“Сүзлек эше- бәйләнешле сөйләм нигезе.”
учебно-методический материал по развитию речи на тему

Габдрахманова Гульгена Рифгатовна

Работа представлена на татарском языке. В работе рассмотрела  методы и технологии работы со словарем.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл suzlek_eshe-_bylneshle_soylmnen_nigeze.docx24.29 КБ

Предварительный просмотр:

ТР, Апас  муниципаль районы

Морзалар “Умырзая” балалар бакчасы

“Сүзлек эше- бәйләнешле сөйләм нигезе.”

Тәрбияче:

Габдрахманова Гөлгенә Рифкать кызы

2018 ел

 Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү -  балалар бакчасы тәрбиячеләренең төп бурычы булып тора.

  Сөйләмнең үсүе иң беренче чиратта сүзлек запасының ни дәрәҗәдә бай булуыннан тора. Балаларның сүзлек запасын тулыландыру, бәйләнешле сөйләмне  үстерү һәм грамматик яктан дөрес сөйләшүләренә ирешү, аларның шәхес буларак та үсүләрен кайгырту ул. Ә сөйләмнең мәгънә ягыннан тирәнәя баруы, исем, сыйфат, фигыльләр исәбенә сүз запасы арту белән бәйле.

        Бу турыда О.С.Ушакова үзенең “Программа развития речи детей дошкольного возраста в детском саду” программасында болай ди: “Сүз – телнең берәмлеге. Ул предмет, күренеш, процессны эзлекле ачыклау өчен хезмәт итә, ә сүз өстендә эшләү – сөйләмне үстерү системасында иң мөһим чара. Телнең сүзлек составын үзләштерү ул аваз культурасы тәрбияләү, бәйләнешле монологик сөйләм үсеше, аның грамматик төзелеше өчен иң кирәкле шарт”.

   Халык әйтемнәрендә, такмак - җырларында, мәкальләрендә  матур, дөрес итеп сөйләүнең әһәмияте турында күп әйтелә. Һәр сүзнең үз урынын белеп, аларны сәйләннәрдәй бөртекләп сайлап алып сөйләүченең сүзе колакларны иркәли, күңелгә барып җитә, җиңел аңлашыла. Сүзләрне төгәл, урынлы, дөрес куллану сөйләм культурасын билгели. Сүзлек бай булганда гына сүзләрне сайлап, нәкъ кирәклесен табып була. Шуның өчен дә балаларның сөйләмен үстерү бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе сүзлекне аныклау, тулыландыру, активлаштыру.

   Балалар белем бирү эшчәнлеге вакытында, әйләнә-тирә мохит белән танышканда күргән әйберләрнең исемнәрен ишетәләр, аларның сыйфатлары белән танышалар. Ул сүзләрнең бер өлеше баланың сөйләмендә активлашып китә, икенчеләренә көндәлек сөйләмдә әле куллану ихтыяҗы булмаганлыктан, бала бик сирәк мөрәҗәгать итә. Болары инде пассив сүзлек запасын тәшкил итә.

   Сүзлек эше - бәйләнешле сөйләм нигезе. Балалар бакчасында сүзлек эшенең өч бурычы чишелә:

   1. Иң беренче чиратта, гомуми кулланылыштагы лексика хисабына (предметларны, аларның төп билгеләрен, сыйфатларын, алар белән эш-хәрәкәтләрен атау) сүзлекне баету.

2.  Сүзгә ачыклык  кертү. Балаларга сүзне әйтү үрнәген бирү, аны һәр бала белән күп тапкыр кабатлау.

3. Сүзлекне активлаштыру. 

        Беренче юнәлеш – балаларның сүз байлыгын системалы рәвештә арттыру. Моңа яңа сүзләр өйрәтү нәтиҗәсендә ирешеп була.

