опыты-эксперементы
материал на тему

опыты-эксперементы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon opyty-eksperimenty.doc226 КБ

Предварительный просмотр:

                                                   

                                                               

             Тәҗрибәләр аркылы-экологик тәрбия бирү.

 Экология- тере организмнар белән тирәлек арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне өйрәнә торган фән.

          Промышленностның үсүе җирнең тереклек дөнясына зур йогынты ясый: табигать байлыклары кими бара, үсемлек һәм хайваннарның күп төре юкка чыга.

Экологик белемнең җитәрлек булмавы әйләнә –тирәлектә күрелмәгән үзгәрешләргә китерә. Россия Федерациясенең ”Әйләнә-тирәне саклау турында” гы законы өзлексез экологик белем бирү системасын булдыруны күз алдында тота. Аның максаты – җәмгыятьтә һәр кешенең, халыкларның экологик  культурасын үстерү.

Тәрбиячеләр алдында балаларга экологик белем бирү, аларда экологик фикерләүне үстерү, балаларны экологик культурага өйрәтү бурычлары тора. Аларны   тормышка  ашыру өчен нәтиҗәле  алымнар һәм ышандырырлык фактлар кулланып эзлекле эш алып барырга кирәк.

Эшне әйләнә – тирә күренешләргә карата күзәтүчәнлек, игътибарлылык тәрбияләүдән башларга кирәк. Чөнки соңгы вакытта хәтта өлкәннәр арасында да күзәтүчәнлекнең нык кимүе сизелә башлады. Кайберәүләр еш кына әйләнә-тирә дә очып йөргән чыпчыкны-песнәктән яки арышны бодайдан аера белми.

Кеше үзен чорнап алган тирәлектә югалып калмасын өчен, аны кечкенәдән табигатьнең серләренә төшендерә башлау зарур. Әнә шулай эшләгәндә генә сабый күнелендә әйләнә-тирә мохит белән кызыксыну туа, әкренләп, табигаттәге матурлыкны күрә  һәм аңлый белергә өйрәнә. Бу исә аңарда табигать байлыкларына сакчыллык сыйфатлары да тәрбияли. Ләкин бала берәр җисем белән танышканда аны тотып, иснәп, тыңлап, кабып карап таныша. Табигатьтә бөҗәкләр белән танышканда алар бөҗәкләрне имгәтәләр, бигрәк тә күбәләкләрне канатсыз, конгызларны мыекларсыз яки аякларсыз калдыралар. Шушындый күзәтүләрдән соң, балаларның мондый “күзәтүләренә” дөрес юнәлеш бирергә, табигатьтәге барлык нәрсәгә сакчыл караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләүгә  юнәлтелергә тиеш икәнлегенә төшенәсең.

Тәҗрибә шуны раслый, күрсәтмәлелектән башка балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләп булмый. Шуңа күрә дә безнең бакчада холда табигый зона оештырылган һәм җиһазланган. Анда төрле ел фасылларын күрсәткән күренешләр белән бергә чын көртлек кошының киптерелгән гәүдәсе дә бар. Ә инде балыклар белән танышу өчен безнең бакчада бассеин бүлмәсендә ике зур аквариум урнаштырылган. Кечкенәләр төркеменнән башлап балалар балыкларны  теләп күзәтә башлыйлар.

Экологик тәрбия бирү эшенә балалар бакчасының һәр төркемендә табигый зоналар оештыру һәм аларны табигать календарләре белән җиһазлау уңай йогынты ясавын әйтергә кирәк. Ул нәниләргә экологик тәрбияне өзлексез, максатчан итеп алып барырга ярдәм итә.

Балалар белән еш кына экологик сукмак буйлап экскурсияләргә дә чыгабыз. Алар гадәттә, билгеле бер максат белән оештырыла. Безнең бакчада экологик сукмак буйлап максатлы экскурсияләр өчен барлык шартлар да тудырылган. Анда җимеш агачлары, куаклары, төрле-төрле агачлар, яшелчә бакчасы, басу, төрле сорттагы чәчәкләр үстерелә. Максатлы экскурсияләр вакытында нәниләрнең игътибарын агачларга, үсемлекләргә генә түгел, бәлки кырмыскаларга, файдалы яки зарарлы кортларга, бал кортлары, чебен черки, кигәвен кебекләргә, аларның яшәү рәвешләрен ачыклауга юнәлтәбез. Шуның белән бергә аларны табигатьтә үз-үзеңне ничек тотарга кирәклегенә дә өйрәтәбез.

