О, син илаhи зат- хатын- кыз! (мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән, 8 нче мартка карата, үткәрү өчен бәйге)
творческая работа учащихся на тему

Умнова Лилия Ивановна

    Ссылка http://belem.ru/resources

О, син илаhи зат- хатын- кыз!

(мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән, 8 нче мартка карата,

 үткәрү өчен бәйге)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart.doc312.5 КБ

Предварительный просмотр:

Картинка 8 из 60

belem.ru

Татар телендә Интернет-белем үзәге

Разработка  опубликована  на сайте  belem.ru.

    Ссылка http://belem.ru/resources

О, син илаhи зат- хатын- кыз!

(мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары белән, 8 нче мартка карата,

 үткәрү өчен бәйге)

Тукай районы Мәләкәс гомуми

урта белем бирү мәктәбенең

татар теле hәм  әдәбияты укытучысы

Умнова Лилия Ивановна. 

 Файдаланылган материал:

  • Ф. Яруллин Танышлар арасында // Казан, Тат китап нәшр. 1980 ел
  • «Сөембикә » журналлары

«Исәнмесез» ,- диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

кайнар чишмә чыкты ургылып.

Бары бер сүз: «Исәнмесез»,- диде

Күпме моң ишетте колагым.

Атам-анам теле, туган телнең

Газмзлеген шунда аңладым.

Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар hәм укучылар.  

О,син илаhи зат- хатын-кыз! Селе зат! Гүзәл зат!

Ерак гасырлардан алып кемнәр генә сокланмаган да, кемнәр генә гашыйк булмаган! Нинди ир-ат заты синең белән илhамланып, синнән рухи көч алып, нинди генә батырлыклар , могҗизалар эшләмәгән! Уйлап карасаң , дөнья йөзендәге эшләнгән батырлыкларның, изгелекләрнең  күбесенең нигезендә хатын-кыз. Нәкъ менә хатын- кызлар бөек, зур, игелекле эшләргә рухландыра.

   Исәнмесез хөрмәтле кунаклар, укытучылар hәм укучылар.  

  Сез беләсезме бенең шундый матур бәйрәмебез булу белән кемгә бурычлы?

Иң беренче АКШ та 1909 елның 28 февралендә хатын- кызларны яклау масатыннан  декларация игълан итәләр.Ә бер ел алдан 1908 елның 8 мартында  1857 елның 8 мартында туку фабрикасы эшче хатын- кызларының маршына теләктәшлек  белдерелеп  үткәрелгән .

  1910 елны Копенгагенда Клара Цеткин Халык ара хатын- кызлар көнен билгеләп үтү турындагы тәкъдим белән чыга. Ә безнең илдә  феменистка Александра Коллонтай тырышлыгы белән 1917 елдан соң гына әлеге бәйрәм барлыкка килә. 1965 елдан 8 март көне – ял көне итеп игълан ителә.

1975 ел ООН тарафыннан хатын – кыз елы буларак игълан ителә. hәм шул елдан 8 март рәсми рәвештә халык ара хатын- кызлар көне итеп бәйрәм ителә башлый.

Безнен көннәрдә әлеге бәйрәм- барлык хатын- кызлар бәйрәме, кызлар бәйрәме, яз hәм матурлык бәйрәме буларак бәйрәм ителә.
   

  Без үзебезнең бәйрәм программабызны ачу өчен сүзне мәктәп директоры Шагалиева Сәрия Ханифовнага бирәбез.

Мәктәп безнең гөрләп тора

Шаулап тора күрегез!

Без бит бәйрәмгә җыелдык,

Кызларга түребез.

Команда туплау өчен сораулар    (Җавап биргән кызлар, әниләр, апалар сәхәнәгә чыга бара.   аларга медальләр  тапшырыла hәм алар ике командага бүленә.)

1    Әгәр өстәл биегрәк булсаурындыктан, урындык……

2    әгәр 2 зуррак булса бердән , бер…..

3   Әгәр елга тирәнрәк булса инештән, инеш….

4   Әгәр дә уң яктан уң кул булса, сул кул…..

5   Ике тапкыр Нобель премиясе булган хатын- кыз (Мария Пьер-Кюри.)

6   Яз көне иң беренче чәчәк ата…..

7   Тапкырлай табилицасы икенче төрле ничек атала..(Пифагор таблицасы)

8    Кыш көне нәрсә ява….

