Конспекты занятий, праздников.
Китап кайда яши.
(китапханәгә экскурсия, мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат. Китапларны саклап тоту кагыйдәләрен ныгыту, китапханә һәм китапханәче хезмәте белән якыннан танышу һәм китапханәче хезмәте белән якыннан таныштыру.
Сүзлек. Китапханә, китапханәче, уку залы
Ярдәмлек. Таушалган китап, ак халат кидертелгән курчак.
Китапханәгә экскурсия.
-Нәрсә ул китапханә?
-Китапханә ул – китаплар саклана торган урын.
Китаплар монда яшиләр. Алар монда бик күп.
Бу – уку залы.Мондакитап киштәләре, шкафлар бик күп.
Уку залында кычкырып сөйләшмиләр, тыныч кына китап укып утыралар.
Ә китапны кешеләргә китапханәче бирә,кызыклы китаплар турында сөйли.
Китапханәче балаларга табышмак әйтә:
Тавышсыз, кулсыз булса да,
Күп сүзле, күп рәсемле.
Нинди тылсымлы әйбер ул,
Син, дускай, беләсеңме?(Китап)
Китапханәче һәр балага матур рәсемле китаплр өләшә. Балалар өстәл артына утырып, тыныч кына китапларны карыйлар.
Шулвакыт, елап ,китап килеп керә.Ул таушалган, почмаклары бөгәрләнгән, битләре ертылган Балалар.: Сиңа нәрсә булды?
Китап: Мин бик матур, өр-яңа китап идем. Битләрем шоп-шома, анда матур- матур рәсемнәр ясалган иде. Мине бер малайга бүлк иттеләр. Мин бик куандым, аның дусты булырмын дип уйладым.Ә ул малай мине саклап тоту турында уйламады да. Пычрак куллары белән актарды, ашаганда да тотып утырды.Минем битләрем май таплары, бармак эзләре белән чуарланды.
Ә бервакыт, дусты белән минем өчен талашып, битләремне ертты. Миңа бик авыр. Болай булса, мине тиздән чүплек савытына ыргытырлар. Инде миңа нишләргә?
Тәрбияче:Чыннан да, бик тәртипсез малайга эләккәнсең икән син. Ләкин борчылма,хәзер без Китап докторын чакырырбыз, ул сине шифаханәгә озатыр. Анда битләреңне ябыштырырлар, тазартырлар. Доктор, доктор!(Китап докторы керә-ак халат кидертелгән курчак)
Доктор (Х. Халиковның “Китап докторы” исемле шигырен сөйли)
Чирли хәттакитап та,
Ник көләсез, чынлап та:
Бите төшә, ертыла-
Ул бит көн дә тотыла.
Тотам шуңа сак кына,
Авырдымы чак кына,
Чирен шундук күрәм мин,
Дәвасын да беләм мин:
Төбе төшсә, төплим мин.
Китапларың чирләсә,
Үз кулыңнан килмәсә,
Миңа китер туп-туры.
Мин аларның докторы.
Әйдә, шифаханәдә сине яңартырлар, киттек.(Китапны алып чыгып китә).
Китапханәче. Без барыбыз да беләбез, китаплар үзләренә сакчыл караганны ярта. Әкитапларны ни өченсаклап тотарга кирәк соң ?
Балалар.
- Гел матур торсын өчеен.
- Озаграк яшәсен өчен.
Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, китапларны саклап тоту кагыйдәләрен искә төшерик әле.
Балалар.
- Китапларны чиста өстәлдә генә тотарга кирәк.
- Китапны пычрак кул белән тотма.
- Битләрен бөкләргә, ертырга ярамый.
Китапханәче. Сезнең өйдә дә матур-матур китаплар бардыр. Саклап тотсагыз, алардан эне-сеңелләрегез файдаланыр.
Китапханәдән алынганмы ул, үзеңнекеме – һәр китапны саклап тотарга кирәк. Бакчада, бүлмәгездәге китапларны да чиста, матур итеп саклагыз.
Безнең китапханәгә әти – әниләрегез белән килеп йөрегез.
Сау булыгыз, балалар!
Балалар. Сау булыгыз! Рәхмәт!
Нәүрүз бәйрәме.
(зурлар төркеме)
Максат. Нәүрүз бәйрәменең кайчан, ничек, ни өчен үткәрелүенаңлату.
Балаларның туган як табигате турында белемнәрен киңәйтү, аңа мәхәббәт тәрбияләү.
Халык авыз иҗатына кызыксыну уяту.
Зал бизәлеше. Уртада Яз кызы рәсеме, як- якта каеннар.
Бәйрәм барышы.