Күп кенә экологик юнәлештә эшләүче тәрбиячеләр эшләрен “шөгыльләр“ формасында үткәрергә яраталар. Шөгыльләр ничек кенә кызыклы, аңлаешлы оештырылмасын, бала үзе тотып, иснәп тәҗрибә ясап ңәтиҗә ясаса аңа аңлаешлырак та, кызык та. Җәй көне балага танышу өчен иң якыны балчык, ком, су, ташлар һәм үсемлекләр. Шуның өчен дә тәҗрибәләр, сынаулар үткәрергә  уңай вакыт.

Балаларга 3-4 яшлек вакытында кыш көне кар үзенчәлекләре белән таныштыру буенча тәҗрибәләр үткәрергә мөмкин. Соңыннан суның бозга һәм бозның суга әйләнүен тәҗрибәдә карарга була. Ә инде балага 4-5 яшьтә үсемлекләр белән дә тәҗрибәләр бик кызыклы һәм аңлаешлы. 5-6 яшлекләргә елга комының үзенчәлекләре, табигатьтә су әйләнеше, һава белән җил турындагы тәҗрибәләр үткәрү кирәк. 6-7 яшлек балалар өчен җир төзелеше, аны пычратучы сәбәпләр, кешенең табигатькә турыдан- туры бәйләнешле булуы турында  күп тәҗрибәләр үткәрергә була. Шулай итеп бала 7 яшкә кадәр күзәтүләр,   тәҗрибәләр, сынаулар, тикшерүләр аркылы кешелекнең яшәеше өчен тирә-юньгә сак караш кирәклегенә төшенә.

Бу эштә әти-әниләр дә катнашса баланың кызыксынуы тагында арта.

Түбәндәге тәҗрибәләрне бакчада да, өйдә дә үткәрергә була.

Балага 3 яшьтән соң, банкадагы суның вакыт үтү белән төсен ничек үзгәртүен күрсәтергә була. Гади банкага яки стаканга су салып, анда 1 таблетка фенолфталеин (аптекада сатыла яки пурген) салсагыз, су үтә күренмәлегә әйләнә. Яңадан бу суга чәй содасы салсагыз су алсу-кураҗиләге төсенә керүен күрерсез. Балага бу фокус булып күренер. Әгәр дә инде шушы ук суга уксус яки лимон кислотасы  салсагыз су яңадан үз төсенә кайтыр.

Балада бигрәк тә зур кызыксыну уятучы гади күренеш: чәй содасын күбрәк алып (2 аш кашыгы), чәй тәлинкәсенә салырга һәм аның өстенә шешәдән уксус агызырга, тәлинкәдәге сода кайный башлый. Әгәр дә инде бу күренешне пластилиннан ясалган вулканны да утыртып уксусны вулкан өстеннән салсаң  вулкан астындагы чәй содасы кайнап вулкан ата башлавын күрү баланың исендә бик озак сакланыр.

Кристалларның үсүен күзәтү бигрәк тә кызыклы.

Нык консентраицияле су әзерлибез, өстенә тоз салганда эремәслек булсын. Шушы эремә өстенә әкрен генә бер башы бөкләнгән тимер чыбыгы төртәбез. Күпмедер вакыттан соң тимер чыбыгына кристаллар үсә башлавын күрербез.

Җелатин белән үткәрелгән тәҗрибә дә балага охшамый калмас.

