Проектная деятельность в подготовительной группе по творчеству Х.Халикова
план-конспект занятия по аппликации, лепке (подготовительная группа) на тему

Конспект по использованию проектно-исследовательского метода в обучении дошкольников.Данная форма взаимодействия ребенка и взрослого позволяет развивать познавательные и творческие способности ,личность дошкольника,воспитывает бережное отношение к природе.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 11gruppa.docx28.84 КБ

Предварительный просмотр:

Казан шәһәре Мәскәү районының “395 нче номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы” муниципаль  автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Хәкимжан Халиков иҗатына багышланган

татар теленнән интеграл шөгыль

әктәпкә хәзерлек төркеме)

Төркем тәрбиячесе:

                                         Музафарова Г.Г.

Казан, 2018

Тема: Хәкимҗан Халиков иҗаты ( мәктәпкә хәзерлек төркемендә шөгыль)

Максатлар: 1) Балаларны Хәкимҗан Халиковның иҗаты белән таныштыру;

2) Иҗади һәм логик фикерләү сәләтләрен үстерү;

3) Табигатьне сакларга өйрәтү.

Җиһазлау: рәсемнәр, җыр язмалары, аппликация ясау өчен кирәкле материаллар,интерактив җайланмалар, магнитофон, Хәкимжан Халиков портреты һәм китаплары күргәзмәсе, шагыйрь иҗатына багышланган стенд, төсле комнар, альбом битләре.

Файдаланылган әдәбият:

1) Балалар әдәбияты: Хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 2004. – 543 б.

2) Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1993. – 255 б.

                                          Эшчәнлек  барышы

Тәрбияче:Балалар,әйдәгез, барыгыз да чыгыгыз! Матур итеп тезелешеп              басыгыз әле.  Карагыз, безгә бүген  кунаклар килгән!Әйдәгез алар  белән исәнләшеп алыйк

Балалар:Исәнмесез!

Тәрбияче:Ә хәзер балалар урындыкларга утырыгыз, ә мин сезгә әкият  сөйлим.

Яшәгән ди,булган ди  бер  бик акыллы   кеше.Бу кеше бүтән кешеләр эшли белмәгән эшне эшли белгән.Бу һөнәр барлык кешегә дә бирелмәгән .Ә ул кеше   шигырьләр язган һәм китап итеп чыгарган.Тумышы белән ул Әтнә районыннан  бул-ган.Мәктәпне тәмамлагач ул Арча  педагогия училищесысында укыган.Аннан соң ул  мәктәптә ун елдан артык балалар укыткан. Казанда “Ялкын” журналы, “Сабан-туй”газетасы редакцияләрендә эшләгән.аның сезнең кебек кечкенә балалар өчен:”Ничек тизрәк үсәсе?”, “Канатлы куян”,”Зиһен ачкычлары”,”Бәхет чишмәсе” һәм башка бик-бик күп китаплары басылып чыккан.

Тәрбияче:Балалар,мин кем турында сөйләгәнне аңладыгызмы?(Портретын күрсәтү)

Әмир:Әйе аңладык, сүз  Х.Халиков турында бара.

Тәрбияче:Әйе,дөрес  Әмир.

Тәрбияче:Рената,  мин кем турында сөйләдем?

Рената: Сез  Х.Халиков турында сөйләдегез.

Тәрбияче:Бик  дөрес Рената.

Тәрбияче:Ә син Энҗе,  мин кем турында сөйләгәнне аңладыңмы?

Энҗе:Әйе аңладым! Сүз  Х.Халиков турында бара.

Тәрбияче:Әйдәгез бергәләшеп кабатлыйк: сүз  Х.Халиков турында бара.

Тәрбияче:Ә ул кем соң?

Ш. Эмиль:Ул  язучы.

Тәрбияче:Әфарин, Эмиль.

Тәрбияче:Илназ кем  әле ул?

Илназ:Ул язучы.

Тәрбияче: Әйе балалар  ул- язучы, ә нинди язучы ул?

Әмир: ул балалар язучысы.

Тәрбияче:Әйе, балалар язучысы,ә нәрсәләр язган соң ул?

(шигырьләр,әкиятләр,табышмаклар,җырлар,башваткычлар)

Тәрбияче:Менә бер көнне бу язучы юлга  чыккан.Кешеләр белән аралашкан,табигатьнең матурлыгына сокланган. Гадәти генә  күренеш тә  аның тарафыннан  табигатьнең бөек бер сере  итеп кабул ителгән.Нәни укучысын да ул шуны аңларга өйрәткән. Әйдәгез, балалар  торып басыйк та   без дә табигать дөньясына сәяхәткә юлга чыгыйк:

Күктә – кояш, урамда – яз,

Юлга чыктык без бергә.

Ач, табигать, серләреңне,

Яхшылыкка син өйрәт!

(Балалар урында атлап “баралар”)

 Тәрбияче. Мин сезгә Хәкимҗан абыегыз Халиковның   бер  шигырен укып китим әле .

Кичә генә утырттым бит,

Үзен капка төбенә –

Пәке кадап китте икән

Каеныма кем генә...

Дару сөртеп марля белән

Бәйләп куйдым ярасын.

