Уен-ярыш."Һөнәрләр күп, теләгәнең сайла"
методическая разработка на тему

Зарипова Гузалия Габдулнуровна

Класстан тыш чара "Һөнәрләр" темасына багышлана һәм башлангыч сыйныфның рус төркемнәре өчен тәкъдим ителә. Уен-ярыш  хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләү максатын күз алдында тота.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл honrlr_kup-uen-yarysh.docx39.5 КБ

Предварительный просмотр:

Һөнәрләр күп, теләгәнең сайла

Уен-ярыш

(башлангыч сыйныфның рус төркемнәре өчен)

Максат:

  1. Укуга кызыксыну тәрбияләү. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.
  2. Хезмәт иясенә хөрмәт тәрбияләү, һәр һөнәрнең мөһим булуын билгеләп үтү.

Җиһазлау:

Компьютер; проектор; хезмәт кораллары ясалган рәсемнәр; карточкалар; ребуслар; кроссворд.

Ярыш барышы:

I.Кереш сүз.

-Исәнмесез, кадерле кунаклар, укытучылар һәм укучылар. Без бүген сезнең белән уен-ярышка  җыелдык. Бу ярышта катнашучылар үзләренең алган белемнәрен сынарлар.

   II. Хәзер  командалар белән танышып китербез.

 -“Зирәкләр” командасына сүз бирелә. (команда девизын әйтә һәм һәр укучы үзе белән таныштырып китә).

Безнең исем – “Зирәкләр”

Безнең девиз: Без булабыз “Зирәкләр”,

                       Тормышта без кирәкләр.

-“Тапкырлар” командасына сүз бирелә. (команда девизын әйтә һәм һәр укучы үзе белән таныштырып китә).

Безнең исем – “Тапкырлар”

Безнең девиз: Без булабыз “Тапкырлар”,

                       Ярышларда батырлар.

III. Төп өлеш.

     1) Өй эшен тикшерү.

    -Сез һөнәрләр турында  шигырьләр  ятлап килдегез. Хәзер командалар

    шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләрләр.

1.“Доктор.“ Р. Миңнуллин

Малайлар, юкка сез

 Доктордан куркасыз

 Бик әйбәт ул, димен:

 Әни бит ул минем.

2.”Әнием һөнәре.” Ф. Яруллин

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

3.”Һаҗирә апа.” М. Садри

Ә менә минем апа

Конфет-прәник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

4.”Минем әби” М. Садри

  Минем әби бик уңган,

 Ул укытучы булган.

 Ул укыткан балалар

 Зур үскән инде  алар.

 Төрле һөнәр беләләр:

  Кукуруз үстерәләр,

  Казанда - алар мехчы,

  Химик, шофёр, сабынчы,

  Металлист һәм тегүче,

  Ә Җәлилдә - төзүче.

5.”Шофёр булам” З. Туфайлова

      Мин дә әтием шикелле

      Шофёр булырга уйлыйм.

      Шуның өчен мин һәрвакыт

      Машина белән уйныйм.

      Тизрәк үсеп шофёр булсам,

       Нишләргә белер идем:

       Урамдагы бар баланы

       Утыртып йөрер идем.

2) Кем күбрәк?

Һөнәр исемнәрен санау.

(командалар чиратлап әйтәләр)

 (табиб, сыер савучы ,тәрбияче, сатучы ,очучы...)

3) Карточкалар белән эшләү.

-Ә хәзер, укучылар, карточкалар белән эшлибез. Һәр команданың үз карточкалары бар.

Карточка №1 (1-я команда.)

1. Прочитайте и переведите текст.

Авылда кемнәр яши ?

Агрономнар, тракторчылар, комбайнчылар икмәк үстерә. Терлекче терлек карый, сыер савучы сыерлар сава. Көтүче көтү көтә. Умартачы бал кортлары карый, бал җыя.

Авылда укытучы, сатучы, тегүче, табиб, төзүче һәм башка һөнәр ияләре дә яши.

2. Скажите по-татарски.

Тракторист пашет землю. Доярка доит коров. Пчеловод ухаживает за пчёлами.

3.Допишите предложения.

Бу кеше йорт төзи.                                                   Бу кеше балалар укыта.

