Әдәбият дәресендә рефлексия алымнары
классный час (9 класс) по теме

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

ФДБС шартларында рефлексия- заманча д ә рес ө чен кир ә кле шарт Кыямова Гөлсинә Рашитовна, Теләче муни ципаль районы Алан урта гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы 2017 ел

Слайд 2

Мастер – классның максаты: 2 Рефлексия төшенчәсе белән танышу; Рефлексия классификацияләре хакында күзаллау булдыру; Дәрестә рефлексия үткәрүнең вариантларын аңлату . Коллегаларымда укучыларны рефлексия эшчәнлегенә өйрәтү мотивациясен үстерү . Бурычлар:

Слайд 3

3 Барысы да үз кулыңда Бу миңа аңлашылмый Минем бер эшем дә чыкмый! Мин моны белмим! Барысы да синең кулыңда !

Слайд 4

Дәрестә рефлексия эшчәнлеген оештыру – хәзерге заман шәхесе өчен кирәкле сыйфатларны үстерергә әзерлек ул 4 Эмо циональ хәләт, кәеф рефлексиясе Эшчәнлек рефлексиясе Уку материалы эчтәлеге рефлексиясе

Слайд 5

Эмоциональ хәл һәм кәеф рефлексиясе 5

Слайд 6

6 Эшчәнлек рефлексиясе Фразеологизмны сайла: суга җибәргән балык кебек баш тубал булды агым уңаена йөздем

Слайд 7

7 Сиңа кайсы туры килә? - дәреснең темасы кызыклы булды; - миңа барсы да җиңел аңлашылды; - мин иптәшләремә генә ияреп бардым, чөнки барысын да аңлап бетермәдем; - мин берни аңламыйча утырдым, шуңа бик кыен булды .

Слайд 8

: • физик ( өлгердем – өлгермәдем, җиңел – авыр ); • сенсор ( хис итү : комфортлы – комфортсыз ); • интеллектуальная ( аңладым – аңламадым, нинди авырлыклар кичердем ); • рухи ( яхшырдым – начарландым , төзедем яки юкка чыгардым ). 8 Уку материалы эчтәлеге рефлексиясе Шәхескә юнәлдерелгән рефлексия

Слайд 9

Дәрестә алган белемнәрне –фразеологизмнар белән - кыек атып туры тидердем - суга сәнәк белән язган кебек - биш бармагым кебек - колак артыннан җибәрү - су урынына эчәм - баш эшли - җиң сызганып - күңел биреп 9

Слайд 10

Эшчәнлек рефлексиясенә «Уңыш баскычы » 10

Слайд 11

Эшчәнлек рефлексиясенә «Поезд» 11

Слайд 12

Дәрестә рефлексия – укучы һәм укытучының уку проц ессын камилләштерергә мөмкинлек бирүче уртак эшчәнлеге 12



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

Киләчәктә минем һөнәрем

Сыйныф сәгате

Үткәрде: Алан урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф җитәкчесе Кыямова Г.Р.

Алан, 2017

 Оештыру: Хәерле көн, кадерле укучыларым, килгән кунаклар, коллегаларым! Безнең бүгенге сыйныф сәгате “Киләчәктә минем һөнәрем” дип атала. (Слайдлар буенча әңгәмә)

2нче слайд

3нче слайд

4нче слайд

  Актуальләштерү:   Күп тә үтмәс, сезгә тормышта үз юлыгызны сайларга туры килер. Һәм әкияттәге юл чаты шикелле һөнәрләр сайлау юлы өчәү генә түгел, 50 меңләп икән. Статистика күрсәткән әлеге санны әйтү генә җиңел, ә күзаллау мөмкин эш түгел. Менә сезнең тормышта да  шул 50 мең һөнәр арасыннан  үзегезнең күңелгә хуш килгәнен  ялгышмыйча сайлап алу вакыты якынлаша.  Шушы сайлаудан бик күп нәрсә хәл ителәчәк: матди тәэмин ителү дә, аралашу даирәсе дә, бәхетле тормыш та. Юкка гына кеше һөнәр сайлаганда үзенең киләчәк язмышын да сайлый димиләр.

- Алдагы сыйныф сәгатеннән соң мин сезгә кем булыр идегез, шул хакта фикерегезне туплап  килегез дигән идем.   Әйдәгез, хәзер шул фикерләр белән танышып китик.

  2-3 укучының чыгышы тыңлана.

-  Яңа тема: Ә нәрсә соң ул һөнәр? Сез слайдта кешенең һөнәри эшчәнлегенә кагылышлы 4 сүз күрәсез.

5нче слайд

Профессия, специальләшү, квалификация, вазифа

Алар арасындагы аерманы ничек аңлыйсыз, шул хакта сөйләп китегез әле.

Укучылар җавабы тыңлана.

Сезнең ни дәрәҗәдә җавапка якын килүегезне тикшереп үтик.

