Презентация "Встреча с выпускниками через 60 лет"
презентация к уроку на тему

Тазетдинова Минзифа Абдулловна

Презентация "Встреча с выпускниками через 60 лет"

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon Презентация2.11 МБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Чүпрәле Муниципаль районы «Иске Чүпрәле беренче номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе 1954 - 1955 60 2014 – 2015 Исәнме, Мәктәп! Таҗетдинова Миңзифа Абдулловна, Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2

Һәрвакыт бергә булыйк Исеңдәдер, газиз якташ, Зәңгәр күкле Чүпрәле, Төшләреңә кергән чагы Синең дә күптер әле. Нурмөхәммәт Хисамов

Слайд 3

Күңелнең нечкә җепләрен Без – туган җиргә урыйк, Югалмас өчен дөн ь яда Һәрвакыт бергә булыйк. Без һаман бергә булыйк! Нурмөхәммәт Хисамов

Слайд 4

Мәктәпнең элекке бинасы

Слайд 5

Бөек Ватан сугышында һәлак булган укытучылар мәктәп директоры Ә. Сираҗетдинов , тарих укытучысы Шайнуров, тел һәм әдәбият укытучысы Фәйзуллин, немец теле укытучысы Мостафин, химия һәм биология укытучысы Фәтхи Галиев лар да була. Урта белем алып фронтка чакырылган яшьләрдән Касыйм һәм Әхмәдулла Рәкыпов лар , Риза Низамов, Юрик Җәббаров, Рифкать Хисмәтов, Шәйхетдин Хәйретдинов һ. б. лар да сугыш кырларында һәлак булдылар.

Слайд 6

50 нче елларда директор вазифасын башкаручылар Җәүдәт Сәлахович Бикбаев – 5 март 1946- 12 август 1948 ел. Шаһвәли Юсупович Измайлов – 12 VIII 1948 ел. Газиз Мөхетдинович Мөхетдинов –2 август 1949–1 ноябрь1950е.е. Зариф Вәлиевич Вәлиев – 1 ноябрь 1950 – июнь 1965ел.

Слайд 7

1946 нчы елдан мәктәпкә түбәндәге укытучылар килә: Галимҗан Зиннәт улы Гурлин (физика, математика), Григорий Николаевич Головин (физика), Шәйхулла Идиятуллин (башлангыч сыйныфлар), Камәрия Сәнатулла кызы Низамова (туган тел. Ул берара завуч вазыйфаларын да үтәп ала. ), Виктор Яковлевич Матвеев ( математика), Анна Прокопьевна Гурлина (Урыс теле, башлангыч сыйныфлар), А.П. Корнилов ( урыс теле), Абдулла Насыйбулла улы Абязов (тарих, география ), С.З. Алиәкбәрова ( башлангыч сыйныф), Кадир Ибраһим улы Яхиев ( военрук) һ.б лар.

Слайд 8

1950 елда Казан Дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлаган укытучы Шәриф Шәяхмәт улы Сәйфуллин, 1952 елда аның тормыш иптәше. математика факультетын тәмамлаган укытучы Шаһидә Мөдәррис кызы Сәйфуллиналар киләләр . Шәриф Шәяхмәт улы 1927 елда, ә Шаһидә Мөдәррис кызы 1930 елда, икесе дә, Оренбург өлкәсенең Абдрахман авылында туганнар.

Слайд 9

Галия Абдулловна Нарбекова-Хәлиуллина Илленче еллар башында безнең мәктәпкә югары белемгә ия булган укытучылар килә башлый. Казан Дәүләт университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем алган, 1926 елда Сарытау өлкәсенең Алтата авылында туган һәм университетны тәмамлагач Мәгариф Министрлыгы юлламасы белән безгә җибәрелгән Галия Абдулла кызы Нарбекова була. Галия Нарбекова, шул чордан башлап бөтен хезмәт биографиясен безнең мәктәптә язып, гомерен Иске Чүпрәле авылында үткәреп, эшчәнлеген укучыларга белем бирүгә багышлады.

Слайд 10

А. Абязов күпкырлы талантка ия кеше иде, оста лектор, пропагандист, рәссам, гармунчы, үзешчән композитор. Ул аеруча әдәбиятка гомере буена саклаган мәхәббәте аша тирә - янындагыларның ихтирамын казанды. Үзе дә гомеренең соңгы көннәренә кадәр әдәби иҗат белән мавыгып яшәде. Алар Галия Нарбекова-Хәлиуллина белән берлектә , аеруча илленче еллар уртасында мәктәптә әдәби түгәрәк оештырып, аның актив әгъзаларында әдәбияткә мәхәббәт уятып, укучыларда булган сәләтне күрә белеп, ул укучылардан киләчәктә әдәби иҗат өлкәсендә уңышка ирешү омтылышы тудырдылар. Шул елларда әлеге түгәрәккә актив йөрүчеләрдән Нурмөхәммәт Хисамов, Шәйхи Садретдинов, Роберт Рәкыйпов һ. б лар алдагы гомерләрен, эшчәнлекләрен татар филологиясе, әдәбияты белән бәйләделәр.

