ФДБС шартларында рефлексия заманча дәрес өчен кирәкле шарт
статья на тему

Дәрестә рефлексия осталыгы тәкъдим ителгән мастер - класс

Скачать:


Предварительный просмотр:

ФДБС шартларында рефлексия заманча дәрес өчен кирәкле шарт

( дәрестә рефлексия осталыгы тәкъдим ителгән мастер – класс)

Төзеде: ТР Теләче районы МБГБУ – Алан  урта гомумбелем бирү  мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кыямова Г.Р.

(Мастер классны үткәрү өчен кирәкле материал: презентация, таблица, смайликлар, фразеологизмнар, дәфтәр ручка, дәреслек)

1  слайд

-Хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезнең һәммәгезне дә бүгенге мастер – класс бәйгесендә катнашуыгыз белән котлыйм   һәм  һәрберебезгә уңышлар теләп, үземнең   эш тәҗрибәмне сезгә тәкъдим итәм. Минем бүген сезнең белән ФДБС нигезендә  үткәрелүче  заман  дәресендә  рефлексия  турында тәҗрибә уртаклашасым килә. Һәркөн чираттагы дәрес эшкәртмәсен төзегәндә, без үз-үзебезгә шундый сораулар куябыз:

  - Укучының дәресне аңлавын нинди юллар белән ачыкларга?

  - Әлеге дәрестә нәрсәләрне аңлавын ничек белергә?

  - Укучының дәреснең төрле этапларында  үзен ничек хис итүен белү өчен нинди алымнардан файдаланырга?

Шулардан чыгып, бүгенге мастер – классның максатын билгелим:

2 слайд

Коллегаларымда укучыларны рефлексия эшчәнлегенә өйрәтү мотивациясен үстерү.

Бурычлар:

  1.   Рефлексия төшенчәсе белән танышу;
  2. Рефлексия классификацияләре хакында күзаллау булдыру;
  3. Дәрестә рефлексия үткәрүнең төгәл вариантларын аңлату.

3 слайд

       - Хөрмәтле коллегалар, мин бүген сезнең белән файдалы һәм кызыклы

әңгәмә үткәрербез дип өметләнеп калам.

   Элек заманда бер акыл иясе яшәгән. Ләкин аның бер укучысы шуның киресен расларга теләгән. Менә бервакыт ул кулы белән  күбәләкне тотып алган һәм: “Әй акыл иясе, минем кулымда тере күбәләкме, әллә үлеме?”- дип сораган. Ә үзе эченнән генә уйлый икән: “Әгәр тере дисә – үтерәм, үле дисә – очыртып җибәрәм”. Ә акыл иясе: “Барысы да синең кулыңда,”- дип җавап биргән.

   Бала язмышы безнең кулларда. Шуңа күрә безнең кулдагы  бала үзен кирәкле, сөекле һәм иң мөһиме – булдыра алучы  итеп сизәргә тиеш. Моның өчен укытучының төп максаты укучысының иң кечкенә уңышын да күреп алу, аңа алга таба да үсү өчен ярдәм итү.

  Заманча белем бирү процессының төп принципларыннан берсе - активлык,  иҗадилык, аңлылык принцибы. Эш аңлашылса гына бала актив була ала.

Дәрестә үстерелешле мөһит тудыру өчен мәҗбүри шарт булып рефлексия этабы тора. Шул ук вакытта дәрестә  рефлексия эшчәнлеген оештыру үзмаксат түгел.   Аңлы рәвештә эчке  рефлексиягә әзерлек булырга тиеш. Рефлексиянең хәзерге заман шәхесенә кирәкле  мөстәкыйльлек, көндәшлеккә сәләт кебек сыйфатларны  үстерүен билгеләп үтәргә кирәк.   Дәреснең соңгы этабына җиткәндә,  укучы үз эшчәнлегенә анализ ясый алырга, эшчәнлегенә карата тәнкыйди фикер йөртергә,  дәрестә алган белемнәрен гомумиләштереп нәтиҗә ясый белергә тиеш.

    Рефлексия өчен шундый мотивация  кирәк: “Мин  моны белмим”, “Бу миңа аңлашылмады”, “Минем барып чыкмады”  дигән укучыда   нәкъ менә  “Мин бит боларны беләм”, “Мин күп әйберне аңладым”, “Миңа әле ярдәм кирәк булачак”   дигән уйлар   эчке импульсларны уятып җибәрергә тиеш.

