мәкалә Иманлы гаилә
статья на тему

Багавиева Рямзия Габдуллазановна

Мәкалә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mkal.docx44.19 КБ

Предварительный просмотр:

Иманлы гаилә.

         Күптән түгел Биектау районы Олы Битаман авылында яшәүче Люция Зиннатуллина һәм Әдһәм Зиннатуллиннар бергә гомер итүләренә 60 ел тулу көнен билгеләп үттеләр. Бу матур, үрнәк гаиләне мәхәббәт һәм бер-берсенә карата хөрмәт хисләре генә түгел, ә бәлки дингә тартылу хисләре , ышанулары, ышандырулары берләштерәдер, тату яшәргә көч бирәдер.

       Әдһәм абыйның дингә кереп киткәненә инде егерме өч ел, унҗиде ел авылыбызда имам-хатыйб булып эшли. Люция апаның да авылыбызның абыстае булып йөргәненә унҗиде ел булган. Авылыбызга беренчеләрдән булып  иман нуры таратучы бу гаилә халыкка исламның төп кагыйдәләрен, аның әхлакый нормаларын җиткерү буенча бик күп эш алып баралар. Сабыйларга исем кушу, никаһ, төрле йола ашлары – берсе дә алардан башка узмый. Бу мәҗлесләр вакытында алар кеше тормышын бозмау, якыннарыңны хөрмәт итү, начар гадәтләрне булдырмау хакында да вәгазьләр укыйлар.  

       Алар икесе дә гадел хезмәтләренә турылыклы калып, балаларына да иң күркәм сыйфатларны тәрбияләргә тырышканнар. Әдһәм абый шофер булып та, тракторчы булып та эшләгән. Аның кулыннан килмәгән бер эш тә юк. Түбә дә яба, агач эшләренә дә бик оста. Өлкән яшьтә булса да, йорт-җирендәге бөтен төзелешне үзе башкарган кеше. Хәзерге көндә дә умарта тоталар. Дөрес, уллары да кайтып булыша. Люция апа Бөгелмә шәһәренең бухгалтерлар әзерли торган техникумын тәмамлап, кырык ике ел сельпода эшләгән. Заманында иң уңган килен, яхшы әни, дәү әни, каенана, иң оста хуҗабикә, шул ук вакытта абыстай.

       Шушы гомер агышында дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы кызлары Әзинә - укытучы, икенче кызлары Роза - шәфкать туташы. Уллары Әкрам һәм Әгъзәм дә яраткан һөнәрләрен табып, матур, бай тормышта яшиләр. Барысының да үз тормышлары бар, тәртипле, тәрбияле балалар үстерәләр. Бүгенге көндә аларның тугыз оныклары һәм унбер оныкчыклары бар.

       Хөрмәтле Люция апа һәм Әдһәм абый! Гомерегезнең көзе якынлашса да, ул үкенерлек түгел, файдалы һәм матур үткән. Куанып, шатланып сөйләрлек эшләрегез кала.  Дингә ышанмыйча тәрбияләнгән безнең буынны дингә якынайттыгыз. Үзегезгә алмаш әзерләдегез. “Кеше китә, җыры кала”,-диләр. Сезнең дә үзегездән тирән эзләр кала. Исән-сау булыгыз, бәхетле булыгыз, һаман шулай кирәкле кешеләр булып, озак итеп яшәгез!

Олы Битаман авылы җирлегенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Рәмзия Баһавиева.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Мастер-класс "Укучыларда рухи-әхлакый үсеш тәрбияләүдә гаиләнең роле. Гаилә кыйммәтләре"

Бүгенге, педагогик тәрбия концепцияләре яңарган, әхлакый тәрбия бирүнең әһәмияте көчәйгән шартларда, шәхестә рухи-әхлакый тойгыларны үстерү бурычы аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Яңа буын...

Сыйныф сәгате "Иманлы һәм тәрбияле булыйк!"

Максат: Укучыларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләүне дәвам иттерү, сөйләмнәрен үстерү; өйдә, җәмагать урыннарында  әдәпле  булу теләге уяту; аларны мәдәниятле шәхесләр итеп тәрбияләү.Укучыларның...