фәнни эшчәнлек
Әлмэт шәһәренең 2 нче лицее татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәрит Әхмәтзыя улы Шәйдуллинның «Туган як тарихы, мәдәнияте һәм тарихи һәйкәлләре» дигән электив курс программасына
Аннотация
10-11 нче сыйныфлар өчен төзелгән әлеге электив курс программасы укучыларда төбәгебезнең үткәне, бүгенге үзенчәлекле үсеш-үзгәрешләре турында күзаллау булдыруны, төрле чор һәм дәвер тарихи үзенчәлекләрен өйрәнү аша туган як тарихының, халкының үткәнен бүгенге вәзгыятьтән чыгып бәяләү, күзаллау, анализлау, нәтиҗә ясау күнекмәләре бирүне күздә тота. Монда анализ-синтез алымы аша төп төшенчә-вакыйгаларның, тарихи фактларның үзенчәлегенә төшенүгә, кече фәнни төркемнәрдә эзләнү- тикшеренү эшчәнлеген оештыруга зур әһәмият бирелә.
Программа оч төп бүлектән тора. Аңлатма язуында электив курсның әһәмияте аңлатыла, максат-бурычлар ассызыклана. Икенче бүлектә укучылар үзләштерергә тиешле төп мәсьәләләрнең тематик планы бирелә. Уку материалының эчтәлеген күрсәткән өченче бүлектә Әлмәт районының бай һәм катлаулы этник тарихын, гасырлар авазын саклаган истәлекле урыннарын өйрәнүнең конкрет юллары һәм алымнары күрсәтелә. Гамәли дәресләрнең тулы эчтәлеге, укучылар өйрәнергә тиеш булган әдәбият исемлеге тәкъдим ителә.
Программада укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр конкрет билгеләнә. Ул укучыларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен истә тотып, белем алу ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек итеп, социаль мохиткә яраклаштырып төзелгән.
Фәрит Әхмәтзыя улы Шәйдуллинның «Туган як тарихы, мәдәнияте һәм тарихи һәйкәлләре» дигән электив курс программасы мәктәпләрдә профильле укытуның мәҗбүри атрибуты булган электив курсларга куелган бүгенге көн таләпләренә туры килә, эчтәлеге тулы, структурасында барлык кирәкле бүлекләр дә бар, укыту-тәрбия процессында куллану өчен тәкъдим ителә, Әлмәт төбәге укытучылары өчен методик кулланма булып тора ала.
Рецензия
на рукопись монографии Шайдуллина Фари га Ахметзяповича «Жанр рассказа в татарской прозе»
Научная работа Ф.Л.Шайдуллина посвящена изучению особенностей жанра рассказа, осмыслению его эволюции и многообразию стилевых исканий татарских прозаиков. Актуальность исследования несомненна, гак как является работой обобщающего характера, посвященной татарскому рассказу. Впервые в научный оборот вводится ряд рассказов, не составляющих ранее объект научного осмысления, что позволяет выявить общность и преемственность литературных традиций. Автор, опираясь на многочисленные труды русских и татарских литературоведов, па примере конкретных произведений сумел раскрыть этапы становления татарскою рассказа и на этой основе дает представление о своеобразии развития данного жанра, принципах изображения действительности, индивидуальных особенностях ведущих авторов.
Рассматривая жанровые особенности рассказа, автор отмечает, что рассказ появился на национально-культурной почве, формировался па протяжении столетий и прошел долгий путь становления и развития. В работе на конкретных примерах показана динамика развития рассказа. Интересным является изучение жанра рассказа в контексте развития всей татарской литературы. Анализируя концепцию эпохи и героя, выраженную в рассказах второй половины XX века, автор сумел раскрыть особенности образного мышления прозаиков того времени, в этом ярко выражаются исследовательские качества Ф.А.111айдуллипа.
