Баланы шәхес итеп формалаштыру процессында ситуатив якын килү алымын актив куллану

1. Кереш өлеш

2.Төп өлеш

3. Дөньяны танып белү

4. Тәрбия алымнары

5. Шөхес тәрбияләүдә очраклы якын килүне файдалану.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл chykty_-_minem_bi_super.docx16.77 КБ
Файл chykty_-_olylasan_olyny.docx27.27 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема:  Минем әби - супер.

Максат : өлкәннәргә игътибар, ихтирам тәрбияләү; халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын яңарту, гаиләдә әбиләр тәрбиясенең әһәмиятен ачу, олыларга булышу – шатлык икәненә инандыру.

Материал: “Ачык дәрес” ноябрь, 2006,

“Ачык дәрес” октябрь,2007.

Җиһазлау: плакатлар, шарлар,бүләкләр.

Әзерлек эше: шигырьләр, җырлар өйрәнү.

План.

1.Өлкәннәрне каршылау.

2.Балалар чыгышы.

3.Әбиләрне бүләкләү.

4.Өлкәннәр чыгышы.

5.Өлкәннәр белән берлектә уеннар.

5.Чәй эчү.

6.Өлкәннәрне озату.

.

Һәр җирдә бер хикмәт көтә

Бүген гади көн түгел.

Бүген әбиләр бәйрәме-

Шуңа шатлана күңел

Безнең заман әбиләре

Бар яктан да килгәннәр.

Мондый әбиләргә карап,

“Супер әби”,- дигәннәр

Аларның белмәгәне юк

Барын да булдыралар.

Балаларга . оныкларга

Иң матур үрнәк алар.

         Хәерле көн,кадерле кунакларыбыз,сөйкемле йомшак күңелле әбиләребез, дәү әниләребез!Белгәнебезчә.без бүген “Минем әби- супер!” кичәсенә җыелдык. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. Ә хәзер бүгенге кичәбезне башлап җибәреп- җыр бүләк итәбез.

Җыр :”ХЫЯЛЛАР”.

         Әбием! Дәү әнием! Нинди матур сүз бу! Бу сүз әни сүзе кебек үк якын һәм кадерле. Әбиләрне хөрмәт итәргә һәм яратырга кирәк.Әбиләребез сезне тәрбияләүгә күпме көч куялар.  Матур җырлары, әкиятләре аша күңелләргә рухи байлык иңдерәләр.Әйдәгез әле,  бүген кичәбезгә кунак булып килгән, ,,,,,,, әбидән җыр сорыйбыз.

Җыр ........... .

  Иң матур юллар –

  Син йөргән юллар,

  Иң тәмле сулар –

  Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар-

Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар-

Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр-

Син баскан эзләр,

Иң моңлы күзләр-

Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр-

Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк-

Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк-

Синең беләгең,

Иң изге теләк-

Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил-

Ул синең билең,

Гөл сибелгән тел-

Ул синең телең.

Үч тотмас күңел-

Синең күңелең, әби!

    Хөрмәтле кунаклар. Кадерле әбиләребез! Сезне өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Сезгә ныклы сәламәтлек. Чиксез шатлык, балаларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.

    Бәйрәмегез котлы булсын.

   Табыныгыз мул булсын.

    Күңел шатлык белән тулсын,

   Ял кичәгез гөрләп торсын.

Ашыкмагыз картаерга.

Йөрәккәегез тынмасын

Картлык шатлык түгел диеп,

Гел моңаеп тормыйк әле.

Сагыш- моңнарны таратып,

Елмаешыйк,көлик әле.

Картаябыз димик әле.

