Татар теленнән белемнәрне контрольгә алу материалының әһәмияте
статья на тему

Хабибуллина Эльмира Венеровна

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз эшен оештыра. Димәк, рус телле балаларга татар теле укытуны тиешле югарылыкка куйыйк дисәк, рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле буенча белемнәрен контрольгә алуны фәнни дәрәҗәдә оештыру зарур. 

Скачать:

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татар теленнән белемнәрне контрол ь гә алу материалының әһәмияте I квалификацион категоряле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәбибуллина Эл ь мира Венер кызы

Слайд 2

Попроси друга помочь тебе решить задачу ( боерык фигыльне , инфинитивны , алмашлыкларның килешләрдә төрләнешен контроль гә ала) Узнай, в каком классе учится девочка, которая пела на концерте ( сыйфат фигыль , сорау җөмлә төзелеше ) Ситуатив күнегүләр (узнай, спроси, предложи, сообщи, попроси, дай совет)

Слайд 3

Бирелгән җөмләгә сораулар кую. Кем күпме сорау куя ала? Без әнием белән кар өстендә кечкенә кошчыкны күрдек.

Слайд 4

Җөмләләрне дәвам итү Буш вакытым булса, ... . Бүген буш вакытым бар, шуңа күрә ... . Минем буш вакытым аз, чөнки ... .

Слайд 5

Нинди дә булса әхлакый мәс ь әлә буенча бер-берсенә киңәшләр бирү ( Китапка сак караш , яхшы уку өчен нишләргә , табигать не саклау, вакытны файдалы уздыру һ. б.) Посоветуй другу проводить время с пользой.

Слайд 6

- Какие вопросы ты бы задал, чтобы получить такие ответы? - …? - Без урманда , болында булдык . - …? - Дару үләннәре җыйдык. - ...? - Әйе, күп җыйдык. - ...? - Мәтрүшкә җыйдык. - ...? - Кыш көне чәй белән эчәбез. Төшеп калган репликаларны өстәп языгыз.

Слайд 7

- Син әниеңә булышасыңмы? - Әлбәттә, булышам . - ... Диалогны дәвам итегез (5-6 реплика өстәргә)

Слайд 8

Вопрос – ответ – предложение – согласие Темалар: “Чаңгы шуу”, “Чыршы бәйрәменә бару” - Марат, син чаңгы шуарга барасыңмы? - Әйе, барам. - Әйдә бергә барабыз. - Әйдә. Схема буенча диалог төзегез

Слайд 9

- Әлфия, син Яңа ел кичәсенә нинди костюм тектең? - Әнием. - Мин куян булам. Ә син? - Искиткеч. - Күлмәгеңне кем текте? - Мин кар кызы булам. - Матурмы? Репликаларны дөрес урнаштырыгыз

Слайд 10

Әсәрне сәхнәләштерү Рәсемнәр яки рәсемнәр сериясе буенча диалог, хикәя төзү

Слайд 11

- Оля сәгат ь ничәдә - Зарядка ясаганмы? уянган?

Слайд 12

- Иртән нәрсә ашаган?

Слайд 13

- Аңа иртәнге ашны - Ул өйдән сәгат ь кем әзерләгән ? җидедә чыкканмы?

Слайд 14

- Көндезге ашны - Өйгә сәгать ничәдә ул кайда ашаган ? к айткан ?

Слайд 15

- Кичен кая - Сәгать ничәдә бараган ? й окларга яткан ?