 

Командалар оешып җиткән арада , залда утыручы егетләргә кәгазь җибәрелә. Алар анда hәрберсе берәр теләк язып бәйге ахырына ул безгә килеп җитәргә тиеш.

________________________________________________________________________

Бүген бәйге , җиңү теләп килгән

җитез чаптар аттай сез барыгыз.

Бәйге булгач төрле хәлләр булыр,

Якын дуслар булып сез калыгыз.

 Ә хәзер командалар үзләренең кешегә файдалы  чиратлашып саныйлар.

«Тәмләткеч» командасы яклый.

1 конкурс презентация

«Тәмләткечләр» командасы:

Ул алтын бәясе торган. Аның өчен көрәш сугышлар башланган. Аларны эзләп диңгез кичкәннәр hәм яңа континентлар ачканнар. Тәмләткечләр Көнчыгышта дару буларак инде 1000 еллар дәвамында кулланылган. Ли Чанг Юн тәмләткечләрне бик белеп кулланган hәм 186 ел яшәгән дигән риваять бар.

 «Кояш» командасы:

Әле узган гасыр башында гына хатын- кызлар тырышып- тырышып тәннәрен кояштан яшергәннәр. Тәннең кояшта каралуы- түбәнлек саналган. Кояшта  янган куллары  өчен княгиня Волконскаяны хәтта Дворяннар җыенына кертмәгәннәр. Ә испан королевасы Изабелла заманында гаепле фрейлиннар жәзага тартылганнар: алар кояшта кызынырга мәжбүр ителгәннәр.

   Ә бүген , кызган тән – матурлык, сәламәтлек, үңыш сүзләренә тиңләштерелә.

  • Тәмләткечләр авырганда күп кенә даруны алыштырырга мөмкиннәр.

  • Кояш нурлары организмда стеорин- бәхет гормонын эшләп чыгарырга ярдәм итә

  • Әгәр ашкайнату сүлпән булса, ризык начар эшкәртелә hәм организмда зарарлы токсиннар җыела.ә  аларны организмнан кудыртучыларның берсе- тәмләткечләр.

  • Кояшта йөрү чаманы белгәндә кан әйләнешен яхшырта, иммун системасын ныгыта

  • Имбир иң киң таралган дару үләне. Ул салкын тигәннән, бизгәктән бик яхшы дәва. Кан

  • Кояш безгә Д витаминын бирә. Ә Д витамины депрессия, стрессны җиңәргә булыша, ул тешләр hәм сөякләр өчен файдалы.

  • Мәсәлән кара борыч яхшы тәмләткеч булудан тыш, төрле авыруларны дәвалый.Мәсәлән кара борыч кушылган сары май томаудан hәм баш авыртудан ярдәм итә.

  • Кояш төрле тире авыруларын дәвалый.

Әмма әчкелтем ( кислый) hәм тозлы тәмләткечләрне дә бик сак кулланырга кирәк.

  •  Тиешле күләмдә алар ашказаны эшчәнлеген яхшыртып, кан тамырларын чистартсалар да , аз гына артыгы да хроник авыруларның кузгалуына сәбәпче булуы ихтимал.

  • Әмма кояшта чаманы белергә кирәк.

Көндез 11-16 сәгать арасында кызынырга ярамый

Миңнәр күп булганда  кояшта назланырга бөтенләй ярамый.

Бүтән көндә сезне хөрмәтләүдә

Без ничектер бераз талымсыз.

Бүген исә, «иң кадерлебез» дип,

Баш иябез сезгә, и хатын-кыз.

Концерт номеры

______________________________________________________________________

2 нче конкурс

Белгәнебезчә без бүген бәйгегә җыелдык ә нинди бәйрәм инде ул котлаусыз

әр ике команда чиратлап ватманга котлау яза , үзенекен каплап бара.

1 команда

2 команда

8 нче март белән котлыйбыз

Язның беренче бәйрәме белән

_________________________________________________________________

Биюченең итәге

бии бии кыскара .

Биючегә сүз әйтмәгез

Бии –бии остара.

Концерт номеры бию

_____________________________________________________________________

Халык телендә агачны яфрак бизи, ә кешене кием бизи дигән гыйбарә йөри. Гасырлар дәвамында кешеләрнең кеме бик күп төрле үзгәрешләр кичергән.

Ә безнең кызларыбыз алдагы сезонда нинди модельләр тәкъдим итәрләр икән. Кызларыбыз өчен киемнәр бирелә, алар шулар арасыннан сайлап модель ясарга тешләр.