Моның өчен: Стаканның 4\1 салкын суга 10 гр. Коры җелатин салып аның бүрткәнен көтәбез. Кайнар сулы савытка утыртып, җелатинның бөтенләй эреп беткәнен көтәбез. Шушы эремәне нечкә катлам белән полиэтилен пленкага агызабыз һәм суынганын көтәбез. Барлыкка килгән юка кәгаздән балык сүрәтләре кисәргә була. Бу балыкны юка киптергечкә куеп аңа һава өрсәгез ул бер яктан кабарып күләмле балыкка әйләнер.  Шушындый ук алым белән боз рәсемнәрен сакларга була. Моның өчен 2-3 тапкыр әзрәк җелатин алына, җылы эремәне тыялага агызып морозилкага кую кирәк. Су кристаллашып кыш көне тәрәзәгә ясалган рәсемнәр төшәр. 3 көннән суынган эремәне алып, җелатин эрегәч пыялада бозның кристалларын күзәтергә була.

Индикатор кәгазь белән тәҗрибәләр.

Индикатор кәгазьне чәй, аш, су белән чылатып карарга була. Аның төсе төрле төскә үзгәреп баланы аптырашта калдырыр, бигрәк тә тозлы су белән чылату.

Серле хат” тәҗрибәсе.

1.Сөткә манган пумала белән кәгазгә сүзләр язарга һәм кипкәнен көтәргә. Аны пар өстендә тотып яки үтүк белән үтүкләп укырга була.

2.Лимон согы яки лимон кислотасы белән язылган хатны уку өчен суга берни  чә тамчы йод тамызган  су белән чылату җитә.

Сулыкларга түгелгән нефтьнең зыяны” тәҗрибә.

Максат: балаларга сулыкларның нефть белән пычрануы суда йөзүче кошларга, балыкларга китергән зыянын аңларга булышу.

Тәҗрибә өчен кирәкле җиһазлар: Кош каурыйлары, сыек май.

Барышы: Коры кош каурыен очыртып карыйбыз,ул төрле юнәлешләр ясап очканын күзәтәбез.

Кош каурыен сыек майга манып (нефть белән пычрануын әйтеп) очыртып карыйбыз. Аның инде таш булып аска таба төшүен күрәбез.

Аңлату: Кошларга каурыйлар очканда ярдәм итүен, кош канат какканда һаваны аска таба этеп үзләре бу вакытта өскә күтәрелүләрен анлатабыз.

Ә инде суда йөзүче кошлар (үрдәк, каз һ.б) суга төшеп утырып йөзгәндә, нефть белән каурыйларының пычрануын аңлату. Нефть белән пычранган каурыйлар укмаша һәм аларның канатлары һаваны аска этә алмый башлый, кош очып өскә күтәрелә алмый. Шулай итеп алар үзләренең җанварларының табышына әйләнәләр.

Судагы нефтьнең зыяны” тәҗрибә.

Тәҗрибәнең максаты: кешеләр саксызлыгы аркасында түгелгән нефтьнең зыянын аңлау һәм аны чистартуы  бик авыр икәнлегенә төшенү.

Тәҗрибә өчен кирәкле җиһазлар: үтә күренмәле пластик савыт,пластик көпшә пластилин, кыстыргыч, банка, су, сыек май.

Әзерлек эше: Контейнерны тишеп көпшәне тыгабыз, пластилин белән сылый быз. Ачык башын кыстыргыч белән кыстырабыз.

Барышы: Контейнерга су салабыз - бу безнең елга яки күлебез була.Суга нефть  түгелә-сыек майны салабыз. Ул су өстенә җәелә.Май суның өстен каплап суга һава кермәвен аңлатабыз (өйдәге аквариумнарны да пленка белән капларга ярамавын әйтү). Шунлыктан суда яшәүче балыклар һ.б су җәнлекләре һава җитмәүдән үләләр.

Балаларга су өстендәге майны җыеп алуларын сорау(кашык тәкъдим итү),җы еп алып булмавына төшенәләр.Кыстыргычны алып көпшәдән суны банкага агызабыз .Чиста су банкага агып майлы су һаман да елгада калуын күрәбез.

Шулай итеп без су өстендәге нефтьне җыйганчы күпме балыклар, су җәнлекләренә зыян килүенә төшенәбез.

Ташландык матдәләрнең туфракка зыяны” тәҗрибә.

Тәҗрибәнең максаты:ташландык матдәләрнең ничек итеп туфракка үтеп кер үен һәм анда озак вакыт саклануына, кешеләрнең үзләренә зыянлы булуына  төшендерү.

