Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре
тест (6 класс) на тему

Хуснутдинова Раиля Нуретдиновна

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар  төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре   (БРТ форматы)

Скачать:


Предварительный просмотр:

Рус телендә гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныф татар      төркемнәрендә укучылар өчен арадаш аттестация эше биремнәре   (БРТ форматы)

     1) Борын заманда табигать патшасы  чәчәкләр арасында хәбәр тараткан:

 2) – Озакламый яз җитә. 3) Сезнең арагыздагы иң матур чәчәккә Җир өстендә тантана итү, кешеләрне беренче булып куандыру мөмкинлеге бирәчәкмен, – дигән.
  4) Чәчәкләр арасында бәхәс купкан. 5) Һәркайсы иң беренче булырга теләгән.
6) – Мин барыгыздан да матуррак. 7) Мин язның беренче чәчәге булырга тиеш! – дигән ромашка. – 8) Минеке кебек ак таҗлар кайсыгызда бар соң?
   9) Кыңгырау чәчәк аның белән килешмәгән:
10) – Мин бер
чыңласам, бөтен дөнья ямьгә күмелә. 11) Беренчелек миңа булырга тиеш! – дигән.
    12) Бәхәскә башкалар да кушылган. 13) Бер-берсен тыңлап та тормыйча, үзләрен мактаганнар. 14) Умырзая гына бер читтә басып торган, бәхәсләргә кушылмаган.
15) – Әйе, сез барыгыз да матурлар, кирәклеләр икәнсез. 16) Ләкин тыйнаклык – ул үзе иң зур матурлык. 17) Арагыздагы тыйнак умырзаяны мин язның
беренче чәчәге итеп билгелим, – дигән табигать патшасы.
    18) Менә шул көннән бирле, җир өстендә карлар эреп беткәнче үк умырзая шытып чыга. 19) Үзенең тыйнаклыгы һәм матурлыгы белән кешеләрне куандыра.

Биремнәр.

  1. 5 нче җөмләдәге санның төркемчәсен языгыз.
  2. 15-17 җөмләләрдән ясалма исемнәрне язып алыгыз.
  3. Чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфат булган җөмләнең санын билгеләгез.
  4. 10 нчы җөмләдә калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төркемчәсен языгыз.
  5. Билгеләү алмашлыклары булган җөмләләрнең номерларын арту тәртибендә языгыз.
  6. 12 нче җөмләдән хикәя фигыльне табыгыз һәм  заманын, затын, санын күрсәтегез.
  7. 6-9 нчы җөмләләрдән тезмә исемне язып алыгыз.
  8. 17 нче җөмләдәге билгеләнгән сүз кайсы җөмлә кисәге булып килгән?
  9. 1-3 нче җөмләләрдән вакыт рәвешен табыгыз.
  10. 15-17 нче җөмләләрдән исемләшкән сыйфатларны язып алыгыз.
  11. “Тыйнаклык – ул үзе иң зур матурлык” җөмләсенә таянып, кечкенә күләмле (10  җөмлә ) сочинение языгыз.

Җаваплар:

1

ТӘРТИП (ТӘРТИП САНЫ)

2

ТЫЙНАКЛЫК, МАТУРЛЫК

3

6

4

ШАРТ (ШАРТ ФИГЫЛЬ)

5

5, 10, 13, 15, 16, 19

6

КУШЫЛГАН – билгесез үткән заман, 3 нче зат, берлек сан

7

КЫҢГЫРАУ ЧӘЧӘК

8

АЕРГЫЧ

9

ОЗАКЛАМЫЙ

10

МАТУРЛАР, КИРӘКЛЕЛӘР

Эшне бәяләү:

1-10 нчы биремнәр 1әр балл белән бәяләнә,

11 нче биремнең һәр дөрес җөмләсе 1 балл белән бәяләнә.

Максималь балл – 20 балл.

“5” ле – 20-18 балл,

“4” ле – 17-14 балл,

“3” ле –  13-10  балл,

“2” ле – 9-0 балл.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Единое республиканское тестирование  по ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ для обучающихся, изучающих татарский язык      в русских группах общеобразовательных   организаций     ...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

17. Прочитайте тексты и установите соответствие между текстами А-Е и заголовками 1-8. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок....

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына ТАТАР ТЕЛЕННӘН бердәм республика тесты

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының рус төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

УМК .Татар теле. 10нчы сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек(татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/ Г.Р.Галиуллина, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова; Казан: Татар.кит.нәшр.,2018.-112б.

10нчы сыйныф өчен Татар теле дәреслеге  рус мәктәбендә укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен тузелгән. дәреслеккә рецензияне Ф.Ф.Харисов язган. Дәреслек 2018нче елда басмага ...

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 5нче сыйныф(рус төркеме )өчен татар теленнән арадаш аттестация эше...