Алып баручы(тәрбияче). Кадерле кунаклар! Элек заманда бик матур бәйрәм булган.Ул җиргә матур язлар килгәч, туган якларына кошлар кайткач, көннәр җылына башлагач үткәрелгән. Бу бәйрәм – Нәүрүз дип аталгн.Нәүрүз ул – яз бәйрәме. Әйдәгез,балалар, без дә сезнең белән яз бәйрәмен билгеләп үтик, язны котлап, җыр җырла алыйк.
Җыр башкарыла: “Яз җитә”(Җ.Фәйзи музыкасы, Ф.Кәрим сүзләре)
1нче бала.
Карагыз әле, дуслар,
Кара карга очып бара.
Сез беләсезме, дуслар,
Ул да бит сөйләшә ала.
Карга.
Мин карга, кар-р, кар-р!
Канатымда хатым бар,
Буең җитсә тартып ал!
2нче бала.
Укымый да беләбез бит,
Хатыңда ни язылганын!
Бөтен кошлар һәм балалар
Матур язны сагынганын!
Карга. Хәбәр бирәм яз турында. Уф! Арыдым, арыдым, эшем бик күп. Яз җиткәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар. Иң беренче - аюкайны уятыйм әле. Әй, аю дус! Уян әле!
Аю. Нәрсә булды? Нигә уятасың мине тәмле йокыдан?
Карга.Кыш бетте,Аюкай, урман буйлап яз килә!
Аю.Рәхмәт! Бу бик шатлыклы хәбәр. Кыш буе бармак суырдым. Тизрәк бал җыярга кирәк!
Карга. Хәзер куянны эзлим, аңа да шатлыклы хәбәр әйтим.
Куян.Нәрсә булды, Каракай?
Карга. Кыш бетте, куянкай. Урман буйлап яз килә!
Куян. Рәхмәт! Куянкайлар, килегез, бергәләшеп биибез.
“Куяннар биюе” башкарыла.
Кыз. Яз килә! Яз килә! Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып, җырчы кошлар килә.
Малай. Бик күңелле тышта! Кар эри, боз китә.
Чабышып йөриләр малайлар бер читтә.
Ишек шакыйлар. Яз кызы – Нәүрүзбикә керә.
Алып баручы. Исәнме, Яз кызы – Нәүрүзбикә! Хуш киләсең, безнең бәйрәмгә рәхим ит!
Нәүрүзбикә.
Исәнмесез, дусларым!
Дусларым, якыннарым!
Нәүрүз мөбарәк булсын
Яз бәйрәме белән, дуслар,
Тәбриклим мин сезне!
Күп шатлыклар алып килсен
Яз бәйрәме!
Бала.
Әй, яз кызы! Яз кызы!
Хуш киләсең, уз бире.
Кунак булып килер дип
Күптән көттек без сине.
Җыр башкарыла. “Нәүрүз килә”.
(Яз кызы балалар белән түгәрәктә җырлап әйләнәләр)
Яз кызы. Дусларым, мин бәйрәмгә үземнең табышмакларымны да алып килдем, менә тыңлагыз.
1.Көннәр озая, төннәр кыскара.Бу кайчан була? (Яз)
2. Тама, тама, таш яра.(Тамчы)
3.Агач башында – йорты, эчендә яши җырчы. (Сыерчык)
4.Сорыйлар, көтәләр, килсә – бар да качалар (Яңгыр).
5. Яз килсә- киенә, көз килсә – чишенә .(Агач)
Алып баручы. Нәүрүзбикә, безнең балалар Сыерчык турында җыр да беләләр. (җыр башкарыла -“Сыерчык)
Балалар. Яз кызы, без синең җелән уйныйсыбыз килә.
“Син нишләсәң, без шуны эшлибез”уены (“Ай былбылым”тат.халык көенә)
уйнала.
Балалар яз турында шигырьләр сөйлиләр.
Алып баручы.
Бәйрәм бүген, бәйрәм - диеп
Бар дөнья көлеп торсын.
Яз бәйрәме икәнне барысы белеп торсын.
Бию башкарыла. “Чәчәкләр бәйләме”.
Куян елаган тавыш ишетелә.
Яз кызы. Н булды сиңа куян? Нигә елыйсың?
Куян. Минем өем кайрыдан, әтөлкенеке – боздан иде.Кыш буе кайгы күрмичә үз өемдә яшәдем. Яз җиткәч, төлкенең өе эреп, су булып акты, ә минеке калды. Төлкебикә мине куып чыгарды, өемә хуҗа булды. Менә мин йөрим инде елап. Нишләргә дә белмим.
Нәүрүзбикә. Дуслар, куянга ничек булышыйк икән? Кемне җибәрик төлкене куарга?
Аю. Мин барам! Хәзер куып җибәрәм Төлкене! Әйдә, Куянкай, киттек.
Аю. Төлке, чыгып кит. Куянның өеннән.