  • Таныш булмаган сүзләрне төрле иллюстрацияләргә карап сөйләү, уеннар һәм аралашу аша хәтердә калдыру мөмкин.
  •  Шулай ук таныш булмаган сүзнең мәгънәсен күрсәтмә әсбап ярдәмендә төшендерү һәм яңа сүзне рус  теленә тәрҗемә ясап та аңлату.

Сүзлекне үстерү белән беррәттән, аны тулыландыру, ачыклау, активлаштыру эшенә дә тиешле игътибар бирергә кирәк.

Балаларның сүзлеген баетуда  түбәндәге эшчәнлек төрләре керә:

I. Табигый шартларда табигать һәм социаль тирәлек белән турыдан туры таныштыру.

1. Табигатьне (күренешләрне һәм объектларны) күзәтү.

2. Предметлы дөнья белән таныштыру: предметлар һәм кораллар (исеме, сыйфаты, үзлекләре, эш-хәрәкәтләре).

3. Социаль күренешләр (үзең, якын кешеләр, өлкәннәр хезмәте турында күзаллаулар) белән таныштыру.

II. Образлы уенчыклар, пластик художестволы образлар аша тирә-юнь белән белән таныштыру

1. Уенчыклар карау.

2. “Тылсымлы капчык”, “Бу өйдә кем (нәрсә) яши?” дидактик уеннары, курчак белән дидактик уеннар.

3. Уеннар, күңел ачулар, уен-көлкеләр.

4. Йомыш кушулар (индивидуаль һәм кечерәк төркемнәргә бүлеп).

III. Картиналар аша (живописный, графический художественный образ) (буяулар һәм буяусыз ясалган образлар (графика) әйләнә-тирә белән таныштыру.

1. Өстәлгә куела торган кечкенә картиналарны, китаптагы иллюстрацияләрне, стенадагы картиналарны карау.

2. “Җанлы” кечкенә картиналар белән эшчәнлек.

IV. Нәфис сүз аша әйләнә-тирә белән таныштыру.

1. Матур әдәбият, юаткычлар, шигырьләр, әкиятләр, хикәяләр уку.

2. Тәрбияче белән бергә кыска гади әкиятләрнең эчтәлеген сөйләү.

V. Күрсәтмәлелектән башка тирә-юнь белән таныштыру һәм сөйләм үстерү.

1. Күрсәтмәлелектән башка һәм ситуциядән тыш тәрбияченең сөйләве.

2. Балалар белән әңгәмәләр һәм сөйләшүләр (тәҗрибәдән чыгып, күзәтүләрдән соң).

   Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эше, төп шөгыле уен. Уйнаган вакытта балада бик күп сораулар туа, нәкъ уенда ул актив, күп сөйләшә.

        Шөгыльләрдә танышкан яңа сүзләрне актив сөйләмгә кертү, балаларның сүзлеген аныклау, тулыландыру эше  төрле режим вакытларында уеннар аша  алып барыла.

Балаларның сүзлеген фигыль , сыйфатлар белән баетуда дидактик уеннарның роле әйтеп бетергесез. Бу уеннар нинди дә булса җиһазлар таләп итә яисә сүзле дидактик уеннар булырга мөмкин.

        Сүзлекне исемнәр белән баету өчен "Бер сүз белән әйт!", "Нәрсә юкка чыкты?", "Дүртенчесе артык", "Нәрсә үзгәрде?", "Предметларны мин әйткән тәртиптә тез!" уеннары уйнарга була. Уенны 2- 3 уенчык яки предмет белән башлап, баланың хәтере яхшырган, игътибары арткан саен арттыра барырга кирәк. Шулай ук тематик лотолар, рәсемле доминолар, табышмак чишү, кроссворд  чишү сүзлекне исемнәр белән баета.

