2нче сыйныф өчен татар теле дәресе
план-конспект урока на тему

Губайдулина Зульфия Равиловна

2нче сыйныф өчен татар теле дәресе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.odt20.67 КБ

Предварительный просмотр:

 

                                                        Дәрес  эшкәртмәсе

                                                ( 2нче сыйныфның рус төркеме өчен )

                                                                                                Гобәйдуллина Зөлфия Равил кызы

                                                                                                Казан шәһәре Мәскәү районы

                                                                                                “9 нчы гимназия” ГБМБУ

                                                                                                татар теле һәм әдәбияты укытучысы

        Тема:  Мин чисталык яратам.

             Максат: 

  • “Мин чисталык яратам” темасы буенча өйрәнелгән материалны кабатлау, системалаштыру, гомумиләштерү.
  • укучыларда төркемнәрдә, парларда эшләп аралаша белү күнекмәләрен үстерү, бирелгән ситуация буенча үз фикерләрен әйтергә өйрәтү.
  • укучыларда бер-берсенә карата игътибарлылыкны, ярдәм итә белүне тәрбияләү.

Дәрес тибы: гомумиләштереп кабатлау, ныгыту.

Җиһазлау:  компьютер, интерактив такта, таратма материал, сүзлекләр.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге  

Укучы эшчәнлеге

Эш алымнары

Җиһазлау

I. Оештыру.

  1. Коммуникатив  разминка. Укытучы укучыларның хәлләрен,дәрескә әзерлекләрен сораша.

Көтелгән җаваплар:

Минем кәефем яхшы (шәп), чөнки ..... (төрле җаваплар).

Без дәрескә әзер.

Бүген көн кояшлы, аяз, җылы җил исә һ.б.

Фронталь сорау

II.Теманы актуальләштерү

а) 1-2нче слайд белән эш

- Малай нишләгән, нәрсәсе пычранган?

- Малайга чиста булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

- Әйдәгез бергәләп малайны чисталыкка өйрәтик. Аны  юыну бүлмәсенә озатыйк һәм анда ниләр барлыгын әйтик.

б) тема буенча лексиканы искә төшерү.(слайд № 3-10)

в) Искә төшереп үткән сүзләрне күплек санда ничек әйтәбез?

г) Ә хәзер бер матур җөмлә белән әтегез әле миңа, юыну бүлмәсендә ниләр бар инде? (№11)

- Малай пычранган, аның бите, колагы, авызы, кулы һ.б. пычранган.

-Малайга чиста булу өчен юыну бүлмәсенә барып юынырга кирәк.

Укучылар билгеле вакыт эчендә кәгазьләрдә тема буенча белгән сүзләрне тәрҗемәсе белән язалар, сигнал буенча 1 нче укучы иптәшен (“партнер по плечу”) тикшерә башлый. Сигнал буенча 2 нче укучы иптәшен тикшерә.

  • Сабыннар, тараклар...

  • Юыну бүлмәсендә сабнын, сөлге, тарак....бар.

Куиз-куиз-трейд

Сүзләр язу өчен кәгазьләр

III.  Өйрәнгән лексик-грамматик материалны гомумиләштерү, системага салу

а) Укытучы укучылар өчен инструкция бирә.

 Найдите лишнее слово в логическом ряду (слайд №12)

  1. Тарак, кабак, сабын, сөлге, теш щёткасы.
  2. Бетергеч, мунчала, дәфтәр, китап, каләм.
  3. Юыну бүлмәсе, кәбестә, кишер, суган, кыяр.
  4.  Баш, чәч, кул,  мунчала, борын.

Җавапның дөреслеген тикшерү (һәр группадан 1 әр укучының җавабы тыңлана)

Укучылар сүзләрне укыйлар. Артык булган сүзләрне эзлиләр:

  1. Ни өчен икәнен уйлыйлар;
  2. кәгазьгә җавабын язалар;
  3. чиратлап командада фикер алышалар.

Ахырда һәр  группадан 2 укучы  сайлап алган сүзләрне укып, ни өчен шул сүзләрне сайлаганнарые дәлилләп аңлаталар.

Финк-райт - раунд

Сүзләр язылган кәгазьләр

Физкультминут

Укытучы әйткән җөмләләрне хәрәкәт белән күрсәтү.