Отдельная глава монографии посвящена рассмотрению наиболее характерных черт, жанровых разновидностей татарского рассказа конца XX нач. XXI вв. На основе герменевтического подхода выявляется диалектическая связь между социокультурными особенностями эпохи и художествен 11 ым м и ром 11 роизведсн и й. Тематичес кое разнообразие, богатство художественных изобразительных средств наиболее полно показываю! структурное и содержательное богатство жанра рассказа в современной татарской прозе.
Особенно интересным являются выводы Ф.Л.Шайдуллина о гом, что жанр рассказа занимает особое место в современном литературном процессе, выступая не только как один из мобильных жанров, но и как наиболее емкий по своим возможностям. Научная работа Характеризуется обстоятельностью литературоведческого анализа и рекомендуется в печать.
ИНСТИТУТ
ФИЛОЛОГИИ • -Ч Доцент кафедры татарской литературы
и методики преподавания ИФМК . /;
Казанского федерального упивфе^е^а У-
'' "-v,^...-^" 4 У у
шэспвь. .11 .ш> то*. :.йшакаа1ваегдадзацд|;и^-.>ц«и1 uifii
.1 МИНИСТ£РСТао ОБРАЗОВАНИЯ И НАУКИ РОССИЙСКОЙ ФЕДЕРАЦИИ
1ФГАОУ ВПО "ШАНСКИЙ (ПРИВОЛЖСКИЙ) ФЕДЕРАЛЬНЫЙ УНИВЕРСИТЕТ -
\ ОГРН 1021602841391 ИНСТИТУТ ФИЛОЛОГИИ И ИСКУССТВ
J ^ подпясь
: "У Л
. заверяю ,
| Докут ШЖ? /{(/>? f Лесе 1С У /У
. •."••.•j.r; / . »V'it.I'"
Татарстан Республикасы Әлмәт шәһәре муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе “Лицей № 2”
Шайдуллин Фәрит Әхмәтзыя улы Әлмәт шәһәре 2 нче –лицееның югары квалифмкацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Әдәбият дәресләрендә заманча технологияләр куллану үзенчәлекләре
(эзләнү-тикшеренү эшчәнлек нәтиҗәләре)
Эчтэлек
I. Кереш ............................................................................................................. 3
II. Төп өлеш.
2.1.Эзләнү- тикшеренү проектының фәнни һәм лаборатор чыганаклары........................................................................................................5
2.2. Төп нигезнамә - кабул иткән модель-схема.................................................8
2.3. Гамәли эшчәнлектә чагылыш..................................................................12 Нәтиҗә ............................................................................................................. 22
Йомгаклау ...................................................................................................... 23
Кулланылган әдәбият ................................................................................... 28
Кушымта ........................................................................................................ 29
I. Кереш
Җәмгыяви шартлар таләбенә буйсынып, интенсив үзгәрешләргә кушылып, кешеләрнең уй-фикерләре, яшәешебезгә мөнәсәбәтләре уңай һәм тискәре якка кискен үзгәреш кичерә. Уңай үзгәреш дигәндә, халкыбызның мәҗбүрилектән (бик авырлык белән булса да) арына баруын, фикерләү сәләте үсүен күздә тотабыз. Халкыбыз, без күнеккән басынкылыктан арына бара, үзен-үзе яклый ала. Тискәре (дөресрәге каршылыклыдыр) күренеш буларак, каршылыклы дулкыннарны җиңү гайрәтеннән мәхрүм, кыйбласыз халык үзенчә фикер йөртеп, тиз генә мөстәкыйль яшәү рәвешенә күчә алмый. Бер чиктән икенче чиккә тайпылып, әкренләп табигый сайланыш процессында бөтенләй югала бара.
Фикерләр төрлелеге, иҗадилыкка киң мәйдан бирелү кебек кинәт пәйда булган үзгәрешләр чорын кемдер сискәнеп, кемдер сәерсенеп, ә бик күпләр нәфрәтләнеп каршы алды.
