Дәрес план-конспекты: "Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә".
план-конспект урока на тему

Фазлыева Альбина Радусовна

2 сыйныф өчен дәрес план-конспектын тәкъдим итәм.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suz_torkemnre._suz_torkemnre_turynda_toshench.docx21.9 КБ

Предварительный просмотр:

ТЕМА: Сүз төркемнәре.

Сүз төркемнәре турында төшенчә.

Дәрес планын төзеде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фазлыева Альбина Рәдүс кызы

2014

2 сыйныф

ТЕМА: Сүз төркемнәре. Сүз төркемнәре турында төшенчә.

Максат: 1. Укучыларны сүз төркемнәре белән таныштыру, төшенчә бирү.

                    Сүзләргә    сорауларны дөрес, аңлап куярга өйрәтү.

                 2. Матур язу күнекмәләре өстендә эшләү. Укучыларның сөйләм

                    телләрен үстерү.

                3. Игътибарлылык, төгәллек тәрбияләү. Табигатьне яратырга  

                    өйрәтү.

Җиһазлау. Таблица, рәсемнәр: буратино, презентация,  

             компьютер, такта, карточкалар, кәрзиннәр.

ДӘРЕС БАРЫШЫ.

  1. Оештыру моменты.

- Психологик уңай халәт тудыру.

- Исәнләшү.

       II. Актуальләштерү.

1.Үткән дәрес темасын искә төшерү. Тактада бирелгән сүзләрдә басымны дөрес билгеләгез.

Агач, бала,  китап, күлмәк, мәктәп, урман, өстәл, йолдыз

II. Уку мәсьәләсе кую.

а) Укучылар, хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, сез миңа аның җавабын әйтерсез

Көннәр озая

Төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт,

Я, әйтеп кара. (яз.)

- Яз көне, укучылар, көннәр җылына, матур була. Агачлар яшеллеккә күмелә. Гел тышта гына йөрисе килә. Әйдәгез әле без дә, укучылар, шушы язгы матур көндә сәяхәткә чыгып кайтыйк.

     Автобус белән сәяхәткә чыгабыз икән. Ләкин, укучылар, автобуска утыру өчен безгә билетлар кирәк. Буратино әдәпле сүзләр әйткән кешегә генә билет бирә.

(Әдәпле сүзләр әйтү).

  1. Уку мәсьәләсе чишү.

1 нче тукталыш “Исем” урманы.

-Укучылар, карагыз әле Буратино безгә күчтәнәчләр әзерләгән, ләкин аларны бирем үтәгәч кенә алырга мөмкин. Бирем: гөмбәләр һәм чикләвекләр гади түгел. Аларның артларына сүзләр язылган, дөрес сорау куеп кәрзиннәргә тутырыгыз. (Кем? Нәрсә?)

2 нче тукталыш “Сыйфат” яланы.

-Карагыз әле, нинди матур җиргә килеп эләктек. Бирем: “Чәчкә” уены. Чәчкә таҗларына исемнәр язылган, сез аларның билгеләрен атагыз. 2 нче күнегү. Баганалап бирелгән сүзләргә сорау куегыз.

Физминутка.

3 нче тукталыш “Фигыль” күле.

Менә без “Фигыль күленә” дә барып җиттек. Буратино безгә тагын биремнәр әзерләп куйган. Төркемнәрдә эш: дәресле 4 нче күнегү

Рәсемнәргә карагыз, кешеләргә исемнәр бирегез. Рәсемнәрдә кем нишли, шул турыда сөйләгез.

IV. Рефлексия.

  • Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә белдек?
  • Бүген безнең дәрестә яхшы катнашкан укучыларга мин яхшы билгеләр куям.

V. Өй эше:

6 нчы бит “Дөрес сөйләгез” биремен дәфтәрләргә язып килергә


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Сан “ сүз төркеме турында төшенчә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе. 5 нче сыйныф.

Сан” сүз төркеме турында аңлату; укучыларның сөйләм язма телләрен үстерү; белемнең кирәклеге турында әхлакый тәрбия бирү....

Берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә турында төшенчә

8нче сыйныфта берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләләрне өйрәнү өчен мисаллар тәкъдим итәм....

Сингапур методикасын кулланып,шарт фигыль турында төшенчә.

Тема: Сингапур методикасын кулланып,Шарт фигыль турында төшенчә бирү.Дата:19.12.13.Сыйныф: 6бМаксат:1. Укучыларга шарт фигыль һәм аның мәгънәсе турында төшенчә бирү. Шарт фигыльнең мәгънәсе...

Сүзтезмә турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы 7 сыйныф өчен төзелде....

Тема: Бәет турында төшенчә.

Әлеге дәрес планы татар әдәбиятыннан 7 нче сыйныф өчен....

Сыйфат турында төшенчә

3 нче татар төркемендә татар теленнән ФГОС буенча дәрес планы...

5 нче сыйныфта план-конспект. "Сан турында төшенчә".

Максат: 1) микъдар һәм тәртип саннарының төшенчәсен бирү;               2) укучыларның лексик – грамматик белемнәрен системалаштыр...