8 март - Халыкара хатын-кызлар бәйрәме
методическая разработка на тему

Әниләргә багышлынган кичә сценариесы "Аллах белән бала" презентациясе ярдәмендә алып барыла

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 8_mart_-_nilr_byrme.doc67 КБ
Office presentation icon allah_beln_bala.ppt2.19 МБ

Предварительный просмотр:

“8 МАРТ – Халыкара хатын-кызлыр көне” кичәсе өчен монтаж

Төзеде: Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районыны муниципаль бюджет  гомуми белем учреждениесе  «Түбән Яке урта гомуми белем мәктәбе” укытучылары Губайдуллина Мәһиҗүрә Сабирзяновна һәм Каримова Эльмира Галимзяновна

Бәйрәмдә катнашалар: 8 һәм 10 класс укучылары, килгән кунаклар.

Кичәнең максаты:  укучыларда хатын-кызларга,  әниләргә, әбиләргә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү һәм аларның мәхәббәтләрен әниләренә җиткезү, килгән кунакларны ял иттерү.

Җиһазлау: проектор, презентация, музыкаль аппаратура, стенд.

Бәйрәм барышы.

Сәхнә бәйрәмчә бизәлә.  Стенага плакатлар, хатын-кызларга багышланган рәсемнәр, шарлар эленә.

Сәхнәдә ут сүндерелә, тыныч кына “Әнкәй” җырының көе яңгырый, проектордан әниләргә, балаларга һәм ходайга багышланган презентация күрсәтелә башланыла. Бу вакытта сәхнә артында әни, бала һәм ходай сүзлән укучылар укый.

Сәхнә пәрдәсе ачыла һәм концерт номерлары башлана.

1 нче алып баручы

 Хатын-кызлар табыннарның бизәге,
Жирдә булган бөтен ямьнең үзәге.
Илләрне дә бар иткән hәм зур иткән.
Хатын-кызның барчасы hәм гүзәле.
Хатын-кыз-ул нур чәчкәседәй сабый,
Назлы иркә, баллардан татлы җаный.
Ул - иң газиз күз нурыбыз, пакь ана.
Бар гүзәллек аналардан башлана.

2 нче алып баручы

Әнием! Әнкәем! Газиз Анам!

Синнән дә якынрак, кадерлерәк кем бар соң дөньяда?!

Кукрәк сөтен имезеп, көнен-төнгә, төнен-көнгә ялгап,

күз карасыдай устерәсең бит син балаларыңны.

1 нче алып баручы

 Бар хәстәрем, бар хәсрәтем
Бала өчен.
Хөрмәтем дә, хезмәтем дә
Бала өчен.
Үкенүләр, үтенүләр
Бала өчен.
Тыңгысыз көн,
йокысыз төн
Бала өчен.

2 нче алып баручы

Утка, суга атылуым
Бала өчен.
Чыгар юлдан тукталуым
Бала өчен.
Таңнан әувәл кайнар аш та
Бала өчен.
Тәгрәгән кайнар яшъ тә
Бала өчен

1 нче алып баручы

 Иртән - кичен йөрәк хисем
Бала өчен.
Барлык эшем, барлык көчем
Бала өчен
Янам - түзәм , көям - күнәм
Бала өчен.
Горур башны түбән иям
Бала өчен.
Төнен якты таңнар көтәм
Бала өчен.
Куңелемдә жырлар йөртәм
Бала өчен.
Бала өчен...

2 нче алып баручы

Безнең бүгенге бәйрәм кичәсенә дә , әнә шундый изге теләкләр белән балаларын үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырган, гүзәл  әниләребез кунак булып килгән!

1 нче алып баручы

 Безнең бүгенге бәйрәм кичәбез кадерлеләребез сезгә,  хөрмәтле хатын-кызларга, газиз әниләребезгә багышлана.

Концерт номерлары

2 нче алып баручы 
Кышы да бар, җәе, көзе, язы да бар,
Күкрәгендә мәңге бетмәс назы да бар,
Кирәк икән кайнар башны суытырга
Котыплардан чыккан салкыннары да бар.
Хатын-кызлар бәйрәмендә Җир турында
Уйлануым тугел бер дә юкка гына.
Әниләр дә  Җир әнкәбез шикелле үк
Үстерә бит безне  җылы кочагында.
Шуңа да без тырышабыз әниләрнең.
Акмасын дип кабат канлы хәсрәт яше,
Күнелләрдә сүнмәс өмет - Кояшыбыз;
Саклап калыр Җирне Ана мәхәббәте...

