
Яраткан әкият геройларын укучылар матур итеп шигъри юллар белән тасвирлаганнар.
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.12 КБ |
Шук та үзе, шаян да
Үчекли, ди, һәркемне.
Рәсем, мультфильм,
Әкиятләрдә яши.
Ләкин аны Былтыр гына
Ел саен алдап йөри.
Күрдегезме, белдегезме
Яраткан героемны?
Алай дисәм,
Юктыр бер генә адәм
Шүрәлене белмәгән.
Үзе усал, үзе ямьсез,
Куркыныч та җитмәсә.
Яратырга була соң
Аның кай җирен генә?
Ышанмыйсыздыр әле,
Сез бит белмисез әле
Яңа елның кичендә
Шүрәле килде безгә.
Арча ягыннан түгел
Безнең урманнан килгән
Миннән башка бәйрәмне
Үткәрмәсеннәр дигән.
Кот очарлык ямьcез үзе,
Кәкре аяк-куллары.
Куркытып йөри шулай
Кечкенә балаларны.
Ул безгә килгән иде
Бәйрәмне бозам, диеп.
Кети-кети уйныйм да,
Чыршыларын урлыйм да
Зур тозак корам диеп.
Тик хәйләкәр, өлгер булдык
Без дә Былтыр шикелле.
Матур гына бәйрәм иттек
Дус итеп Шүрәлене.
Бу әкият кунагына
Шаккатты бөтен шәһәр.
Килегез дә күрегез
Минем сүзләремә сез
Ышанмасагыз әгәр.
Седыше Данил, 32 нче гимназиянең 4 нче б сыйныф укучысы
Су анасы
Көнгә каршы ялтырыйдыр
Алтын тарак кулында.
Сөйлим әле бүген сезгә
Су анасы турында.
Тузган чәчле, җен төсле,
Ул куркыныч булса да,
Яхшы тәрбия бирә
Буыннан буыннарга.
Карак малайларны ул
Алдамаска өйрәтә.
Табигатьне сакларга
Кирәклеген искәртә.
Су кергәндә
Сак булыгыз
Тирәнгә кермәгез, ди,
Әниегезне борчуга
Сез салып йөрмәгез, ди.
Истә тотып үсәбез
Без аның киңәшләрен.
Иң кайгыртучан герой
Ул шигъри тәлгәшләрнең.
Шалдымова Юлия, 32 нче гимназиянең 4 нче г сыйныф укучысы
Таңбатыр
Таңбатыр дигән егетне
Ишеткәнегез бармы?
Ул безнең халкыбызның
Иң көчле каһарманы.
Каршы торган, сынатмаган
Өч Диюгә берүзе.
Туганнарын кичерергә дә
Җитәрлек аның көче.
Ул яшәгән, яши, ди
Үч алуны белмичә
Туганнарына әле дә
Җил-давыл тидермичә.
Хәйләкәрлек, көче белән
Җиңә ул сынауларны.
Дөреслеккә чыгара
Көнчелек, алдауларны.
Таңбатыр әкиятен без
Укыйбыз таңнар калып.
Менә шундый каһарманнар
Үстерә безнең халык!
Галиев Рашид, 32 нче гимназиянең 4 нче д сыйныф укучысы

Муравьиная кухня

Интересные факты о мультфильме "Моана"

10 осенних мастер-классов для детей

Как нарисовать зайчика

Галка в чужих перьях