3 нче конкурсыбыз ачык.

Кызларыбыз әзерләнә торсын сүзне болельщикларга бирәбез.

  • Ә хәзер әниләр сезнең белән  «Нишләргә» уены уйнап алык. Дөрес җавап биргән кешегә конфет бирелә.
  •  тоз дымланса-( савытка дөге салырга)
  • Шулпа тәмле булсын өчен – ( итне салкын суга салырга кирәк)
  • Камыр кулга ябышмасын өчен- ( кулны көнбагыш мае белән сөртергә )
  •  Бавыр тәмле булсын өчен – ( сөттә тотарга кирәк)
  • Сөт көймәсен өчен -( савытта су кайнаты аларга )
  • Балык исен бетере өчен – (лимон белән ышкырга)
  • Пешкәндә кәбестә исе чыкмасын өчен – (шикәр комы салырга0
  •  камыр җәйгәндә тоз салу ник кирәк. ( тизрәк кипсен өчен)

Хәзер кызларыбыз тудырган модельләре карап үтик

__________________________________________________________________

 Кешеләр күп вакыт нәрсә өчен үкенәләр икән сөң?

  • Үз вакытында ныклы, тирән белем ала алмаганга.
  • Тормыш юлдашын сайлаганда ялгышканга.
  • Гомеренең күп өлешен яратмаган эш белән шөгыльләнеп уздырганга.
  •  Тормышларын үзгәртергә җай чыгып та , шул вакыт тәвәкәлләмәгәнгә.
  • Күргәнебезчә, без күбрәк уйламыйча атлаган ялгыш адымнарыбыз өчен түгел, файдаланмыйча калган мөмкинлекләребез өчен үкенәбез икән.

 

әйдәгез әле мөмкинлекне кулдан ычкындырмыйк, ит тарткычны (мясо рубканы) сүтеп җыю конкурсында катнашыйк.

4 нче конкурс- ит тарткычны вакытка сүтеп җыю

_________________________________________________________

Концерт номеры      

Җырлыйк әле, без бит җырчы халык,

Җырлы халык элек-электән.

Кояш мәңге нурын сипкән кебек

Безнең халык җырлап көн иткән.

______________________________________________________________________

5 конкурс  капитаннанр ярышы.

  • Сезнеңчә егетләрдәге иң уңай сыйфат?
  • Сезнең иң яраткан шөгылегез?
  • Әгәр дә кинода сезгә Шапоклякны уйнарга кушсалар , сез аны ничек уйнар идегез.
  • Үзегез яраткан җимешне күрсәтегез.
  • Күз алдына китерегез: сез принтер.

         (Сез эшсез торасыз, печатьлисез , хәбәр итәсез, кәгазь беткәнне           белдерәсез, кәгазьне чәйнисез.

Рәхмәт сезгә капитаннар.

____________________________________________________________--

Эштә үткән hәр көнебез,

Мәшәкатьтә hәрбер кичебез.

Ә бүген бит, дуслар, җыелганнар

Күңелле ял итик әле без.

Концерт номеры

_____________________________________________________

6 нчы конкурс Вак кисәкләргә бүлегән рәсемне җыю.

Ә хәзер болельщиклар белән уен

Уен «Рифма тап». ( Уенда җиңгән кешеләргә конфет бирелә)

  • Әнисен Ләйлә

Шундый ярата;

Елап каршылый

Елап ……(озата)

  • Җиткән егет  - ачы бал,

Әйбәт чакта эчеп кал.

Озак тотсаң мичкәдә,

әйләнә ул …. (серкәгә)

  • 3Җиткән кыз ул- сауган сөт,

Саклап булмый аны күп.

Өйдә тотсаң ачый ул,

Утка куйсаң -….. (ташый ул)

  • 4Берәү юлдан алтын тапты,

Йөгерә-йөгерә өенә кайтты,

Яшерде дә садыгына-

Ул…….. ( тынычлыгын югалтты)

  • 5 Бу дөньяда һәрбер кеше

Кемнеңдер бердәнбере

Тик бердәнберенә генә

Сыя ………(кешенең сере)

  • 6Язмыш бит ул кәләш түгел,

Сайлап алып булмый.

Сайлап алган кәләштән дә

Һәр ……(кешедә уңмый)

  • 7Тиз сизәбез, борчылабыз

Кәшилүк югалганда;

Сизмибез, пошынмыйбыз без

…..(Кешелек югалганда)

  • 8-Кешегә кайчан акыл керә башлый?