Төлке. Юк, чыкмыйм!(Куян елый)
Куян. Чыгара алмады Аю бабай Төлкене.Көче җитмәде хәйләкәргә.
Нәүрүзбикә. Ай-ай, начар бит әле бу, дуслар. Ничек кенә куянга булышыйк икән. Әһә, уйлап таптым. Мин яхшылап әйтеп карыйм әле, тыңламасмы икән?
-Төлкебикә, чык инде,Куянның өеннән.
Төлке. Ярый инде,чыгып китәрмен. Тик миңа кайда яшәргә?
Куян.(Төлкене кызганып) Әйдә, Төлке дус, тату булыйк, бергә яшик.
Алып баручы. Әй, яхшы булыр.
Балалар, сез дә бер-берегез белән дус, тату булыгыз.
Нәүрүзбикә. Дусларым, минем күңелемне күрдегез, рәхмәт сезгә.
Мин сезгә чәчәкләр бүләк итеп калдырам (чәчәкләр өләшә).
Бәйрәм җыр беләнтәмамлана (“Нәүрүз килә”)
Туган телне җырлыйбыз.
(уртанчылар төркеме)
Максат. Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү, аның иҗатына кызыксыну, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.
Зал бәйрәмчә җиһазландырылган. Зал түрендә чәчәкләр белән бизәлгән Тукай портреты. Бер як стена буенда аның китапларыннан күргәзмә, балалар өчен язган әкиятләренә иллюстрацияләр, ел вакытлары сурәтләнгән рәсемнәр.
Акрын гына “Бәйрәм бүген”җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ Фәйзи музыкасы) ишетелә.
Балалар залга керәләр
Алып баручы (тәрбияче). Ямьле җәй җиткәч, бөтен җир кардан арчылганда, елмаеп кояш көлгәндә Г.Тукай туган.
Аның туган ягы матур табигатьле Арча ягы.(Тукай Кырлайдагы бөек шагыйребезнең музее турында презентация күрсәтелә).
Алып баручы. Г Тукай – татар халкының иң яратканталантлы шагыйре. Аның әсәрләрен укыган саен укыйсы килә.Алар җанны җылыта, туган телне яратырга өйрәтә.
Малай З. Туфайлованың “Тукай абый” шигырен сөйли.
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, “Шүрәле”ләр-
Безнең дуслар барсы да.
Кыз Р.Миңнуллинның “Туган тел” шигырен сөйли.
“И туган тел”- иң әйбәт шигырь!
“Туган тел”- иң әйбәт җыр!
“Туган тел” – иң әйбәт китап!
“Туган тел” – иң әйбәт тел1
Алып баручы. Г Тукай һәр ел фасылына карата шигырь – табышмаклар язган. Мин аның табышмакларын әйтәм, кем табышмакның җавабын таба, тиешле рәсемне күрсәтер.
Һәр җир карланган,
Сулар бозланган,
Уйный җил, буран,
Бу кайчак туган?(Кыш)
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт, я,әйтеп кара?(Яз)
Ашлыклар үсте,башаклар пеште,
Кояш пешерә, тиргә төшерә,
Халык ашыга, китә басуга.
Бу кайчак була?(Җәй)
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана –
Бу кайчак була?(Көз)
Уен уйнап-күңел ачу.
Залга кычкыра-кычкыра Шүрәле килеп керә.
-Кысты,харап иттеявыз “Былтыр “мине.(елап, балаларга ялвара):
- Минем кулларым бик авырта, зинһар коткарыгыз! Беркемгә дә тимәскә, рәнҗетмәскә сүз бирәм.(балалар Шүрәлене кызганалар, коткаралар)
Шүрәле белән җырлы уен уйныйлар: Н Сафин сүзләре, К.Сатиев музыкасы.
Шүрәле..
Бер мөгез дә, бер койрык.
Кети- кети уйный ул.
Кием-салым кими ул,
Балаларга тими ул.
Шүрәле,Шүрәле,
Син Айгөлне күр әле.
Үзе җырлый, үзе бии -
Куллар чабып тор әле.
Уен тәмамлангач, Шүрәле балалар белән саубллаша:
-Сезгә рәхмәт! Урманга килегез, мин сезне тәмле җиләкләр белән сыйлармын.(китә)
Бәйрәм дәвам итә. Г. Тукайның әсәрләре сәхнәләштерелә:
“Бала белән Күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”.
Экранда яраткан шагыйребезнең әкиятләренә иллястрацияләр:
“Су анасы”, “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”.
Балалар әкиятнең исемен һәм төп геройларын атыйлар.
Алып баручы: Балалар, без, Тукай абыйның әсәрләрен өйрәнеп, мәрхәмәтле, тәрбияле булырга, дус-тату яшәргә өйрәнәбез.
Әйдәгез, бергәләп “Туган тел”не җырлыйк (бәйрәм җыр белән тәмамлана).