Слайд 16

Оля сәгат ь алтыда уянган , зарядка ясаган. Иртән өчпочмак, ипи, кәнфит ашаган, чәй эчкән. Аңа иртәнге ашны әнисе әзерләгән. Ул өйдән сәгат ь җидедә чыккан. Көндезге ашны Оля мәктәптә ашаган. Өйгә сәгат ь икедә кайткан, дәресләрен әзерләгән. Кичен урамга чыккан, дуслары белән уйнаган. Сәгат ь тугызда йокларга яткан. Диалогтан монолог төзү

Слайд 17

1. Җөмләләрне язып бетерегез. Үткән дәрестә без ... . Мин көндәлегемне ... . Безгә математикадан ... . Яхшы укырга теләсәң, ... . 2. Как скажешь, что Закончился урок математики; Учитель тебя сегодня не спросил; После возвращения из школы нужно отдохнуть 1 час; Если хорошо сделаешь домашнее задание, то получишь пятёрку. 8 нче сыйныф, 1 нче чирек

Слайд 18

3. Спроси у друга: Где его дневник; Какие оценки он получил на этой неделе; Он сам решил задачу; Какую тему они проходили сегодня по математике? 4. Төшеп калган репликаларны куеп яз. Синең көндәлегеңдә нинди билгеләр бар? ... . Син өчлеләр аласыңмы? ... . Ә нигә алар көндәлектә юк? ... . ... . Сумкада. Миңа күрсәт әле. ... . 8 нче сыйныф, 1 нче чирек

Слайд 19

Прочитайте предложения и определите, какие выражения соответствуют текстам ( текстка туры кил ә), какие – не соответствуют (текстка туры килми) 1 нче сентябр ь – күңелле көн, җырлы көн. 1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 1 нче сентябр ьдә сумка бик җиңел , чөнки анда дәреслекләр юк . 1 ) текстка туры килә 2) текстка туры килми Яхшы уку өчен, көндәлеккә өй эшләрен язарга кирәкми. 1 ) текстка туры килә 2) текстка туры килми 4. Галимов Илнарның көндәлеге бик яхшы, анда өй эшләре, расписание язылган. 1) текстка туры килә 2) текстка туры килми Безнең көндәлекләребезне сыйныф җитәкчесе атна саен тикшерә. 1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 7 нче сыйныф

Слайд 20

Төшеп калган сүзләрне дөрес формада куеп языгыз. 6. _________ сентябр ь – Белем к өне. бер 7. Без кичә _________ контрол ь эш эшләдек. математика 8. Син мәс ь әләне дөрес ________? чишәргә 9. Көндәлек – дөкумент, көндәлек – укучының ______ . көзге 10. Әни, Оля бүген безгә ________ әле. килергә 11. Мин бишле алдым, чөнки диктантны _______ яздым. хата 12. Самат китапны ______ тотмаган. сакларга

Слайд 21

13. Дай совет другу не бросат ь учебники. 14. Спроси у друга, какие оценки есть у него в дневнике. 15. Сообщи маме, что ты по математике получил «5». 16. Скажи другу, что тебе надо приготовить уроки, поэтому ты не выйдешь на улицу. 17. Посоветуй однокласснику внимательно слушать учителя на уроке. Репликаларны языгыз

Слайд 22

- ... ? - Юк, чыкмыйм, өй эшләрем күп. - Нинди өй эшләре бар? - ... . - ... ? - 1 мәс ь әлә, 4 мисал чишәргә. - ... ? - Юк, чишмәдем. Бу мәс ь әлә бик авыр. - ... . - Ярар, рәхмәт. Диалогта т ө шеп калган репликаларны куеп яз.



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты Мәгариф идарәсе

Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреҗдениесе

8 нче төп урта белем бирү мәктәбе

Татар теленнән белемнәрне контрольгә

 алу материалының әһәмияте

I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәбибуллина Эльмира Венер кызы

