Дәрестән тыш чара."Ярат туган телеңне!"
учебно-методический материал (5 класс) на тему

Ахметова Лилия Габделхаковна

"Яз газиз угълым,кара тактаны сыз акбур белән!

Һәм кара күңелне ялт иттер,ак нур белән!"

                                                     Г.Тукай

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл urok.docx15.25 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: укучыларга татар халкының сөйләм әдәбе турында мәгълүмат бирү, бәйләнешле сөйләмне үстерү, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: бүлмә бәйрәмчә бизәлгән, плакатлар, укучылар милли киемнәрдән, түшләрендә эмблемалар.

Укытучы:

                 Мин бәхетлемен,

                 Мин өчләтә бәхетлемен;

                 Сөйлим әнкәм телендә,

                 Тыңлыйм Тукай телендә.

  • Хәрле көн, исәнмесез, кадерле укучылар, укытучылар! “Ярат туган телеңне!” дигән кичәбезне башлыйбыз. Без бу кичәдә ике командага:  “Ромашка” һәм “ Миләш” командаларына бүленен эшләрбез. Укучыларыбызга тапкырлык, тырышлык, җитезлек телик!Кичәбезне  башлыйбыз.
  • I төркем “Ромашка”                                          II төркем “Миләш”
  • Алсу                                                                   Альбина
  • Әнвәр                                                                 Алия
  • Азамат                                                               Саша
  • Костя                                                                 Арина
  • Аня                                                                    Диләрә
  • Алинә                                                                Тимур
  • (Жюри һәм капитаннар белән таныштырып үтү)
  • 1нче бирем Сәламләү. Һәр команда бер-берсен сәламли.Үзләре белән таныштырып китәләр
  • 2нче бирем. Һәр команда кара-каршы әдәпле, итагатьле сүзләр әйтергә тиеш. Шарты: бер үк сүзне кабатламаска.
  • 3нче бирем. Бирелгән карточкаларда язылган кешеләр турында сөйләргә (Җәлил, Тукай)
  • 4нче бирем. Капитаннар ярышы. Кем открыткаларны тизрәк җыеп бетерә?
  • 5нче бирем.” Сандугачкайлар” сүзеннән кайсы команда күберәк сүз ясый ала?
  • Физкультпауза. Бер укучы “Туган тел“ шигырен сөйли.
  • 6нчы бирем. “Ромашка“ уены. Ромашка таҗларында ел фасылларының исеме язылган. Нинди ел фасылларын беләсез әле?
  • -Җәй,яз,көз,кыш.
  •  -Әйе, дөрес. Капитаннар чыгып ромашка таҗларын өзәләр. Кайсы командага нинди ел фасылы эләгә, шул ел фасылы турында сөйлисез, рәсемнәрне күрсәтәсез.
  • 7нче бирем. А хәрефеннән башланган кыз, ир-малай исемнәре әйтергә. Кем  күберәк?
  • 8нче бирем. Һәр команда берәр иҗади  номер күрсәтә (бию, шигырь сөйләү,җыр җырлау,мәзәк сөйләү һ.б.)
  • 9нчы  бирем. Каршы командага татарча ике сорау бирергә. “Ромашка“ командасы:
  • Тиздән нинди бәйрәм җитә?
  • Татарстанның башкаласы?
  • “Миләш”командасы:
  • Татар телендә басылып килүче нинди газета-журналлар беләсез?(“Сабантуй”,”Сабыйга”,”Салават күпере”һ.б.)
  • Кайсы айны ашарга ярый?
  • Укытучы.Кичәбезнең йомгаклау өлешенә дә килеп җиттек.Нәтиҗәләрне белү өчен сүзне жюрига бирәбез.(Жюри чыгышы)
  • Укытучы.Җиңүче командабыз кичәгә әйбәт әзерләнүләре,актив катнашулары ярдәмендә зур уңышларга ирештеләр.Барлык укучыларга да олы рәхмәтемне белдерәм.(Бүләкләр,грамоталар тапшырыла)

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Географиядән дәрестән тыш чара эшкәртмәсе. "Күп белергә теләсәң"

Әлеге кичә  эшкәртмәсе 6-7 нче сыйныф укучылары өчен төзелде....

"Сәламәтлек театры" Дәрестән тыш чара (эшчәнлек)

Дәрестән тыш эшчәнлеккә менә дигән чара!...

Ачык чара "Ярат математиканы"

Төрле класс укучылары җыелма командасы өчен математик ярыш...

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

Сыйныфтан тыш чара Яратам!

Кичәнең максаты: Укучыларда иҗат итәргә омтылыш, иҗади фикер йөртү өчен җирлек тудыру, туган җиребезгә, әти-әниебезгә, мәктәпкә, яраткан илебезгә, табигатькә, мәхәббәт уяту. Укучыларның иҗади сәләтләр...