- ……(Үзенең акылсызлыгын аңлаган көннән)

-Кешедән кайчан акыл чыга башлый?

     -……(Үзен иң- иң акыллыга санаган көннән)

Борчылмагыз алай- болай диеп

Хак тәгалә үзе саклар әле.

Хөкемдарлар  каты хөкем кылса,

Җан атарлар сезне яклар әле.

Концерт номеры.

______________________________________________________________________

  1. Молодцы кызлар булдырдыгыз. Хәзер үзегезнең хөрмәтегезгә салютлар атыйк, “воздушный залплар ” бирик . Кем шарны тизрәк кабартып шартлата. (Командадагы бөтен кешегә дә шарлар бирелә . Кайсы команда тизрәк.)

_______________________________________________________________

Безнең бәйгебез ахырына якынлашты, хәзер егетләребезнең телеграммасын укып китик инде.

Жюри нәтиҗә чыгара торсын.

___________________________________________________________________

Шагыйрьләр бик борынгы заманнардан алып, хатын- кыз матурлыгын, гүзәллеген, кешелеклелеген мактап җырлап килгәннәр.

Җир яшәрмәс, гөл ачылмас, төшми яңгыр тамчысы;

Кайдан алсын шигъри шагыйрь, булмаса илhамчысы.

Файдасыз бер ит кисәгеннән гыйбарәттер йөрәк,

Парә- парә кисмәсә гыйшык- мәхәббәт кайчысы!

дип язган Тукай.

Пәри кызы! Ник чыктың да юлларыма,

Тәмуг гөлен тотып нечкә кулларыңа?

Күз аттың да күзләремә, ник ыргыттың

Уйнап-уйнап мине тәмуг утларына.

h. Такташ.

Ә ин матур сүзләрне , минемчә, 19 гасыр шагыйре Габделҗаббар Кадндалый әйткән. Ул үзе гашыйк Фәхри исемле кызны ул менә ничек тасвирлый.

Сандугачым, карлыгачым, былбылым,

Ташламагыл, тот са, Фәрхи, кил, кулым!

Ай гынам ла, көн генәм лә,гөл генәм,

Жан гынам ла, тән генәм лә,көн генәм!

Җәүhәрем лә, гәүhәрем лә,нур гынам,

Сәрвием лә,җәннәтем лә,хур гынам!

Безнең бүгенге хатын- кызларыбыз да шундый ук матур сүзләргә лаеклылар. Бүгенге көндәге бөтен дөнья йөзендәге хатын- кызларның иң чибәрләре, иң уңганнары, иң кешелеклеләре, минемчә, нәкъ менә Мәләкәс хатын- кызлары.

 Йомгаклау өчен сүзне жюрига бирәбез.

Катнашучыларга бүләк, ә карап утыручыларга рәхмәт.

Якты булсын килер көннәребез

Олы бәхет безгә юлдаш булсын.

hәрчак көләч, шат булыйк

hәм кырыс та кирәк урында.

Безгә бәхет теләп тирбәнсеннәр

Үләннәр дә хәтта болында.

 

Бәхет касәбез тулы,  йөзебез кояш нурлы, тормышыбыз матур җырга тиң булсын иде.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7 сыйныф укучылары өчен "Фигыль " темасына контроль эш.

Контроль эш үз эченә тест һәм фигыльгә морфологик анализны ала....

Татар төркемендәге 2 нче сыйныф укучылары өчен татар теленнән "К хәрефе" темасына дәрес эшкәртмәсе.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен уздырылган шәһәркүләм семинарда күрсәтелгән дәрес планы.(2 класс,татар төркеме.)...

Башлангыч сыйныф укучылары өчен "Нәүрүз" бәйрәме эшкәртмәсе.

Внеклассное мероприятие проводился в рамках недели родного языка в школе....

9 Б сыйныфы укучылары белән эшләү өчен төзелгән тәрбия эше планы.

Тәрбия планы укучыларның яшь үзенчәлекләрен, мәктәп алдына куелган бурычларны, тәрбия системасының төп юнәлешләрен исәпкә алып төзелде....

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән)

Очрашу кичәсе ( Чыгарылыш һәм 7 нче сыйныф укучылары белән) Кичә үткәрү өчен сенарий...

7-9 сыйныф укучылары өчен физика фәненнән КВН

Татар мәктәпләре өчен дәрестән тыш чара...