Хор "Әни кирәк" җырын башкара.

1 нче алып баручы

Аналар бөтен йөрәк  җылыларын биреп балаларын үстерәләр,

Үсеп  буйга җитү белән, очар кошлар кебек, тирә-якка тараталар.

 Ә аннан соң?!
Аннан соң, кош теледәй генә бер хат көтә, изге хәбәр көтә ана.
Хат ташучы килми микән, диеп. ,
Борылып карый барган юлыннан.
Көнгә чыкса, күзе тәрәзәдә,
Иртә - кичен сүнми уты да.
Хатлары юк, үзе кайтыр, диеп,
Бик соң гына китә йокыга.
Ана котә,
Ана өмет итә...
Менә шулай, үсеп буйга җиткән, инде үзләре әти hәм әни булган, туган ояларыннан еракта яшәүче балалар, сөекле әниләренә хат яздылар.

(Сәхнәдә ут сүнә, "Сәлам сиңа, әнием" җырының көе янгырый.
Прожектор хат язучы, төрле позада утырган, балаларны яктырта. Хатнын, текстын алып баручы яисә хат язучы узедә укырга мөмкин.)

1 бала.
"Кил син безгә, әни, бөтенләйгә
Бер кайгысыз, рәхәт торырсың,
Өебезнең күрке булырсың".
2 бала.
"Син безгә кил, әни!
Без дөньяның, оҗмахында гомер итәбез.
Киләм дисәң шушы сәгатьтә ук
Алыр өчен кайтып җитәбез"
3 бала.
"И шатланыр идек, әни әгәр,
Килер ризалыгың белдерсәң
Туп-тугәрәк бәхетебез безнең
Тулып ташыр иде, син килсәң".
4 бала.
"Кайчан күрешербез, бик сагындык..."
"Көн туды исә сине көтәбез".
5 бала.
"Ник килмисең инде, әни, ник килмисең?"


2 нче алып баручы

Биш бала шундый хат язды
Өзелеп-өзелеп, сагынып ананы.
Шушы сүзлэр булды ананың
Алты хатка язган җавабы.

(Прожектор Ана образын яктырта). (көй янгырый)(Ана балаларына язган хатын укый)

"Бара алмыйм сезгә, балаларым.
Сагынсагыз, кайтып күрегез,
Кайта алмас жирдә түгелсез.
Ана күңеле ераклыкны белми,
Тоеп яшим сезнең, хәлләрне,
Кирәклекне сизсәм, үзем барырмын мин,
Көтеп тормам сезнең хәбәрне.
Китә алмыйм буген, .
Әгәр китсәм, мәрхүм әткәегез кайтып керер сыман,
Мине таба алмый бер ялгызы
Боегып йорер сыман.
Чит нигездә сагыну авырлыгы
Ныграк сизелер сыман,
Туган нигез белән бәйләп торган
Жеплэр өзелер сыман.
Яудан кайтмый калган зур улым да
Кайтып житәр сыман.
Туган нигез хәтерләтә миңа,
Сезнең бергә чакны,
Туган нигез сезнең hәp адымын
истәлеген саклый.
Нигез ташлап киту авыр миңа,
Кем белми соң аны, кайсыгыз?!
Сез узегез жыелып кайтыгыз!
Мин сорамыйм сездән артыгын,
Сез тоярсыз кайту шатлыгын".          
Җыр “Әнкәй” (хор)

1 нче алып баручы

Хөрмәтле әниләр! Кадерле кунаклар!

Бәйрәм алды коннәрендә безнең, мәктәп почтасына да әниләрне тәбрикләп бик күп хатлар килде. (бу вакытта укучылар әниләренә багышлап язган открыткаларны тараталар)

2 нче алып баручы

Ана, ана!
Син куш йөрәкледер,
Кәүсәр сенгән синен күңелгә.
Баштан сыйпап бер елмайдың исә,
Бөтен дөнья ямьгә күмелә.
Ана булу-изгелекнең таҗы,
Дөньяда иң олы дәрәҗә.
Ана кеше hәрбер баласының
Бәхетенә ача тәрәзә.
Ана сиңа гел яхшылык тели,
Гаепләрең булса - кичерә...,
Тугрылыклы калыйк гомер буе
Ана дигән күркәм кешегә.