Бөгелмә,  2015

Укыту процессының уңышлылыгына тәэсир итә торган әһәмиятле факторларның берсе – укучыларның белемен контрольгә алу. Билгеле булганча, контроль укыту процессын регулярлаштыра, ягъни, укытучы контроль төренә карап, үз эшен оештыра. Димәк, рус телле балаларга татар теле укытуны тиешле югарылыкка куйыйк дисәк, рус телендә сөйләшүче балаларның татар теле буенча белемнәрен контрольгә алуны фәнни дәрәҗәдә оештыру зарур.                 Бүгенге көндә рус телле балаларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу системасы тирән камилләштерүне сорый. Татар теленнән белем дәрәҗәләрен татар төркемнәрендә диктант, сочинение, изложение һ.б. формалар аша яздырып тикшерәләр. Ә рус телле укучыларның татар телен белүенең төп күрсәткече – ул укучыларның өйрәнелгән темалар буенча татарча иркен аралаша белүләре. Шуңа күрә контрольнең төп объекты булып укучыларның татарча сөйләшә белү күнекмәләре тора.  Белемнәрне контрольгә алу һәр дәрестә күпмедер урын алып тора. Мәсәлән, ЛКФ (лексик күнекмәләр формалаштыру) яки ГКФ (грамматик күнекмәләр формалаштыру) дәресләрендә бу – дәрестә өйрәнелгән лексик берәмлекләрне, грамматик конструкцияләрне кулланып, кечкенә генә булса да диалог төзүгә яки монологик сөйләмгә чыга алу, ЛКК (лексик күнекмәләрне камилләштерү), ГКК (грамматик күнекмәләрне камилләштерү), ЛГКК (лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү) дәресләрендә өйрәнелгән материал буенча ситуатив күнегүләр, диалог төзү, диалогка төшеп калган репликаларны өстәү, җөмләләрне киңәйтү, хикәянең эчтәлеген үзгәртү,  укылган материалга карата үз фикереңне белдерү һәм  башка эш төрләре булырга мөмкин.

Программада бирелгән нинди дә булса теманы үтеп бетергәннән соң белемнәрне контрольгә алуны мин ике дәрестә үткәрәм. Беренче дәрестә контроль төре – укучыларның  татарча сөйләшә белүен телдән  тикшерү. Мондый дәресләрдә киң кулланыла торган эш төрләре түбәндәгеләр:

  • Ситуатив күнегүләр (узнай, спроси, предложи, сообщи, попроси, дай совет). Мондый биремнәр өйрәнгән лексик һәм грамматик берәмлекләрне кулланып, укучының үзенең уй-фикерләрен әйтә алуын тикшерә. Мәсәлән, попроси друга помочь тебе решить задачу. (боерык фигыльне, инфинитивны, алмашлыкларның килешләрдә төрләнешен контрольгә ала). Узнай, в каком классе учится девочка, которая пела на концерте? (сыйфат фигыль, сорау җөмлә төзелеше).
  • Бирелгән җөмләгә сораулар кую. Кем күпме сорау куя ала? Бу эшне төркемнәрдә дә эшләтергә мөмкин. Мәсәлән, без әнием белән кар өстендә кечкенә кошчыкны күрдек.
  • Җөмләләрне дәвам итү (Буш вакытым булса, .....
  • Бүген буш вакытым бар, шуңа күрә ....
  • Минем буш вакытым аз, чөнки ... .)
  • Нинди дә булса әхлакый мәсьәлә буенча бер-берсенә киңәшләр бирү (Китапка сак караш, яхшы уку өчен, табигатьне саклау, вакытны файдалы уздыру һ .б. Мәсәлән, посоветуй другу проводить время с пользой. – Дустым, вакытны файдалы үткәрергә кирәк.)

     Сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда диалогик формадагы эш төрләре дә бик отышлы санала. Әйтик:

а)  Төшеп калган репликаларны өстәп языгыз.

- Какие вопросы ты бы задал, чтобы получить такие ответы?

- ...?

- Без урманда, болында булдык.

...?

- Дару үләннәре җыйдык.

- ...?

- Әйе, күп җыйдык.

- ...?

- Мәтрүшкә җыйдык.

- ...?

- Кыш көне чәй белән эчәбез.

б)  Диалогны дәвам итегез (5-6 реплика өстәргә).

- Син әниеңә булышысыңмы?