Сабантуй бәйрәме.
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Бәйрәм үткәреләсе мәйдан алдан ук бизәлә. Капкага “Сабантуй котлы булсын!”дигән плакат эленә. Борынгы чиккән сөлгеләр ямь өстенә ямь бирә .Өстәлдә зур самавыр, коймаклар, бавырсак, чәй,.. “Сабан туе җыры (Х.Вәлиуллин музыкасы, Н.Исәнбәт сүзләре) яңгырый.
Кунаклар җыелган, татар милли киемендә балалар утырганнар, җәйге табигать тә шатлана:кояш көлә, кошлар сайрый.
1 нче алып баручы. Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Хәерле көн! Бүген бездә зур бәйрәм- Сабантуй. Сабантуй бәйрәме авылларда язгы эшләр тәмамлангач үткәрелә.
Сабнтуй ул- хезмәт бәйрәме!
Сабантуй ул- дуслык бәйрәме!
Котлы булсын Сабан туйлары!
2 нче алып баручы. Каждый год, порою летней, когда край родной в цвету
К нам приходит праздник светлый, трудовой наш- С а б а н т у й !(дети).
Мы собрались в этот час, чтобы праздник встретить наш
Сабантуй- весёлый праздник и для взрослых, и для нас!
Җыр. “Сабантуе”(Х.Вәлиуллин музыкасы, Н. Исәнбәт сүзләре).
Сабантуй- весёлый праздник, праздник счастья и труда
Пой, играй и смейся громко и танцуй как никогда!-2р
Сабантуе хезмәт туе, шатлык һәм бәхет туе
Җырлап, биеп, уйнап, көлеп бәйрәм итик көн буе.
Шум, веселье над полями, веселится весь народ.
Каждый пляшет и играет, вся Республика поёт!
Җыр ахырында ммилли киемдә балалар алга чыгалар:
Бала:
Шатлыклар күңелебездә
Ал кояш күгебездә
Килегез, дуслар кунакка
Сабантуй бүген бездә.
Бала:
Җилферди чиккән сөлгеләр
Бүләкләр күбебездә
Көрәшик тә, узышыйк та
Сабантуй бүген бездә.
Җыр : “Сабантуе”(Л. Батыр-Болгари музыкасы, Г.Зәйнәшева сүзләре).
Күңелле Сабан туйлары, бүген бәйрәм зур бәйрәм.
Матур җырлар җырлый-җырлый, уйныйбыз әйлән-бәйлән.
Кушымта.
Без җырлыйбыз Сабан туйда иң матур җырлар сайлап.
Безнең җырга зәңгәр күктән кошлар кушыла сайрап.
Бала:
Бүген бездә Сабантуй, эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга: бәйрәм башлана анда.
Бала:
Кемдә нинди һөнәр бар, йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны урагыз мәйданнарны.
Бала:
Карасагыз- мәйдан бар, сусагыз- чәй дә бар.
Ял итәрсез арсагыз, үкенмәссез барсагыз.
1нче алып баручы.
Бүген бәйрәм, әйлән-бәйлән
Уйныйк, гөрләшик!
2нче алып баручы.
Республика наша цветёт,
Растёт всё краше и пышней.
Сегодня вся Республика
Танцует и поёт.(балалар утыралар)
1 алып баручы.
Җыр-биюсез бер бәйрәм дә узмый, шуны белегез.
Балаларыбыз бик булганнар, конөерт карап китегез.
2 алып баручы.
Праздник радостный встречаем в детском садике своём
И скучать не разрешаем, мы концерт сейчас начнём.
Бала. Шигырь.”Минем бакчам”(Ә.Бикчәнтәева)
Иркен һәм матур да
Безнең Туган илебез
Урманга бай, суга бай
Гөлбакчалы җиребез.
Бала. Шигырь.”Туган җир”(Р.Вәлиева)
Сандугачкай, сайра,сайра
Котлап язгы таңнарны
Туган җирдәй гүәл җирләр
Дөньяда тагын бармы?
1 алып баручы.
Кояш көлә, бәйрәм килә
Һәр бала сөенә
Кояш белән бергә торып,
Җир бәйрәмчә киенә.
Җыр. “Кояшлы ил”(Л.Батыр-Болгари музыкасы).
Кояшлы ил, безнең ил, күге аның гел аяз.
Кыш китерсә Кыш бабай, чәчәк алып килә яз.
Һавасы да, җире дә, салават күпере дә,
Яңгыры да, кары да, безгә якын бары да.
2 алып баручы.
Выходите, выходите снова пляску покажите.
А теперь, друзья, для вас, куклы начинают пляс.
1 алып баручы.
Биючеләр, биегез, биеп-биеп басыгыз.
Матур булсын биюләре , биеп күрсәтик әле.