Каеныма тагын берсе

Тиеп кенә карасын.

Тәрбияче:Балалар әйтегез әле шигырь нинди?

Рената:Шигырь моңсу,

Эмиль: Шигырь сагышлы.

Әмир: Шигырь хисле

Тәрбияче:Шигырьдә кайсы агач турында сүз бара?

Ильназ:Каен агачы турында.

Тәрбияче: Каенны шагыйрь ничек сүрәтли?

Алмаз(Әдилә):Каен елый.

Тәрбияче: Ә ни өчен каен елый?

Энҗе: Каенга пәке кадап киткәннәр

Тәрбияче: Ә сез ничек уйлыйсыз, шулай эшләргә ярыймы?

Барысы да: Юк! Алай эшләргә ярамый!

Тәрбияче:Балалар сез агачларны ничек саклыйсыз?

Ш. Эмиль:Мин агачларны кисмим.

Рената: Мин агачларның ботакларын сындырмыйм.

Алмаз(Әдилә): Мин агачларның кайрысын куптармыйм.

Тәрбияче:Сез мине бик нык шатландырдыгыз, балалар. Сез кечкенә табигать сакчылары икән бит .

Тәрбияче:  Балалар,ә каенга пәке кадап киткән кеше ул нинди кеше була инде?

Энҗе:Начар,

Әмир:усал,

Илназ:тәртипсез,

Ш.Эмил:явыз кеше.

Тәрбияче:Бик дөрес! Әйдәгез хәзер уен уйнап алабыз.Барыгыз да түгәрәккә тезелеп утырыгыз.Мин сезгә бүген беләсезме нәрсә алып килдем?Нәрсә бу?

Балалар:Бу йомгак

Тәрбияче:Дөрес,бу йомгак. Ләкин ул гади  йомгак  кына түгел,ә әкияттәге  серле йомгак Ул безгә бүген ярдәм итәр. Әйдәгез,һәр беребез турында матур сүзләр әйтеп түгәрәк эчендә менә бу  серле йомгакны бер-беребезгә тәгәрәтик.Менә мин йомгакны алам,матур сүз әйткәндә бармакка элмәк ясап калам һәм Әмиргә тәгәрәтәм( Әмир –син акыллы,уңган, тырыш,матур,әйбәт,сөйкемле,ягымлы,шәфкатьле,игелекле һ.б)

Тәрбияче:Балалар,карагыз әле,нәрсә килеп чыкты?(нәрсәгә охшаган?)

Балалар:Келәмгә(коверга) охшаган

Тәрбияче:Дөрес,яшел келәмгә охшаган.Ул келәм нәрсәдән үрелде?

Әмир:Матур,ягымлы сүзләрдән үрелде

Тәрбияче:Х.Халиков та тормышта,табигатьтә начарлык булуын теләгәнме балалар?

Балалар:Юк теләмәгән

Тәрбияче: Ләкин кызганычка каршы ул начарлык әле булса да бар.Ул безнең шигырьдән күренеп тора.Каенга безнең ярдәм кирәк балалар(корыган каен рәсемен күрсәтү)Каен нишләгән?

Алмаз(Әдилә):Каен корыган.

Тәрбияче: Ул бездән ярдәм сорый. Ярдәм итәбезме балалар?Әйдәгез яшел келәмне каен астына салабыз

Тәрбияче:Каенга беренче ярдәм ясадык яхшы сүзләрдән үрелгән бу келәм аңа һичшиксез яшәрергә ярдәм итәр!

Тәрбияче: Безнең каеныбыз тулысынча  шул вакытта гына яшәрер әгәр дә без берничә биремне үтәп чыксак.Беренче бирем  менә бу өстәлдәге  рәсемнәр буенча.Игьтибар белән карагыз әле алардагы балалар табигатҗне саклауда кайсылары яхшылык эшли кайсылары начарлык кыла? Сез үзегез белән нинди гамәл алыр идегез: яхшылыкнымы әллә начарлыкнымы?

Әмир: Мин үзем белән яхшылыкны алыр идем(һәр баладан аерым сорау)

Рената: Мин дә  үзем белән яхшылыкны алыр идем

Тәрбияче:Әйдәгез балалар без үзебезгә яхшылыкны,үрнәк күрсәтүче рәсемнәрне генә алабыз,ә начарлары өстәлдә шул килеш калсын(һәрбер бала ала) (Фикер алышу)

Тәрбияче:Син Эмиль кайсы рәсемне алдың?

Эмил:Мин агач утырткан рәсемне алдым.

         Тәрбияче:Ә син Энҗе нәрсә алдың?

         Энҗе:Мин кошларга җим биргән рәсемне алдым.

         Тәрбияче:Син Әмир нәрсә алдың?

         Әмир:Мин кошларга оя ясап элгән рәсемне алдым.

         Алмаз(Әдилә): Мин бакчага чәчәк утырткан  рәсемне алдым.

        Тәрбияче:Күрәм балалар сез барыгыз да дөрес алдыгыз!Ә ни өчен бу рәсемннәрне алмадыгыз?

Әмир: Алардагы балалар начарлык кыла.

