Минем сыйныфым
Опубликовано 05.11.2019 - 20:41 - Сунгатуллина Рузиля Фаизовна
Сыйныфымда 25 бала белем ала. Аларның һәрберсе аерым бер шәхес, сыйныф эшчәнлегендә һәрберсенең үз урыны, өлеше бар. Төрле бәйрәмнәрдә, чараларда актив катнашабыз, сыйныфыбыз белән экскурсияләргә, музей, кинотеатрларга йөрергә яратабыз. Бергә үткәргән һәр чараны сагынып искә алабыз. Кайбер истәлекләрне сезгә дә тәкъдим итәм.