Курчаклар биюе.
Бала. Шигырь. “Кояш безнең дустыбыз”(Р. Корбан).
Иртән трып юлга чыксак, кояш озатып килә.
Көне буе юлда кояш, көн буе безнең белән.
Суга керсәк, ул да керә, чыныктыра нурлары.
Безнең белән уйный кояш, без- кояшның дуслары.
1 алып баручы.
Әйлән-бәйлән уйныйбыз,
Матур җырлар җырлыйбыз
Күңелле дуслар белән
Бер дә уйнап туймыйбыз.
Җырлы-биюле уен. “Кәрия-Зәкәрия”.
Бала. Шигырь. “Сабантуй”
Сабантуймы, Сабантуй –
Уеннар туе бит ул,
Тәм-томнар туе бит ул,
Җиңүләр уе бит ул.
Бию. “Яулык белән чакыру”.
1 алып баручы. Бәйрәм дәвам итә,
Уеннар белән мәйдан гөр килә!
2 алып баручы. Всех прошу внимания!
Начнём соревнования!
Уеннар – ярышлар башланып китә.
1.”Аркан белән тартышу”-“Перетягивание каната”
2. “Капчык киеп йөгерү”- “Бег в мешках”
3.”Аш кашыгына йомырка салып йөгерү”-
“Перенеси яйцо- не разбей”.
4. “Бауны уртасына кадәр кем тизрәк чорный”-“Кто быстрее свернет веревку”.
5.”Галош киеп йөгерү”- “Бег в калошах”.
6.”Чүлмәк ватыш”- “Разбей горшок”.
7.”Кемнең түгәрәге тизрәк”- “Чей кружок скорее соберётся”.
Игр не мало есть на свете
И играть все любят дети.
Будем все сейчас играть
Попрошу в кружочки встать.
По кружочку мы пройдём
Пляс весёлый мы начнём.
Разбежимся, а потом
Своё место все найдём.
Ирекле бию. Балалар татар халык бию көенә бииләр,
күңел ачалар.
-Эх, шома басабыз, биеп күңел ачабыз.
-Хорошо плясали, весело играли,
Все садитесь на места- угощаться нам пора!
Балалар, килгән кунаклар милли ризыклар белән сыйланалар.
1 алып баручы.
Тагын бер елга сау бул, Сабантуе!
Тукай туган көн.
(мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат.
Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтү, аның күпкырлы иҗатына мәхәббәт тәрбияләү.
Бәйрәм барышы.
Зал бәйрәмчә җиһазланган. Зал түрендә чәчәкләр белән бизәлгән Тукай портреты. Магнитлы такта . Бер як стена буенда Тукай китапларыннан күргәзмә, әкиятләрнә иллююстрацияләр.
“Бәйрәм бүген” җыры (Г.Тукай сүзләре, Җ.Фәйзи музыкасы) ишетелә.
Тәрбияче(алып баручы): Ямьле яз җиткәч, җылы яктан кошлар кайтканда, карлар эрегәч, елмаеп кояш көлгәндә, һәр ел саен, без Габдулла Тукайның туган көнен бәйрәм итәбез.
Г.Тукай – татар халкының иң яраткан талантлы шагыйре.
Тәрбияче:Шагыйрьләребез Г.Тукайга багышлап матур шигырьләр язганнар, тыңлагыз, әле.
Балалар. Габдулла Тукай турында шигырьләр сөйлиләр.
Бала. Шигырь.”Тукай көне”. (М. Әгъләмов).
Илдә кояш, җирдә кояш.
Йөздә кояш, күздә кояш.
Көндәгечә көлә кояш.
Әмма бүген үзгә кояш.
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген.Тукай көне – безнең бәйрәм!
Бала. Шигырь.”Тукай абый”. (З.Туфайлова).
Әле укый белмәсәк тә,
“Туган тел”не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге.
Иң гүзәл бер җыр, дибез.
Бала. Шигырь.”Туган тел”. (Р. Миннуллин).
“И туган тел” – иң әйбәт шигырь!
“Туган тел” – иң әйбәт җыр!
“Туган тел!” – иң әйбәт китап!
“Туган тел” – иң әйбәт тел!
Туган тел әйбәт булганга,
Шигыре дә, китабы да, җыры да иң әйбәттер!
Г.Тукай табигате бик матур булган Арча районының Кушлавыч авылында туган. Кечкенәдән ятим калган. Кырлай авылында да яшәгән. Бүгенге көндә бу авылда Тукай музее бар. Бу музей белән танышып китәрбез(презентация).
Тәрбияче. Балалар, тыңлагыз,әле, шигырь-табышмак әйтәм.
Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт
Я, әйтеп кара?
Балалар. Яз.