       Укучылар! Бүген бездә кунакта - безнең өлкән буын кешеләре - әбиләребез. Сез аларның йөзләренә карагыз әле. Еллар аңа тирән эзләрен салган. Карашына моңсулык иңдергән.Кулларына күз салганыгыз бармы? Җыерчыклы, кан тамырлары бүртеп чыккан. Сезне иркәләгәндә аннан да йомшак кул юктыр мөгаен. Булдыра алган кадәр кадерлик, хөрмәтлик, ярдәм итик, авыр тормышларын җиңеләйтергә булышыйк. Кайчак бер җылы

сүз дәҗитә бит талчыккан күңелләргә. Җылы сүз җан азыгы,  дип юкка гына әйтмиләр шул.Укучылар, сүз сезгә бирелә.

Өлкәннәргә алла ярдәм бирсен.

Аларгадыр бөтен авырлык.

Өлкәннәргә сүнмәс йолдызлардан,

Я кояштан һәйкәл салырлык.

Бүген өлкәннәр бәйрәме,

Шатлык җыры илем күгендә.

Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,

Кошлар җырлый туган җиремдә.

Без җырлыйбыз сезнең өчен дә!

Җыр........... .

Бу биюне бүләк итик

Кадерле өлкәннәргә.

Өлкәннәрне тиңлибез без,

Иң яраткан гөлләргә.

Бию башкарыла.

    Гел яхшыга өйрәтәсез,

   Тыңлыйбыз сезнең сүзне,

   Һәр эштә үрнәк сез безгә,

    Хөрмәт итәбез сезне

Ышаныгыз, без мәктәптә

Бик тырышып укырбыз.

Кайгы- хәсрәтләр китерми,

Таянычыгыз булырбыз.

Зәңгәр күгемдә ал кояш

Сүнмәсен, балкып торсын,
Өлкәннәрнең көләч йөзе

Гел көләч булып калсын.

Туган җирем ал чәчәкле,

Гүзәл гөлбакча булсын

Җиребез, зәңгәр күгебез

Шат җырлар белән тулсын!

Бүләк тапшырыла.

      Балалар! Сезнең сүзләрегез чын күңелдән әйтелгәнгә өлкәннәребез шатлана, аларга игътибарыбыз башка чакта да кимемәсен иде.

   Ак яулыгы бераз каралса да,

   Дисбе тарта әби иренми.

   Кешеләргә өмете күптән сүнгән,

   Тик иманы һаман сүрелми.

Ак яулыгы бераз каралса да,

Пакъ җәймәдер изге теләге.

Берән-сәрән кемдер хәер суза,

Бу -әбинең соңгы терәге.

Ак яулыклы ялгыз әбиләргә

Салкын караш ташлап узмагыз.

Мескенләнмә, юньсез карчык, диеп

Нахакларга кереп китмәгез

Иман сөйгән ялгыз әбиләргә,

Жәлләмәгез бер үк хәерләр

Язмыш, бәлки,үзегезгә дә беркөн

Михнәт таяклары әзерләр.

        Кадерле өлкәннәребез! Сез безнең кебек чакта нинди идегез, нинди уеннар уйнадыгыз, ничек яшәдегез- шул турыда сөйләп китсәгез иде.

           Өлкәннәр чыгышы.

Өлкәннәр һәм балалар белән берлектә уеннар.

1.Балалар өчен сораулар.

-Әбиеңнең исеме ничек?

-Кая һәм кем белән яши?

-Әбиең нинди эшләр башкара?

-Синең өчен нәрсә пешерә?

-Әбиеңнең яраткан җыры.

-Буш вакытыгызны сез әбиегез белән ничек үткәрәсез?

2.Әбиләр өчен сораулар.

-Балачагыгызда булып истә калган иң кызык вакыйга .

-Тормышыгызда булган иң бәхетле минутыгыз .

-Балачактагы иң зур хыялыгыз.

-Яратып укыган китабыгыз.

-Сезнең яраткан җырыгыз.

-Яраткан тапшыруыгыз.

Өлкәннәрнең һәм әбиләрнең сөйләүләре бик кызыклы булды.Рәхмәт сезгә, өлкәннәр- безнең өчен әкиятле, киң күңелле, олы йөрәкле әбиләр, дәү әниләр!Ә хәзер ........ апа безгә үзенең язган шигырен укып күрсәтер.