Гомумиләштерелгән, чынбарлыктан махсус ераклаштырылган, программа-дәреслекләр, мәҗбүрияткә корылган дәресләр, коммунистик әхлакны кыйбла иткән уку-укыту системасы әлеге җәмгыяви бурычны алырга әзер түгел иде.
Укытучылар да (аеруча әдәбият укытучылары) чор кайнарлыгын тойган хәлдә җиде юл чатында калдылар. Эллекечә укытып булмый, - монысы һәркемгә мәгълүм, әмма яңача укытырга, яңача фикерләргә күбесе әзер түгел. Моның өчен үзеңне җиңәргә, өзлексез эзләнергә, һәм “ачыш-табышыңны” үзең-бер ялгызың якларга, кай очракта, хаклы булганда да кире какмаслык дәлилләр белән исбатларга кирәк иде.Һәм ярдәмгә”яңача” уйланылган дәресләр килде.
. Чөнки педагог-галимнәр ассызыклап үткәнчә, дәрес - белем бирүнең төп формасы, тәрбия орлыклары салуның иң уңайлы мәйданы. Һәм педагогика фәненең нигезләре үсеш – үзгәреш чорына күчкәндә, табигый, дәрес формалары, ысул – алымнары үзгәрешсез кала алмый. Уку – укыту процессының төп берәмлеге – дидактик максатлар да үзгәрешләр агымына кушыла.
Заман үзгәрешләренә кушылуны, яраклашуны фәнни әдәбиятта 80нче елларда гына күренә башлаган “инновация” (яңа, заманча) терминын өйрәнүдән башладык. Иң әүвәл Г.Ибраһимовның “Мәктәптә әдәбият” (1913) Г.Тукайның “Мәктәптә милли әдәбият дәресләре” (1910), Г.Исхакыйның “Тукай мәктәптә” дигән фәнни популяр язмасын, Р.Фәхреддиновның “Әдәбе тәгълим”, “Нәсыйхәт” “Шәкертлек әдәбе” хезмәтләрен өйрәнеп, “Теләсә кайсы чараның яңалыгы – чагыштырмача төшенчә” – дигән нәтиҗәгә килдек һәм һәр яңалыкны конкрет-тарихи аспектта карарга кирәклегенә инандык.
Шул ук вакытта яңалыкны тормышка ашыруның, гадәттән тыш каршылык белән кабул ителүен дә танырга кирәк. Ягъни һәр яңа ысул-алымның, технологиянең дәрес нәтиҗәлелеге өчен алшарт булуы фәнни һәм гамәли нигезләргә туры килә.Без ялгышмадык, чөнки нәкъ менә бүген мәгарифне модернизацияләү концепциясен гамәлгә ашыру шартларында, беренчеләрдән булып, укучыны билгеле бер белемнәр җыелмасын үзләштерүче буларак киңрәк мәгьнәдә кабул итү һәм аның танып-белү эшчәнлеген үстерү икәненә инандык. Эзләнү-тикшеренү юнәлешендә иҗади эшчәнлек концепциясен төзедек. “Нәрсә өйрәнергә? Ничек өйрәтергә? дигән проблематик сораулар циклына гамәли һәм теоретик җаваплар табуны максат итеп куйдык. Эзләнү- тикшеренү проектының төп максаты: инновацион технологияләр кулланып, укыту-тәрбия процессының сыйфатын күтәрүгә ирешүнең мөмкинлекләрен гамәли эшчәнлектә күрсәтү.
Бу максатка ирешү өчен, түбәндәге бурычларны куйдык:
- фәнни-методик әдәбият белән танышу;- заманча технологияләрне куллану мөмкинлекләрен ачыклау- тәгаен технологияләрне куллану үзенчәлекләрен барлау,-гамәли эш төрләрен гомумиләштерү II. Төп өлеш
2.1.Эзләнү- тикшеренү проектының фәнни һәм лаборатор чыганаклары
Н.Ф.Талызина, М.И.Мәхмүтов, Б.Т.Лихачев, Ш.А.Амонашвили,Җ.В.Вилькиев, Ю.П.Бабанский, М.А.Рыбникова, С.Г.Исмәгыйлева А.Г.Яхин,,Д.Ф.Заһидуллина Ф.Ф.Харисов,Ф.А.Ганиева,Ә.М.Закирҗанв,М.Г.Мозаффарова,Ф.Г.Галимуллин хезмәтләре фәнни-эзләнү, гамәли сынау эшчәнлегебезнең төп теоретик чыганаклары булдылар.
