Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе "Зима.Зимние игры."
план-конспект занятия по окружающему миру (подготовительная группа) по теме

Гатина Гулия Минхарисовна

Кыш.Кышкы уеннар проекты буенча йомгаклау эшчәнлеге.Белем бирү өлкәсе: танып белү, нәфис-нәфасәти.Мәктәпкә әзерлек төркеме.

Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү.Балаларның хикәя төзеп сөйли белүләрен ныгыту, рәсемнең эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.Балаларның кыш, кар,боз  үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kysh.kyshky_uennar.doc47.5 КБ

Предварительный просмотр:

Кыш.Кышкы уеннар проекты буенча йомгаклау эшчәнлеге.

Белем бирү өлкәсе: танып белү, нәфис-нәфасәти.

Мәктәпкә әзерлек төркеме

Эшчәнлекнең структурасы:

  1. Кереш өлеш:

Исәнләшү. «Табышмак әйтәм – җавабын тап!» Тәрәзәдән кышкы табигатьне күзәтү. Фикер алышу.

   2. Төп өлеш:

Шигыр сөйләү”Кыш килде”.

Тәҗрибәләр үткәрү: кар һәм боз белән.

Ял минуты.

Фикер алышу «Кышкы уеннар». Иҗади хикәя төзү «Сез нинди кыш уеннар уйнарга яратасыз?»

Дидактик уен «Парын тап»

Хәрәкәтле уен «Нардуган».

   3.Йомгаклау. “Кышкы уеннар” сюжетлы картина ябыштырып ясау.

Максат:  

Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү сыйфатларын тәрбияләү.

Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, эзлекле итеп сөйли белү сәләтен үстерү. Балаларның иҗади күзаллауларын, бәйләнешле сөйләмен,вак кул чукларын үстерү.

Кыш турында белемнәрен тирәнәйтү.Балаларның хикәя төзеп сөйли белүләрен ныгыту, рәсемнең эчтәлеге буенча сорауларга тулы җавап бирүләренә ирешү.Балаларның кыш, кар,боз  үзенчәлекләре турында белемнәрен баету.Кайбер әйберләрнең бер халәттән икенче халәткә керүен тәҗрибә ясау юлы белән күзәтеп, балаларның белемнәрен тирәнәйтү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү

Җиһазлау:кышкы уеннар сурәтләнгән картиналар,кар,боз салынган савыт,төсле кәгазъ, кәгазъ кар бөртекләре,вак сюжетлы рәсемнәр,клей, ак төстәге альбом бите.

Сүзлек өстендә эш: тимераяк,шугалак,чаңгы,кәшәкә,көпшәк,

уалучан.

Алдан үткәрелгән эш: кыш турында әңгәмә, кышкы табигатьне күзәтү,кышкы уеннар иллюстрацияләр карау.

Эшчәнлек барышы

Балалар белән исәнләшү.

«Табышмак әйтәм – җавабын тап!»

Урамнарны агарта,

Бар дөньяны яңарта.

Сафландыра кешене,

Ничек аның исеме? (Кыш)

 Тәрәзәдән кышкы табигатьне күзәтү. Фикер алышу «Кыш килде»

  - Балалар, тәрәзә янына килегез әле. Кышкы үзгәрешләр турында сөйләшик әле. 

- Ни өчен тирә-як ап-ак?

- Елның кайсы вакыты?

- Кыш айлары нинди айлар?

- Кышын нинди үзгәрешләр була?

 - Кыш сезгә ошыймы? Ни өчен?

Тәрбияче: -Әйдәгез,әле кышкы табигать матурлыгы турында,үзебез өйрәнгән шигырне искә төшерик.

Шигыр сөйләү.

     Урманнарга, бакчаларга,

     Урман, кырлар өстенә

     Ак мамыктай  күбәләк кар

     Төшә дә төшә генә.

Һава саф – рәхәт суларга,

Яп – якты бөтен урын.

Кыш бабай, килде кунакка,

Җир киде йомшак тунын.  Г. Латыйп

-Балалар ә сез кыш турында нинди табышмаклар беләсез?

Табышмак әйтү.

  1. Үзе су,үзе каты. (Боз)
  2. Җир өстендә ак мамык (Кар)

3) Үкерә дә, котыра,

         Бөтен җирне тутыра. (Буран)

-Мин дә сезгә бер табышмак әйтәм:

         Йолдыз-йолдыз вак кына,

         Ак мамык сымак кына.

         Өс киеменә куна,

         Тәнгә тисә су була. (Кар бөртеге)

-Дөрес,балалар,кар бөртеге.Мин сезгә савыт белән кар алып кергән идем.Әйдәгез,әле карыйк.(Кар салган савытта су була)

-Балалар,карагыз,әле мин бу савыт белән сезгә дип кар алып кергән идем.Ә ул юкка чыккан.Кар нишләгән безнең?(балалар җавабы тыңлана).