Шигырь укыла.

Уеннар..........

1.Мәкаль әйтү.

2.Табышмак әйтү.

Бераз ял итеп алдык, инде бераз хәрәкәтләнеп алыйк.

1.Кем өлгер? Урындыкта китаплар, музыка туктаганда кем китап алып өлгерә.

2.Ачык авыз уены. Түгәрәктә биеп әйләнергә, музыка туктаганда парланырга, парсызга җәза бирелә.

3.Әбиләрнең күзләрен бәйләргә һәм оныкны танырга.

Әй сез, татар әбиләре.

Нур сибә йөзләрегез.

Шуңа күрә дә яз сыман

Сезнең чал чәчләрегез.

Чәчләргә ак карлар яусалар да .

Язлар яши сезнең күңелдә.

Өйрәнсеннәр яшьләр. Сезгә карап,

Сокланырлык тормыш төзергә.

Сабыр, йомшак күңелле әбиләребез! Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен рәхмәт сезгә.

Киләчктә безгә менә шулай тагын очрашырга язсын. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз. Оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.

Әңгәмәбезне чәй өстәле артында дәвам итәбез.



Предварительный просмотр:

Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне.

(башлангыч класслар өчен кичә)

 Тема;

"Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне".

 Максат:

1. Балаларны өлкәннәрнең кадерле, кирәкле кеше булуларына инандыру;

2. Өлкәннәрнең кылган яхшы гамәлләре, эшләре турында күзаллау булдыру;

3. Өлкәннәргә карата хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

 Җиһазлау:

Плакат: "Олыласаң олыны-олыларлар үзеңне", магнитофон, кассетада "Туган җир", "Әнкәйнең догалары"җырлары, әби - бабай киемнәре, балаларның сочинениеләре (китапчыклар), шәҗәрәләр.

Плакат (мәкальләр):

1.   Олыларны олыла, үзең дә олаерсың.

2.   Карт бар өйдә кот бар, карчык бар өйдә орчык бар.

3.   Ата - ананы тыңлаган - адәм булган, тыңламаган - әрәм булган.

4.   Дөньяда ата - анадан башка бар да табыла. Плакат(нәсихәт):

-   Олыларга каршы әйтмә - телең корыр.

-   Картларга авыр сүз әйтмә - каргышлары төшәр.

-   Олылар сүзен тыңламасаң, игелек күрмәссең.

-   Олы кешегә катышып сөйләшмә, сүзен бүлдермә -акылың бүленер.

-   Олылар алдында уйлап кына сөйләш.

-   Карт кешенең хәлен белешеп тор,гомерең озын булыр.

Кичәнең программасы.

1.   Магнитофон язмасында "Туган җир" җыры яңгырый.

2.   Укучы шигырь укый. ("Исәнмесез" шигыре).

3.   Укучы җырлый:"Әссәләмәгаләйкем".

4.   Татар халык биюе башкарыла.

5.   Әби сүзе (1 укучының әбисе сөйли).

6.   "Ай - ли, замана" - кунакка килгән бабайлар җырлый.

7.   Нәфис сүз: "Озак яшәүнең сере".

     8.  Алып  баручының әби -  бабайларның     яхшы гамәлләре

турында чыгышы.

9. “Зирәк карт” әкиятен сәхнәләштерү.

10. Төркемнәрдә эш. Мәкальләр.

11. Шигырь укыла: "Әйбәт тә минем әби".

12. "Әнкәйнең догалары" - магнитофон язмасында (тыңлау).

13. "Рамазан ае турында беләсезме?" - төркемнәрдә эш.

14. "Әбием догалары" (шигырь укыла).

15.    Мәчет,   шәҗәрә  турында  укучыларның  сочинениеләрен укыту.

16. "Өлкәннәр" җырын тыңлау.

17. Йомгаклау.