Тәҗрибә өчен кирәкле җиһазлар:Үтә күренмәле зур пыяла савыт,ком,пыяла   савытның өстен капларлык 2 см.киңлектә гупка,пипетка,шприц,су белән су сипкеч,кара буявы,шакмак кисәге.

Барышы:контейнер төбенә җирнең беренче катламы итеп ком җәябез, өске    катлам итеп гупка җәябез.Җирне таулы урын итеп, савыт астына кечкенә шакмакчык кыстырабыз.Пепетка ярдәмендә кара буявын җиргә тамызабыз      (бу бер кешенең ялгыш зарарлы әйбер түгүен аңлатабыз.)Безнең зарарлы әйберләрне, завод ,фабрикалар калдыкларынын күп тугелун әйтеп үтәргә кирәк. Менә хәзер җир өстенә яңгыр ява(су сипкече белән су сибү). Туфрак чистардымы?Хәзер бер бала тикшереп карар-шприц белән “җирдәге” су ны суыртып карый. Су пычрак булуын күрәбез. Әгәр без су суырткан урында  кешеләр су эчә торган кое булса? Мондый су эчәргә яраклымы? Юк билгеле.      Әгәр шушы урында җиләк яки алма агачы үссә,җиләк тә,алма агачының алмасын да ашарга ярамавына төшенәбез.

Нәтиҗә: Завод, фабрикалар ташлаган,кешеләр үзләре ташлаган чүплекләр табигатькә, туфракка, кешеләрнең үзләренә үк күп зыян китерүен аңлыйбыз.  Мондый урыннардан җиләкләр,гөмбәләр җыеп ашарга,суны краннан кайна маганын эчәргә ярамавына төшенәбез. Чөнки безгә суны җир астыннан суыр тып краннарга бирәләр.

Бүлмә гөлләре белән тәҗрибәләр:

Бальзамин гөленең сабагы үтә күренмәле булганлыктан,андагы үткәргеч җепселләр гади күзгә дә әйбәт күренә. Сабагының үтә күренмәле булуы суның көпшәләр буйлап хәрәкәт итүен күзәтергә мөмкинлек бирә. Әгәр дә банкага кара буяулы су салып ,аңа бальзамин гөленең сабагын утыртып куйсаң, буяулы суның гөл сабагы буйлап ничек тиз күтәрелүен күзәтергә була. Әлеге гөл сабагының аркылы кисемен лупа аша карасаң үткәргеч көпшәләр күрергә мөмкин.

Кычыткан гөленә (блюме колиус) кояш нурларының тэсире.

Кычыткан гөлен кояш нурларына тәрәзә төбенә куйсан аны яфраклары ачык төскә керәләр һәм яңа бизәкләр дә хасыйл була.

Тәҗрибәләр өчен кирәкле җиһазлар: үтә күренмәле төрле зурлыктагы пластик савытлар, үлчәмле стакан, кашык, җилем перчатка, пипеткалар, шприцлар, җилем груша, бөгүлечән җилем торбалар, агач көрәкчекләр, таякчыклар, төрле тотып алгычлар, метр, линейка, үлчәү, компас, ком сәгате, фонарь, шәм, кайчы, клеонка һәм чүпрәк аляпкычлар, соскы, щетка, төрлечә зурайткыч лупалар, көзгеләр, магнитлар, гупкалар, көрәкләр, тырмалар, су сипкечләр, носилкалар.

Күзәтү тәҗрибә үткәрергә яраклы җисемнәр: ашый торган дөге, изюм, тоз, шикәр комы, он, крахмал, кофе, күмер, чәй.

Эрүчән исле җисемнәр: ванна өчен тоз, балалар шампуны, ванна күмеге, йода, марганцовка, зиленка, төсле рәсем буяулары.

Табигый материаллар: ташлар, имән чикләвекләре, агач кайрылары, ботаклар, акбур, туфрак, үзле балчык, орлыклар, чикләвек кабыклары, күркүләр, каурыйлар, әкәм-төкәм кабыклары.

Кулланудан арткан җисемнәр: төрле төсле кәгазьләр, чүпрәк кисәкләре, капкачлар, мамык, киптергечләр, җеп, җилем.