"Мин татарча сөйләшәм" акциясе
классный час на тему

Галиуллина Диляра Ахмадулловна

"Мин татарча сөйләшәм" акциясе

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon min_tatarcha_soylshm_aktsiyase.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

                            “Мин татарча сөйләшәм”акциясе

Максат:  укучыларның татар теленнән алган белемнәрен тормышта куллана белү күнекмәләрен камилләштерү, татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү.

Җиһазлау: “Мин татарча сөйләшәм” акциясе логотиплары, шарлар , плакат, биремнәр язылган карточкалар.

Катнашалар: башлангыч  сыйныфларының рус төркеме укучылары.

Алып баручы. Хәерле көн,  кадерле укучылар !Татарстанда инде берничә ел рәттән “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе үткәрелә. Аның максаты – татар телен өйрәнүне көчәйтү, башка милләт кешеләрен дә татарча сөйләшергә өйрәтү.Сез дә акциядә катнашырга телисезме? . Акция кысаларында узачак  “Татарча да яхшы бел!” дип исемләнгән интеллектуаль тел бәйгесен  башлап җибәрәбез.  Уен барышында бары тик татар телендә, тулы, дөрес әйтелгән җавапларга гына балл куелачак. Барыгызга да уңышлар телим!

          1нче этап. Сорау- җавап уены (1балл)

     Кыш көне һава торышы нинди?

Татарстанның башкаласы нинди шәһәр?

Татарстан шәһәрләрен әйтегез?

Син татарча беләсеңме?

Син ничәнче мәктәптә укыйсың?

Татар теле укытучысының исеме ничек?

          Кыш көне ниди уеннар уйныйсыз?

Без нинди республикада яшибез?

Татартандагы елгаларны әйтегез?

Син татарча кем белән сөйләшәсең?

Син ничәнче сыйныфта укыйсың?

Инглиз теле  укытучысының исеме ничек?

2нче этап “Табышмак әйтәм, тап!” (2балл)

1. Кешенең дусты, йортның сакчысы (Эт)

2. Үлән ашый, май ташый (Сыер)

3. Алгы тәпие кыска, чабарга ул бик оста. Соры тунын сала да, ак тунын кия кышка (Куян)

4. Канаты бар, оча алмый, коры җирдә яши алмый (Балык)

5. Башы тарак, койрыгы урак, кычкыртып быргысын уята барысын (Әтәч)

6. Ул өстенә җәй дә, кыш та энәле күлмәк кия. Шулай да аны әнкәсе, йомшагым диеп сөя (Керпе)

7. Җәен-соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак (куян)

3нче этап уен “Мәкаль әйтәм, дәвам ит”. (3балл)

1.        Иң татлы тел –   (туган тел, анам сөйләп торган тел.)

2.        Иле  барның  (теле бар.)

3.  Иленнән аерылган (канаты каерылган)

4.        Тел сөйли (баш уйлый)

5.        Аз сөйлә –  (күп эшлә.)

6.        Туган телем (иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.)

7.        Агач җимеше белән (кеше эше белән)

8.         Кем эшләми,  (шул ашамый)

9.          Эш беткәч, (уйнарга ярый)

10.         Кунак булсаң,  (тыйнак бул)

4 нче этап. “Баскычтан төшү”. Баскычтан тизрәк төшүче укучыга 1 балл куела. (Әйе, юк җавапларын кулланырга)

Безнең мәктәбебез 2 катлымы?

Татарстанның башкаласы – Казан шәһәреме?

Бүген көн кояшлымы?

Татар теле атналының бүген өченче көнеме?

Татар теле дәресләре сиңа ошыймы?

5 нче этап.  “Кем зирәк?” .

    “Кыш” темасына карата 3 минут эчендә дөрес һәм озынрак текст төзи алган укучы  5 балл җыя.

Уенга йомгак ясау: грамоталар, призлар тапшыру.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Разработка внеклассного мероприятия по татарскому языку "Татарча да яхшы бел..."

Внеклассное мероприятие было проведено в рамках республиканского конкурса "Мин татарча сөйләшәм!" ( Я говорю по-татарски!). Мы заняли призовое место - приз DVD плеер....

Статья из опыта работы по учебно методическому комплексу "Татарча да яхшы бел"

Результат опыта работы по новому УМК "Татарча да яхшы бел"...

КВН-дәрес “Мин татарча сөйләшергә өйрәнәм!”

Хәерле кич кадерле кунаклар!Бүген безнең 21 нче февраль Халыкара туган тел көне.Безнең чарабыз туган телебезгә һәм тарих елы белән бәйле үтәчәк....

Акция: "Мин татарча сөйләшәм"

Программа-сценарий для акции "Мин татарча сөйләшәм"1. Посещение Альметьевского Государственного драматического театра2. Создание буклета для акции3. Подготовка плакатов для акции4. Подготовка к походу...

Укучылар өчен татарча ребуслар

Укучылар өчен татарча ребуслар...

Внеклассное мероприятие "Татарча да яхшы бел..."

Это мероприятие я показывала на районном семинаре учителей татарского языка и литературы....

Внеклассное мероприятие "Мин татарча сойлэшэм" (Я говорю по-татарски!")

Выступление агитбригады в республиканском конкурсе "Мин татарча сойлэшэм!" ("Я говорю по-татарски!")...