Барышы:

/.   Музыка уйный, Фән Вәлиәхмәтов башкаруында "Туган җир" җыры яңгырый.

  1. Шигырь укыла:

 Исәнмесез! - диеп башлыйм әле,

Танышу бит шулай башлана.

       Сезнең белән очрашканда, дуслар,

Күңелебез шундый шатлана.

Сәлам сезгә искән таң җиленнән,

Сәлам сезгә роза гөленнән,

Сәлам сезгә барлык дусларымнан,

Сәлам сезгә һәм дә үземнән.

3.    "Әссәламегаләйкем" җыры башкарыла.

А. б.   Хәзер сезнең игътибарыгызга "Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне" исемле кичәбезне тәкъдим итәбез.

4.   Татар халык биюе башкарыла.

5.   Әби керә.

Ии- и.үзебезнең моңга җитәме соң? Безне яшь чакларга кайтара :орган көйләр! Мөдәррис сыздырып тальянда уйнар иде, ә без, кызлар, егетләр, кушылып җырлар идек, өздереп биер идек. Үзәкләрне өзә бит! Рәхмәт сезгә, балакайларым, бик тә күңелем булды. Әле сез, авыл балалары, татарчаны онытмагансыз икән. Югыйсә бит, кайбер балалар татарчаны бар дип тә белмиләр, көн -төн магнитофоннан "пәри туе" акырталар. Рәхмәт, балакайларым, рәхмәт.

  А.б.

- Әбекәй, кил әле, утырып тор. Бүген син безнең кадерле кунагыбыз булырсың. Бәйрәмгә әле бабайлар да килерләр. Чөнки без бүген бала тәрбияләүне әти - әниләр белән бергәләп үз өсләренә алучы әби -бабайлар турында сөйләшергә җыелдык.

(Әби утыра).

А.б.

-   Бабайлар килеп тә җиткәннәр. Әйдәгез, түрдән узыгыз!

  Беренче бабай:

-   Эх, бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар.

Икенче бабай: Эх, яшь вакытларның кадерен белмәдек, кордаш. Тәмәке һәм аракыга каршы көрәшәсе калган.

Өченче бабай: Хәзерге заманның кешеләре генә түгел, сарыклары да әллә нинди бит аның. Элек көтүдән кайтканда сарыклар "бә- ә" дип кычкырып кайталар иде, хәзер авызларын ачалар да бер тавышсыз кайталар, шулай бит, кордашлар.

Дүртенче бабай:

-   Карчыгым исән булса, чөкердәшеп яшәгән булыр идек тә (елый). Картайгач, күңел дә йомшара икән.

Беренче бабай:

-   Кордашлар, күңелсезләнеп кенә утырмыйк әле, бер җырлап алыйк.
Бабайлар җырлый: "Ай - ли, замана "
Бергә:         
.

- Килмә, димен картлыкка,

Нигә соң син киләсең?

Үзеңне бит беркем дә

Сөймәгәнне беләсең.

Беренче бабай:

Чакырып килгән кунак кебек,

Ашыгып түргә менәсең.

Башны бөгеп,алга иясең

Елатасың иясен.

Икенче бабай:

Тимә, картлык, минем тешкә,

Теш көч бирә эшләргә.

Минем тешләремне коеп,

Ни хакың бар көләргә.

Өченче бабай:

        Их, син картлык, күпме яшәп,

Рәхмәт әйтми берәү дә.

Синең хакта ишетәбез

Орыш, килен китүдән.

Дүртенче бабай:

Кая китте яшь вакытлар-

Яфрак, зәңгәр чәчәгем;

Күңел сизми, беркем белми

Алдан ни күрәчәген.

Бергә: Уйлап утырам, хәйран калам:

Бик аз калды гомерләр.

Авыр сүзне, кайгыларны

Күтәрә алмый күңелләр.

Ай - ли замана

Замана үтеп бара.

А.б.

Безнең бабайларның әле күчтәнәче  бетмәде. Әйдәгез, хәзер Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере” шигырен тыңлап үтик.