-Кайгырмагыз,хәзер мин Рәзинә апагызга әйтәм,ул безгә кар,шулай ук боз  алып кереп бирер(кар,боз алып керелә)

 Тәҗрибәләр үткәрү: кар һәм боз белән.

а) - Карның һәм бозның эрүен күзәтү: - Карны кулга алгач, кар нишли? (Суга әйләнә) Ни өчен эри?

 - Суны урамда, суыкта калдырсаң, ул нинди халәткә керә? (Алдан әзерләнгән бозны карау)

-Ә хазер бозны кулга алып карыйк. Икесе дә учка тоткач нинди? (салкын).

  Димәк,кар һәм боз җылынганда эриләр,суга әйләнәләр,икесе дә салкын.

б) -Төсләрен карыйк.Кар нинди төстә? (ак). Ә бозның төсе бармы?Димәк,ул нинди? (төссез)

в) –Кызыл төсле картон өстенә кар салыйк,кар аша нинди төстәге картон икәнен күрәбезме?(юк). -Ә хәзер боз белән шулай эшлик.(боз аша күренә) Димәк,кар үтәкүренмәле түгел,ә боз үтәкүренмәле)

г) Карны кул белән тотсак ул йомшак,көпшәк.

Ә боз каты,авыр әйбер белән суксак ватыла,уалучан була.

Хәзер инде боз һәм карның үзенчәлекләрен әйтик:

Кар ак,көпшәк,йомшак,җылыда эри.

Боз төссез,үтә күренмәле, каты, уалучан,җылыда эри.

- Бозның карның нинди файдасы бар? (Шугалак, төрле фигуралар- сыннар ясыйлар,кардан тау ясап чана,чаңгы шуалар)

Ял минуты. 

Кар, кар, кар ява,

Бураннарны туздыра.(Балалар кулларын җилпиләр).

Кулларга төшеп эри,

Үзе бик тиз туңдыра.(Балалар уч төпләрен ышкый).

Йомшак карны алабыз,

Аннан туплар ясыйбыз.(Җирдән кар алалар).

Кар атышып уйныйбыз,

Бик күңелле яшибез. (Кар аталар, кул чәбәклиләр).

Балалар,без хәзер сезнен белән кар атышып ял итеп алдык.Ә кыш көнне тагын нинди уеннар уйнап була сон?

Фикер алышу «Кышкы уеннар»(балалар кышкы уеннар чагылдырган картинаны алып,җөмләләр төзиләр һәм тактага беркетеп баралар).

Иҗади хикәя төзү «Сез нинди кыш уеннар уйнарга яратасыз?»

Балалар бу сорауга чиратлашып җавап бирәләр. Мәсәлән: мин чаңгы шуарга яратам.

 - Уен вакытында сез нинди куркынычсызлык кагыйдәләрен үтисез?

Дидактик уен «Парын тап»

 -Балалар, карагыз әле монда,кар бөртекләре очып кергән.Аларга  рәсемнәр ясалган,аларның парларын табарга кирәк (бирелгән рәсемнәрне мәгънәләре буенча туры килерлек итеп парлаштыру). Мәсәлән: чаңгы – таяк, кәшәкә – шайба, чана – тау, боз – тимераяк,кар –кар бабай.

Хәрәкәтле уен «Нардуган». Бер бала уртага чыга. Башка балалар, аның тирәли бер түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып, түбәндәге нардуган җырын җырлап әйләнәләр.

Син уртада, без кырыйда,

Әйләнәбез, нардуган.

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам!

Җыр бетүгә, уртадагы бала нинди дә булса бер хәрәкәт ясый(кар ату,чаңгыда шуу,тимераякта шуу, түгәрәктәге балалар шул хәрәкәтне кабатларга тиешләр.

“Кышкы уеннар” сюжетлы картина .

Вак рәсемнәр ярдәмендә күмәкләп “Кышкы уеннар” сюжетлы картина ябыштырып ясау.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия По ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе Тема: «Путешествие капельки»

Перспективный план работы по формированию экологической культуры у детей дошкольного возраста...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе на тему: «Из истории жилища».

Цель: Совершенствование знаний о разных видах жилища.Образовательные задачи: Познакомить детей с историей жилища;Развивающие задачи: Развивать речь, творческое воображение, мышление детей;Воспитательн...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе. Тема: «Зимушка-зима».

Цель: Обобщить и систематизировать представления детей о характерных признаках зимы, продолжать учить самостоятельно находить их; учить устанавли...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе «Улицы моего города» ...

Конспект занятия по «Ознакомлению с окружающим миром» в подготовительной к школе группе на тему: «Семья и семейные ценности»

Цель: углубить представления воспитанников о семейных ценностях и традициях семьи, объединяющих родных и близких людей....

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе с использованием ИКТ Тема: «Стоит над Бией град старинный»

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе с использованием ИКТ Тема: «Стоит над Бией град старинный»...

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе «Дикие животные нашего края», приложение к конспекту

Конспект занятия по ознакомлению с окружающим миром в подготовительной к школе группе «Дикие животные нашего края», приложение к конспекту...