6нчы слайд

    Профессия – билгеле бер хәзерлек, белем таләп итүче яшәү, көн итү чарасы булып санала торган эш төре.

    Специальләшү – белгечлекнең бер генә тармагын сайлап алып махсуслашу, шул юнәлеш буенча чикләнү.  

Квалификация- эшкә, хезмәткә хәзерлелек дәрәҗәсе, белгечлек.

   Вазифа -  оешмада башкарырга тиешле  эш.

    Нәтиҗә ясала.

    - Кемнәр нинди һөнәр сайлаячагын төгәл белә, шул укучылар кулларын күтәрсен әле.

  - Кемнәр якынча чамалап белә, хәзер шул укучылар кулларын күтәрсен.

   - Кемнәр әле дә нинди һөнәр сайлаячагын белми, яки уйлап та карамый, хәзер шул укучылар кулларын күтәрсен.

 Нәтиҗә ясала

   - Күренеп торганча,  әле сезнең алда зур эш тора: киләчәктә һөнәр сайлау өчен әзерлек эшенә ныклап тотынырга кирәк. Мин сезгә тәкъдим итәчәк видеоязмадагы яшьтәшләрегез бу хакта инде ныклы бер фикергә килгән.

Сюжет карала.

     -  Кабат өй эшләренә әйләнеп кайтыйк әле.Сез үзегезгә  һөнәр сайлап алгансыз. Бу һөнәр хакында сез каян белдегез?

Укучылар җаваплары тыңлана

Әйдәгез хәзер шулар хакында тулырак сөйләшик. (слайд буенча әңгәмә)

7нче слайд

  • Һөнәр турында белү, аның җәмгыятьтә соралуы
  • Һөнәргә һәвәслек, хирыслык
  • Сәләт, сәламәтлек
  • Үзбәя һәм үзеңә таләп дәрәҗәсе
  • Гаилә һәм әти – әниләр фикере
  • Яшьтәшләр фикере
  • Укытучы һәм белгечләр позициясе

- Ә хәзер мин сезгә бер уен – тестлыгы 10 фигура гына кулланылырга тиеш. тәкъдим итәм. Өч төрле геометрик фигура  (өчпочмак, түгәрәк һәм турыпочмаклык) кулланып кеше фигурасы төзергә. Барлыгы 10 фигура гына кулланылырга тиеш.

Нәтиҗә ясала (8нче слайд)

Беренче тип:  6-8 өчпомак кулланган – җитәкчеләр, яхшы укытучылар . Лидерлыкка омтылышлары көчле, кешеләрне яхшы беләләр, мәгълүматлар белән эш итәләр.

Икенче тип: 5 өчпочмак . Оештыру сәләте яхшы, үз эшенә җаваплы карый. Профессионал, үз эшчәнлеген бөтен ваклыклары белән уйлап эшли.

Өченче тип: 4 өчпочмак.Талант һәм кызыксынулар төрлелеге. Шәхси эшкә һәвәслек.

Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Бу тип укымышлы. Рациональ, объектив, бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә.

Бишенче тип: 2 өчпочмак. Сәнгать һәм кешеләр белән кызыксына. Бөтен яңалыкны һәм гадәти булмаган нәрсәләрне сизә.

Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, конструктор, рәссам. Бай күзаллауга ия.

 - Һөнәр сайлау очраклы булырга тиеш түгел. Барыннан да бигрәк,  ул синең үз теләгең белән булсын. Һөнәр сайлауның формуласын да уйлап тапканнар. (9, 10  нчы слайд)

- Безнең илдә һөнәр сайлауда юнәлеш бирүдә профессор Климовның классификациясе кулланыла. Сез аның бер өлеше белән таныш инде. Әйдәгез без кабат шуны искә төшерик.

Ныгыту өлеше.

- Безнең илдә һөнәр сайлауда юнәлеш бирүдә профессор Климовның классификациясе кулланыла. Сез аның бер өлеше белән таныш инде. Әйдәгез без кабат шуны искә төшерик.

Нәтиҗә:(11нче слайд)

1. “Кеше- кеше”- укытучы, табиб,  журналист, сатучы, шәфкатьтуташы, тәрбияче,  юрист, парикмахер…

2. “Кеше- техника”- Машина йөртүче, механик, слесарь, инженер, конструктор, очучы, машинист, электрик, төзүче, сантехник...

3. “Кеше- билгеләр системасы”- Бухгалтер, галим, экономист, математик,  тел белгече, программист, нотариус ...

4.  “Кеше- нәфис образ”- Художник, актер, режиссер, артист, дизайнер, скульптор, дирижер, фокусчы, шагыйрь, композитор, фотограф …

5. “Кеше – табигать”- Ветеринар, агроном, гидролог, селекционер, зоотехник, кинолог, геолог, эколог…

 Рефлекция:  Кабат өй эшен искә төшерик. Тест нәтиҗәләре белән  фикерегез туры киләме?