1 нче алып баручы

Газиз Әнкәй!
Иң сөйкемле сүзләр-синеке!
Йомшак, жылы куллар-синеке!
Иң-иң татлы сүзләр-синеке!
Җан изрәткеч җырлар-синеке!
Синсез дөнья курмәс идек,
Синсез берни белмәс идек,
Синсез берни кылмас идек,
Синсез Кеше булмас идек!
Ходай Сезгә җан тынычлыгы, тән сихәтлеге,

озын гомер насыйп итсен.
Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр!            
 “Зонтик” биюе

 2 нче алып баручы

Ана күңеле кебек җылы, нурлы

Күк йөзендә кояш, йолдыз юк.

Ана сөюе кебек чиксез тирән

Җир йөзендә һичбер диңгез юк.

 Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. Аны ярату гына җитми, аның кадерләрен белергә,сүзен тыңларга, яхшы укуың, үзеңне үрнәк тотуың, әшкә өйрәнеп үсүең белән ананы шатландырырга кирәк.    скетч (6 кыз)     

1 нче алып баручы

Елмайса йөзеңнән аңлыйм
Әнкәемнең теләген.
Дөнья киңлегенә тиңлим
Әнкәемнең йөрәген,
Әнкәй, сиңа бүләк итәм
Бөтен дөнья гөлләрен.
Юллар кебек озын булсын,
Әнкәем, гомерләрең.
Ай нурыннан да нурлырак
Әнкәемнең йөзләре.
Моңлы көйдәй күңелемдә
Әнкәемнең сүзләре.            
Илсөя җырлый

2 нче алып баручы

Елатмагыз әниләрегезне,

Төнге тәрәзәләргә каратып.

Догаларын, изге теләкләрен

Биргән алар сезгә яратып.

Елатмагыз әниләрегезне,

Күз төбәтеп юллар чатына:

Онытмагыз - сезне төп нигездә

Әнкәгезнең йорты чакыра!

Елатмагыз әниләрегезне,

Начар юлда йөреп,үсмердән-

Сезнең хәсрәтләрне күтәргәнгә

Чәчләренә көмеш төс кергән!...

Елатмагыз әниләрегезне,

Бердәнбер бит алар, бердәнбер!

Сезне кеше итеп үстергәнче,

Күпме кайгы хәсрәт күргәндер!

Елатмагыз әниләрегезне,

Алар өчен мәңге бала сез!

Алар үлгәч,бөтен борчуларын

Җилкәгезгә алып каласыз!

Алар өчен мәңге бала сез!..                 Татарча бию

1 нче алып баручы

Әнкәсен, бик теләсә дә,
Сайлап алалмый кеше.
Әнкәйләрне Ходай бирә,
Ул фәкать Ходай эше!
Әнкәй ул чит-ят булалмый, -
Газиз генә булала!
Безнең өчен ул – Илаһи,
Безнең өчен ул – Алла!
Әнкәй ул гади булалмый, -
Гүзәл генә булала!
Әнкәеңә мәхәббәтле,
Мәрхәмәтле бул, Бала!
Әнкәй күңеле, һай, сизгер –
Барсын да белә бит ул…
Әнкәйне сайлап алмыйлар –
Бердәнбер генә бит ул!                         Зөлфирә җырлый

2 нче алып баручы

Кем дөньяга кеше бүләк итә,

Ә кешегә якты дөньяны?

Тойгылары кояш кебек кайнар,

Эретерлек гранит кыяны.

Кем күңеле тулган айдан серле,

Язлар сыман назлы, ягымлы?

Шатлыкларын башкаларга бүлеп,

Кайгыларга түзем сабырлы?
Кем елмая җәйге таң аткандай,

Балкып китә шундук тирә-як?

Нәфислеге гөлләр сокланырлык.

Көләчлектә аңа тиңнәр юк.

Кем куллары өйне, җирне ямьли,

Изгелеге үлчәп тапкысыз?

Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы,

Тормыш яме - ӘНКӘЙ, хатын-кыз!       Фирания +Изалия биюе

1 нче алып баручы

Саф күңелле газиз әнкәй

Ак дөньяга мине китергән,

Күкрәк сөте белән тукландырып,

Бар җылысын миңа ул биргән.

Әнкәй күңеле кояш кебек якты,

Юлларыма сибә нурларын.

