Совещание заместителей директоров по национальному образования

Милли эшләр буенча директор урынбасарлары киңәшмәсе һәр ай саен үткәрелә. Гадәттә, параллель рәвештә ачык дәресләр карала, тәҗрибә белән уртаклашу максатыннан, докладлар тыңлана. Шулай ук агымдагы мәсьәләләр карала. Әлеге киңәшмәнең карары түбәндәге:

1. Республика олимпиадаларына әзерлекне контрольдә тотарга.
Вакыты: 2016 нчы елның 5 нче мартына кадәр.
2. 9 нчы сыйныф укучылары өчен татар теленнән сынау рәвешендәге тест эшен оештырырга, мәгариф идарәсенең боерыгы (02.02.2016 нчы ел, №29) үтәлешен тәэмин итәргә.
Вакыты: 10.02.2016
3. Фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашырга.
Вакыты: ел дәвамында.
4. Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының Бөтенрәсәй “Туган тел” мастер-класс бәйгесенә теләкнамәләрне юлларга.
Вакыты: 2016 нчы елның 8 нче февраленә кадәр.
5. “Көйле, моңлы” татар җыры бәйгесенә әзерлекне дәвам итәргә, теләкнамәләр юлларга.
Вакыты: 2016 нчы елның 8 нче февраленә кадәр.
6. Халыкара туган тел көненә багышланган чарага мәгариф идарәсе боерыгы (02.02.2016 нчы ел, №30) нигезендә әзерлекне оештырырга.
Вакыты: 2016 нчы елның 19 нчы февраленә кадәр.