Логик эзлеклелеккә нигезләнгән иске стереотипларны җимерергә зур мөмкинлекләр биргән А.Яхинның “V-XI сыйныфларда әдәбият укыту” программасы эзләнү-тикшеренү проектының төп лаборатор чыганагы булып торды.Чөнки телгә алынган программаның төп концепциясе нәкъ менә әдәби әсәрне яңача анализлау алымнары системасын , беренче чиратта, укучының иҗади фикерләү сәләтен үстерүне, баланы дәрес буе уйланырга, эзләнергә, үзе тапкан җавапның дөреслеген исбатларга өйрәтә. Дәреслектә һәр әсәрдән соң сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителә. Шушы сорау һәм биремнәргә җавап биреп укучы үзе нәтиҗәгә килә. Шунысы әһәмиятле: дөрес җавап берәү генә булмый, ягъни берничә җавап берьюлы дөрес булырга мөмкин. Шул рәвешле дәрестә укытучының төп эше укучылар белән иҗади әңгәмә үткәрүгә, ә укучыларның эшчәнлеге китапка язылганнарны кабат сөйләү түгел, ә үзе уйлап, үзе исбат итеп, үзе нәтиҗә ясауга кайтып кала. Укучылар татар әдәбиятын зур кызыксыну белән өйрәнәләр, уйлый, эзләнә, үз фикерләрен әйтә беләләр.
Шулай да “инновация” терминын без педагогик тәҗрибәдәге махсус эшләнгән яисә “очраклы рәвештә генә алынган” яңалык итеп кабул итәбез. Фәнни әдәбиятта “яңалык” һәм “инновация” төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык – ул укыту процессына караган яңа чара (яңа метод, яңа методика, яңа технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип саныйлар. Хәзерге заман таләпләренә туры килә торган белем бирү шәхесне җәмгыятьтәге төрле үзгәрешләргә, тормыш ситуацияләренә, фән нигезләрен ныклы үзләштерүгә әзерләүне күздә тота. Соңгылары исә, яңа технологияләрне файдаланып, иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерү исәбенә, программаларда каралган. Заманча технологияләрне кулланганда, өйрәтү процессы буларак дәрес системасыннан укучыларның “төп яшәү формасына” күчүе күзәтелә (дәрес-иҗат, дәрес-очрашу, дәрес-хезмәт, дәрес-аралашу, дәрес-дуслык, дәрес-концерт, дәрес-әңгәмә, катнаш дәрес, дәрес-түгәрәк өстәл, дәрес-остаханә һ.б.)
Шулардан без,иҗади мөмкинлекләрне, фикерләүне, аралашу күнекмәләрен үстерүне күздә тоткан юнәлешне - проблемалы укыту системасын фәнни нигездә өйрәнүгә, гадәти булмаган дәрес төрләреннән диспут дәресләр үткәрү үзенчәлекләрен ачыклаугм игътибар иттек. Югары сыйныфларда бу төр эшчәнлек безнең тарафтан еш кулланыла .Проблемалы укыту педагогик процессны укытучы җитәкчелегендә укучыларның проблемалы ситуацияләрне чишүгә юнәлтелгән эшчәнлеге буларак карала, шуның нәтиҗәсендә белемнәр үзләштерелә, күнекмәләр формалаштырыла, фикерләү үсә.