Нинди берәү тагын авыр чакта

Суза безгә җылы кулларын.

Әнкәй генә якын булып

 Безгә бирә җылы карашын,

Әнкәй генә кирәк булса

Бирә безгә соңгы сулышын.          Алинә җырлый

2 нче алып баручы

Кызым диеп,-балам -диеп

 Иңнәремнән кочасың.

Тормышыма ямь  бирүче

Иң шәфкатьле кеше син.

Әниләрдән газиз кем бар?

Алар күңелендә изгелек.

Әниләрне ,зинһар, саклый белик

Авыр сүзләр әйтеп рәнҗетмик.           скетч (4 кыз)

1 нче алып баручы

Син безне дөньяга тудырдың,

Без синең җаныңнан өзелгән

Үскәндә, назланып, кулыбыз,

Кочкандыр кадерләп тезеңнән.

Сөенгән чагыңда кояштай

Балкыйсың дөньяга нур сибеп.

Борчылган чагыңда күңелең

Имгәнә, кыллары өзелеп.

Син, әнкәй, яшисең без диеп,

Үзеңне уйлаган чак бармы?

Соңламыйк үбәргә иелеп,

Җыерчык бизәгән кулларны.           Илсөя җырлый

2 нче алып баручы

Син бит, Әнкәй, изге фәрештәдәй,

Борчулардан безне саклыйсың.

Бүлешәсең һәрчак безнең белән

Күңел түрендәге аклыгың.

Рәхмәт сиңа йөрәк җылың белән

Кабызганга бәхет кояшын.

Күңел тынычлыгы, ныклы саулык

Булсын һәрчак синең юлдашың.      Бию “За тебя колым отдам”

хор “Бәхеттә шатлыкта”

1 нче алып баручы

Чәчәк букетлары бүләк итсәк,

Чәчәк букетлары корыр ул.

Йөрәк җылыбызны бүләк иттек,

Югалтмассыз, мәңге торыр ул.

Ходай Сезгэ жан тынычлыгы, тән сихәтлеге, озын гомер насыйп итсен. Мең-мең рәхмәт Сезгә, әнкәйләр, хөрмәтле хатын-кызларыбыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Тууына бер көн кала бала Аллаһ белән очраша :

Слайд 2

“ Аллаһым, мин дөнь яга китәм , анда нишлим, берәр киңәш бир. ”

Слайд 3

* Мин сиңа бер фәрештә яраттым, ул яклаучың булыр. “ Аллаһым, мин аларның телен белмим бит, алар белән ничек аралашырмын соң ?”

Слайд 4

* Яныңдагы фәрештә сиңа аларның телен өйрәтер.

Слайд 5

“ Аллаһым, дөн ь яда золым күп дип ишеттем,аңа каршы ничек торырмын ? ”

Слайд 6

* Борчылма, фәрештәң сиңа һәрвакыт ярдәм кулын сузырга әзер. “ Аллаһым, сиңа кире ничек кайтырмын соң ? ”

Слайд 7

* Фәрештәң миңа кайтыр юлны күрсәтер.

Слайд 8

Шулчак фәрештәләр килеп баланың җир йөзенә китәр вакыты җитүен белдерәләр. Аларга ияреп дөнь яга юл алган сабый борылып Аллаһка соңгы соравын бирә :

Слайд 9

“ Алла һым, янымдагы ул фәрештәгә кем дип эндәшим ?

Слайд 10

* Аның исеме бик мөһим түгел ;

Слайд 12

Әмма син аны ӘНИЕҢ дип бел.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

21 февраль -- Халыкара туган телләр көне.

Дәрестән тыш чара туган телләр көненә багышлап үткәрелде. Бу эштә 9 сыйныф укучылары катшашты. Алар туган телне яратырга, сакларга  кирәклеген аңлаттылар  һәм башка телләрне дә хөрмәт итәргә...

Халыкара Туган тел көненә багышланган чара

“Туган тел” көне  (“Туган тел” клибы (“Казан егетләре” төркеме “Туган тел” җырына татар халык бию) Выходят ведущие 1ведущий: Хәерле көн димен барчагызга, Кояшлы көн тели...

21 нче февраль - Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көненә багышлап ясалган презентация...

Халыкара туган тел көне

Халыкара туган тел көненә презентация.Дәрестә һәм сыйныфтан тыш эшләрдә кулланырга....

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...