 Укучы:

1.   Күрше бабайга кердем,

      Көйләп бер сәлам бирдем;

     Ике куллап күрештем,

    Хәл –  әхвәлен белештем.

2.   Соравымны тыңлагач,

Болай диде бабакай:

Беренче бабай:

Озак яшәүнең сере –

Татулыкта балакай.

3.   Әбиең белән бергә,

     Яшибез җиде дистә.

     Сүзгә килгән юк һич тә.

4.   Әрләшкән дә юк, шөкер,

      Тиргәшкән дә юк, шөкер.

       Ачу килгән чакларда,

      Эндәшкән дә юк, шөкер.

  1. Сүз куештык өйләнгәч,

     Без бик ныгытып кына.

Беребез тузынганда,

             Беребез чыгып тора.

         6.   Менә әле бүген дә

         Ул тузына тегендә.

         Үтте ярты гомерем

         Шушы капка төбендә.

Икенче бабай:

    7.  Ә бит монда нинди тын,

       Каймак кебек саф һава;

       Ә  саф һава, беләсең,

       Организмга дәва.

Өченче бабай:                                                                                                                                                                  

       8.   Бу сүзләрдән сез шуны

           Төшенергә тиешле:

          Озак яшәүнең сере-

           Шаянлыкта, кәнишне!

А.б.

    Әбиләр, бабайлар, өлкән яшьтәге кешеләр татар гаиләләреңдә зур урын билиләр. Алар үз балалары өчен дә, оныклары өчен дә үрнәк саналалар. Әби - бабайларның тәҗрибәләре, биргән киңәшләре гаять күп төрле һәм катлаулы тормыш - көнкүреш мәсьәләләрен чишәргә, уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Ил картлары гаиләдә генә түгел, җәмәгатьчелек өчен дә акыл ~ киңәш иясе булып торалар. (Татар халык әкияте "Зирәк карт" тан бер өзек карау).

 А.б.

- Әкияттән күренгәнчә, 70 яшьлек карт, үзенең улына акыллы киңәшләр биреп, аны һәм үзен үлемнән коткарып кала.

А.б.

- Әйдәгез, хәзер зирәк акыллы кешеләр - өлкәннәр турында белгән мәкальләрне искә төшереп китик, (төркемнәрдә эшлиләр). Көтелгән җаваплар:

- Олыны олы итмәгән, олыгайганчы игелек күрмәгән.

- Оясында ни күрсә, очканыңда шул булыр.

- Олылар сүзен тотмаган, орылган да сугылган.

- Картлар сүзен кар басмас.

- Олы булсаң, кече бул.

- Ата - ана догасы утка - суга батырмас.

            - Ата-анаж – чит дустың.

- Дус - ишләрең - юлдашың.

Плакатка язылган мәкальләрне уку, мәгънәләрен аңлаттыру.

А.б.

- Сабый баланы тәрбияләүдә вакыты белән әби ананы да алыштыра алган. Ә бабайның тәрбияви йогынтысы еш кына атадан да зуррак булган. "Дәү әти", "дәү әни", "әбекәй", "бабакай" дип дәшүләр бер дә юктан гадәткә кермәгән. Алар ата - ана кебек үк газиз, кадерле кешеләр.

Нәфис сүз. "Әйбәт тә минем әби" (Ф. Яруллин).

А.б.

- Әбекәйләрне, бабакайларны яшьләр һәм сабыйлар белән динилек, укымышлылык, гаетләрне олылау кебек изге хисләр берләштергән.

          - Укучылар, 13 нче сентябрьдән Рамазан ае башланды. Рамазан аенда безнең әби - бабаларыбыз ураза тоталар. (төркемнәрдә эш).

- Ураза тотучы кеше нинди гамәлләр кыла? (сәхәр ашый, авыз ача, сәхәрне иртән кояш чыгар алдыннан ашыйлар, ә авызны кояш баеганда ачалар; туганнарын, күршеләрен, якыннарын авыз ачарга кунакка чакырып сыйлый, намаз укый, корьән укып, дога кыла Һ.6.).