- Әлбәттә, булышам.

- ...

в)  Схема буенча диалог төзегез.

 

вопрос – ответ – предложение - согласие

Темалар: «Чаңгы шуу», «Чыршы бәйрәменә бару»

- Марат, син чаңгы шуарга барасыңмы?

- Әйе, барам.

- Әйдә бергә барабыз.

- Әйдә.

г)  Репликаларны дөрес урнаштырыгыз.

- Әлфия, син Яңа ел кичәсенә нинди костюм тектең?

- Әнием.

- Мин куян буллам. Ә син?

- Искиткеч.

- Күлмәгеңне кем текте?

- Мин Кар кызы булам.

д) Әсәрне сәхнәләштерегез (иң оста уйнаучыларга конкурс).

Мәсәлән, без 4 нче сыйныфта үтелгән Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” әсәрен 1 нче сыйныф белән дә “Төремкәй” әкиятен сәхшәләштергән идек.

е)  Рәсем яки рәсемнәр сериясе буенча диалог, хикәя  төзү.

- Мәсәлән, “Көндәлек режим” темасын үткәндә кулланырга мөмкин.

ж)  Диалогтан монолог төзеп языгыз.

- Оля сәгать ничәдә уянган?

- Зарядка ясаганмы?

- Иртән нәрсә ашаган?

- Аңа иртәнге ашны кем әзерләгән?

- Ул өйдән сәгать җидедән чыкканмы?

- Көндезге ашны ул кайда ашаган?

- Өйгә сәгать ничәдә кайткан?

- Кичен кая барган?

- Сәгать ничәдә йөкларга яткан?

з)  Монологтан диалог төзегез. һ.б.  

Оля сәгать алтыда уянган, зарядка ясаган. Иртән өчпочмак, ипи, кәнфит ашаган, чәй эчкән. Аңа иртәнге ашны әнисе әзерләгән. Ул өйдән сәгать җидедә чыккан, көндезге ашны Оля мәктәптә ашаган. Өйгә сәгать икедә кайткан, дәресләрен әзерләгән. Кичен урамга чыккан, дуслары белән уйнаган. Сәгать тугызда йокларга яткан.

      Тема буенча өйрәнелгән хикәяләрнең эчтәлеген искә төшерү, үзгәртеп сөйләү, предмет объектын үзгәртеп сөйләү (м-н, көндәлек исеменнән укучы турында, эт яки песи исеменнән хуҗасы турында сөйләү),  югарырак сыйныфларда темада күтәрелгән проблема буенча фикер алышу. (Кызларга нинди егетләр ошый? Егетләргә нинди кызлар ошый? Кемнәр хаклы: өлкәннәрме әллә кечкенәләрме? Кем ул – синең героең?.) - монологик сөйләмне контрольгә алу өчен кулланыла торган эш төрләре.

       Белемнәрне контрольгә алуның икенче дәресендә язма сөйләмне бәяләү күздә тотыла. Биремнәрне сайлаганда шулай ук төп максат – сөйләмгә чыгуны бәяләү.

М-н. 8 нче сыйныф өчен төзелгән контроль эш варианты:

8нче сыйныф

1нче чирек.

  1. Җөмләләрне язып бетерергә.

Үткән дәрестә без ....... .   Мин көндәлегемне.... .  Миңа конусны ..... .  Безгә математикадан ..... . Яхшы укырга теләсәң, ......

  1. Как ты скажешь, что
  • закончился урок математики;
  •  учитель сегодня тебя не спросил;
  • после возвращения из школы нужно отдохнуть 1 час;
  • если хорошо сделаешь домашнее задание, то получишь пятерку.

  1. Спроси у друга:
  • где его дневник;
  • какие оценки он получил на этой неделе;
  • он сам решил задачу;
  • какую тему они проходили сегодня по математике?