Слайд 11

1950-51 уку елында мәктәптә 41 укытучы эшләгән.. Мондыйлар арасында бездә тәҗрибә туплый башлап, хезмәткә чыныгу алганнардан Кадыйр Хәернас улы Хәйруллин ( математика ), Һади Әбелхан улы Әбелханов (физ.мат .), Елена Ивановна Сайкина ( тарих ), Шәмсеруй Исхак кызы Якупова ( татар теле һәм әдәбияты ), Фәүзия Шиһап кызы Сәлимҗанова, Әхәт Хәйретдин улы Хәйретдинов ( математика ), Нурҗиһан Айзәт кызы Айзәтова ( география ), Раиса Андреевна Ермолаева ( башлангыч сыйныфлар ), Гөлнур Һади кызы Закирова-Муратова ( математика ), Наҗия Закир кызы Фәйзова-Бакирова ( математика ), Хабибулла Зәйнулла улы Хәлиуллин ( география ), Мәрзыя иһап кызы Камалова ( физ.мат ), Софья Васильевна Обухова (урыс теле), Җәвәһирә Гаяз кызы Якупова ( татар теле һәм әдәбияты), Валентина Петровна Ендеркина (физ.мат), Валентина Сергеевна Полищук (физ. Мат), Нәзүмә Шакир кызы Хәкимова (тарих) , Вера Александровна Тищенко , Ираида Ивановна Березина (физ. мат.) һ. б.

Слайд 12

З.В.Вәлиев мәктәптә эшли башлаган 1950 елда мәктәптә китапханә ачылды. Китап фонды оеша башлаганда мәктәп укытучылары да үзләренең шәхси китапханәләреннән дә китаплар бүләк итәләр. Шул рәвешчә дә һәм китап кибетләреннән сатып алынып та, биредә дәреслекләр һәм укыту программаларына кертелгән әсәрләрне туплау башланды һәм бу укучыларга да, укытучыларга да зур җайлылык тудырган асыл процесс әлегәчә дәвам итә. Беренче китапханәче булып Нәсимә Кыям кызы Шәрапова эшли. 1953 елда мәктәп китапханәсендә эшли башлаган 1921 елда Иске Чокалы авылында туган Фәхребану Афиятулла кызы Айметова мәктәп коллективының ихтирамын яулап, 1974 елга кадәр шул вазыйфаны башкарды.

Слайд 13

Иске Чүпрәле урта мәктәбе районыбыздагы урта һәм тулы булмаган урта мәктәпләр арасында аерым мактауга һәм ихтирамга лаек урын тота. Аның бай тарихы күп мәктәпләр өчен үрнәк булырдай.

Слайд 14

Зариф Вәлиевич Вәлиев 1950-1965 елларда директор булып эшләгән

Слайд 16

50 елдан со ң очрашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

« Выпускники- выпускникам»

Классный час. 11 класс, 4 класс...

Обеспечение конкурентоспособности на рынке труда выпускников по профессии «Монтажник радиоэлектронной аппаратуры и приборов» через формирование профессиональных компетенций.

Обеспечение конкурентоспособности на рынке труда выпускников по профессии «Монтажник радиоэлектронной аппаратуры и приборов» через формирование профессиональных компетенций....

Статья: «Формирование профессиональных компетенций выпускников через использование информационно-коммуникационных технологий (ИКТ)»

Образовательные средства ИКТ - разнообразные программно-технические средства, предназначенные для решения определенных педагогических задач, имеющие предметное содержание и ориентированные на взаимоде...

Повышение уровня образованности и воспитанности у выпускников детского сада и начальной школы через повышение интереса к изучению различных аспектов русского языка.

В последние годы вопросы речевой культуры горячо обсуждаются не только специалистами (лингвистами, методистами и преподавателями русского языка), но и широкой ощественностью. Речь наших современников ...

К вопросу успешной социализации выпускников в условиях рыночной экономики через организацию проектной деятельности в трудовом обучении (учитель технологии МОУ « СОШ № 14» Бикметова В.Н.)

Многочисленные наблюдения показывают, что выпускники школ не всегда могут применить свои знания и умения, полученные в школе, в современных социально-экономических условиях. Исходя из этого, перед шко...

Формирование читательской компетентности на уроках английского языка обучающихся в выпускных классах как средства повышения качества образования и результатов ГИА выпускников школы через обучение стратегиям чтения

Формирование читательской компетентности на уроках английского языка обучающихся в выпускных  классах как средства повышения качества образования и результатов ГИА выпускников школы через обучени...