Даутова Роза Мугайяровна

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Даутова Роза Мугайяр кызы сайты

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов

Профессия: Учитель

Профессиональные интересы: Үз белемемне күтәрү өстендә эшләү

Увлечения: люблю читать

Страна: Россия

Регион: Республика Татарстан

Населенный пункт: с.Кавзияково

Место работы: МБОУ "Кавзияковская ООШ"

Навигация

Ссылка на мой мини-сайт:
https://nsportal.ru/dautova-roza
Камиллеккә чикләр юк!

О себе

Мин Даутова Роза Мугайяр кызы. Мин – татар теле һәм әдәбияты укытучысы… Туган телебездә белем бирү    миңа зур бурычлар йөкли. Балаларда туган телебезгә мәхәббәт уяту, милли мәдәниятебезне, сәнгатебезне, татар халкының күренекле вәкилләренең тормышын һәм хезмәтен өйрәнү, аларга карата ихтирам хисләре тәрбияләү.

       Тел ул- байлык. Аны кулланырга өйрәтү- минем максатым. Укучыларымны татар телен яратырга,  аның матурлыгын сиземләргә өйрәтергә  тырышам. Һәр бала, беренче чиратта, шәхес. Минемчә, әлеге гыйбарә укытучылык эшендә алтын кагыйдәләрнең берсе булырга тиеш.  Шуңа күрә  мин, һәр укучыма аерым якын килеп, аңа шәхес итеп карарга тырышам. 

Книги, которые сформировали мой внутренний мир

Халык педагоглары Р. Фәхретдин, К. Насыйри хезмәтләре минем өстәл китабым.

Шулай ук мин Ф. Яруллин шигырьләрен,  Г. Әпсәләмовның ".Ак чәчәкләр" романын, "Мәгариф", "Казан утлары"н яратып укыйм.

 

image

 

Мой взгляд на мир

Һәрвакыт оптимист булырга тырышам. Булганына шөкер итеп яшәүгә ни җитә! Иң мөһиме- сәламәтлек. 

Моё портфолио

Мин I категориялә татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәктәп һәм район, республика күләмендәге бәйгеләрдә катнашырга тырышам. 

Добавить грамоту в портфолио
Мои альбомы