- Кемнәрнең фикере үзгәрешсез калды?

- Кемнәрнең фикере үзгәрде?

Йомгаклау.

12 нче слайд  

К.Д.Ушинский: “Әгәр Сез һөнәрне дөрес сайлап, шуңа күңелегезне бирсәгез, бәхет Сезне үзе эзләп табар”


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Максат: Танып белү һәм һөнәри эшчәнлек өлкәләрендә һәвәслекне ачыклау

Слайд 2

«Кеше үзенең кайсы пристаньга юл тотуын белмәсә, аңа бер җил дә юл уңае булмас» Сенека

Слайд 3

Вольтер

Слайд 4

“ Әй җаннарым, угланнарым, хикәятемне ишетегез – һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-көмешләр кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер, һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Әй угыл, син дә шулай һөнәр өйрән, тәрбияле бул, белем ал” Каюм Насыйри

Слайд 6

Профессия – билгеле бер хәзерлек, белем таләп итүче яшәү, көн итү чарасы булып санала торган эш төре. Специальләшү – белгечлекнең бер генә тармагын сайлап алып махсуслашу, шул юнәлеш буенча чикләнү. Квалификация - эшкә, хезмәткә хәзерлелек дәрәҗәсе, белгечлек. Вазифа - оешмада башкарырга тиешле эш.

Слайд 7

Һөнәр турында белү, аның җәмгыятьтә соралуы Һөнәргә һәвәслек, хирыслык Сәләт, сәламәтлек Гаилә һәм әти – әниләр фикере Яшьтәшләр фикере Укытучы һәм белгечләр пози ц иясе Үзбәя һәм үзеңә таләп дәрәҗәсе

Слайд 8

Беренче тип : 6-8 өчпомак кулланган – җитәкчеләр, яхшы укытучылар . Лидерлыкка омтылышлары көчле, кешеләрне яхшы беләләр, мәгълүматлар белән эш итәләр. Икенче тип: 5 өчпочмак . Оештыру сәләте яхшы, үз эшенә җаваплы карый. Профессионал, үз эшчәнлеген бөтен ваклыклары белән уйлап эшли. Өченче тип: 4 өчпочмак.Талант һәм кызыксынулар төрлелеге. Шәхси эшкә һәвәслек. Дүртенче тип: 3 өчпочмак. Бу тип укымышлы. Ра циональ, объектив, бер эш төреннән икенчесенә җиңел күчә. Бишенче тип: 2 өчпочмак. Сәнгат ь һәм кешеләр белән кызыксына. Бөтен яңалыкны һәм гадәти булмаган нәрсәләрне сизә. Алтынчы тип: 1 өчпочмак. Уйлап табучы, конструктор, рәссам. Бай күзаллауга ия.

Слайд 9

БУЛДЫРАМ

Слайд 10

Һөнәр сайлау формуласы «ТЕЛИМ» «БУЛДЫРАМ» «КИРӘК» Кызыксыну һәвәслек Сәләт Сәламәтлек Шәхси сыйфатлар Хезмәт базарында сорау

Слайд 11

1. “Кеше- кеше”- укытучы, табиб, журналист, сатучы, шәфкать туташы, тәрбияче, юрист, парикмахер… 2. “Кеше- техника”- Машина йөртүче, механик, слесарь, инженер, конструктор, очучы , машинист, электрик, төзүче , сантехник ... 3. “Кеше- билгеләр системасы”- Бухгалтер, галим , экономист, математик, тел белгече, программист, нотариус ... 4. “Кеше- нәфис образ”- Художник, актер, режиссер, артист, дизайнер, скульптор, дирижер, фокус чы , шагыйр ь, композитор, фотограф … 5. “Кеше – табигат ь ”- Ветеринар, агроном, гидролог, селекционер, зоотехник, кинолог, геолог, эколог…

Слайд 12

“ Әгәр Сез һөнәрне дөрес сайлап, шуңа күңелегезне бирсәгез, бәхет Сезне үзе эзләп табар” К.Д.Ушинский


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Матур әдәбият әсәрләренә нигезләнеп укучыларга әхлакый - патриотик тәрбия бирү алымнары.

Научная работа на Республиканскую научно - практическую конференцию....

Уку дәресендә уеннар.

Уку дәресләре өчен төрле уеннар...

Рус балалары татар теле дәресендә.(Рускоязычные дети на уроке татарского языка)

Содеожание  данной  статьи-это результат  моей  работы  на  протяжении 32,5 лет.  Данная  система  была  разработана  мной  на  протяже...

ФДБСС шартларында дәрестә рефлексия үткәрү алымнары

ФДББС шартларында рефлексия - заманча дәрес өчен кирәкле шарт....

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү

Әдәбият дәресләрендә әдәбият тарихын өйрәнү...

Әдәбият дәресендә матурлык идеалы тәрбияләү

Әдәбият дәресендә матурлык идеалы тәрбияләү...