Арадаш аттестация
методическая разработка (7 класс) на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Бу материал укучыларның  белемнәрен тикшерү ѳчен файдаланыла. Ул җиденче сыйныфның рус тѳркемендә укучы балалар ѳчен бирелә, арадаш аттестация эше үткәрү ѳчен кулланыла. Материал татар теле укытучылары ѳчен тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 7_klass_ruslar.docx23.61 КБ

Предварительный просмотр:

           7 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар әдәбиятыннан

                                       арадаш аттестация эше

Илһам Шакиров 1935 нче елда Сарман районының Яңа Бүләк (хәзер Тукай районына карый) авылында дөньяга килә. Ул гаиләдә алтынчы, төпчек бала була. Кече яшьтән үк Илһам зур авырлыклар күрә. Гаиләдә бала күп, ашарга юк. Иртәдән кичкә кадәр һәркем эштә. Кичләрен бергәләп чабата үрәләр (лапти плетут), ә Илһам әнисе белән җыр суза. Аның тавышы моңлы, ягымлы, күңелгә үтеп керә торган, көчле, яңгыравыклы.

Мәктәптә дә Илһам тырышып укый, математиканы яхшы белә, укытучы булу турында хыяллана. Ләкин Илһам җырсыз, музыкасыз яши алмый. Армиядән соң ул Казан музыка училищесын тәмамлый, консерваториядә укый.

Илһам Шакиров — Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты. Аның үзенчәлекле моңлы җырлары бик күп төбәкләрдә яңгырый. Илһам Шакиров –  бәхетле җырчы.

                                  Вакытлы матбугаттан

I Текстны укыгыз. Сорауларга җавап бирегез.  (7 балл)

  1. Илһам Шакиров кайда туган?
  2. Ул гаиләдә ничәнче бала була?
  3. Кечкенә Илһам кем белән җырларга яраткан?
  4. Ул ни өчен укытучы булмаган?
  5. Илһам Шакиров кайларда укыган?
  6. Халык ни өчен Илһам Шакировны ярата?
  7. Илһам Шакиров нинди исемнәргә лаек булган?

II Диалогка төшеп калган репликаларны куеп, күчереп языгыз. (8 балл)

- Син кайда яшисең?

-   …

-  Татарстан республикасының гербында нинди җәнлек сурәтләнгән?

-    …

- Татарстан республикасының флагында нинди төсләр бар?

-  …

-  Татарстан  башкаласы нинди шәһәр?

-  ...

III Җөмләләрне эчтәлек буенча урнаштырып, диалог төзегез. (6 балл)

  • Әлбәттә, эзләшәм. Башта күрше йортта яшәүче кешеләрдән сорашыйк.
  • Исәнме, Андрей. Минем көчегем югалды, шуны эзлим.
  • Рәхмәт. Киттек. Бәлки, кем дә булса күргәндер.
  • Эзләдем. Ул беркайда да юк. Вакытың булса, миңа эзләш әле.
  • Сәлам, Рөстәм. Кая барасың?
  • Аны ишегалдыннан эзләдеңме?

Бәяләү нормалары:

“5” ле – 21-19 балл

“4” ле – 18-16 балл

“3” ле – 15-12 балл

“2” ле – 11 балл яки аннан да ким булса куела.