк.

Димәк, бәет нинди жанр булып чыга инде?

Укучы: Бәет – ике юллык шигъри строфалардан тора, фаҗигале хәлләр турында сөйли, сөйләүче – үзе үлгән кеше – әсәрнең төп герое.

Укытучы: Дөрес, укучылар. Бәет – ул икешәр тезмәле строфалардан торучы фольклор әсәре. Ул күбрәк татар поэзиясенә хас жанр. Бәеттә сүз ил тормышындагы, кешеләр язмышындагы аяныч, фаҗигале хәлләр турында бара. Бәет чыгаручы, шундый әсәр иҗат итеп, авыр хәсрәтен тарата, бәлагә юлыгучының истәлеген мәңгелләштереп калдырырга омтыла. Димәк, бәет әйтүченең кичереш-тойгылары да чагыла. Аларның тагын бер үзенчәлеге: фаҗига турында һәлак булган кеше үзе сөйли, исәннәргә васыятьләрен әйтеп калдыра.

IV. Укытучы: Укучылар, бәетләр бүгенге көндә дә күпләп иҗат ителә. Теге яки бу кеше (бигрәк тә төп геройлары яшь кешеләр) фаҗигале рәвештә үлгән булса, аның турында шунда ук бәет чыгарыла. Бу турыда Г.Тукай да: “Чү, әз генә бер нәрсә шылт иттеме, хәзер бәет чыгарыла”, дигән бит.

Бәлки сез дә мондый бәетләр белән таныштыр. Искә төшерегез әле, кем нинди бәетләр белә?

 (Укучылар белгән, ишеткән бәетләре турында сөйлиләр).

V. Укытучы: Укучылар, сезгә өй эше итеп тагын бер бәет “Сак-Сок бәете”н укырга тәкъдим итәм. Бу бәеттә бик кызганыч хәл: монда сүз ике бертуганның бер-берсеннән аерылып яшәргә мәҗбүр булулары турында бара.

VI. 1.Укытучы: Укучылар, әйдәгез искә төшерик: бүген без нәрсәләр турында сөйләштек?

Укучы: Без Сөембикә бәетен тикшердек.

Укытучы: Әйе. Сөембикә кем булган?

Укучы: Сөембикә Казан ханлыгының ханбикәсе булган. Әсәрдә аның аяныч язмышы сурәтләнә.

Укытучы: Бүген без сезнең белән татар халык авыз иҗатына караган нинди жанр белән таныштык? Ул  – нинди  жанр?

Укучы: Без бүген бәет жанры белән таныштык. Ул – ике юллык строфалардан тора торган, фаҗигале хәлләр турында сөйли торган әсәр.)

Укытучы: Яхшы, укучылар.

2. Билгеләр кую.

Укытучы: Дәрес тәмам. Сау булыгыз.