Презентация КИМ
презентация к уроку (11 класс) на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Презентация КИМ

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_kim.pptx96.72 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

РУС ТЕЛЕНДӘ ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ ОЕШМАЛАРЫНЫҢ ТАТАР ТӨРКЕМНӘРЕНДӘГЕ 9НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫНА ТАТАР ТЕЛЕННӘН БЕРДӘМ РЕСПУБЛИКА ТЕСТЫН ҮТКӘРҮ ӨЧЕН МАТЕРИАЛЛАР Башкарды : Таҗетдинова М. А ., югары квалификацион категория ле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Татарстан Республикасы Чүпрәле Муниипаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе » муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Слайд 2

Теманың актуал ь леге 2012 нче елда Татарстан Республикасының берничә районында эксперимент буларак уздырыла башлаган татар теленнән БРТ 2012 – 2013 нче уку елыннан барлык мәктәпләргә дә гамәлгә кертелде һәм бүген дә дәвам итә. Бердәм республика тестын үткәрү һәм моның өчен материаллар әзерләү мөһим. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өчен, вариантлар никадәр күбрәк булса; укучылар өчен дә, укытучылар өчен дә шулкадәр отышлырак.

Слайд 3

Максат: Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестын үткәрү өчен материаллар (яңа вариантлар) әзерләү Бурычлар: контроль үлчәү берәмлекләренә билгеләмә бирү, аларның төрләрен һәм әһәмиятен билгеләү ; татар теленнән бердәм республика тестын башкарганда, рус мәктәбендәге татар төркемнәрендәге укучылар үзләштерергә тиешле белемнәр һәм күнекмәләргә, бердәм республика тесты кодификаторларына һәм демовариантларына күзәтү ясау; рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестын үткәрү материалларының һәм җавапларының күрсәтмә вариантларын тәкъдим итү .

Слайд 4

Тикшеренү объекты – рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге укучыларга татар теленнән белем бирү өчен төзелгән программалар, дәреслекләр, бердәм республика тестына әзерләү өчен төзелгән методик әсбаплардагы материаллар, мәгариф министрлыгы сайтындагы кодификаторлар һәм демовариантлар, Г.Бәшировның “Нурҗиһан”, М.Галиевнең “Нигез”, М. Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәрләреннән өзекләр. Тикшеренү предметы – татар теле буенча КҮМ материаллары Метод һәм алымнар – гамәлдә кулланыла торган материалларга күзәтүләр ясау, төрле елдагыларны чагыштыру, анализлау, тексттан өзек сайлап алу, яңа вариантларны тәкъдим итү.

Слайд 5

Эшнең структурасы Эчтәлек Кереш I бүлек. Контроль үлчәү берәмлекләренә күзәтү Нәрсә ул контроль үлчәү берәмлекләре? Аларның төрләре һәм әһәмияте Бердәм республика тесты кодификаторларына күзәтү Бердәм республика тесты демовариантларына күзәтү II бүлек. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестын үткәрү материалларының һәм җавапларының күрсәтмә вариантлары 2.1. Беренче вариант 2.2 Икенче вариант 2.3. Өченче вариант Йомгак Файдаланылган әдәбият

Слайд 6

I бүлек. 1.1. Контроль үлчәү берәмлекләренә күзәтү Контроль үлчәү берәмлекләре – апробация өчен әзерләнгән ябык яки ачык типтагы тест биремнәре комплекты (варианты). [25] Татар теленнән укучыларның белем һәм күнекмәләрен тикшерү юллары рус мәктәбендәге татар төркемнәрендәге 9 нчы сыйныф укучыларының мәктәп программасы буенча (Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Гарипова В.А.) [13] нинди белемнәр һәм күнекмәләргә ия булуы

Слайд 7

1.2.Бердәм республика тесты кодификаторларына күзәтү Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән һәм расланган “Рус телендә гомуми белем биру оешмаларының татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына 2014, 2015, 2016 нчы елда татар теленнән бердәм республика тестын үткәрүгә әзерлек дәрәжәсенә куелган таләпләр һәм эчтәлек элементларының кодификаторлары Кодификатор ике бүлектән тора: 1нче бүлек – төп гомуми белем бирү мәктәбе курсы буенча татар теленнән бердәм республика тестларында тикшерелә торган эчтәлек элементлары исемлеге: фонетика, лексика һәм фразеология; сүз төзелеше, сүз ясалышы; грамматика, морфология, грамматика, синтаксис, орфография, пунктуация; 2нче бүлек — төп гомуми белем бирү мәктәбе курсы буенча татар теленнән бердәм республика тестларына әзерлек дәрәҗәсенә куелган таләпләр исемлеге

Слайд 8

1.3.Бердәм республика тесты демовариантларына күзәтү 2014 нче елда 3 сәгат 55 минут вакыт эчендә өч (А,В, С) өлештән торган эш. 2015нче елдан башлап, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт эчендә 2 бүлектән торган эш: б еренче бүлек 20 биремне (1 - 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә. 1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз ( сүзтезмә), саннар ярдәмендә язарга күрсәтелгән. Шул ук текст нигезендә эшләнелә торган икенче бүлектә тәкъдим ителгән (21.1 яки 21.2) ике биремнең берсен генә сайлап алып һәм дәлилле киңәйтелгән җавап язарга. Демовариантларга мәктәп программасындагы барлык бүлекләр кертелгән: фонетика; лексика һәм фразеология; сүз төзелеше, сүз ясалышы; грамматика, морфология, грамматика, синтаксис, орфография, пунктуация. Аларның әһәмияте

