• Главная
  • Блог
  • Пользователи
  • Форум
  • Литературное творчество
  • Музыкальное творчество
  • Научно-техническое творчество
  • Художественно-прикладное творчество

Мин укыган урам

Опубликовано Фаттахова Люзия Назировна вкл 16.03.2022 - 21:24
Фаттахова Люзия Назировна
Автор: 
Суфиянова Ирина Ринатовна

Һәркем үзе укыган авыл,шәһәрен,урамын белергә тиеш. Ул урам ничек атала, кайчан барлыкка килгән? Бу язмада сүз шул хакта. Үз тарихыңны өйрәнү бик актуаль. Тарихын белмәгәннең киләчәге юк.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мин укыган урам.15.71 КБ

Предварительный просмотр:

Название работы:   Мин укыган урам

Автор: Суфиянова Ирина Ринатовна,ученица  7б класса

МАОУ “Татарская гимназия г.Белебея” РБ

Мин  укыган урам

         Мин укыган урам Сергей Федор улы Горохов урамын йөртә. Ул П.Л.Войков һәм В.И.Ленин урамнарын тоташтыра, аның озынлыгы бер километр. Бу урам 20 гасырның 30нчы елларында барлыкка килгән. Шуңа күрә урамда борынгы истәлекле биналар, йортлар юк.

Кем соң ул С.Ф.Горохов? Ни өчен урамга андый исем бирелгән?

1942 нче елны Башкортстанда 124нче аерым  Кызылбайраклы укчылар бригадасы оеша. Бригада командиры вазифасына тәҗрибәле сугышчы, полковник Сергей Федор улы Горохов (Тула өлкәсендә туган) билгеләнә.

Укчылар бригадасы бүлекчәләре Бәләбәй районының Надеждино, Максютово, Шаровка, Знаменка, Слакбаш, М.Горький исемендәге совхозда һәм Глуховская станциясендә урнаша. 124 нче укчылар бригадасы тулы составта (7 эшелонда) Сталинград фронтына җибәрелә. Горохов бригадасы Идел елгасының уң ягына урнаша. Сталинград өчен сугыш совет халкының батырлык һәм бердәмлеген, көчен күрсәтүче  көрәшләрнең берсе була. Алар арасында безнең якташларыбызның булуы бездә горурлык хисләре уята. Сталинград сугышындагы батырлыклары онытылмасын өчен Бәләбәйдә Волгоградская һәм С.Ф.Горохов исемендәге урамнар барлыкка килә.

Урам башындагы йорт диварына С.Ф.Горохов турында белешмә-тактаташ куелган.

      В.И. Ленин урамы ягыннан төшкәндә, сул якта, ике катлы торак йортлар төзелгән. Астарак, сул якта, “Урал –Батыр” милли –мәдәниятләр үзәге урнашкан. Ул бина 1955 нче елда салынган. Башта ул Төзүчеләр йорты дип аталган, анда төрле җыелышлар үткәрелгән, концертлар, кино да күрсәтелгән.

1998 нче елда ул “Урал-Батыр” дип үзгәртелә. “Урал-Батыр” да  берничә милли үзәк-татар, башкорт, чуваш, мари, украин, славян,  үзәкләре эшли. Балалар, яшүсмерләр өчен төрле тематик кичәләр, дискотекалар, язучылар, күренекле шәхесләр белән очрашулар оештырыла. Өлкәннәр, олылар “Ветеран” оешмасына йөри. Чигү, тегү, бәйләү, бию, вокал, төрле музыка коралларында уйнарга өйрәнү түгәрәкләре бар.  Бина яныннан М.В. Фрунзе урамы үтә. Юл аша гына яңа матур бина калкып чыкты- 2019нчы елда “Матрешка” исемле балалар бакчасы ачылды, анда төрле милләт балалары бакчага йөри. Ул яңача таләпләргә туры китереп, заманча җиһазландырылган, бина  Башкортстан республикасының 100 еллык юбилеена багышлап төзелгән. Балаларның шат тавышлары гимназиягә кадәр ишетелеп тора.

       Урамның уң ягыннан төшкәндә, ике катлы торак йортлардан соң, колонналы матур бер бина- “Яңа буын” өстәмә белем бирү учреждениесе урнашкан. Бина 1935 нче елда төзелгән. Башта ул Пионерлар һәм укучылар йорты дип йөртелгән, ә 2015 нче елда “Яңа буын” дип атала башлый. Әлеге көндә бу бина балаларны төрле түгәрәкләргә җыя: мәктәпкә әзерләү, кул эшләре, театр, инглиз теле, компьютер, шахмат, робот техникасы һәм башкалар.

         Бу бинадан соң тагын “Уралсиб” банкы, “Газпром” биналары урнашкан.

Горохов урамының бер башы Войков урамы белән чикләнә. Шушы ике урам кисешкән юл чатының бер читендә- уң якта- мин укыган уку йорты-сәнгать бүлекчәле татар гимназиясе урнашкан. Төп бина 1995нче елда салынган. Аның янында иске бина- элекке татар мәктәбе бинасы да бар. Татар гимназиясе сәнгать бүлекчәле дип атала, чөнки гимназиядә бию, вокал, рәсем, әвәләү, курай, баян, гитарага өйрәтү буенча өстәмә белем бирү дәресләре укытыла.

Нәүрүз, Сөмбелә, Нардуган кебек милли бәйрәмнәр, Сабантуй, Аулак өй кебек татар халык гореф-гадәтләрен үткәрү күркәм традициягә әйләнгән.

Гимназия алдында укучыларны миләш агалары каршы ала.

            Гимназиягә каршы якта 125 санлы спорт сәламәтләндерү комплексы урнашкан. Фитнес, каратэ, аэробика, бокс, йөзү, көрәш һәм башка спорт төрләре буенча балалар, яшүсмерләр, олылар бу бинада шөгыльләнә, шәһәр,республика күләмендәге төрле ярышлар үткәрелә. Гомумән, мин укыган урамда балалар, яшүсмерләр, өлкәннәр өчен үзеңә ошаган шөгылеңне табу өчен бөтен шартлар да булдырылган. Мин үзем “Урал-Батыр” милли үзәгенең татар бию һәм җыр төркеменә йөрим. Шәһәр, республика буенча үткәрелгән төрле чараларда катнашам. Безнең гимназия укучылары да еш кына “Урал-Батыр”да чыгыш ясыйлар, конкурсларда, төрле чараларда Дипломнар, призлы урыннар яулыйлар.Үткән уку елында 10нчы сыйныф укучысы Шайгарданова Эльвина “Халкым хәзинәсе” конкурсында шигырь сөйләп, Гран-при яулады.

         Горохов урамының ике ягында да агачлар утыртылган, урам төзек, тротуарлар, юл аша чыгу өчен светофорлар урнаштырылган.

         Мин укыган урам миңа бик ошый. Ә сез, дуслар” үзегез укыган, яшәгән урамыгыз турында ниләр беләсез?


Поделиться:

Цветущая сакура

А теперь — мультфильм

Глупый мальчишка

Домик зимней ночью

Кактусы из сада камней