"Мин- укытучы" эссе.
материал на тему

                  Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

             Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx24.51 КБ

Предварительный просмотр:

                                                     ЭССЕ

                                                      “Гыйлем вә тәрбия орлыкларын хәзер ихлас

                                                       вә мәхәббәт илә чәчсәгез, киләчәктә файдалы

                                                     җимешләрне дә үзегез җыярсыз”.

                                                                                       Ризаэддин Фәхреддин

                  Укытучы иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр кешеләре генә түгел, укытучылар үзләре дә булмас иде. Укытучы һөнәре – чын мәгънәсендә, һөнәрләр һөнәре, барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбия кыла. Шуңа да һәр кеше укытучы була алмый.

             Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, аның уңышлары башында укытучы тора. Тик шулай да үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д. Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, – дигән. Әйе, тырышмыйча гына укучыларга үз фәнеңне яраттырып булмый. Үзалдыңа билгеле бер максат-бурычлар куеп, шуларны тормышка ашырганда гына моңа ирешергә була.

                  Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Әлбәттә, кулыңа акбур тотып, такта янына басып та кызыклы дәресләр биреп була. Ләкин дөнья үзгәрә тора һәм, заманнан артта калып, искечә укытуны дәвам итәргә һич кенә дә ярамый. Балалар мәгълүмати технологияләр белән бик иртә таныша. Мәктәп баласы булган өйдә компьютер булмыйча калмый. Әгәр дә элек укучы өчен мәгълүмат чыганагы булып китап һәм мөгаллим торса, бүген ул барлык кызыксындырган сорауларга җавапны интернет челтәре аша да таба ала. Шуңа да заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен, төрле хәйләләр уйлап табам – шул ук мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам. Укучылар алдында абруең булсын өчен, хезмәттәшлек педагогикасын куллану зарур дип уйлыйм. Менә шушы методика кысаларында балаларны үз тирәмә оештырып, кызыксынулары бер дә бетмәслек итеп эшләргә тырышам: аларны төрле идеяләр белән рухландырам, дәресләремне тиешле дәрәҗәдә уздыру өчен бөтен көчемне куям.  Һәрбер дәрес, укучыга белем бирүдән тыш, тәрбия чыганагы да булырга тиеш. Борынгы грек философы Сенека : “Гыйлемлелектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши”, – дип бик дөрес әйткән. Әхлаксыз кеше, никадәр генә белемле булса да, җәмгыять өчен үрнәк була алмый. Укучыларны әдәпле, шәфкатьле итеп тәрбияләү мәсьәләсе турында һәрвакыт уйланам.Чөнки әхлак тәрбиясе, минемчә, башка барлык тәрбия юнәлешләренең (акыл, аң, хезмәт тәрбияләренең) нигезен тәшкил итә.Бу юнәлештә эшләгәндә мин халкыбызның мәшһүр фикер иясе, мәгърифәтче, тарихчы, педагог, язучы Ризаэддин бине Фәхреддин хезмәтләренә таянам. Гыйлем-тәрбия өлкәсендә искиткеч бай мирас калдырган бу галимнең үгет-нәсыйхәтләре укучылар өчен генә түгел, укытучылар өчен дә файдалы. Шәфкатьлелек, киң күңеллелек, башкаларга ихтирам кебек фәннәр дәреслек программаларына да, көндәлеккә дә кертелмәгән, язып куелмаган. Әнә шул язылмаган дәресләрне укучыларыма Ризаэддин Фәхреддин хезмәтләре аша җиткерәм. Бүген язучының “Нәсыйхәт”е, “Балаларга үгет-нәсыйхәт”ләре – минем өстәл китапларым. Һәр дәресемдә мин аларны яратып кулланам һәм үзем көткән нәтиҗәләргә ирешәм.

            Заман таләпләренә җавап бирерлек сыйфатлы белем бирү-мәктәпнең төп бурычы.

Бүгенге көндә һәр дәрес үтемле һәм нәтиҗәле булсын өчен татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютер технологиясе кулланырга кирәк дип саныйм. Хәзерге вакытта кабинетта төрле таблицалар, үзем төзеп яки компьютердан чыгарган  грамматик, дидактик һәм өләшү материаллары, сөйләм телен үстерү өчен рәсемнәр, компьютер презентацияләре, методик әдәбият тупланган. Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Аларны системалы куллану тел һәм әдәбият укыту методларын камилләштерүгә нык этәргеч бирә. Язучылар иҗатына багышланган презентацияләрне балалар белән бергә әзерлибез, тест эшләрен компьютерда башкарабыз.Шулай ук укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерүдә тестлардан һәм БДИна әзерләнү өчен тәкъдим ителгән күнегүләрдән дә файдаланам.

 “Үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк,”- ди безнең халык.  Әнә шушы хакыйкатьне дөрес аңларга өйрәтергә тырышам. Һәрдаим халкыбызның үткәнен белергә, аңа карата битарафлык күрсәтмәскә чакырам. Һәр дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда телебезгә, халкыбызның үткәненә, милли йолаларыбызга тирән мәхәббәт тәрбияләү өстендә нәтиҗәле эш алып бара.                     Клара  Булатованың “Укытучы бәхете” дигән шигырендә мондый юллар бар:

              Миңа сорау бирсәләр:

              - Бәхет ни ул? - дисәләр,

               Бәхет – шушы: укучылар

               Кеше булып үссәләр.