  1. Төшеп калган репликаларны куеп яз.
  • Синең көндәлегеңдә нинди билгеләр бар?
  • ...
  • Син өчлеләр аласыңмы?
  • ...
  • Ә нигә алар көндәлектә юк?
  • ....
  • ...
  • Сумкада.
  • Миңа күрсәт әле.
  • .....

Бүген методик стандарт итеп кабул ителгән коммуникатив технология укучыларның фикерләү дәрәҗәсен, сөйләм дәрәҗәсен контрольгә алуда иҗади характердагы эшләрне куллануны тәкъдим итә. Аларга без төрле темалар буенча изложение, сочинениеләрне, укучыларның үзләренең кечкенә хикәяләр төзеп язуларын кертә алабыз. Мондый характердагы эшләр төп фикерне сайлап ала белергә, логик рәвештә хикәяләргә өйрәтә. Ә иң мөһиме - укучы үз фикерен җиткерү өчен татар телендә тел чараларын үзе җыя, анда эчке сөйләм эшчәнлеге бара. Ә бу аралашу процессына өйрәтүдә бик мөһим алым.

Шулай ук, БРТга әзерләнү йөзеннән, күп кенә мәктәпләрдә рус телле укучыларының белемнәрен контрольгә алуны  БРТ калыпларына салынган биремнәр аша  тикшерү дә практикага кергән.

Гомумән, контроль эшне башка сыйныфларда да БРТ калыпларын файдаланып эшләп була.

7 нче сыйныф

Прочитай предложения  и определите, какие выражения соответсвуют текстам (текстка туры килә) , какие- не соответствуют (текстка туры килми)

  1. 1 нче сентябрь – күңелле көн, җырлы көн.
  1. текстка туры килә              2) текстка туры килми.
  1. 1 нче сентябрьдә сумка бик җиңел, чөнки анда дәреслекләр юк.
  1. текстка туры килә              2) текстка туры килми.
  1. Яхшы уку өчен, көндәлеккә өй эшләрен язарга кирәкми.
  1. текстка туры килә              2) текстка туры килми.  
  1. Галимов Илнарның көндәлеге бик яхшы, анда өй эшләре, расписание язылган.
  1. текстка туры килә              2) текстка туры килми.
  1. Безнең көндәлекләребезне сыйныф җитәкчесе атна саен тикшерә.
  1. текстка туры килә               2) текстка туры килми.

Төшеп калган сүзләрне дөрес формада куеп яз.

6

_____ сентябрь – белем бәйрәме.

бер

7

Без кичә _______ контроль эш эшләдек.

математика

8

Син мәсьәләне дөрес _______?

чишәргә

9

Көндәлек – документ, көндәлек – укучының ______.

көзге

10

Әни, Оля бүген безгә ______ әле.

килергә

11

Мин бишле алдым, чөнки диктантны ______ яздым.

хата

12

Самат китапны _______ тотмаган.

сакларга

Репликаларны яз.

13.  Дай совет другу  не бросать учебники куда попало.

14. Спроси у друга, какие оценки есть у него в дневнике.

15.  Сообщи маме, что ты по математике получил “5”, потому что примеры решил без ошибок.

16.  Скажи другу, что тебе надо приготовить уроки, поэтому ты не выйдешь на улицу.

17. Посоветуй однокласснику внимательно слушать учителя на уроке.

18. Диалогта төшеп калган репликаларны куеп яз.

  • .....?
  • Юк, чыкмыйм, өй эшләрем күп.
  • Нинди өй эшләре бар?
  •  ... .
  • ....?
  • 1 мәсьәлә, 4 мисал чишәргә.
  • ...?
  • Юк, чишмәдем. Бу мәсьәлә бик авыр.
  • ....
  • Ярар,  рәхмәт.

Гомумән, рус телле балаларның белемнәрен контрольгә алу мәсьәләсе бик мөһим. Ул  контрольне оештырудагы дидактик, методик таләпләргә  җавап бирергә,  программага нигезләнергә тиеш.