"Мин - укытучы!" ( эссе)
статья по теме

Сайфутдинова Фарида Хасаншиновна

Укытучы һөнәре турында уйланулар

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл min_ukytuchy.docx21.51 КБ

Предварительный просмотр:

Мин –укытучы!

Талгын гына җыр агыла... Бу  җыр - безнең яшьлегебез җыры бит. Галиҗанәп җыр, син мине еракларга алып китәсең, кадерле хатирәләрне яңартасың...

      Мин яшьлегем эзләрен саклаган Арча урамыннан атлыйм. Менә ул Изге уку йорты - мин дүрт ел укыган, укытучы булам дип, ак хыял канатларында ашкынып килгән мәгърур белем йорты.

 Беренче дәрес бирү шатлыклары, балалар белән очрашудан алган тәэсирләр, безгә сынап караучы, ышаныч белдерүче укытучылар... Әле кичә генә булган кебек. Колагымда укытучыларыбызның тавышлары ишетелгәндәй була: ”Исәнмесез, балалар! Дәресебезне башлыйбыз”. Шигъри җанлы Гөлсинә апаның дәресләре күз алдыннан үтә. Класс җитәкчебез Венера апаның һәрберебез турында әниебез кебек кайгыртуларын, музыка серләрен ачучы Зилә Зәкиевнаның моңлы тавышын, директорыбыз Илдус Габдрахмановичның киңәшләрен ишеткәндәй булам. Рәхмәт Сезгә, хөрмәтле остазларыбыз!

Без дәресләрдә укытучы нинди булырга тиеш дигән сорауга җавапны бик еш эзли идек. Еллар үткәч аңладым: чын укытучы безнең остазларыбыз кебек булырга тиеш икән.

 Казан дәүләт педагогия институтында укыганда да, мәрхәмәтле  мөгаллимнәребезнең  игътибарын, таянычын тоеп укыдым.

Мин - укытучы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Ә  каршымда эчкерсез, самими балалар. Алар, сораулы карашларын төбәп, укытучы апаларыннан җавап көтәләр. Укучыларымның өметләрен аклый алырмынмы, күңелләренә яхшылык орлыклары, белемгә- омтылыш, туган телебез белән - горурлану, әдәбиятыбызга кызыксыну тәрбияли алырмынмы дигән сорау белән башланган вакыттан да күп  еллар узган. Эшләгән, эзләнгән саен сораулар арта гына бара...

 Укытучы - иң беренче чиратта, балаларны яратучы, белем алуга ихтыяҗ, кызыксыну уятучы кеше. Һәр баланың -  үз дөньясы. Ә ул дөньяның ишекләрен ачып, түргә үтәр өчен,  сабырлык та, зирәклек тә, әлбәттә, белем дә  кирәк.  Минемчә, дәрес уңышлы узсын өчен, сыйныфта уңай халәт булырга тиеш. Укучы белән укытучы арасындагы  ышанычлы мөнәсәбәтнең белем алу өчен иң кирәкле шарт булуын да онытырга ярамый.

Төрле укучылар бар: алар мөмкинлекләре, сәләтләре  белән дә бер-берсеннән бик нык аерылалар. Минем каршымда- кемнеңдер газиз баласы. Мин бит үзем дә әни: һәр ата-ана өчен үз баласыннан да сәләтле, талантлы  бала юк. Укучылар беркайчан да үзләрен  башкалар  белән  чагыштырганны яратмыйлар. Дәрестә  баланың күңеленә ачкыч табып, кечкенә генә уңышка ирешерлек мөмкинлек тудырсаң, аның иңнәренә канатлар үскәндәй була. Укытучы өчен  балаларны сөендерүдән дә ләззәтлерәк, бала ышанычын алудан да кадерлерәк нәрсә булырга мөмкин соң?!

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренең төп бурычы – туган телебез, милләтебез сакчылары тәрбияләү, укучыларның күңел дөньясын баету, дөньядагы вакыйга- күренешләргә дөрес бәя бирү, рухи камиллеккә омтылу.

Без зур тизлекләр, яңа технологияләр заманында яшибез. Тормыш  ритмына җитешү өчен,  туктаусыз чабабыз, туктап уйланырга вакыт калмый. Бәлки шуңадыр, балалар әдәби әсәрләр укуны юкка вакыт әрәм итү дип саныйлар. Өч-дүрт сәгатьтә  әсәрне Интернеттан, телевизордан карап булганда, нигә аны укып торырга, дип фикер йөртәләр.  Әдәбият - безнең балаларыбызның күңелен сафландыра, рухларын баета, җаннарын тәрбияли торган фән. Күңеле надан, җаны тар кешедән дә куркыныч җан иясе юк. Бу турыда бер минутка да онытырга ярамый.

   “Әдәбиятка, туган телгә игътибарны киметеп, без кешене җирлегеннән аерабыз. Патриотизм абстракт төшенчә түгел, ул – конкрет. Олы ватанга мәхәббәтне туган җиргә, аның теленә мәхәббәттән генә тәрбияләп була. Үз әнисенең теленнән бизгән кеше бүтән аналарның телен беркайчан да хөрмәт итә белми. Бу – хакыйкать”, - дип язган чорыбызның күренекле шәхесе Туфан Миңнуллин.

        Язучының җанлы телен, сүзнең  тәэсир көчен, аһәңен тою өчен, кулыңа китап алырга кирәк. Аны бернинди компьютер да алыштыра алмый.

                           Яшьләрдә – экран-китап.

                           Кызык та ул, яңа да.

                           ...Кәгазь китап охшап калды

                           Рәнҗетелгән анага, - дип  ачынып яза халык шагыйре Равил Фәйзуллин.

