Главные вкладки

    Турыдан-туры белем биру эшчәнлеге конспекты ,икенче кечкенәләр төркем балалары белән : «Әминәдә кунакта».
    план-конспект занятия по развитию речи (младшая группа) по теме

    Төрле уеннар аша балаларнын сөйләм телен үстерү

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Файл dokument_eminede_kunakta.docx27.14 КБ

    Предварительный просмотр:

                                                                    Ахмадуллина Гөлназ Мәгьсүм кызы

    Iквалификацион категорияле тәрбияче,

    МБДОУ  «Солнышко»

    Тема«Эминэдэ кунакта»

    (II кечкенәләр төркеме өчен)

    Максат: Төрле уеннар аша балаларнын сөйләм телен үстерү.

    Бурычлар:

    1.​ Өйрәту: балаларны сөйләмдә берлек hәм куплек кушымчаларын дөрес кулланырга hәм жөмләләр төзергә өйрэту, аларда матур әдәбиятка кызыксыну уяту.

    2.​ Үстерү: балаларнын фикер сәләтен үстерү, хәтерләрен ныгыту.

    3.​ Тәрбияви: балаларда үзара дустанә мөнәсәбәт, әдәплелек, уенчыкларга карата сак караш тәрбияләу.

    Жиhазлар: Әминә исемле зур курчак, төрле уенчыклар: зур hәм кечкенә аю, зур hәм кечкенә куян,зур hәм кечкенә песи, әтәч, эт, зур hәм кечкенә туп, зур hәм кечкенә машина, самолет, зур hәм кечкенэ курчак.

    Балалар белән алдан эшләнгән эш: шигырьләр ятлау, балаларнын кемнәргә кунакка йөрулэре турында әнгәмә кору, өйдэн алып килгән фотосурәтләрен кулланып стенгазета чыгару.

    Тәрбияченен әзерлеге: хат әзерлэу, булмәне бизәу.

    Шөгыль барышы

    Балалар ярымтугәрәк ясап басалар.

    – Балалар, безгә буген хат килде. Әйдэгез укып карыйк эле, кемнән икән ул?«Исәнмесез, балалар. Мин сезне кунакка чакырам. Әминә»

    – Балалар, сез кунакка йөрергә яратасызмы?

    – Әйе, яратабыз.

    – Ә сезнен кемнәргә кунакка барганыгыз бар?

    – Әбилэргэ, бабайларга, апаларга, абыйларга.

    – Балалар,безне Әминә кунакка чакыра, барабызмы Әминәгә кунакка?

    – Әйе, барабыз.

    – Кунакта үз-үзенне ничек тотарга кирәк?

    – Яхшы, тәртипле, әдәпле, кычкырмаска, йөгереп йөрмәскә.

    – Балалар, кунакка нәрсәгә утырып барып була?

    – Автобуска, машинага, поездга, самолётка...

    – Әйдәгез, без поездга утырып барабыз. ( Балалар бер-берсе артына тезелешеп «чух – чух – чух», «ту – ту – ту» диеп булмә уртасына узалар).

    – Балалар, менә безне Әминэ каршы ала. Әйдәгез, анын белэн исәнләшик.

    – Исәнме, Әмин!

    – Исәнмесез, балалар! Мин сезне күрүемә бик шатмын. (Балалар урындыкларга утыралар).

    – Балалар, карагыз эле, Әминәнен ничек куп уенчыклары бар. Әйдәгез, аларны атап чыгабыз.

    «Уенчыкны ата» (дидактик уен)

    – Балалар, берәр уенчык алыгыз да, безгә ул уенчык турында сөйләгез.

    – Мин аю алдым. Ул йомшак.

    – Мин куян алдым. Ул каты.

    – Мин самолет алдым. Ул оча.

    – Мин песи алдым. Ул йомшак.

    – Бик яхшы, балалар! Ә хэзер әйдәгез туп белән уйнап алабыз. ( Балалар тугәрәрәк ясап басалар).

    «Бер – куп» (дидактик уен)

    – Балалар, мин сезгә туп бирәм hәм уенчыкны атыйм, ә сез шул уенчыкны күп итеп әйтегез.

    – Туп. – Туплар.

    – Машина. – Машиналар.

    – Шар. – Шарлар.

    – Курчак. – Курчаклар.

    – Балалар, Әминэнен дусты ак аюнын сезнен белән уйнап аласы килә икән. Уйныйбызмы анын белән?

    – Әйе, уйныйбыз.

    «Нәрсэ юкка чыкты?» (дидактик уен)

    Өстэәлгэә самолет, машина, курчак, песи, куян куела, балалар уенчыкларны атап чыгалар hәм исләрендэ калдырырга тырышалар.

    – Балалар, хәзер күзләрегезне йомыгыз. (Тәрбияче бер уенчыкны яшереп куя).

    – Балалар, күзләрегезне ачыгыз да игътибар белән карагыз, нинди уенчык юкка чыкты?

    – Самолёт юкка чыкты. (Уен 2 – 3 тапкыр уйнатыла).

    – Ә хәзер ял итеп алыйк.

    Без уйнарга яратабыз,

    Әйләнәбез, сикерәбез.

    Сикерәбез, әйләнэбез,

    Менә шулай ял итәбез.

    – Балалар, Әминэ сезгә «серле капчыгы» бар,анда нәрсәләр бар икэн?

