Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә йогынты ясаучы инновацион педагогик технологияләрнең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге .(Педсовет)
статья по теме

Галлямова Найля Газимовна

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

 

 

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тари­хи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара.    Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара9.� eh���9�'>4.     шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

 

5.     белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә, микро- һәм макросоциумны алга таба интеграцияләү күздә тотыла;

6.     иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon innovatsion_pedagogik_tekhnologiyalrnen_.doc63.5 КБ

Предварительный просмотр:

  Укучыларның үсеш дәрәҗәсенә  йогынты ясаучы инновацион педагогик технологияләрнең эффектлылыгы һәм нәтиҗәлелеге .

“Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз,

чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.

Р.Фәхреддин

Бүгенге җиһан катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуның белән бәйле рәвештә мәгарифнең дә яңа шартларда яшәргә сәләтле кеше тәрбияләүдәге җаваплылыгы арта бара. Социаль-тарихи һәм мәдәни процессның шундый субъекты булып һәрьяктан камил, рухи яктан үскән шәхес тора. Ул шул мохиттә яшәргә сәләтле булу белән бергә анда актив эшләү күнекмәләренә дә ия булырга тиеш. Хәзерге шартларда «мәгариф» дигән төшенчә үзе дә үзгәрә башлады. Ул элегрәк мәктәптә укыту процессы белән генә тиңләштерелсә, хәзер киңрәк мәгънә ала бара.    Хәзер безнең илдә дөнья мәгариф тирәлегенә керүгә юнәлтелгән яңа мәгариф системасы урнаша бара. Бу эш педагогик фәнгә һәм укыту-тәрбия процессына сизелерлек үзгәрешләр кертә.Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  -белем эчтәлеге яңа күнекмәләр белән баетыла, мәгьлүмат белән эш итү сәләте үстерелә, белем бирү программалары индивидуальләштерелә, фән һәм икътисад үсеше проблемалары иҗади хәл ителә;

  -мәгьлүмат туплауның гадәти ысуллары-телдән һәм язма сөйләм, телефон һәм радио элемтәсе компьютер чаралары белән алмаштырыла, телекоммуникация чаралары бөтен дөньяда киң тарала;

  -укытучының укучылар белән шәхси юнәлешле аралашуы-педагогик процессның мөһим состав өлеше булып тора;

  -шәхесне рухи яктан тәрбияләүгә, кешенең әхлакый йөзен формалаштыруга зур әһәмият бирелә;

  -белем бирү факторларын: мәктәп, гаилә бердәмлеген алга таба үстерә;

  -иҗтимагый белем дәрәҗәсендәге педагогик технологияләрне булдыруда фәннең әһәмияте арта бара.

  Педагогик-психологик планда белем бирү технологияләренең төп камилләшү технологияләре түбәндәгеләргә күчү белән характерлы:

  - үзләштерелгән белемнең акыл үсешенә ярдәм итүе;

  - уртача укуга исәпләнгән программаларны дифференцияләшкән һәм индивидуальләштерелгән укыту программалары итеп үзгәртеп кору.

    Бүгенге мәгариф системасында вариативлык принцибы киң җәелә бара. Педагогик процессны теләсә кайсы модель (авторлык программалары) буенча да сайлап алу  мөмкинлеген тудыра. Мәгарифнең алга таба үсеше нәкъ менә шушы юнәлештә алып барыла: аның эчтәлегенең төрле вариантлары төзелә; мәгариф структураларының нәтиҗәлелелеген арттыруда хәзерге заман дидактикасының мөмкинлекләре файдаланыла; яңа идея  һәм технологияләр фәнни һәм гамәли нигезләнә.

  Мондый шартларда укытучыга хәзерге заманның күптөрле инновацион технологияләренә, идеяләргә юнәлеш тотарга кирәк. Бүген педагогик яктан грамоталы белгеч булу өчен яңа педагогик  технологияләрен белү һәм аларны нәтиҗәле файдалану сорала.

   Яңа педагогик технологияләрне куллануның төп максаты - белемле,тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, яхшыны яманнан аера, тиешле карар кабул итә белгән шәхес тәрбияләү.  Моңа мәгълүмати технологияләр дә нык тәэсир итә. Бүгенге мәгълүмати технологияләргә нигезләнгән мәгарифнең нәтиҗәлелеге файдаланыла торган технологияләрнең төренә генә түгел, ә бәлки педагогик эшнең сыйфатына да бәйле. Технологик инновацияләр педагогик метод һәм алымнар эчтәлегенең баюына китерә, шуның белән бергә алар педагогика үсешенә тулаем тәэсир итә.  

