Сөмбелә бәйрәме
материал на тему

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

    "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx26.34 КБ

Предварительный просмотр:

                                            Сөмбелә бәйрәме  

      Зал матур итеп бизәлгән. Сәхнәдә яшелчәләрдән, җиләк – җимешләрдән , көзге яфраклардан ясалган күрмәзмәләр урын  алган.

   Алып баручы:  Исәнмесез хөрмәтле  әти-әниләр, укытучылар , укучылар һәм килгән кунаклар!   Сезне Сөмбелә бәйрәменә чакырабыз.          

    "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә "шумбул" "сары башак" дигән мәгънәгә туры килгән.

         Борынгы грекларда һәм башка Көнчыгыш халыкларында шул ук шумер – аккадлардан башлангыч алган һәм күп гасырлар буена кулланылган зодиак календаре бар. Унике йолдызлыкка мөнәсәбәттә корылган бу борынгы календарьда Сөнбеләнең тагын бер мәгънәсе сакланып калган.Сүз әлеге зодиак календаре буенча 23 августтан 23 сентябрьгә кадәрге вакытны эченә алучы сигезенче айның, дөресрәге, сигезенче айны белдерүче йолдызлыкның да Сөнбелә дип аталуы турында бара. Бу исем башка халыклардагы Кыз (Дева) йолдызлыгына туры килә.

        Сөмбелә аеның соңгы көне тәүлек эчендә көн белән төннең көзге тигезләшкән чорына туры килгән һәм бу көнне, 15 сентябрьдә Сөмбелә бәйрәме үткәрелгән. Бу бәйрәм  асылда көн белән төннең язгы тигезләшкән чорында  - 21 мартта уздырылучы Нәүрүз бәйрәменең капма – каршы парын тәшкил иткән. Нәүрүз бәйрәме аграр хуҗалык елын, ягъни игенчелек циклын  башлап җибәрсә, Сөмбелә бәйрәме аны тәмамлап – йомгаклап куйган. Чөнки бу вакытта инде урып – җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә торган булган, ашлык әвеннәргә, кибән – эскертләргә куелган, сугылганы келәт – амбарларга тутырылган.

  Сөмбелә бәйрәменең хуҗабикәсе кем соң ул? Әлбәттә, Сөмбелә үзе.

Үзе уңган, тырыш, матур.

                                    Визитка өлеше.

Сәхнәдә бер төркем балалар-6а сыйныфы укучылары ,бер укучы ишекне саклап тора. ,башкалар нидер эшлиләр(фотоплакат,чәчәкләр,бүләк һ.б.)Экранда презентация бара.

Ишектән ачуланып  Диләрә Әхмәдулловна килеп керә.

Д.Ә. Исәнмесез,балалар! Нишләвегез бу? Нигә ишекне тотып торасыз?Нигә иртә килдегез?

Балалар бердәм исәнләшәләр

 Фирүзә:Хәерле көн,Диләрә Әхмәдулловна! Ачуланмагыз инде безне , без классташыбыз ,сыйныфыбызның старостасы Лилия Батыршинага сюрприз әзерли идек ,аның бүген-туган көне.

Д.Ә. Әйе шул, балалар,мин дә аны котларга дип кергән идем. Нинди сюрприз әзерлисез? Миңа да күрсәтегез эле. Лилияне шулай зурлап котларга уйладыгызмы? Укучылар, бүген бит мәктәбебездә Сөмбелә бәйрәме дә. Кем Сөмбелә булыр икән?

-Алинә. -Әйдәгез, Лилия булсын!

Кәрим: Ул искиткеч кыз бит,Диләрә Әхмәдулловна,үзегез беләсез. Сыйныфыбызны гел алга әйди,нинди генә эшкә тотынсак та, җиңеп  чыгабыз шуңа күрә. Ул уңган ,тырыш .

 Алинә : Бик яхшы укый ,игелекле, классташларына  укуда да булыша. Мәрхәмәтле, авырсак, өйгә килеп дәресләрне аңлата, шалтыратып хәлләрне сорашып тора.

Азалия:Аңлый алмыйм , ничек барысына да өлгерә икән ул? “Пёстрая компания “ бию мәктәбенә йөри ,жырларга да өлгерә.

Д.Ә.: Әйе,балалар,Лилия мәктәптә үткәрелгән бер генә бәйгене дә калдырмыйча,барысында да актив катнаша,  призлы урыннар яулый, чын йөрәктән,матур шигырьләр яза. Укытучылар да бик яраталар аны. Итәгатъле, ихтирамлы кыз.

Искәндәр: Ә мин Лилия белән волейбол уйнарга яратам ,ә кыш көне без бергәләп чаңгыда шуабыз,Лилия спорт белән бик дус.

 Света: Лилия –минем иң якын дустым ,Ул дуслыкның кадерен белә,сизгер: борчуларыңны күрә белә , яхшы киңәшләр бирә.

Фирүзә: Һәм беркайчан да  боекмый ,ул гел шат . Ә гаиләсендә нинди тырыш ,сабыр ,эшчән!Әти –әнисенә терәк ,энесенә яхшы апа. Ул гел шат күңелле,күтәренке кәефле. Сокланып туймаслык!

Азат:Менә шуңа күрә дә без аны кояшка тиңлибез, ул барыбызга да күңел жылысын өләшә , аның янында безгә рәхәт, җиңел, күңелле. Менә без Лилиягә бүләккә фотоплакат үзерләдек(күрсәтә)Матурмы?

Д.Ә: Бик матур, балалар. Булдыргансыз!