Тәрбияче. Бу шигырь-табышмакны Тукай абый язган. Ул үзе дә яз көне туган бит. Г.Тукай балаларны бик яраткан. Кечкенәләр өчен матур-матур шигырьләр язган.
Хәзер уртанчылар төркеме балалары Тукай абыегызның “Безнең гаилә”(“Наша семья”) шигырен сәхнәләштереп күрсәтерләр. Шигырьләрне рус һәм татар телендә ишетерсез(балалар битлекләр кигәннәр, берсе песи уенчыгы тоткан, шигырь сөйләүче бала саный).
Папа с мамой, баба с дедом,
Кошка и сестра, и я-
Сем нас в доме, - и седьмая-
Кошка славная моя.
Әткәй, әнкәй, мин, апай,
Әби, бабай һәм бер песи-
Безнең өйдә без җидәү:
Безнең песи – җиденчесе.
Тәрбияче: Зурлар төркеме балалары Тукай абыегызның “Гали белән Кәҗә”(“Гали и Коза”) шигырен сөйләп күрсәтерләр(шигырь сәхнәләштерелә).
Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән.
Менә Кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәмәт укый: сакалын селкетә.
С Козою дружит наш Гали который год
Он вместе с ней гулять идёт на огород.
Свою козу там угощает он травой.
Ну и коза трясёт довольно бородой.
Шигырь.”Бала белән Күбәләк”.
Бала.
Әйт әле, Күбәләк.
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк.
Мин торам кырларда, болында, урманда.
Уйныймын, очамын, якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя кояшның яктысы.
Аш буладыр миңа чәчәкләр хуш исе.
Тик гомерем бик кыска: бары бер көн генә.
Бул яхшы, рәнҗетмә, һәм тимә син миңа.
Тәрбияче. Г. Тукай үзенең туган авылын, аның матур табигатен бик яраткан.
Шул турыда шигырьләр язган.
Бала. Шигырь. “Родная деревня”(Туган авыл).
Стоит деревня наша на горке крутой.
Родник с водой студёной от нас подать рукой.
Мне всё вокруг отрадно, мне вкус воды знаком.
Люблю душой и телом я всё в краю родном.
“Су анасы” әкиятеннән өзек сәхнәләштерелә.(Г .Тукай).
Малай.
Җәй көне. Эссе һавада
Мин суда коендым, йөздем.
Бервакыт китәм дигәндә
Төште басмага күзем.
Карасам: бер куркыныч хатын
Утырган басмада.
Ялтырыйдыр кулындагы
Алтын тарак.
Шул тарак белән утыра
Тузгыган чәчен тарап.
Чәчләрен үргәч, сикерде
Төште суга ул.(Су анасы “суга”чума).
Як-ягымда бер кеше дә
Юклыгын белдем дә мин.
Чаптым авылга, таракны алдым да мин.(малай өйгә таба чаба,
ә аның артыннан Су анасы йөгерә):
Су анасы.
Качма! Качма!
Тукта, тукта, и карак!
Ник аласың син аны
Ул бит минем алтын тарак.
(ул этләрдән куркып кирегә йөгерә).
Малай.
Әни, алтын тарак таптым!
Әни.
Белмим, белмим, кем генә алтын тарагын югалтыр икән?
(өйгә кереп китәләр, бераздан Су анасы килеп, тәрәзә шакый).
Әни.
Кем бу? Ни кирәк? Кара төндә кем йөри?
Су анасы.
Су анасы мин. Китер, кайда минем алтын тарак? Көндез синең улың алып качты, карак.
(Әни таракны тәрәзәдән ташлый. Су анасы китә. Әни белән малай өйдән чыгалар).
Әни. Нинди хурлык! Улың карак,-диде ,бит.
-Улым, син миңа таракны таптым, - дидең.
Иясе юк дип, күргән әйберне алырга ярамый, башка алай эшләмә.
-Гафу ит, мине әни. Мин беркайчан да чит кеше әйберен алмам.
Татар халык биюе “Әпипә”(татар милли киемендә малайлар һәм кызлар башкаралар, уртанчылар төркеме балалары).
“Туган тел”җыры белән бәйрәм тәмамлана (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе), балалар, барлык кунаклар басып җырлыйлар.
Кырлайда аулак өй.
(мәктәпкә әзерлек төркемендә фольклор кичә)
Соңгы елларда мәктәптә укыту – тәрбия эшендә бара торган реформа без – тәрбиячеләр алдына да яшь буынны тәрбияләүнең яңа чараларын эзләү, тәрбия эшендә халкыбызның күркәм традицияләренә, педагогик тәҗрибәснә ныграк таяну бурычын куйды.
Халкыбыз авыз иҗаты әсәрләре – яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә кыйммәтле чыганак.Туган тел чыганагы булган фольклор әсәрләрен өйрәнү – балаларның тел байлыгын, фикерләү сәләтен үстерә.