         Әйе, бүген мин – бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән Әдәп, Әхлак, Намус, Шәфкать, Изгелек, Кешелеклелек, Сафлык, Гаделлек, Яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам!

 

         

Истә, барысы да истә... Әле кайчан гына әниемнең ышанычлы кулларына тотынып, мәктәп бусагасын атлап кергән идем. Өстемдә – менә-менә очып китәргә әзер күбәләкне хәтерләткән ап-ак алъяпкыч, ике якка үреп салган толымнарда – ап-ак тасмалар, күңелдә – ап-ак хыяллар...

 Мәктәпне тәмамлаганга да 24 елдан артык вакыт узды. Ә тормыш юлларым мәктәптән барыбер аерылмадым Инде үзем 20 ел укытучы. Һәр иртәне дәрескә ашыкканда да, сыйныф ишеген ачып кергән вакытта да, балаларның җавап көтеп текәлгән сораулы күз карашларын күргәндә дә ирексездән балачагым күз алдыма килеп баса. Мәктәп елларының якты хатирәсе җанымны җылытып җибәрә. Һәм мин һәркем өчен тәүге уку йорты булган мәктәпнең кеше тормышында никадәр мөһим урын тотканлыгына янә бер тапкыр ышанам. Мин укыткан балалар да балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен дип үз-үземә чираттагы мәртәбә сүз бирәм. Еллар үткән саен ныграк төшенә барасың: белем учагы дип юкка гына әйтмиләр икән бит мәктәпне. Кешенең киләчәккә карашы да, максат-хыяллары да, яшәү рәвеше дә әнә шул учакта формалаша икән. Әлбәттә, иң мөһим урынны гаилә тәрбиясе алып тора. Бу шулай булырга тиеш. Ләкин әлеге факт мәктәпнең ролен һич кенә дә киметми. Сабый баланың әти-әнисе, әби-бабасы, якыннары янында алган беренче күнекмәләре, аны характер буларак үстергән гадәтләре мәктәптә тагын да камилләшә төшә. Шуңа күрә бала белем йортының ишеген ачып керү белән үзенең биредә кирәкле кеше икәнлеген тоярга, укырга теләп йөрергә тиеш дип саныйм мин. Шул очракта гына мәктәп үз укучысының җәмгыятьтә үрнәк кеше буласына өметләнә ала. Мәктәп һәм җәмгыять. Әлеге төшенчәләрне бер-берсеннән аерып карау мөмкин түгел. Аларны аерырга ярамый да. Чөнки мәктәп шул ук җәмгыятьнең бер кисәге бит инде. Алай гына да түгел, гаять әһәмиятле кисәге.Баланың күбрәк вакыты гадәттә мәктәптә үтә. Иртән иртүк эшкә ашыга әти-әни, кич белән арып-талып кайтып керә. Йөрәк парәсенең хәлләре белән кызыксынырга, аның белән шөгыльләнергә, ял вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрү турында уйларга вакыты да, теләге дә бик аз кала аның. Бала исә көн буе диярлек мәктәптә була. Өстәмә дәресләргә, түгәрәкләргә дә кала әле ул. Баланың нинди өлкәгә тартылуын, аны күбрәк нәрсә кызыксындыруын, нинди сәләтләре бар икәнлекне без – укытучылар иң нык сизүчеләрдер дә әле. Төгәл фәннәрне яраткан бала киләчәктә программист, компьютер остасы булып китәргә мөмкин. Тел фәннәрен үз иткән егет-кызлардан менә дигән язучылар, галимнәр чыгуы бар. Мөгаллим балага тормышта кайсы юлдан китәргә кирәклеген дә ,ничек яшәргә кирәклеген дә өйрәтә белергә, авыр һәм катлаулы заманда югалып калмас өчен акыллы киңәшләре белән ярдәм итә белергә тиеш. Һәр яктан үрнәк булуы сорала укытучының. Шул шартларда мөгаллим укучылары җәмгыятьнең актив, алдынгы карашлы кешеләре булып үсәчәк. Әйе, укытучы да ипи ашый икән дип аптырый торган вакытлар үтте хәзер. Кайчандыр иң кирәќле һөнәрләрдән саналган профессиянең дә абруе бик нык төште. Укытучының дәрәҗәсе гаять төшкән катлаулы заманда яшибез. Гомер-гомергә иң зур хөрмәткә лаек булган мөгаллим бүген аяныч хәлдә яши. Белем, тәрбия чыганагы булган затларга шундый караш яшәгән җәмгыятьнең киләчәге нинди булыр? Уйларга да куркыныч. Якты киләчәк хакында уйлыйбыз икән, бу хакта хыялланабыз һәм яхшы яшәргә телибез икән, укытучыларның элеккеге абруйларын кайтару хакында да уйланырга кирәктер. Һәм моның җәмгыять дәрәҗәсендә тормышка ашырылган очрак та гына нәтиҗәсе булачак.