          Укыту процессында яңа педагогик технологияләрне куллану яңа метод һәм алымнарны үстерүгә, нәтиҗәдә, укытучыларга, эш стилен үзгәртеп, яңача эшләргә, педагогик системада структур үзгәртеп коруларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Бу исә педагогик процессны оештыруга һәм аның белән идарә итүгә үзенчәлекле бурычлар куя.  Инновацион технологияләр белән укыту -уку процессын яңача оештыру дигән сүз. Аның мөһим мәсьәләләре булып өйрәнелә торган фәнгә кызыксыну уяту, танып-белү активлыгын үстерү, аралашу процессында үзара аңлашу һәм ярдәмләшү мохите тудыру, укучыларның иҗади сәләтләрен ачыклау һәм үстерү тора.

         Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармагына да үзгәрешләр кертә, безгә, укытучыларга да, яңа таләпләр куя. Сыйфатлы белем бирү өчен, мәгариф өлкәсендә модернизацияләү кирәклеген аңлап, без дә дәресләребездә инновацион технологияләр кулланып эшләргә тиеш.Нәрсә соң ул инновация? Инновация- латин сүзе.Безнең телгә тәрҗемә итсәк,”яңарту,яңалык,үзгәртү” дигәнне аңлата. Педагогик инновация- ул укучыны укыту  һәм тәрбияләү эшен яхшыртуга юнәлдерелгән үзгәрешләр. Бүгенге педагогик инновациянең төп бурычы- педагогка кирәкле яңалыкларны туплау-җыйнау,өйрәнү һәм классификацияләү.    Белем бирүнең нәтиҗәлелеген күтәрү укыту процессының яңа, тагын да нәтиҗәлерәк технологиясен эзләүне таләп итә. Технология инновацион процессларда тулысынча яңартыла. Ул исә укыту процессы субъектларын-укытучының да, укучының да тирәнтен әзерлекле булуын таләп итә. Бу хәзерге заман дәресен оештыру өчен зарури. Шуны да истә тотарга кирәк: укытуның традицион системасында булган иң яхшы алым, методларны куллана, үстерә барып эшләгәндә генә,  инновацион технология яхшы нәтиҗәгә ирешүгә ярдәм итә ала.

   Хәзерге заман дәресе проблемалы ситуацияләрдән, мәгьлүмати технологияләрдән башка үстерешле була алмый.

    Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес, ягъни көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Бүгенге мәктәп шартларында педагогларның шәхескә бик сак якын килә белү сәләтенә, тирә- юнь белән аралашканда балаларга фәнни- нигезле тәэсир итүне булдыруга юнәлтелгән педагогик технологияләргә ия булуы зарури. Инновацион технологияләрнең нигезен тәшкил итә торган эшлекле һәм рольле, имитацион уеннар укучыларның оештыру сәләтен, икътисади фикерләү дәрәҗәсен экологик культурасын үстерергә ярдәм итә. Төрле дидактик шоу рәвешендә уздырыла торган уеннар да кызыксыну уята. Алар мөстәкыйль эзләнү эше нәтиҗәсе, талантлы , сәләтле балаларны иҗади эзләү чарасы да булып тора.

 Төрле педагогик һәм психологик ситуацияләрне һәм мәсъәләләрне чишү кебек педагогик технологияләр дә укучыларга үзләренә әхлакый дөрес юл сайларга ярдәм итә.Болардан тыш информация формасында яңадан түбәндәге инновацион технологияләр дә булуын әйтеп үтәргә кирәк:

    Иҗади үсеш технологиясе  (Яхин методы)

    Уку эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру.

     Рәхимовның рекфлексияле укытуы.

    Тәнкыйди фикерләү технологиясе.

     Шәхескә якын килү технологиясе   һ.б.

 Хәзерге заман сыйныф җитәкчесенә һәм тәрбиячесенә педагогик технологияләр җыелмасына ия булу бурычы куела. Бу исә балаларның социаль әһәмиятле эшчәнлеген оештырып, алар белән аралашу мөмкинлеге тудыра.