Балаларда кечкенәдән әдәплелек, инсафлылык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү – ата – аналарның, тәрбиячеләрнең җаваплы һәм изге бурычы.Андый мөхиттә тәрбияләнгән бала, мөстәкыйль тормышка аяк баскач, кешеләргә карата мәрхәмәтле, өлкәннәрне хөрмәт итүчән, хезмәт сөючән булып үсәчәк.
Традицияләр, халык бәйрәмнәре – милләт тормышының, мәдәниятенең аерылгысыз бер өлеше.
Без кечкенә вакытта кич утырулар бар иде. Аны әбиләр, әниләр “утырмага бару” дип әйтәләр иде. Мин балалар белән шундый бер кичә үткәрдем, аны сезгә дә тәкъдим итәм.
Залда авыл өе күренеше: стенада чигелгән әйберләр эленгән, түрдә – өстәлдә самавыр, почмакта сандык, эскәмия, йон эрләү өчен каба һәм йомгак, орчыклар. Әби өй җыештырып йөри. Бабай шәһәргә , оныкларын күрерә киткән. Кич җиткән, әбинең ишеген шакыйлар:
- Исәнмесез- -саумысыз,
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый – шакый арып беттек.
Нигә каршы алмыйсыз?
Әби ишекне ача, анда оныклары белән күрше әбиләре (кулларында төенчекләр – кул эшләре), кич утырырга - утырмага килгәннәр.
Әби. Безгә кунаклар килгән икән, әйдүк – әйдүк, түргә узыгыз. Исән- сау килдегезме (ике кулын биреп исәнләшә, утыралар).
Күрше әби. Әйдәгез,йортка дога кылыйк (дога кылалар).
Әби. Бик әйбәт булган, картым (бабай) шәһәргә – оныкларны күреп кайтыйм дип китте, үзем генә моңаеп утырадыр идем.
Бала. Әби, (каба белән орчыкка күрсәтеп) болар нәрсәләр?
Әби. Нәниләрем, менә бу каба, бу орчык, йонны менә шулай эрләп, җеп ясыйм, (эрләп күрсәтә), җептән оекбаш, бияләй бәйлим. Күршеләр,әйдәгез, оныкларыбызга һөнәрләребезне күрсәтик әле. (әбиләр, татар халык җыры “Ай былбылым”ны җырылый-җырлый, йон эрлиләр, бәйлиләр, чигү чигәләр, ә балалар аларның эшен күзәтәләр.
Бала. Әби, без бакчада күп нәрсәләргә өйрәндек: шигырь, табышмак, уеннар, җырлар беләбез.(осталыкларын күрсәтәләр):
Шигырь. Яратам. Ш.Маннур.
Яратам мин өемне,
Әти белән әнине,
Абый белән энемне,
Бишектәге сеңлемне.
Табышмак.
Лампа түгел – яктырта,
Мич түгел – җылыта.(Кояш)
Бармак уены.
- Бармак, бармак, кайда булдың?
- Бу абый белән урманга бардым.
Бу абый белән кырда йөгердем.
Бу абый белән ботка ашадым.
Бу энем белән җыр җырладым.
Эндәш.
Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач.
Шулвакыт бәби елаган тавыш ишетелә.(бер кыз баланың кулында курчак).
Әби. Кызым, син аны “үчти – үчти”ит, менә болай итеп (курчакны алып, аяк очларына бастыра, көйләп сөйли:
Үчти – үчти, үчтеки,
Үсмәгәнгә кечтеки,
Үсә – үсә зур булыр,
Бигрәк матур кыз булыр.
(Аннары кыз бала да шуны кабатлый).
Бала. Әби, әкият сөйлә әле.
Күрше әби. Балалар, минем янга килегез, тыңлагыз (алдавыч әкият сөйли).
Борын – борын заманда торганнар , ди.
Агай энеле ике туган.
Берсенең исеме – сөйлә булган, ди.
Икенчесе – сөйләмә булган.
Беркөнне сөйлә базарга киткән.
Киткән бу, киткән.
Тукта, кайсы өйдә калган?
-Сөйләмә.
- Алай булгач, сөйләмим.
Балалар. И, безне алдадың, әби.
Бала. Мин дә якият беләм, тыңлагыз әле.
Бер әби белән бабай яшәгәннәр, ди. Аларның булган, ди, әтәчләре. Ул әтәч, көн саен менгән, ди, киртәгә, калганын сөйләрмен иртәгә (көләләр).
Әби. Күрегез әле, хәзерге балалар үзебезне дә уздыралар, бигрәк җор теллеләр.
Сез, балалар, өлкәннәрне хөрмәтли белергә дә тиешсез. Әдәпле булып үсәргә өйрәткән мәкальләрне тыңлагыз әле (өлкәннәр бер-бер артлы мәкальләр әйтәләр):
-“Әткәй – шикәр, әнкәй – бал”.
