Тукай в сердцах наших, Тукай безнен йорэклэрдэ
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

"Тукай безнен йорэклэрдэ" исемле класстан тыш чара Г.Тукайнын ижатына багышлана. Бу чараны бэйге итеп тэ, Тукай атналыгында чара итеп тэ уткэререп була. Чарага Г. Тукайнын башка эсэрлэрен сэхнэлэштереп остэргэ момкин.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tukay_beznen_yorklrd.docx21.82 КБ

Предварительный просмотр:

                               Тукай  безнең  йөрәкләрдә

Класстан тыш чара

Алып баручы:

-Хәерле көн, хөрмәтле  тамашачылар!  Татар  халкының  бөек  шагыйре  Г.Тукайның 125 еллыгына  багышланган  кичәбезне  -  Тукай  шигырьләрен  сәнгатьле  уку  бәйгесен  башлыйбыз.

-Әйе, зәңгәр  күк  йөзендә  кояш  балкыган  чакта, язның  иң  матур  бер  көнендә, бозлар  агып  киткәч, агач  һәм  куакларда  хуш  исле  бөреләр  уянган  чакта,  безнең  яраткан  шагыйребез  Г.Тукай  туган.

Бик еракта балкып  аткан                                   Тарих бик күп исемнәрне белә,

Бер гүзәл апрель таңы.                                 Бөек исемнәргә дөнья бай;

Бирде сине бу җиһанга,                                 Сәнгать дөньясында маяк булып,

Әй шагыйрьләр солтаны .                                Мәңге яши, яшьни яшь Тукай!

Алып баручы:

- Г.Тукай шигыре  «Бала белән Күбәләк». Башкаралар : 5нче А сыйныфы укучылары Миннуллина Ләйсән һәм Йосыпова Гөлнара.(сәхнәләштерелгән-инсценировка)

(Шигырь укыла)

Алып баручы:

Әйләнәңдә – гөлләр…

Сүзең ,гүя,

Шулар аша әйтә күңелләр:

-Туган көнең белән! – дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

-«Җир йокысы»шигыре,  4нче сыйныф укучысы Гилязова Алия сөйли.

        (Шигырь укыла)        -

Алып баручы:

Бәйрәмнәрең алда икән әле,

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп –

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

-7нче сыйныф укучысы Г.Тукайның бер шигырен башкара.

(Шигырь укыла)  -

                        

                        

Алып баручы:

Халкым күңеленә ак нур сиптең,

Кара төндә булдың якты ай;

Шаулы язның сүнмәс тугаедай,

Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

- Г. Тукайның берничә шигырен тыңлап узыгыз.  -                        

- Хәзер «Эш беткәч уйнарга ярый» әсәренең инсценировкасын карап үтегез. 5нче А сыйныфы укучылары башкара.

Алып баручы:

Шигъре Лермонтов вә Пушкин-

Олугъ  саф диңгез ул;

Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,

Тукай – өч йолдыз ул!

-Әйе, рус халкының Пушкин вә Лермонтовы кебек үк безнең Тукаебыз да үзенең иҗаты белән бөек һәм  даһи.

-8 нче сыйныф укучылары башкаруында берничә әсәр.

-Сезнең игътибарыгызга сәхнәләштерелгән «Таз» әсәрен тәкъдим итәбез. 7 нче сыйныф укучылары башкара.

                        

Алып баручы:

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне:

Киләчәккә барган улларыңнан

Ишетәсең «Туган телеңне»

-Хәзер Тукайның телгә багышланган берничә әсәрен 8 нче сыйныф укучылары башкара.

- «Туган тел» җыры башкарыла.

Алып баручы:

- Күңел Тукайга тора-тора кайта. Шагыйрь  яшәгән  еллардан  ераклашкан саен, аның иҗатының бөеклеге, асыл мәгънәсе тагын да  куәтлерәк  һәм  тирәнрәк  ачыла  бара.даһиларның  гомере  халык  хәтере  белән  исәпләнә. Ә хәзер  Тукайның  «Шүрәлесен» искә  төшерик.

- 7нче А сыйныфы укучылары сәхнәләштерелгән «Шүрәле» әсәрен башкаралар.

                        

Алып баручы:

Заман  таный  аны:

Кәләпүштән

Килә иде  Кырлай юлыннан…

Сизмәгәндер үзе дә

Зур  Апушка

Әверелгәнен авыл улыннан.

-8 нче сыйныф укучылары берничә шигырь башкара.

- Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлар башкарыла.                        

Алып баручы:                        

Мәхәббәте  сүнми  кешелекнең:

Гомер үткан саен яңара.

Алгы рәтка куеп һәрбер юлын

Җырларыңны тыңлый замана.

-5нче А сыйныфы укучылары Г.Тукай шигырьләрен башкаралар.

- Бѳек Тукай мәңге йѳрәкләрдә, халык аны гел зурлар. Сез дә, укучылар, аның иҗатын тагын да тирәнрәк ѳйрәнегез. (соңыннан бәйгегә нәтиҗә ясала)

                

                                                                                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Экологик кичэ "Табигать язмышы-безнен язмыш"

Разработка мероприятия на экологическую тему...

Литературно-музыкальный вечер «Тукай, в сердце моем!»

Литературно-музыкальный вечер, посвящеенный 100 летию со дня смерти великого татарского поэта Габдуллы Тукая...

Что в сердце нашем самое святое?

Интегрированный урок  ( русскийязык, литература, музыка) , предполагающий подготовку к отдельным вопросам ЕГЭ...

Тестовые задания для 6 кл.русскоязычной группы по теме "Безнен Татарстан"(тат.литература)

Данный материал представляет из себя задания для проверки знаний русскоязычных учащихся 6 кл.по татарской литературе по теме "Наш Татарстан" - "Безнен Татарстан". В тесте задания разных уровней: самый...

Презентация "Безнен уен"

"Безнен уен" чарасына презентация....

“Тукай – в наших сердцах” Литературно-музыкальный вечер

Каждый год 26 апреля  в Татарстане отмечают день рождение великого народного татарского поэта Габдуллы Тукая. Учащиеся знакомятся с жизнью и творчеством великого татарского поэта Габдуллы Тукая. ...

Барысыда безнен кулда

ЭТОТ материал про вежливости....