   Укытучы укытуның сыйфаты,укучыларның белем һәм тәрбия дәрәҗәсе өчен җавап бирә.
Шуңа күрә белем бирү төшенчәсенә билгеле бер максатка юнәлдерелгән процесста укучылар үзләштергән  белемнәрнең нәтиҗәсе һәм шул нигездә формалашкан дөньяга карашлары,шәхеснең әхлак сыйфатлары,аның иҗади көче һәм сәләте ,үсеше кергәнен укытучы һәрвакыт күздә тотып эшләргә тиеш.
      Тормышның төрле сфераларындагы технологизация мәктәп тормышына да үзгәрешләр кертте.Әзер белем биреп чыгару уку процессында төп бурыч булудан туктады,укытуны традицион формада оештыру актуальлеген югалтты.Хәзер сүз белем бирү процессын компьютерлаштыру,төрле педагогик,шул исәптән яңа технологияләр кертү турында бара.

Соңгы елларда безнең илебездә компьютер тормышыбызның бөтен өлкәләренә дә үтеп керде. Укытучы профессиясе дә уку эшчәнлегендә компьютер технологияләреннән файдалануны таләп итә. Информацион технологияләрнең зур тизлек белән үсүе яшь буынның белемле, иҗади фикер йөртүгә сәләтле булуын таләп итә. Бүгенге җәмгыять тыгыз информация челтәре белән уратып алынган.

Компьютер технологияләре белем бирүнең эчтәлеген, методларын, оештыру формаларын сыйфатлы итеп үзгәртә, укучыларның шәхси сәләтләрен, үзенчәлекләрен, танып белү сәләтен үстерүгә ярдәм итә, ә аның көче, интеллектуаль базасы, күрсәтмәлелек белән ярашуы вакыйгаларда турыдан – туры катнашучы булырга мөмкинлек бирә, үсеше белән идарә итәргә этәрә.

Дәресләрнең нәтиҗәлелеген арттыруда компьютер яки мәгълүмати технологияләр аерым урын алып тора. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак мин үзем укыта торган дәресләрне кызыксынучан, нәтиҗәле, файдалы  итүдә уку-укытуның  сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsoft Word, Microsoft Power Point программалары, электрон почта, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.Һәр компьютерда туган телебездә эшләргә һәм белем алырга. мөмкинлек бар,барлык компьютерларга татарча шрифтлар программасы кертелгән,интернетка тоташтырылган.

Хәзерге вакытта дәресләрдә мультимедиа чаралары еш кулланыла. Бу мультимедиа технологияләрен куллану  яңалыклар белән кызыксыну теләге уята. Беренчедән, укучыларның белемнәре формалаштырыла, икенчедән, сөйләм һәм мультимедиа чаралары белән эшләү күнекмәләре барлыкка килә. Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята.Аларны яңа теманы аңлатканда, материалны ныгытканда, класстан тыш чараларда кулланып була.  

     Мультимедия технологиясе  слайд- иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендэ компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

 Компьютер куллану дәресне кызыклырак, җанлырак итә. Информацион технологияләрне куллану, баланың иҗади мөмкинлеген, укуга кызыксынуын һәм мөстәкыйльлеген үстерә, күзаллауларын киңәйтә, фикерләү сәләтен камилләштерә.

                                                         

   Практика күрсәткәнчә, дәресләрдә компьютер куллану белем бирүдә традицион методлардан өстен булуын раслый, укучы дәресләрдә актив катнашучы була. Компьютер программалары укытуны индивидуальләштерүгә ярдәм итә, укучыларның мөстәкыйль эшләүләрен оештырырга мөмкинлек бирә.

Мәгариф өлкәсендә соңгы елларда барган инновацион процесслар коррекцион мәктәпләр өчен дә хас .Үзем укыткан татар теле мисалында инновацион технологияләрне куллану мәмкинчелегенең конкрет мисалларын карап үттек.Ләкин коррекцион мәктәптә компьютер технологияләрен көн саен һәм  һәр дәрестә куллану мөмкин дә,реаль дә түгел. Шуңа күрә коррекцион мәктәпләрдә педагогның инновацион эшчәнлеге турында сүз йөртү дөресрәк була.Коррекцион мәктәптә белем бирү традицион гомуми белем бирү учреждениеләреннән аермалы булганлыктан, белем бирү процессын информатизацияләүнең үзенчәлекләре булуын билгеләп үтәргә кирәк.

Компьтер куллану түбәндәге очракларда үзен акларга мөмкин:

-объект һәм күренешләрне күрсәтү өчен;

-анимация,моделләштерү өчен;

-белемнәрне тикшергәндә тест сорауларына җавап алу өчен;

-виртуаль экскурсияләр үткәрү өчен.

       Информацион технологияләрне куллану формалары:

 1.Әзер электрон продуктларны куллану. Белем бирүнең сыйфатын яхшырта, күрсәтмәлелек принцибын ачык итеп тормышка ашырырга ярдәм итә.