Ул ..........................                                                    Ул ................................

Бу кеше кием тегә.                                                     Бу кеше мәктәптә укый.

Ул ...........................                                                     Ул ...................................

 

Карточка №1 (2-я команада)

1. Прочитайте и переведите текст.

Авылда кемнәр яши?

Минем әтием- игенче. Ә җәй көне комбайнда эшли. Әнием фермада эшли. Ул терлекче.

Абыем- көтүче. Ул сыерлар , сарыклар көтә. Мин тавыкларга җим бирәм. Димәк, безнең гаилә күптөрле һөнәр ияләреннән тора.

     2. Скажите по- татарски.

Учитель работает в школе. Рабочий работает на заводе.Строитель строит дома.

3.Допишите предложения.

Бу кеше кибеттә эшли.                                       Бу кеше балык тота.

Ул.................................                                        Ул ...........................

Бу кеше рәсем ясый.                                           Бу кеше хат тарата.

Ул................................                                         Ул .........................

  1. Кем тизрәк?

Җөмләләр төзү.

Кем?                                                            Нишли?

Укытучы                                                       Тегә

Сатучы                                                         Балык тота

Тегүче                                                          Терлек карый

Эшче                                                             Сата

Табиб                                                            Төзи

Терлекче                                                       Укыта

Умартачы                                                     Бал җыя

Балыкчы                                                       Дәвалый

Төзүче                                                           Эшли

  1. Сүзләр иленә сәяхәт

  -чы/-че кушымчасы ярдәмендә һөнәр исемнәрен ясагыз.

Җыр, бию, гармун, скрипка, курай, нефть, урман, тимер, умарта, тарих, терлек, сак, хисап, таш.

  1. Сез игътибарлымы?  Капитаннар ярышы.

1.Табиб кайда эшли?

1. Ашханәдә.              2. Китапханәдә.                 3. Хастаханәдә.

2. Кем циркта эшли?

1. Китапханәче.           2. Хайваннар өйрәтүче     3. Машина йөртүче.

3. Кем балалар бакчасында эшли?

1.Эшче.                         2. Балыкчы .                       3. Тәрбияче.

4. Төзүче нишли?

1. Балалар тәрбияли.    2. Күлмәкләр тегә.           3. Биналар төзи.

5. Рәссам нишли?

1. Хатлар тарата.           2. Рәсемнәр ясый.            3. Дәфтәрләр тикшерә.

  1. Сүздән сүз ясау.

“Тәрбияче” сүзеннән ясарга.

IV. Йомгаклау.

Һәр команданың баллары әйтелә. Жюрига сүз бирелә.

Җиңүче команда билгеләнә. Бүләкләр тапшырыла.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ачык мероприятие:“Гаҗәеп төркемнәр” интеллектуаль уен-ярыш

География фәне буенча сәләтле балаларны барлап, аларның интеллектуаль үсешләрен ачыклау....

Нәүрүз чибәре. Интеллектуаль ярыш.

Кызлар арасында Нәүрүз бәйрәменә карата интеллектуаль ярыш....

5 сыйныфның рус төркеме өчен ярыш дәрес.

Максат: 1. Татарстан темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. 2. Укучыларның интелектуаль үсеш дәрәҗәсен үстерү. 3. Туган җиребезгә хөрмәт һәм ...

КВН. Муса Җәлил иҗатына багышланган ярыш.

Муса Җәлил иҗатына багышланган  ярыш. (5-8 класслар өчен)...

Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы.

Тема. Тапкырлар һәм зирәкләр ярышы. Максат: 1. Укучыларның алдагы сыйныфларда Татарстан темасы буенча алган...

Һәр кеше үз язмышын үзе сайлый.

Һәр кеше  үз язмышын үзе сайлый. (Сыйныф сәгате.)...

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ”Кызлар – язгы чәчкәләр” исемле ярыш - кичә

8 нче Март халыкара хатын-кызлар көненә багышланган”Кызлар – язгы чәчкәләр”  исемле ярыш -  кичәМаксат: укучыларны  тапкырлык, зирәклек, уңганлыкта сынап карау; сәхнәдә үз-үзләрен...