Булат: Ә менә бу букетта аның яраткан чәчәкләре ,үз күңеле кебек ак төсләрне ярата ул.

Ишек саклап торучы укучы:Тавышланмагыз!Сез әзерме? Килә!

Ишектән Лилия керә . Кулында зур торт .

 Укучылар жырлыйлар:Туган көнең белән,туган көнең белән,туган көнең белән ,дустыбыз Лилия!

(чәчәкләрен , шарларын , фотоплакатларын бүләк итәләр)

        Лилия елмаеп ,гаҗәпләнеп :Чын йөрәктән  рәхмәт,дусларым! Шулай зурларсыз дип көтмәгән идем

Д.Ә: Син үзең бөтен җирне нурга күмәсең бит , Лилия! Кояш кебек!

Лилия: Рәхмәт,Диләрә Әхмәдулловна! Рәхмәт ,дусларым!Мин сезне сыйларга торт пешереп алып килдем.Әйдәгез, ашханәгә чәй эчәргә.  Мәктәбебездә бит бүген –Сөмбелә бәйрәме.  

Шаулап-гөрләп сәхнәдән чыгып китәләр .

 

 Алып баручы.

 Җиргә төшкән сары яфрак

Көз килүнең билгесе.

Сары яфрак – көз чибәрнең

Төшеп калган көзгесе.

        Сөмбелә –иң  матур, ягымлы, зифа буйлы кыз.  Әйдәгез, Сөмбеләләргә күз салыйк әле. Сәхнәгә кызларны чакырабыз.

             Костюм күрсәтү

Күңелләргә якты нур өләшеп,
          Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә,
          Үз муллыгы белән көзләр килә
          Йомгак ясап җәйге хезмәткә.

 Җиргә төшә сары, ал яфраклар
           Көз җиткәнен алар белдерә.
           Алтын көзең синең, туган ягым,
           Күңелемә якын, бер генә.

  Ел фасылы үзгәреп торса да, үзенең кабатланмас бизәкләре белән безнең күңелләрдә саклана,алтын көз дә шулай.. Һәркемгә туган җиребездә тормыш матур, бәхетле булсын өчен, без табигатебезнең матурлыгына сокланып яшик, аның урманнарын, болын-кырларын, барлык байлыгын, чишмәләрен саклыйк.

 Алып баручы: Ә хәзер рәтләр буенча туп җибәреләчәк. Көй туктаганда туп кайсы рәттә кала, шул рәт берәр үсемлек турында җыр җырлый.

I алып баручы: Молодцы! Бигрәк күп җыр беләсез икән.

II алып баручы: Сөмбелә ул шундый бәйрәм –

Җәйне көздән аера.

Иген-икмәк уңган булса,

Шатландыра-көлдерә.

I алып баручы: Сары, кызыл төсләр белән,

Карлы яңгыры белән,

Безнең бакчага көз килде,

Мул уңышлары белән.

Каршыгызда “Яшелчәләр парады”.

II алып баручы: Ә хәзер сезнең игътибарыгызга “Көзге мода” тәкъдим итәбез.

I алып баручы: Конкурслар тәмам. Жюри фикер алыша торсын, ә без җыр һәм биюләрне дәвам итәбез.

Сөмбелә: Көзем бик моңсу булса да,

Сезнең белән күңелле.

Башка балалар да көтә,

Китми булмый, билгеле.

Менә сезгә күчтәнәчем –

Сыйланырсыз утырып.

Алмаларны алып килдем

Кәрзинемне тутырып.

II алып баручы: Зур рәхмәт, Сөмбелә.

Сөмбелә: Ә хәзергә хушыгыз!

Киләсе елга килүгә

Сау-сәламәт булыгыз!

I алып баручы: Сау бул, Сөмбелә!

Ә инде нәтиҗә өчен сүз хөрмәтле жюрига бирелә.

Бәйрәмне оештырган сыйныф укучылары сәхнәгә чыга. 3 укучы чиратлап:

I укучы: Гомер юлларыгыз озын булсын,

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр бирсен,

Авырлыклар мәңге килмәсен.

II укучы: Җир йөзенең бөтен матурлыгын,

Килә сезгә бүләк итәсе.

Дөньядагы матур сүзләрнең дә

Иң җылысын сезгә әйтәсе.

III укучы: Зур бәхетләр юлдаш булсын сезгә,

Көнегезне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек - ярты бәхет, диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Алып баручылар: Бәйрәмебез ахырына якынлашты. Бәйрәмне әзерләүдә ярдәм итүче укытучыларыбыз, катнашучы укучыларыбызга һәм әлбәттә инде хөрмәтле тамашачылар сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөмбелә бәйрәме сценарие

 "Сөмбелә" сүзенең килеп чыгышы б.э. к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар тел...

Сөмбелә бәйрәме.

Сөмбелә бәйрәменә багышланган музыкаль кичә....

Көзге уңыш бәйрәме-Сөмбелә

Праздник Көзге уңыш бәйрәме- Сөмбелә предназначен для внеклассной работы  учащимися 5-7 классов....

"Сөмбелә" бәйрәме.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен  сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе....

cөмбелә бәйрәме

Көзге бәйрәмнәрнең берсе -Сөмбелә бәйрәме....

Сөмбелә бәйрәме

Татар халкының борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшерү, традицияне дәвам итү, ипи кадерен белергә, дуслык хисләрен ныгытырга өндәү, бер-берсенә ихтирамлылык хисе тәрбияләү....

Праздник урожая (Сөмбелә).

Сценарий для учащихся начальных классов русскоязычных групп....