Нәкъ менә проблемалы укыту материалны проблемалы ситуацияләр формасында тәкъдим итүне сорый. Проблемалы ситуация укучыны активлаштыручы эш-гамәлләр, уйландыруга,фикер йөртүгә нигезләнгә сораулар ярдәмендә тудырыла. Укытучы укучыларны каршылыклы күренеш белән таныштыра, аны чишү юлын табарга тәкъдим итә. Бер күренешкә төрлечә якын килүюллары билгеләнә, сораулар куела, проблемалы биремнәр бирелә. Проблеманы чишү барышында укучылар яңа белемнәрне үзләштерәләр, мәгълүмат алалар.
Яңача фикерләүне, гадәти булмаган төшенчә- гыйбарәләрне үз иткән укытучылар буларак, укучы шәхесенә юнәлтелгән методологик юншлешләрнең эчтәлеген үзебезчә ачарга һәм гамәлгә кертергә омтылабыз. Тикшеренү –эзләнү эшчәнлегебез барышында фаразланган һәр нәтиҗә
а) яңа фәнни-теоретик мәгълүматларны;
б) конкрет методик күрсәтмәләрне;
в) педагогик технологияләрне;
тирәнтен өйрәнү яссылыгында ясалды.
Функциональ грамоталы шәхес үстерү, ягъни белем, күнекмә, осталык ярдәмендә төрле тормыш мәсьәләләрен чишүгә сәләтле һәм әзер шәхесне үстерү кебек мөһим бурычны хәл итүне таләп итә. Укытучы – танып-белү процессын оештыручы.Укучы – эзләнүле эшчәнлек субъекты.Ата-ана – укытучының актив булышчылар дигән эчтәлекле төшенчәләрне һәрдаим истә тотуны таләп итә. Бәяләүдә өч дәрәҗәле якын килү: мәҗбүри минимум – программа таләпләре – индивидуаль максимум. Процесс һәм нәтиҗәне бәяләгәндә, билге мәсьәләне чишү нәтиҗәсенә генә куела. Бәяләү объекты – гомумкүнекмәләр. Үзбәя, рефлексия. Укытучы үтәргә тиеш төп таләпләр.
Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу, үзгәрүчәнлек үсешне, яңа бурычларны хәл итүне тәэмин итә. Максат итеп куйган нәтиҗәләргә ирешүнең иң кулай юлларын яңа шартларда укытучы үзе сайлый. Билгеле бер нәтиҗәләргә ирешү өчен, укытучы үзе дә эзләнүгә,яңача фикерләүгә сәләтле иҗади шәхес булырга тиеш. Бу – барыннан да элек шәхескә юнәлтелгән педагогик технологияләр файдалануда, яңа идеяләрне гамәлгә ашыру мөмкинлеге бирүче нәтиҗәле технологияләрне кулланышка кертүдә чагыла. Безнең карашыбызча, үстерешле, проблемалы, проектлы укытуның һәм өстәмә белем бирүнең нәтиҗәле технологияләрен кулланышка керткәндә генә төрле яклап формалашкан, иҗади, социаль яктан өлгергән шәхес тәрбияләп була.
2.2. Төп нигезнамә - кабул иткән модель-схема
Мәгълүм булганча, укыту-тәрбия эшләрен оештыруның төп формасы – дәрес һәм укыту-тәрбия процессының нәтиҗәлелеге, барыннан да элек дәреснең сыйфатына бәйле мөнәсәбәттә билгеләнә. Шунысы бәхәссез: яхшы сыйфатлы дәресләрнең алшартлары булып укытучы тәҗрибәсе, гыйльми дәрәҗәсеннән гайре хәзерге заман теориясен нигезле үзләштерү, методик яктан югары хәзерлекле, бүгенге методик юнәлешне билгеләүче технологияләрне уңышлы куллану тора. Дәресләргә куелган җәмгыяви һәм методик таләпләр дә бик җитди. Әлеге бурычларны гомумиләштереп, гадиләштереп, түбәндәге модель-схеманы кабул иттек.