    «Серле капчык» (дидактик уен)

    Капчыкка 5 уенчык салына: песи, әтәч, куян, эт, туп. Балалар кулларын капчыкка тыгып, бер уенчыкны табып, карамыйча капшап кына шул уенчыкны танып белергә тиешләр hәм балаларга курсәтәләр.

    – Мин туп таптым.

    – Балалар, без бит туп турында шигырь дэ белэбез. Эйдэ, Эмир, сойлэп бир эле.

    Туп.

    Туп – туп тубыбыз,

    Син безнен матурыбыз,

    Тишмэбез дэ югалтмабыз,

    Оста тота кулыбыз.

    – Рэхмэт, Эмир.

    – Мин песи таптым.

    – Балалар, кем безгә песи турында шигырь сөйли? Айсылу, сөйлэп бир әле.

    Пескәем.

    Бар кечкенэ пескэем,

    Бик акыллы дускаем.

    Ап – ак йонлач кулмэге…

    Бизи безнен булмэне.

    – Мин эт таптым.

    – Алина, эт турында бер шигырь сойлэ эле.

    Маэмай.

    Минем бар бер маэмаем,

    Кара борын Акбаем.

    Куп йогерэ, куп орэ,

    Куп ишетэ, куп курэ

    – Балалар, маэмайны икенче торле ничек эйтеп була?

    – Эт дип эйтеп була.

    – Дорес, балалар.

    – Мин куян таптым.

    – Зифа, безгэ куян турында шигырь сойлэ эле.

    Куян.

    Тышта янгыр ява коеп,

    Утыра куян боегып –

    Ойгэ кермичэ калган,

    Ботен жире чыланган.

    – Мин этэч таптым.

    – Балалар, кем этэч турында шигырь белэ? Эйдэ, Алия, сойлэп бир эле.

    Этэч.

    Иртэн бик иртэ тора,

    Канат кагып кычкыра:

    – Кикрикук! – Кикрикук!

    Тор иртэрэк: эшен куп.

    – Рэхмэт, балалар. Уйнаганнан сон уенчыкларны нишлэтергэ кирэк?

    – Жыештырып куярга кирэк.

    – Дорес, балалар. Эйдэгез хэзер уенчыкларны жыеп куябыз. Зур тартмага зур уенчыкларны, э кечкенэ тартмага кечкенэ уенчыкларны салабыз.

    «Зур – кечкенэ» дидактик уены.

    Берэр бала чыгып, ике уенчыкны алып, кирэкле тартмаларга сала.

    – Бу туп зур, э бу туп кечкенэ.

    – Бу курчак зур, э бу курчак кечкенэ.

    – Бу аю зур, э бу аю кечкенэ.

    – Бу песи зур, э бу песи кечкенэ.

    – Бу машина зур, э бу машина кечкенэ.

    – Балалар, без буген шогыльдэ нишлэдек?

    – Эминэгэ кунакка бардык. Уеннар уйнадык. Шигырьлэр сойлэдек. Уенчыклар белэн уйнадык. Аларны жыештырып куйдык.

    – Балалар, сезгэ уенчыклар белэн уйнавы ошадымы?

    – Эйе, ошады.

    – Балалар, уенчыклар ватылмасын очен нишлэргэ кирэк?

    – Уенчыкларны ташламаска, атмаска, чэчмэскэ.

    – Уйнаганнан сон жыештырып куярга.

    – Эминэгэ дэ сезнен белэн уйнау бик ошады, шуна курэ ул сезгэ кечкенэ генэ кучтэнэчлэр бирэ.

    –Рэхмэт, Эминэ.

    – Балалар, безнен китэр вакыт та житте, эйдэгез, Эминэ белэн саубуллашыйк.

    – Сау бул, Эминэ.


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    Турыдан-туры белем биру эшчәнлеге конспекты ,өлкәннәр төркеме балалары өчен «Сания әбидә кунакта.”

    Турыдан-туры белем бирү эшчәнлеге конспекты: "Сания әбидә кунакта"....

    Турыдан-туры белем биру эшчәнлеге конспекты ,уртанчы төркем балалары белән танып белү үсеше буенча: «Искитәрлек чәчәкләр дөньясы».

    Турыдан-туры белем биру эшчәнлеге конспекты ,уртанчы төркем балалары белән танып белү үсеше буенча: «Искитәрлек чәчәкләр дөньясы»....

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Китаплар безнең дуслар"

    Әлеге шөгыль балаларда белем чыганагы буларак китапка кызыксыну булдыру; китапларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кояшны эзләп сәяхәт"

    Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Төсләр иленә сәяхәт"

    Әлеге шөгыль балаларның төп төсләрне (кызыл, зәңгәр, сары, яшел) белүләрен ныгыту, бармак моторикаларын үстерү, ярдәмчеллек хисе тәрбияләү максатында үткәрелде....

    Балалар бакчасында икенче кечкенәләр төркеме өчен шөгыль конспекты "Кошлар кайта"

    Әлеге шөгыль балаларга экологик тәрбия бирү, аларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү максатында үткәрелде....

    « Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә» темасына әти –әниләр җыелышы конспекты. (икенче кечкенәләр төркеме өчен)

    Икенче кечкенәләр төркемендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналар җыелышы Ата-аналар җыелышында катнашучылар: ата-аналар, балалар,  тәрбияче.Тема. Сәламәтлек – кече яшьтән тәрбияләнә.Мак...