Энҗе: агачларны җәрәхәтләргә ярамый.

Илназ:кош ояларын туздырырга ярамый.

Алмаз(Әдилә):бөҗәкләрне рәнҗетергә кирәкми.

Тәрбияче:Булдырдыгыз, балалар!Күрдегезме балалар,сез биремне дөрес үтәгәч,безнең каеныбыз нишли?

Әдилә:Каен яшәрә.

 (Ком белән эш)

Тәрбияче: Карагыз әле балалар ком әченә нәрсәдер яшерелгән.Нәрсә икән бу?Эмиль , ал әле,нәрсә язылган анда?

Эмиль(укый): Та-быш-мак-лар.

Тәрбияче:Ә икенче бирем димәк, табышмаклар икән Әйдәгез әле эзләп карыйк,табышмаклар кайда яшеренгән икән  ( комнан эзлиләр)

1)Аның ике иҗеге

Безгә көн дә сөт бирә

Өченчесен үләннән

Кояш алып бетерә (сыерчык)

2)Ун карлыгач тезелгән

Телефон чыбыгында.

Тагын өчәү өстәлде

Көткәндәй шуны гына.

3)Бераз сайрап утыргач,

Очып китте бишәве.

Саныйм әле,чыбыкта

Калды икән ничәве? (8 карлыгач)

4)Бер иҗеге әйтеп тора

Нинди төстә икәнен,

Икенчесе, “Көш-ш!”  - дисәгез,

Сизмәс очып киткәнен. (Аккош)

Җавапларны әйтеп барабыз һәм кошларны каен агачына утыртабыз,берәр ботак яшәрә бара.

Тәрбияче:Булдырдыгыз,балалар!Безнең каеныбыз хәзер нинди инде?

Рената К:Матур.

Рената Б:Зифа.

Илназ:Күркәм.

Энҗе: Шат.

Тәрбияче:Балалар,сез дөрес әйтәсез.Карагыз әле бу нәрсә?  

Балалар:Алан.

Тәрбияче:Ә аланда  агачлардан  каен бер ялгызы.Аңа дусларыннан башка күңелсездер.Ә сезнең дусларыгыз бармы?

Балалар:Бар.

Тәрбияче:Күпме?

Балалар:Күп.

Тәрбияче:Сиңа дусларың белән  күңеллеме Рената?

Рената: Эйе,күңелле.

Тәрбияче:Әйе балалар. Каеныбызга яшәрергә без инде булыштык.Әйдәгез ,хәзер утырып аңа  аланда күңелле булсын өчен яңа дуслар ясыйк әле. 

Шигырьдәге каенны матур итеп, елмаерлык итеп тасвирлыйк. Х.Халиковның җырын тыңлый-җыңлый эшлик әле.

Аппликация ясау. (Фон буларак, Хәкимҗан Халиков җыры яңгырый)

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар. Сезнең каеныгыз шундый матур, шат булып чыккан.Әйдәгез,каеннарыбызны ялгыз каен агачы янына урнаштырыйк.Ул сезгә рәхмәтле булыр. . Ә дәресебезне шагыйрьнең тагын бер әсәре белән тәмамлыйсым килә. Ул “Уртак әнкәбез” дип атала:

Газиз әнкәм шикелле,

Шундый тырыш, уңган ул:

 Басу тулы игене,

Тауларында урманы.

Саклыйк аны, яшәртик

Бергә-бергә, әйдәгез:

Яшәсен Җир-әнкәбез,

Безнең уртак әнкәбез.

Уртак әнкәбезне саклыйк, урман-агачларны, җәнлек-кошларны, табигатебезне рәнҗетмик!

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

проектная деятельность в подготовительной группе для детей с ОНР

   Метод проекта широко используется в детских садах. Мы представляем проект, подготовленых педагогами, родителями и детьми в подготовительной к школе группе для детей с ОНР по теме "...

Проектная деятельность в подготовительной группе "Уроки на дороге"

Входе работы по проекту в нашей группе пополнилась предметно-развивающая среда...родители былиактивными участниками...этот проект мне показал хороший результатна курсах повышения квалификации и имел п...

Презентация проектной деятельности в подготовительной группе "Все работы хороши"

Презентация проекта "ВСЕ РАБОТЫ ХОРОШИ", проведенной в подготовительной группе для детей с ОНР. Проект был проведен при активном участии родителей. В ходе проектной деятельности дошкольники получили н...

Проектная деятельность в средней группе по творчеству В. Бианки

В материале представлен полный проект с таблицей и приложениями бесед, НОД, итогового праздника...

Проектная деятельность в подготовительной группе группе Проект «Птицы - наши друзья»

В современных условиях проблема экологического воспитания дошкольников приобретает особую остроту и актуальность. Именно в период дошкольного детства происходит становление человеческой личности, форм...

Опыт работы на тему «Приобщение дошкольников к истории, культуре и традициям малой Родины через разные виды деятельности», в рамках проектной деятельности в подготовительной группе «Капелька»

формирование у детей нравственно-патриотических чувств отражены в нашем проекте "Россия - Родина моя!"который реализовывался с 30.10.22 - 16.11.22...