Минем тормышымда укытучы. Эссе.
статья по теме

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

                                                   Эссе

Минем тормышымда укытучы

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

                                (Лена Шагыйрьҗан)

    Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык- куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon esse._minem_tormyshymda_ukytuchy_1.doc41.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   Эссе

Минем тормышымда укытучы

Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне

Сорасалар, багышларга кемгә, диеп,

Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән

Укытучыга, дияр идем, башым иеп.

                                (Лена Шагыйрьҗан)

    Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык- куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары һәм, әлбәттә инде, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга, аңардан шәхес тәрбияләргә бөтен көчен куя.

       Кайчандыр мин дә үземнән зур портфель һәм чәчәк бәйләме тотып, 1 нче сыйныфка укырга дип,   мәктәп бусагасын атлап кердем. Беренче линейка, сыйныф сәгате- барысы да  минем өчен яңалык иде. Шул ук вакытта күңелем нәрсәдәндер курыкты кебек.  Кыюсыз гына укытучыма күтәрелеп карадым.  Беренче укытучымның  ягымлы елмаюы , матур сөйләшүе үз-үземдәге курку хисен таратты. Йөзеннән нур бөркелеп торучы укытучым,  күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек  һәм көч бирә иде.  Укытучыбыз- Мәскүрә  апа-  безгә  әлифба укытачагын, аннан туган тел,  татар теле  дәресен алып барачагын әйтте. Ә аннан сүзне әлифбадан түгел, әкияттән башлады.  Минем ул әкиятләрнең берсен дә ишеткәнем юк иде. Ул әкиятләрне  шундый ышандырырлык итеп сөйләде. Без тын да  алмыйча  йотлыгып тыңлый идек. Ул әкиятләрне мин хәзер барысын да яттан беләм.

      Һәр   дәрес югары дәрәҗәдә оештырыла иде.  Һәр хәрефне өйрәнгәндә берәү дә читтә калмый, катнаша,  истә калсын өчен ул хәрефтән башланган исемнәр,  сүзләр әйттерә, соңыннан такта янына чыгарып язарга өйрәтә.
     
 Уку елы ахырына сыйныфыбыздагы һәр  бала яхшы итеп укый, яза белә иде.  Озакламый җәйге каникуллар башланды. Түземсезлек белән көз җиткәнен көттем. Буш вакытларымда  әкиятләр уйлап чыгара башладым. Аларны кызык итеп, Мәскүрә  апага охшарга тырышып,  әти- әниләргә  сөйли идем .

 Укытучымның һәрбер сүзе, тирән белеме, зәвыклы киенүе, нечкә күңелле булуы белән үзенә җәлеп итте. Беренче укытучым укытучы һөнәренә карата олы хөрмәт, зур кызыксыну уятты.

Урта сыйныфларга күчкәч, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сафина  Розалия Зыятдин кызының дәресләрен аеруча көтеп ала идем. Аның дәресләрендә өйрәнгән барлык  шигырьләрне яттан сөйләвенә исем китә иде.

        Татар теле һәм әдәбияты дәресләре – ул   дәрья, тирән һәм төпсез дәрья. Һәм бу дәрьяда үзең өчен һәрвакыт ниндидер яңалык ачу мөмкинлеге бар. Укытучының бурычы -  укучыларны да шушы дәрьяга  үзе белән сәяхәткә алып чыгу, татар теленең матурлыгын, байлыгын күрә белергә өйрәтү. Розалия  апа безне һәр дәресендә шундый сәяхәткә алып чыгып, татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт уята алды. 

       Күз ачып йомганчы мәктәп еллары  узып  та киткән. Алда - Казан... Казан Дәүләт университеты.... Сизелмичә дә үтеп киткән студент еллары...

       Инде менә үзем укытучы. Хезмәт юлымны Казан шәһәрендә башладым. Хәзер дә мәркәзебезнең 175 нче гомуми  урта белем бирү мәктәбендә балаларга үзебезнең туган телебез – татар телен укытам. Хезмәт юлымны башлаганыма да 20 ел узып бара... Шушы еллар дәверендә минем бер генә тапкыр да “эх, нигә укытучы язмышын сайладым икән” дип уйлап та караганым булмады. Үз эшемә һәрчак җитди карадым һәм карыйм. Укучыларым балачак елларын, мәктәптә укыган чакларын бары якты итеп кенә искә ала алсыннар өчен кулымнан килгәннең барысын да эшләргә тиешмен.

Мин  үзем дә,  укытучыларым кебек, укучыларыма өйрәнүче итеп түгел, чын дус, сердәш, киңәшче итеп карарга тырышам. Алар дәрестә куркып утырмасыннар,  уйлансыннар, сораулар бирсеннәр,  кызыксынсыннар, һәм аларның иҗади сәләтләре калкып чыксын. Һәр бала үзе кечкенә дөнья бит.  Аларның холык-фигыльләре төрле булган кебек, уку материалын үзләштерү дәрәҗәсе дә төрле. Моны һәрдаим игътибар үзәгендә тотам. Шуңа күрә укытуның төрле алымнарын кулланам. Укытучы һөнәре бер урында таптануга, билгеле бер калып буенча эшләүгә корылмаган. Ул һәрвакыт эзләнүдә, яңа ачышлар ясарга омтылуда.

     Балалар белән эшләү миңа  бик ошый. Мин үземнең укытучы булуым белән горурланам.  Һәркөнне аларның көләч йөзләрен, акыллы күзләрен күрү, бергәләп аларның уңышларына сөенү миңа  зур шатлык китерә. Балаларымның уңышлары-  ул минем уңышларым. Үз укучыларымны мин дә шулай тормышта үз юлларын  табарлык шәхес итеп тәрбияли алсам иде.



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе "Тормышымда укытучы роле"

Һәрбер кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы яки үсмер чоры белән бәйләнгән була.Минем уйлавым буенча, шундый матур истәлекләр арасында шакты...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Җир йөзендә иң – иң матур теләкләрнеСорасалар, багышларга кемгә, диеп, Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән ...

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"

ЭССЕ "Минем тормышымда укытучы"...

Минем тормышымда укытучы. Эссе. "Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы өчен эссе. "Минем тормышымда Укытучы"....

Эссе "Минем тормышымда укытучы..."

2017 нче елның "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" Бөтенроссия конкурсына эссе...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Эссе "Минем тормышымда укытучы"...

Эссе "Минем тормышымда укытучы"

Укытучы булып китүем турында...