Әкрен генә магнитофоннан "Әнкәйнең догалары" җыры яңгырап тора.

- Рамазан аенда бер кеше дә начарлык эшләми, ул гел яхшылыклар гына эшләргә тырыша. Ураза тоту сабырлыкка өйрәтә, чисталыкка - пакьлеккә этәрә. Әби - бабайларның шушы изге гамәлләре, ягымлы - моңлы сөйләме, изге сүзләре балаларны үзенә тартып тора.

 Нәфис сүз. "Әбием догалар укый". В. Казыйханов.

А.б. Соңгы вакытларда татар авылларының барысында да диярлек мәчетләр ачылды, һәр җомгада анда бәйрәм кебек, бабайлар мәчеткә ашыга. Безнең Гаделша авылында да яңа мәчет манарасы калкып чыкты. Бабайларның мәчеттән яңгыраган авазлары авыл халкын сөендерә. Мулланың азан әйтүе безне үткәнгә кайтара, борынгы әби - бабаларыбызны, нәсел шәҗәрәбезне өйрәнәсе килү теләге уята. Без җиде буынга кадәр нәселеңне белергә кирәклеге

турында беләбез инде. Шәҗәрәләр дә төзедек. Бер укучының иң зур нәсел агачы ясалган шәҗәрәсе күрсәтелә. (Язган сочинениеләре укытыла).

А.б.

- Безнең әби — бабаларыбыз үзләренең оныкларын һәрчак акьшлы, сабыр, намуслы итеп күрергә телиләр. Шул максаттан чыгып, алар сезне өйрәтәләр. Шул турыда үзебез өйрәнгән шаян җырны җырлап китик әле.

"Өлкәннәр " җыры.

  1. Бу өлкәннәр, ни өчендер,

     Гел киресен эшлиләр.

      Мин үзем чәй эчмим, алар

      Кыстый - кыстый эч диләр.

        Урамга чыга башласаң,

        Ныгытып киен диләр,

       Ә үзләре, ни өчендер,

          Ныгытып киенмиләр.

 Куш:

Бу өлкәннәр, ни өчендер,

Гел киресен эшлиләр.

Аңламассың өлкәннәрне-

Гел киресен эшлиләр.

2.   Йоклыйсы килмәгән чакта,

      Бар инде йокла диләр.

      Йоклаганда, тор инде, тор,

     Аунама юкка диләр.

     Уйнаганда, китап укы,

     Уйнап утырма диләр.

     Укысаң,башың авыртыр,

      Бик күп укыма диләр.

  1. Әгәр дә өйдә утырсам,

         Бар, урамда йөр диләр.

         Ә урамга чыгып китсәм,

         Бик күп йөрмә, кер диләр.

          Эшсез йөрсәң дә ярамый,

         Бераз ярдәм ит диләр,

          Әгәр ярдәм итәм дисәң,

         Борчып йөрмә, кит диләр.

А.б.

- Балалар, ә без өлкәннәрне аңларга тырышыйк, чөнки алар безгә бары тик яхшылык кына телиләр. Үсеп буйга җиткәч тә әле без өлкәннәр киңәшенә мохтаҗ.

- Әйдәгез, менә бу "серле йомгакны" чишик, ягъни анда язылган нәсихәтләрне укып, кичәбезне тәмамлыйк.

(Нәсихәтләрне уку).

Хор белән плакатны уку: "Олыласаң олыны- олыларлар үзеңне".

        


 

Комментарии

Выше неоднократно утверждалось, что развитие у детей логического мышления – это одна из важных задач начального обучения. Умение мыслить логически, выполнять умозаключения без наглядной опоры, сопоставлять суждения по определенным правилам – необходимое условие успешного усвоения учебного материала.

очень хороший, мне нравиться