  4 слайд

     Яңа стандартлар буенча үткәрелүче дәрестә  укучы дәреснең үткән этапларына кабат әйләнеп кайтырга тиеш. Бу этапларда алган белемнәрне, үзенең эшчәнлеген анализлаганда, рефлексиянең өч төре ярдәм итә:

  1. Эмоциональ хәләт, кәеф рефлексиясе;
  2. Эшчәнлек рефлексиясе;
  3. Уку материалы эчтәлеге рефлексиясе.

5 слайд

     Эмоциональ хәл һәм кәеф рефлексиясен дәрес башында классның кәефен күтәрү өчен  яисә дәрес ахырында куллану отышлы.

1 нче мисал. Дәрес башында укучыларга:

- Бүгенге дәрестән ниләр көтәсез? Әйдәгез, кулга кул тотынышып, бер –беребезгә яхшы теләкләр телик:

- Яңа белемнәр үзләштерү.

- Барлык биремнәрнең җиңел үтәлүен.

- Бер – беребезгә ярдәм итешүне.

- Яхшы кәеф телик.

 - Көнебез уңышлы һәм эшлекле үтсен.

 Әйе, күпме матур теләк. Дәрес ахырында теләкләрнең ни дәрәҗәдә кабул булуын тикшерербез.

2 нче мисал. Дәрес ахырында кәефне күрсәтү өчен  смайликлар, светофор, кояш һәм башка рәсем күрсәтелә. Бала үзенә туры килә торган рәсемне сайлап ала.

6 слайд

Эшчәнлек рефлексиясе

     Заман дәресенең һәр этабын  мотивация  белән тәэмин итү- укытучының осталыгыннан тора. Рефлексия этабына килеп җиткәч, баланың белемнәренә, дәрестәге хәлатенә, эшчәнлегенә карата үзбәя бирү өчен мотивлаштыручы сораулар ярдәм итә ала. Әйдәгез, әдәбият дәресенең әлеге этабындагы эшчәнлек төрләре белән танышыйк.

-Бүгенге дәрестә сез нәрсәләр өйрәндегез?

- Без дәрестә Г.Тукайның “Шүрәле” поэмасын өйрәндек (5 нче сыйныф).

-  Поэманы өйрәнү дәресендәге кәефегезгә карап рәсемнәрне сайлагыз.

1нче мисал.

-Ни өчен әлеге рәсемне сайладыгыз һәм сез бүгенге дәрестә үзегезне ничек хис иттегез? Күңелегездән генә шул хәләтегезгә бәя бирегез һәм өстәлгә таратылган фразеологик әйтелмәләрдән үзегезгә туры килә торганын сайлап алыгыз:

  •     - суга җибәргән балык кебек
  •     - баш тубал булды
  •     - агым уңаена йөздем

    - Ни өчен нәкъ менә әлеге фразеологизмнар үзегезгә туры килә дип уйлыйсыз?

                    - дәреснең темасы кызыклы булды

                    - миңа барсы да җиңел аңлашылды

                    - мин иптәшләремә генә ияреп бардым, чөнки барысын да аңлап бетермәдем

                    - мин берни аңламыйча утырдым, шуңа бик кыен булды

7 слайд

Уку материалы эчтәлеге рефлексиясе

Дәреснең әлеге этабында  бала үзе  генә көтелгән нәтиҗәгә килә алмый. Шуңа күрә укытучы баланы үзе белән идарә итәргә өйрәтә. Укучы белән укытучының бердәм эшчәнлеге генә  көтелгән нәтиҗәләргә алып килә, шул очракта гына укучы үзенең дәрестәге эшчәнлегенә бәя бирә ала. Әлеге нәтиҗәләргә килгән бала үзенең файдалы, кирәкле  була алуыннан шатлык хисләре кичерә.