  Без-бай тарихлы халык. Үткәнне бүгенге көн белән бәйләп, киләчәккә зур өметләр баглап яшәгәндә генә укучыларда милләтебез белән горурлана алырлык шәхесләр тәрбияләп була. Шул максатны тормышка ашыруда чорыбызның мәшһүр шәхесләре белән очрашуларның әһәмияте әйтеп бетергесез. Китапханәләргә экскурсия, дәрес-диспут, конференция, дәрес-презентацияләр үткәрү – бу максатка ирешү юлларының кайберләре генә. Үзебезнең төбәк язучылары, рәссамнары, күренекле шәхесләре белән очрашуларны укучылар көтеп алалар, үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап табып кына калмыйча, рухланып иҗат итә башлыйлар. Менә аларның  кайберләрен генә санап китү дә җитә кебек: Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов, шәһәребезнең мактаулы шәхесе, Татарстанның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Азат Зыятдиновлар белән очрашулар - мәктәп тарихына алтын хәрефләр белән язылырлык вакыйгалар. “Кама таңнары” әдәби берләшмәсе  белән очрашулар балаларның иҗатка тартылуына зур этәргеч бирәләр.  Укучыларымның иҗат җимешләре вакытлы матбугатта урын алып килә.

Укучыларның очкын чәчеп торучы күзләрен, синең дәресләреңнән канәгатьлек хисе алып, рәхмәт ишетүдән дә зуррак бәя бармы икән укытучы өчен?! Шушы рәхәт мизгелләр өчен булса да, эшләргә була укытучы булып.

Әдәбият дәресләрендә  программага кертелмәгән, бүгенге көндә актуаль, укучыларны  кызыксындыра торган әсәрләр белән таныштырырга яратам.

          Унынчы сыйныфта Казан ханлыгы чоры әдәбиятын Һади Атласиның “Сөенбикә” әсәре  белән йомгаклау отышлы. Һади Такташ иҗатын, Азат Зыятдиновның “Такташка хатлар”  исемле әсәрен укып, дәрес-презентация үткәрү бик уңышлы булды. Бу  дәресләр өчен  укучылар компьютер презентацияләре ясадылар, өстәмә материал тупладылар, эзләнү эшләре үткәрделәр, иҗат иттеләр. Тарихыбызга, туган җиребезгә мәхәббәт, күренекле шәхесләребез белән кызыксыну менә шуннан башлана да инде. ”Фәүзия Бәйрәмованың “Караболак” романында халкыбызның гореф- гадәтләре, йолалары” дигән тема белән фәнни-гамәли  конференциядә катнашу да зур чыныгу булды. Балалар тарихыбызга битараф түгел, халкыбыз, телебез язмышы  аларны да борчый. Алар үз фикерләрен кыю итеп әйтеп бирә беләләр. Укытучы өчен күп кирәкмени, моны  үз эшемә зур бәя дип кабул иттем. Үз эшеңнән рәхәтлек алу - педагогик осталык җимешләреме, әллә  күпьеллык тәҗрибәме - анысын әйтә алмыйм.  Укучыларымның уңышларын  үз хезмәтемнең билгеле бер системасы, нәтиҗәсе  дип саныйм.

   Балалар белән төрле иҗади бәйгеләргә әзерләнергә яратам. Аларның уңышларына укучылардан да күбрәк сөенәмдер, мөгаен. “Укытучы – дөньяның аерым категориядәге бер кешесе. Аның шатлыгы да, кайгысы да кешенеке төсле түгел”, - дип Мөхәммәт Мәһдиев  ничек дөрес әйткән?!

Мин укучыларның иҗади сәләтләрен үстерүнең төрле  юлларын кулланырга тырышам. Бер укучымның  иҗади эше, минемчә, аеруча игътибарга лаек  дип саныйм.  ”Әгәр мин тылсымчы булсам, яхшылык кына эшләр идем. Авыру кешеләрне терелтү, мохтаҗларга ярдәм итү, сугышларны туктату өчен, бөтен көчемне куяр идем. Дөньядагы бар халыкны бәхеттә, муллыкта яшәтер өчен күп кирәкми бит. Мин тылсымчы түгел, әмма бу хыялымны тормышка ашыру өчен, бик тырышачакмын, көчемне кызганмаячакмын”, - дип  язуы  минем кыйбламның дөрес юлдан  булуын күрсәтә дип  саныйм. Димәк, яхшылык орлыклары уңдырышлы җиргә төшеп шытып чыкканнар, ныгып үсеп киләләр. Укучыларымның уңышлары – минем хезмәт җимешләрем. Мин сезнең белән чиксез горурланам.

Рәхмәт сиңа, язмыш, мине мәктәп белән бәйләгәнең өчен, башка юлга  кертмичә, балачак  һәм яшьлек илендә калдырганың өчен. Минем бар җиһанга: ”Мин-укытучы, укытучы - иң кирәкле һөнәрләрнең берсе!”- дип, бар кеше ишетерлек итеп әйтәсем килә.

Ә җыр яңгырый да яңгырый...


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Укытучы...(эссе)

Менә 40нчы ел инде мин 1нче сентябрьне зур дулкынлану белән көтеп алам: 10 ел укучы булып, 30 елга якын укытучы булып. Мәктәпне бетергәнгә чирек гасырдан артык булса да, беренче укытучым, яратка...

Мин - Укытучы. Эссе

Минем хезмәтем  дә мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә Укытучы....

Эссе "Мин-укытучы"

Укытучы-иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе....

Эссе "Мин укытучы"

Эссе " Мин укытучы"...

"Мин- укытучы" эссе.

                Укытучы – иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл, иң гуманлы һөнәрләрнең берсе. Укытучыдан башка төрле һөнәр...

Минем тормышымда укытучы. Эссе.

                                                 ЭссеМинем тормышымд...

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....