-Мәгънәсен ничек аңлыйсыз?
-Әтине дә, әнине дә яратырга кирәк.
Күрше әби. “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне”.
Бала. Әти – әнине тыңласаң әйбәт буласың, тыңламасаң начар буласың.
Күрше әби. “Атаң кебек олы кешегә тел озайтма”.
Бала. Олы кешегә каршы сүз әйтергә ярамый.
Әби. Булдырдыгыз, балалар, бу әйтемнәрне гел исегездә тотыгыз, әти- әниләрегезне тыңлагыз, әби-бабаларыгызны рәнҗетмәгез.
Курчак тоткан кыз. Әби, минем курчагымның йокысы килә.
Әби. Әйдәгез, без аңа бишек җырын җырлыйк, тәмле йокыга китсен.
Әлли-бәлли бәү итә
Бәби йокыга китә.
Бәби йокыга киткәч,
Әни бераз ял итә.
(курчак йоклап китә)
Әби. Әйдәгез, әле,күршеләр,эш качмас. Балаларыбызга элек үзебез яратып уйнаган уеннарны өйрәтик, аннары үзләре уйнап үсәрләр(кул эшләрен куялар). “Кап та коп” уенын өйрәтәләр.
Без-без, без идек.
Без 12 кыз идек.
Базга төштек, бал ашадык.
Бер тактага җыелдык.
Ефәк булып коелдык.
Кап та коп, авызыңны ач та йом.
(Авызын ачкан балага җәза бирелә: әтәч булып кычкырырга, куян шикелле сикерергә, һ.б.)
Әби. Нәниләрем, мин сезгә бик матур җырлы-биюле уен өйрәтәсем килә. Уенга кирәкле серле әйбер менә бу сандыкта.
Балалар. Нәрсә соң ул, әбекәй, сандыгыңны ач әле.
Ниләр бар соң анда?
Әби. Бу сандыкта минем иң кадерле әйбеләрем саклана: киң итәкле күлмәк, калфак, сөлге, түбәтәй, алъяпкыч,һ.б.(әйберләрне күрсәтә-күрсәтә, болар - кунакка барганда кия торган киемнәрем, ди).
Ә сандык төбендә картыма яшь чакта биргән кулъяулыгым, ә менә болары – оныкларыма, оныкчыкларыма бүләк (төрле-төрле бизәкләр, чәчәкләр төшереп чигелгән кулъяулыклар). Хәзер сак кына кулъяулыкларны кулларыгызга алыгыз, “Яулык алыш” уенын өйрәтик әле үзегезгә.
Күршекәйләр, әйдәгез, бергәләп уйныйк, яшь чакларны искә төшерик.
Санамыш ярдәмендә алып баручы сайлана:
Тауга мендем, тары чәчтем,
Аны карап үстердем.
Карагачтын, үскәчтен,
Чыпчык алып киткәчтен,
Кал, булмаса, бу чыксын.
Алып баручы уртага, ә калганнар, түгәрәк ясап, кулъяулык тотып, җырлап уң якка, ә уртадагы бала - алып баручы, сул якка бара.
Талым-талым, талчыбык.
Уртасында бал чыбык.
Читләп-читләп кабык ташла,
Ал яулык, гөл яулык,
Бир миңа бер яулык.
Җырлап бетергәч, уртадагы бала бер бала алдына килеп, аның урынына баса, ә ул бала алып баручы була.
Күрше әби. Әйдәгез, “Тәңкә салыш” уенын уйныйбыз, үзем тәңкә салам.
-Тәңкә кемдә? Сикереп чык!
-Тәнкә миндә!
-Азатка нинди җәза бирәбез?
-Такмаза әйтсен!(Азат такмаза әйтә).
Әптчи, чумадан,
Әби битен юмаган.
Әби битен юар иде
Комганда су бумаган.
Комганда су булыр иде
Кызы суга брмаган.
Шуның өчен әбекәй
Битен юмый башлаган.
Уен дәвам итә, җәзага биергә кушыла, бала такмакка бии:
Бие-бие, бие әле.
Биегәнең юк әле.
Биегәнең булмаса да
Матур биисең әле.
Әби. И, күршекәйләрем, әле дә ярый, утырмага килгәнсез. Бергәләп күңел ачтык, балалар да канәгать калганнардыр. Рәхмәт, барыгызга да!
Ә хәзер бергәләп чәй эчеп алыйк, мичтә бәлешем дә бар, рәхим итегез, утырыгыз (барысы өстәл артында чәй эчәләр).
Матур әдәбият: 1. К.В.Закирова. “Иң матур сүз”, 61 бит.
2. Рәшит Ягъфәров. Татар балалар фольклоры: 35, 118, 147, 243 битләр.