Техник карта турында төшенчә
учебно-методический материал на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Техник карта турында төшенчә. Әлеге язмада техник карта турында төшенчә бирелә.   Дәреснең техник картасы таблица рәвешендә төзелүе хакында әйтелә. Техник картаның төзелешен өйрәнү буенча мәгълүмат китерелә.  Татар теле дәресенең техник картасын төзү схемасы тәкъдим ителә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnik_karta_turynda_toshench.docx19.75 КБ

Предварительный просмотр:

Техник карта турында төшенчә

Дәресне планлаштыруның бер формасы буларак, дәреснең техник картасы таблица рәвешендә төзелә. Дәрес этаплары вертикаль буенча языла

1. Оештыру.

2. Актив танып- белү эшчәнлегенә әзерлек.

3. Уку мәсьәләсен кую.

4. Яңа белемне үзләштерү.

5. Үзләштерүне беренчел тикшерү.

6. Белемнәрне ныгыту.

7. Үз-үзеңне тикшерү элементы белән мөстәкыйль эшләү.

8. Йомгаклау.

9. Өй эше.

Горизонталь буенча һәр этапның бурычлары, методлар, формалар, укучы һәм укытучы эшчәнлеге, формалаштырылырга тиешле универсаль уку гамәлләре языла. Технологик картаның төзелешенә бердәм таләпләр юк. Укытучы үзенә җайлы форманы сайлап ала. Укытучы, аның укыту процессына мөнәсәбәте, аның иҗадилыгы һәм профессиональлеге, аның һәр баланың сәләтен ачарга теләге- бу төп чыганак. Мәктәптә укыту-тәрбия процессын оештыруга ФДБС ның яңа таләпләре укытучыдан башка яши алмый. Күп нәрсә укытучының характерыннан, аның профессиональ әзерлегеннән тора. Әгәр дә кеше яңалык өчен ачык, үзгәрешләрдән курыкмый икән, аз вакыт эчендә дә яңа шартларда беренче ышанычлы адымнарын ясый башлый.

Техник картаның төзелешен өйрәнү, төрле вариантлары белән танышканнан соң, берсен сайлап алып гамәлдә эшләп карау бүгенге көндә актуаль санала.

Татар теле дәресенең техник картасын төзү схемасы

Укытучы

Дәрес

Татар теле

Сыйныф

Дәрес төре

Дәреснең технологик

төзелеше

Дәрес темасы

Максат

Төп терминнар, аңлатмалар

Ирешеләчәк нәтиҗә

Предмет

күнекмәләре

Язу күнекмәләре:.....

Уку-язу

күнекмәләре:..

Тел күнекмәләре:......

Шәхескә кагылышлы универсаль уку гамәлләре (УУГ):

- дөрес сөйләм булдыруга омтылыш

- үз фикереңне әйтә белү;

- төркемнәрдә килешеп эшли белү

- иптәшеңә рухи ярдәм күрсәтә белү

- фикереңне дәллили белү

Регулятив УУГ:

- уку бурычларын кую

- барлыкка килгән ситуациядә ориентлаша белү

- үз фикереңне төгәл җиткерү

- дөрестән дөрес түгелне аеру

- таныш арасыннан таныш булмаганны билгели

белү

- нәтиҗәләр формалаштыру

Танып – белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

- төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү

һәм аңлау;

- рәсемнәр, иллюстрацияләр ярдәмендә сорауларга җавп таба белү;

- укыганны анализлау;

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- үз фикереңә ышандыра белү;

- башкаларга аңлаешлы сөйләм төзү

Эшне оештыру

Эш формалары

Ресурслар

фронталь эш төркемнәрдә һәм парларда эш

индивидуаль эш

Куллану өчен дәреслек: Хәйдәрова Р.З. Күңелле татар теле. Эш дәфтәре. Техник чаралар: ком- пьютер, презентация, мультимедиадиск

Өйрәнү технологиясе

Дәрес этаплары

Формалаштыры- лырга тиешле универсаль уку гамәлләре

Слайдлар, күрсәтмәлекләр, картина

Укытучы гамәлләре

Укучылар гамәлләре


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Тема: Бәет турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен....

Сыйфат турында төшенчә

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы...

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына технологик карта

6нчы сыйныф татар төркеме өчен "Сыйфат турында төшенчә" темасына  технологик карта...