  2.Мультимедиалы презентацияләр куллану.Уку материалын тиешле бер эзлеклелектә биреп,материалны ассоциатив рәвештә истә калдырырга булыша.

  3.Интернет челтәре ресурслары куллану.Белем алуга кирәкле информацияне таба белергә һәм системага салырга ярдәм итә.

     Мультимедиа чаралары белән эшләү дәрес формаларын төрләндерү мөмкинчелеге бирә һәм аны дәреснең төрле этапларында кулланырга була.

-прблемалы ситуация тудыру өчен,

-яңа материалны аңлату өчен,

-өй эшен тикшерү өчен,

-дәрес барышында белемнәрен тикшерү өчен.

 Видео-,аудио һәм текст материалын берләштерү теманы комплекслы ачарга,аны иҗади кабул итәргә,укучыларның активлыгын күтәрергә булыша.

  Коррекцион мәктәптә презентацияләр киң кулланыла ала.Презентация-уку материалын слайдлар формасында бирү дигән сүз.Анда төрле сүзләр,җөмләләр,рәсемнәр,таблица,схемалар аудио һәм видео материаллар күрсәтелә.

  Презентацияләр Power Point программасында эшләнә.Презентацияне тулы бер дәрескә яки дәреснең аерым бер этабына гына да эшләргә мөмкин.Информаөион-коммуникатив технологияләр классны активлаштыра һәм дәресне нәтиҗәле итеп үткәрергә ярдәм итә.Презентация күрсәтмә материалны тәртипкә китерергә булыша.Зур экранда иллюстрацияләрне төрле зурлыкта яки аның аерым өлешләрен генә,иң әһәмиятлеләрен аерып алып ,төрле төсләр белән күрсәтергә мөмкин.Иллюстрацияләрне текст белән бәйләргә яки музыка фонында  бирергә була.Болай эшләгәндә бала күреп һәм ишетеп кенә калмый,иң әһәмиятлесе анда эмоцияләр барлыкка килә.Ә эмоцияләр ,кичерешләр аша бирелгән белем үстерелешле укытуның нигезе булып тора.    Дәресләрдә ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә,күззаллауларын үстерә.Предмет буенча өлгерешләрен арттыра.Мөстәкыйль эшләргә өйрәтә.Үз уңышларын күреп,сөенү,куану хисләрен тудыра.

     Коррекцион мәктәпләрдә проект-эзләнү эшләрен дә кертә башларга мөмкин.

      Әгәр укытучы үзе үзләштергән методлар,алымнар белән генә эшләсә аның хезмәте бик чикләнгән булыр иде.Андый укытучы белем бирүдә югары нәтиҗәләргә ирешүдән генә туктап калмый,ә шәхес буларак та үсүдән туктый.Инновацион алымнар куллану гына укытучының ителлектуаль үсүенә ярдәм итә.Ул аны яңа белемнәр ,яңа мәгълүматлар эзләүгә этәрә һәм аларны укыту-тәрбия эшчәнлегендә тормышка ашырырга булыша.Шулай итеп инновацион эшләү педагогның информацион культурасы үсүенең төп чыганагына әверелә.Ә ул үз чиратында үзбелемнең үсүенә һәм инновацион процессларның тизләнүенә сәбәпче була.

      Сөйләгәннәрдән нәтиҗә ясап әйтсәк,без шуны күрәбез: коррекцион мәктәптә укытучының инновацион эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге күп төрле чараларга бәйле.Болар методологик, оештыру-педагогик, методик һәм техник чаралар.Ләкин хәлиткеч чара булып ,әлбәттә,педагогның белем бирү өлкәсендәге һәр яңалыкны күрә белүе һәм аны үз эшендә куллануы тора.  Шуннан башка безнең инновацион технологияләр турында сөйләвебез коры сөйләнүдән узмаска мөмкин. Бөек шәхесебез Р.Фәхреддин әйткәнчә, һәрбер кеше үз кулыннан килгән кадәр эш эшләргә, байлык вә һөнәр һәм дә сәнгать өлкәләрендә милләтнең күтәрелүенә ярдәм кылырга тиеш. Халкының үткәнен, тарихын, сәнгатен өйрәнгән, хезмәт сөйгән, матурлыкны күрә белгән, үзара дус һәм тату мөнәсәбәттә тәрбияләнгән балаларның киләчәге өметле.   Балалар – безнең киләчәгебез.Ә киләчәк тормышны кору өчен сәламәт кешеләр кирәк. Сәламәт балаларны тәрбияләү өчен сәламәт укытучылар кирәк.Барчагызга нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,рухи матурлык телим.