Өйрәнү субъекты булып үзе торган,  шуның  нәтиҗәсе буларак үзенә  һәм үзенең мөнәсәбәтләренә   яңадан бәя биргән рефлексия шәхескә юнәлдерелгән  рефлексия дип атала. Мондый рефлексия кешенең асылын чагылдыра:

Физик ( өлгердем – өлгермәдем, җиңел – авыр)

Сенсорлы (үзеңне хис итү: комфортлы – дискомфортлы, кызыклы – эч пошыргыч)

Интеллектуаль (нәрсә аңладым – нәрсә аңламадым, нинди авырлыклар булды)

Рухи ( яхшырган – начарайган, үзендә яисә башкаларда булдырган – юкка чыгарган)

     Бу уңайдан, рухи рефлексия бары тик шәхси формада яки язмача гына була һәм ул башкаларга таратылмый.

    Дәрескә әйләнеп кайтыйк.

1 нче мисал.  Укучылар, поэманы өйрәнү барышында тексттан эпитетлар һәм чагыштырулар эзләп табарга диелгән иде.

    - Бүгенге биремнәрне үтәргә барыгыз да өлгердеме? Биремнәр сезнең өчен авыр булдымы, җиңелме? Җавапларны  смайликлар рәвешендә (башка форманы да сайларга мөмкин) күрсәтегез һәм  каршыгызда торган билгеләр таблицасына урнаштырыгыз.

    -Ни өчен өлгердем дип уйлыйсың? Ә ни өчен өлгермәдең? - кебек сорауларга җаваплар тыңлана. Шуннан соң кабат әсәр хакында өйрәнгән белемнәрне ачыкларга керешәбез.

   - “Шүрәле” поэмасы тагын нинди иҗат җанрларында урын алды?Аның башка иҗат төрләрендә чагылыш табуына ничек карыйсыз? Телдән җаваплар тыңлана.

- Сезгә ул иҗат төрләре ничек тәэсир итте? Җавапларны шулай ук смайликлардан сайлап миңа күрсәтәсез, аннары таблицага куясыз. Телдән җаваплар тыңлана.

- Бүгенге дәрестә алган белемнәрегез хакында фразеологизмнар белән фикерегезне төгәлләп куегыз:  

1нче мисал.

  •     - кыек атып туры тидердем
  •     - суга сәнәк белән язган  кебек
  •     - биш бармагым кебек
  •     - колак артыннан җибәрү
  •     - су урынына эчәм  
  •     - баш эшли
  •     - җиң сызганып
  •     - күңел биреп
  •     - баш тишек
  •     - баш тубал кебек

2 нче мисал.

-Уңыш баскычы. Күпме күбрәк белсәң, баскычтан шулхәтле югарырак күтәреләсең. Баскычка смайликларны бастырабыз.

3 нче мисал.

-Барыбыз да дәрестә үзебезне поезда бардык дип уйлыйк.Ә поездның вогоннары – дәрес этаплары. Кайсы этапта сезгә күбрәк ошады, үзегезнең смайликны шул вогонга утыртыгыз.

- Ә хәзер таблицадагы смайликларны санап, үзбәя куябыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС шартларында заманча технологияләр нигезендә укучыларның иҗади потенциалын үстерү.

"ФГОС начального и основного общего образования: сосздание системы непрерывного оброзования. Опыт, проблемы, преемственность"...

ФДБС

ФДБС буенча материаллар...

ФДБС ШАРТЛАРЫНДА, УЕН ТЕХНОЛОГИЯСЕН КУЛЛАНЫП, РУС ТЕЛЛЕ УКУЧЫЛАРНЫҢ КОММУНИКАТИВ КОМПЕТЕНЦИЯСЕН ҮСТЕРҮ

Мәктәпләрдә башка милләт укучыларының татар телен өйрәнү сәләтен үстерү мәсьәләсе зур әһәмияткә ия. Рус балаларына татар теле укытуның төп максаты – аларны бу телдә сөйләшергә, тыңлап аңларга, укырга ...

ФГОС (ФДБС) буенча дәрескә таләпләр

ФГОС (ФДБС) буенча дәрескә таләпләр. Әлеге язмада ФДБС (ФГОС) буенча дәрескә әзерләнгәндә игътибар итәргә кирәкле әйберләр турында әйтелә. Яңа стандартларга нигезләнеп укыту чорында, бу язмадагы матер...

ФДБС буенча дәрес анализы схемасы

В методической разработке предложен шаблон формы анализа урока по ФГОС в помощь  заместителям директора по учебной работе, учителям....

ФДБСС шартларында дәрестә рефлексия үткәрү алымнары

ФДББС шартларында рефлексия - заманча дәрес өчен кирәкле шарт....