Слайд 9

II бүлек. Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестын үткәрү материалларының һәм җавапларының күрсәтмә вариантлары Түбәндәге әсәрләрне укып чыктык: Г.Бәшировның “Нурҗиһан”, М. Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә”, М.Галиевнең “Нигез”. Шушы әсәрләрдән өзек сайладык. 2.1 . Беренче вариант. 2.2 Икенче вариант. 2.3. Өченче вариант .

Слайд 10

Сайлаган текстларыбыз түбәндәге таләпләргә җавап бирә: балага бик аңлаешлы, күңеленә якын булырлык; яшь үзенчәлегенә туры килә; сурәтләү чараларына бай; тәрбияви әһәмияткә ия. Беренче вариант өчен Гомәр Бәшировның “Нурҗиһан” исемле хикәясеннән алынган өзекне чишмә суы белән саф яшьлек хисләрен тәңгәлләштереп, “Чишмәдә” дип атадык. Бу текст укучыда бүгенге көндә бик актуаль булган танышу әдәбе, кеше кадерен белү, соклана белү, булышырга, яхшылык эшләргә омтылу, рәхмәт әйтү кебек сыйфатлар, бәхетле булырга омтылыш тәрбияли. Икенче вариант өчен алынган М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәреннән “Туган йорт тәрәзәләре” дип исемләнгән текст туган йорт, әни кебек кыйммәтләрнең кадерен белергә кирәклеген искәртә. Өченче вариант өчен М.Галиевнең “Нигез” әсәреннән алынган өзек туган якка мәрхәмәтле булырга, туган якка, аның кешеләренә изгелек эшләргә тырышырга чакыра.

Слайд 11

Һәр вариант өчен материалыбыз түбәндәгеләрдән гыйбарәт эш башкару өчен күрсәтмә; һәр җөмләсе номерланган текст; беренче бүлек өчен тексттан чыгып төзелгән биремнәр; икенче бүлектә текст нигезендә сочинение язу өчен биремнәр; җаваплар. Һәр эш ике бүлектән тора. Икесе дә укылган текст нигезендә эшләнә. Беренче бүлек 20 биремне (1 – 20) үз эченә ала; икенче бүлектә сайлап алып, дәлилле киңәйтелгән җавап язу өчен, ике бирем тәкъдим ителде (21.1 яки 21.2).

Слайд 12

Проект эшеннән көтелгән нәтиҗә Бердәм республика тестына әзерләнүне күз уңында тотучы ярдәмлекләрнең күләмен арттыру: өч вариант тәкъдим итү. Без рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының татар төркемнәрендәге 9нчы сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү өчен кулланма төзүдә үзебездән өлеш кертергә тырыштык.

Слайд 13

Бердәм республика тестына әзерләү өчен – укытучыларга, әзерләнү өчен – укучыларга, моннан тыш татар теленнән белем һәм күнекмәләрне камилләштерү өчен – студентларга, магистрларга бик файдалы кулланмаларның берсе булыр дип өметләнәбез. Хезмәтнең фәнни-гамәли әһәмияте


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок по теме: "Мультимедийные интерактивные презентации. Дизайн презентации и макеты слайдов. "

Данный урок рассматривается первым по счету в разделе «Компьютерные презентации». На данном уроке  учащиеся знакомятся с программой POWERPOINT, учатся изменять дизайн и макет слайдов....

Презентация "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания"

В презентации "Использование мультимедийных презентаций как универсального средства познания" даются советы по оформлению и наполнению презентаций....

Разработка урока и презентации "The Sightseeng Tours" London and Saint-Petersburg c презентацией

Цели: развитие речевого умения (монологическое высказывание); совершенствование грамматических навыков чтения и говорения (прошедшее неопределенное время, определенный артикль) Задачи: учи...

Презентация "Рекомендации по созданию мультимедийных презентаций"

§Предложить рекомендации по подготовке презентаций; §научить профессиональному оформлению слайдов. ...

Презентация к уроку "Обобщение по теме презентации"

Урок – деловая игра «Работа  с пакетом презентаций Power Point». В ходе урока организовано повторение материала "электронные таблицы" с использованием КИМов, повторение технологи...

Презентация "Лица Победы". Данную презентацию можно использовать на уроках литературы в день памяти о тех, кто сражался и погиб в годы Великой Отечественной войны.

Данная презентация посвящена событиям Великой Отечественной войны и может быть использована в средних и старших классах  как на уроках литературы, так и на внеклассных мероприятиях  для пров...

Проектная деятельность на уроках литературы. 7 класс. Стихи Н.А.Некрасова .Презентация. презентация

Презентация к уроку"Проектная деятельность на уроках литературы.Стихи Н.А.Некрасова.7класс"...