  • Мин бит юам.
  • Мин сөлге белән бит сөртәм.
  • Мин тарак белән чәч тарыйм.

Укучылар хәрәкәт белән күрсәтәләр.

IV.  Монологик сөйләмне үстерү өстендә эшләү

а)-Укучылар, исебезгә төшереп үтик әле, шәхси гигиена предметлары белән нәрсә дә булса эшләвебез турында сөйләгәндә, без нинди сүз кулланабыз? (№14)

-б) “укытучы һәр командага алдан әзерләнгән карточкалар тарата (9 карточка, карточкалар тәртип буенча 1дән 9га кадәр номерланган һәм һәр карточкага темага караган бер сүз язылган);

1- тарак

2-сөлге

3- сабын

4- чәч

5- кул

6- бит

7-тарый

8- сөртә

9- юа

укучылар карточкаларны 3кә 3 форматы белән өстәл уртасына тезеп куялар;

командадагы һәр укучы бирелгән сүзләрне кулланып 3 җөмлә төзи (җөмлә төзегәндә сүзләрне куллану тәртибен үзе сайлый: горизонталь, вертикаль, диагональ вариантларны кулланып була);

(Укучыларның яшьүзенчәлекләрен истә тотып, карточкаларны тәртип буенча тезәргә, җөмлә төзү өчен горизанталь вариантны сайларга куштым. Белән сүзен кулланырга кирәклеген әйттем.)

җөмлә төзегәндә башта сүз язылган 3карточканың номерларын яза, аннары шул номер астындагы сүзләр белән җөмләләр төзи;

 Билгеле бер вакыттан соң укытучы  җөмләләрне тактада слайдларда күрсәтә:

Тарак белән чәч тарый.

Сөлге белән кул сөртә.

Сабын белән бит юа. (слайд №16)

укучыларның җавапларын тикшерү.

Тактада күрсәтелгән җөмләләрне төзегән укучылар торып басалар. Күпме укучының биремне үти алуы күзәтелә.

 Үзгә җөмләләрне укучылардан укыту. Аларны бергәләп тикшерү

в) Минем,  синең, аның алмашлыкларының төрләнешен искә төшереп, телдән күнегү ясау. (слайд №17,18,19)

- белән.

  • Мин сабын белән юынам.
  • ...

Фронталь сорау

ТИК-ТЕК-ТОУ

ТЭЙК ОФ- ТАЧ ДАУН

V. Дәфтәрләрдә эш.

Тиешле кушымчаларны өстәп яз.

Укучылар башта телдән, аннары соң дәфтәрләргә дөрес җавапларны язып куялар.

Фронталь сорау

VI. Рефлексия.

  • “Малай нинди?”
  • Без аңа чиста булырга булыштыкмы?
  • Ни өчен чиста булырга кирәк?

  • Малай чиста.
  • Әйе, булыштык.

  • Сәламәт булу өчен чиста булырга кирәк.

Фронталь сорау

VII. Өй эше. Билге кую.

Укытучы укучыларның дәрестәге  эшчәнлеген бәяли, билгеләр куя, өй эше бирә.

69нчы бит 3нче күнегү


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныф (рус төркеме) табигать һәм без темасына татар теле дәресе.

5 нчы сыйн ыф (рус төркеме) табигать һәм без темасына дәрес эшкәртмәсе....

"Сыйфатлар иленә сәяхәт" 7 сыйныф Татар теле дәресе(рус төркеме)

Максат:1.  Укучыларның сыйфат турында белемнәрен барлау һәм тирәнәйтү.2.          Сыйфатларны телдән һәм язма сөйләмдә урынлы кулланырга өйрәтү,...

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы

2нче сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияттан эш программасы....

"Кышкы уеннар" 4нче сыйныф(рус төркеме) татар теле дәресе

Дәреснең темасы: “Кышкы уеннар”.Максатлар:  1. “Кыш”  темасына караган лексиканы искә төшерү, “Кышкы уен” тексты аша уенга чакыра белү, кышкы уеннар, кар бабай ясау турында сөйли белү күнекм...

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Татар теле дәресе.7 нче сыйныф.

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзл...