"Мин татарча сөйләшәм" акциясе
Опубликовано 06.04.2016 - 15:35 - Рахимова Лилия Раскатовна
Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында укучылар шәһәр урамнарына, җәмәгать урыннарына юл тоттылар. Изге сәфәребез мәктәп ишек төбеннән башланды, аннан Үзәк базар, Ленин урамы, “ Мирас” сәүдә үзәге, “Эссен”, “Балалар дөньясы”, даруханә. “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә 5а, 5б, 7б сыйныф укучылары һәм Әлмәт шәһәре халкы: студентлар, сатучылар һәм сатып алучылар, үтеп баручылар, пассажирлар, көнкүреш хезмәтен күрсәтүчеләр, машина йөртүчеләр һ.б. катнашты.
Акцияне 25 нче мәктәпнең татар теле укытучысы Рәхимова Лилия Рәскать кызы оештырды.