Барлык инновацияле технологияләр арасында мине тулы кыйммәтле укыту эшчәнлегенең киң танып-белү ихтыяҗларын һәм мотивларын формалаштыруны гарантияләүче үстерешле укыту җәлеп итә.

Башлангыч сыйныфларда эшләгәнлектән, мин  күбрәк уен технологиясе элементларыннан файдаланырга тырышам. Алар “уен–табышмак”, “уен–сәяхәт”, “тылсымлы капчык”, “ватык телефон”, “хәрефләрдән сүзләр төзү”.

Зачет, контроль һәм белемнәрне системалаштыру дәресләрен оештыру формаларына аеруча игътибар бирәм. Киләсе дәрестә уен уйнаячагыбыз, әмма тема буенча берничә сорауга җавап бирергә кирәклеге турында хәбәр итәм. “Йолдызлар сәгате”, “Могҗизалар кыры” һәм башка уеннар оештырам.

Хаталар өстендә эш алып барганда барлык укучыларга хәрефләр таратам, шуннан соң укучылар хата ясаган сүзләрне әйтәм, ә укучылар такта янына чыгып, сүзләр төзиләр. Хаталары булган балаларга ике хәреф бирәм, ни өчен нәкъ менә шул хәрефне сайлаганнарын алар аңлатырга тиешләр. Сүз турыдан-туры күреп һәм эш барышында истә кала, шуннан соң аның белән җөмләләр төзиләр, сүзлектә мәгънәсен, синонимнар һәм антонимнар табалар.

Кече мәктәп яшендәге балалар өчен кызыклы эш формасының берсе – укыган әсәрләрне сәхнәләштерү, сәхнәләштерелгән тамашалар, курчак спектакльләре. Алар сөйләм күнекмәләрен, хәтерне, артистлык сыйфатларын үстерәләр.

Татар теленә мәхәббәт һәм кызыксыну уяту өчен музыка, җырлар, шигърият зур мөмкинлекләр бирә. Шулай, балалар нинди дә булса биремне мөстәкыйль үтәгән вакытта мин тыныч татар көйләре кабызам, бу фикер йөртергә ярдәм итә һәм эзләнү эшчәнлегенә кызыксыну формалаштыра.

Татар теле атналыклары, милли бәйрәмнәр үткәрү гадәткә керде. Ел саен “Шигъри сүз” дигән шигырьләр, “Минем туган ягым” дигән рәсемнәр конкурслары һәм иҗат күргәзмәләре оештырыла. Мәктәп интерьерын бизәкләүдә балалар эшләре кулланыла. Милли тәрбия, татар теленә кызыксыну уяту бурычлары укучыларның ата-аналары белән тыгыз хезмәттәшлектә хәл ителә. Аларның катнашыннан башка балаларда татар мәдәниятенә карата хөрмәт уяту мөмкин түгел. Ата-аналар белән бергә төрле чаралар, конкурслар, викториналар үткәрәбез.

Еш кына үз дәресләремдә мин проблеманы хәл итүнең күмәк эзләү ысулын файдаланам.  Мәсьәләләр буенча фикер алышу процессында барысы да катнаша, барысы да үз фикерләрен әйтәләр һәм башкаларны тыңлыйлар, барысының да хокуклары тигез. Мин үзем фикер алышуда катнашмыйм, әмма төркемнең ничек эшләвен күзәтәм. Әлеге ысул теманы өйрәнүне тәмамлаганнан соң, материалны үзләштерү нәтиҗәлелеген бәяләү өчен уңайлы.

Дәресләрдә индивидуаль һәм дифференциаль укытуга аерым роль бирәм.  Шул максаттан шәһәр буйлап экскурсияләр, рольле уеннар дәресләре кебек иҗат дәресләре нәтиҗәле булып торалар. Әлеге дәресләрнең һәрберсенең үзенчәлекләре бар. Аларның уртак ягы - укучыларда сөйләм эшчәнлегенең һәм сөйләм иҗатының төрле төрләрендә мөстәкыйль уку күнекмәләрен үстерү булып тора. Өй эшен мин укучыларның сәләтенә һәм мөмкинлекләренә туры китереп индивидуаль бирергә тырышам.

Инновацияле технология формаларының берсе интеграль дәрес булып тора. Интеграль дәресләр барышында педагоглар укытуны һәм тәрбия бирүне бәйләп алып бару, төрле мәдәниятләрне чагыштыру нигезендә балалар белән кешелекле мөнәсәбәтләр урнаштыра алу мөмкинлеге алалар.