6 нчы сыйныф өчен әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе."Батыр егет-ил күрке".(Бәйләнешле сөйләм үстерү)
план-конспект урока (6 класс) по теме

Җамалиева Лилия Илгиз кызы

6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе."Батыр егет-ил күрке".

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dbiyattan_bylneshle_soylm_usteru_drese.docx20.43 КБ

Предварительный просмотр:

Әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе.6нчы сыйныф

Тема:Батыр егет-ил күрке

Максат:1.Батырлык төшенчәсенә аңлатма бирү.Батыр кешеләр турында сөйләшү.

2.Укучыларның бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү,аларда матур әдәбият белән кызыксыну уяту.

3.Балаларда матур итеп яшәү теләге уяту.

Җиһазлау:Ф.Яруллин,М.Җәлил,Ф.Кәрим сүзләре язылган слайдлар ,китаплар күргәзмәсе,”Хәтер-мәңгелек”стенды.

        Дәрес барышы.

Оештыру моменты.

-Исәнмесез,укучылар.Хәерле көн.Әдәбият дәресен башлыйбыз.Дәресебезнең темасы-“Батырегет-ил күрке”.

1.Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Дәрескә эпиграф итеп Ф.Яруллин сүзләрен алдык:

“Батырлык! Нәрсә соң ул батырлык? Газинурлар, Матросовлар шикелле күкрәгең белән дошман амбразурасын каплаумы,әллә үзең ач чакта соңгы сынык икмәгең белән бүлешүме?Кешеләр төрле-төрле булган кебек,батырлык та күп төрле шул”.

-Укучылар,ә сез батырлык төшенчәсен ничек аңлыйсыз?Нинди кешеләргә батыр кешеләр дип әйтәбез?

-“Батырлык күп төрле”,-диФ.Яруллин.Нинди батырлыклар эшләргә мөмкин?

Батырлыкны кайда,кайчан эшләргә була?(сугышта да,тыныч тормышта да)

-Әйе,дөрес әйтәсез,укучылар.Ә хәзер Элина М.Җәлилнең “Батырлык турында” шигырен сөйләп күрсәтер.

-Укучылар,бу шигыре белән автор нинди фикер әйтә?(Ил батырларны онытмый,гомер озынлыгы ирлектә,батырлыкта ,ди)

-Без Г.Әпсәләмовның нинди әсәре белән таныштык?(“Миңа унтугыз яшь иде»)

-Әсәрнең төп герое кем?(Малик)

-Малик нинди сыйфатларга ия?Ул сугышта нинди батырлыклар күрсәтә?(Укучылар сөйли)

-Сугышта илебез бик күп кешесен югалтты.Ала арасында Малик шикелле әле дөньяны күрергә өлгермәгән 19-20 яшьлек егетләр дә бар иде.Җиңү миллионнарча корбаннар исәбенә яуланды.

-Укучылар,сезнең гаиләгездә сугышта катнашкан кешеләр бармы?Алар турында нәрсәләр сөйли аласыз?(Укучылар сөйли)

-Безнең Татарстан егетләре,кызлары Бөек Ватан сугышында бик күп батырлыклар күрсәткәннәр.Менә без сезнең белән татар гимназиясендә”Дан”музеенда булдык.Музейда сез нинди мәгълүматлар алдыгыз?Тәэсирләрегез турында сөйләгез әле.(Укучыларны тыңлау)

-Безнең төбәктән дә бик күп геройлар чыккан.Кемнәрне беләсез?(Саныйлар)

-Укучылар,ә Бөек Ватан сугышында катнашкан нинди язучыларны беләсез?(М.Җәлил,Ф.Кәрим,А.Алиш,Г.Кутуй,Н.Дәүли,Г.Әпсәләмов һ.б.)

Экраннан  М.Җәлил сүзләре укыла:

Батыр үлә,үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исмең калсын,үзең үлсәң дә,

Тарихларда укып ятларлык.

-Советлар Союзы Герое,каһарман шагыйрь М.Җәлил батырлыгы турында нәрсәләр беләсез?(Укучылар сөйли)

Җәлилчеләр турында әйтелә,аларның фотолары күрсәтелә.

-Әйдәгез,Ф.Кәримнең шигъри юллары белән дә танышыйк:

Үлем турында уйлама,

Илең турында уйла.

Илең турында уйласаң,

Гомерең озын була.

