Рус телле укучыларны яңа технологияләр кулланып укыту
статья по теме

Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык. Мин үз эшемдә төрле электрон ресурслар кулланам. Соңгы елларда Сингапур укыту структураларын куллану нәтиҗәләр бирә. Бигрәк тә куиз-куиз-трэйд, микс-пэа-шэа, микс-фриз-групп, джот  тотс, тик-тэк-тоу, модель фрейер кебек укыту структуралары отышлы дип саныйм.

 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус телле укучыларны яңа технологияләр кулланып укыту

Рус телле укучыларга татар теле укытыла башлаганга шактый вакыт үтте. Программалар, дәреслекләр, төрле кулланмалар чыкты һәм әле дә чыгып килә. Без, укытучылар да, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибә тупладык.

Мин үз эшемдә төрле электрон ресурслар кулланам. Шулар арасыннан 2003 нче елда “Сәләт”фонды чыгарган TATAR TELLE ZAMAN электрон ресурсын аерып әйтер идем. Анда 50 темага 2000 мең сүз, 2500 рәсем һәм фотографияләр, 3 төрле дәрәҗәдә күнегүләр, диалоглар һәм 11 төрле лингвистик уеннар тупланган. Башлангыч сыйныф укучылары татар теле дәресләрен көтеп алалар, татар сүзләре исләрендә тизрәк кала, уеннар ярдәмендә алган белемнәре ныгый.

Belem.ru сайты да- татар телендә белем бирүче укытучылар эшендә зур ярдәм. Биредә педагогларга, студентларга, мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм, гомумән, татар теленә битараф булмаган һәркем өчен бай мәгълүмат урнаштырыла. Сайтның Яңалыклар, Китапханә (http://miras.belem.ru), Ресурслар, Каталог һәм башка күп кенә рубрикалары бар. Интернет-белем бирү үзәгендә актуаль темаларга белгечләр фикере, әңгәмәләр; фән дөньясыннан соңгы яңалыклар; мәгариф проблемаларын яктырткан дөньякүләм матбугатка күзәтү, мәктәп укучылары һәм мөгаллимнәр өчен олимпиадалар, конференцияләр, курслар турында мәгълүмат, Россия һәм Татарстандагы норматив документларны да табарга мөмкин. Китапханә өлешендә классик әсәрләрнең оригиналы, кыскача эчтәлекләре, әдәбият-тел темасына мәкаләләр, мәшһүр әдипләребезнең тормыш юлы һәм иҗаты электрон һәм хәтта аудио вариантта тәкъдим ителә.

Соңгы елларда Сингапур структураларын куллану нәтиҗәләр бирә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, бу структураларны куллану укучыларны активлаштыра. Рус телле укучыларны тел өйрәнергә кызыксындыру чарасы да булып тора дияр идем мин. Чөнки бу структураларны кулланып үткәрелгән дәрес укучылар хәтерендә озак саклана. Бигрәк тә куиз-куиз-трэйд, микс-пэа-шэа, микс-фриз-групп, джот  тотс, тик-тэк-тоу, модель фрейер кебек укыту структуралары отышлы дип саныйм.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ана теле дәресләрен информацион технологияләр кулланып укыту.

Татар теле дәресләрендә техник чаралар. Дәрес планы-конспекты (4 сыйныф)....

Индивидуальный план повышения профессионального уровня образования на 2015-2020 г. на тему «Төп урта мәктәптә ФДББСна күчү шартларында, яңа укыту технологияләрен кулланып, укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү»;

Тема индивидуального плана связана с изучением и применением новых образовательных технологий в условиях внедрения ФГОС общего образования, рассчитан на 2015-2020г....

ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Әлеге мәкаләдә рус телле балаларга  татар  телен  коммуникатив  технологияләр  кулланып  укыту  алымнары яктыртыла. Дәресләрне традицион формада гына үткәрү белән чи...

Рус телле балаларга татар телен коммуникатив технологияләр кулланып укыту алымнары

Бүгенге  көндә  халыклар  үзара  тыгыз  бәйләнештә  яшиләр,  бер-берсе  белән  хезмәттәшлек итәләр. Дөнья зур бер фәнни-икътисади комплексны хәтерләтә. Ел ...

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту....

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.

Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту.Ана теле дәреләрен информацион технологияләр кулланып укыту....