-Автор нинди фикер әйтә?(Илен яраткан,аның өчен гомерен биргән батырлар мәңгегә халык күңелендә)

Фатих Кәрим турында тулырак мәгълүмат бирелә.

-Халкыбыз үзенең батыр улларын,кызларын онытмый.Алар халкыбызның йөрәгендә.Хәзер республикабызның һәр торак пунктында Бөек Ватан сугышында һәлак булганннарның берәм-берәм исемнәре барлана.Алар Татарстанның “Хәтер китабы”на теркәлә.Сугыш ветераннары безнең арадан китәләр.Аларның саны елдан-ел азая.Исәннәрнең кадерен белик, хөрмәтлик.Үлгәннәрнең каберенә эзне суытмыйк.

-Укучылар,Бөек Ватан сугышы һәм аның үлемсез каһарманнарына багышланган бик күп әсәрләр бар.(Китаплар күргәзмәсе белән таныштыра)

-Ә сезнең нинди әсәрләр укыганыгыз бар?Нинди фильмнар карадыгыз?(укучылар сөйли)

-Укучылар,батырлыкны сугышларда гына түгел,тыныч тормышта да эшләргә мөмкин,дидегез.Ә тыныч тормышта нинди батырлыклар эшләп була?Бу турыда нинди китаплар укыганыгыз бар?

-Сезнең туганнар,дуслар арасында батыр исемен йөртерлек кешеләр бармы?

-Батырлык турында нинди мәкальләр беләсез?Аларны ничек аңлыйсыз?

2.Йомгаклау.

-Димәк,батыр булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?(Саныйлар)

М.Җәлилнең “Бер үгет” шигырен тыңлыйк.

-Автор нәрсә әйтергә теләгән?(Гомереңне файдалы үткәр,илгә кирәкле кеше бул)

-Бервакыт Ю.Гагарин мәктәп балалары белән очрашкан вакытта болай дип әйтә:”Күзләрегездән күреп, сизеп  торам.Сез миңа карап сокланасыз, көнләшәсез.Ә беләсезме,балалар,сезгә карап мин дә көнләшәм.Чөнки сезнең барысы да алда әле.”

-Әйе,барысы да алда әле.Мин сезнең кыю,батыр,илебезгә файдалы кешеләр булып үсүегезне телим.Тыныч тормыш батырлары булыгыз.Батырлыкта-матурлык.Матур булыгыз.

3.Өйгә эш.

Түбәндәге темаларның берсенә сочинение языгыз:

1.Мәңгелек ут янында уйланулар.

2.Геройлар үлмиләр.

3.Батыр егет-ил күрке.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Исследовательская работа - презентация "Вехи Памяти" к уроку тат.литературы в 7 классе "Батыр егет-ил курке"

Исследовательская работа - презентация " Вехи Памяти"к уроку татарской литературы в 7 классе "Смелый джигит - радость страны" Использование местного материала об участниках Великой Отечественной войны...

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. 10 сыйныф. Рус мәктәбендә укучы татар төркемнәре өчен.

Дәреснең темасы: "Мәңгелек мәхәббәт"Дәреснең максаты: 1.Тукайның мәхәббәт шигырьләре белән таныштыру.2.Балаларның танып –белү активлыгын һәм эзләнү нәтиҗәсендә барлыкка килгән күнекмәләрне үстерү.3.Әд...

Әдәбияттан дәрес эшкәртмәсе.Бәйләнешле сөйләм үстерү.

6нчы сыйныф өчен әдәбияттан  бәйләнешлә сөйләм үстерү дәресе.Сәламәт яшәү рәвешенең милли һәм дини нигезләре....

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары"

5 нче сыйныфта әдәбияттан бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе. Тема: "Шишкин наратлары". К.Сибгатуллинның “Шишкин наратлары” шигыре, И.Шишкинның “Нарат урманы” картинасы белән танышу...

"Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре". (Ценности обыденных вещей) Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре я сыйныф сәгате өчен эшкәртмә

quot;Гадәти әйберләрнең яшерен кыйммәтләре".Бөек Җиңүгә карата бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе эшкәртмәсе. Сыйныф сәгатьләре өчен дә кулланырга мөмкин....

"Батыр егет - ил күрке"

6нчы сыйныфта "Батыр егет - ил күрке" темасына дәрес планы...