        Балаларның сөйләме фигыльләргә бик ярлы. Алар кыздыру, кайнату диясе урында - пешерү диләр;  чигү, бәйләү, төймә тагуны -тегү;  юыну, юындыру, тузан сөртүне дә- юу диләр. Шуңа күрә фигыльләрне төгәл, нәкъ тиешле, дөрес мәгьнәлесен кулланырга өйрәтергә кирәк. "Икенче төрле итеп әйт!" кебек тәкъдимнәр белән балаларга тиешле сүзне табарга булышырга ярдәм итәргә кирәк. "Нәрсә ничек кычкыра?", "Нәрсә оча, йөзә, йөгерә", "Ялгышны төзәт!", "Кем нишли" кебек уеннарны балалар бик теләп уйныйлар.

        Балаларның сүзлеген сыйфатлар белән баету, актив сүзлек запасын булдыру өчен "икенче төрле итеп ничек әйтеп була, башкача әйт" дип тиешле сүзне табарга ярдәм итү кирәк.

"Киресен әйт!" (матур - ямьсез, зур - кечкенә, ак - кара һ.б.)

"Башкача әйт!" (матур - гүзәл, чибәр, сөйкемле, батыр - кыю, куркусыз, җитез).

Төсләрне чагыштырып сыйфатларның чагыштыру дәрәҗәсен куллану (бу алма кызгылт, бусы кызылрак, бусы кып - кызыл).

 “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?” дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк- агачмы, әллә кешеме?”-дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

  Бармаклар белән нәфис хәрәкәтләр ясауның баланың сөйләмен үстерүдә әһәмияте бик зур. Бармак хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсе сөйләм дәрәҗәсе белән тәңгәл. Һәр бармагы белән аерым хәрәкәт ясый алган бала әйбәт сөйләшә. Һәм киресенчә: бала сөйләшә белмәсә, аның бармаклары барысы бергә бөгелә-турая, “каты” яисә “сыек буынлы” була. Шуңа күрә, баланың бармаклары иркен хәрәкәтләнмәсә, аның сөйләмен үстерү мөмкин түгел.

   Күпсанлы тикшеренү һәм тәҗрибә уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачылган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була; гомумхәрәкәт нормада яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артта калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана. Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләмен үстерергә мөмкин.

    Сөйләм үстерү  барышында әти-әниләр белән тыгыз элемтә булдырып, бер юнәлештә эш алып барырга тырышабыз. Без алар өчен  “Уйный-уйный өйрәник...”, “Уйнаганда өйрәник”, “Туган тел саекмас чишмә” темаларына  консультацияләр тәкъдим итәбез. Уеннарның уйнау тәртибен әти-әниләргә аңлатырга, өйрәтергә тырышабыз. Әти-әниләр балалар белән күбрәк аралашуы, буш вакытны бергәләп үткәрү, бергә уйнау  теләге булуы бик мөһим.   Балалар белән аралашу вакытында аларның сөйләмнәрендә эш-билгене белдерүче сүзләрнең урынлы кулланылуы, сүзлек запасының яңа сүзләр хисабына байый  баруы күренә.

      Баланы мәктәпкә уңышлы хәзерләү эше кечкенәләр группасыннан башлана. Бакчадан мәктәпкә күчкәндә балалар авазларны дөрес әйтә, яхшы дикция, матур интонация белән сәнгатьле сөйләшә белергә тиешләр. Болар өстенә балалар мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен язылган матур әдәбият әсәрләрен, олылар укыганны һәм сөйләгәнне тыңлый, шул әсәрләрнең, караган мультфильмнарның, экскурсиядә күргәннәренең эчтәлеген тәрбияче ярдәмендә кыска һәм дөрес төзелгән жөмләләр белән сөйләп бирергә өйрәнәләр. Шуның белән бергә, балалар кечерәк шигырьләрне ятлый, аларны тартынмыйча кычкырып сөйли алалар. Балаларга укылган әкиятләрне сөйләү, табышмаклар әйтү, аларның җавапларын табу, мәкаль һәм әйтемнәрдән файдалана белү күнекмәләре бирелә.

   

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Конспект занятия "Чисталык - сэламэтлек нигезе"

Максат:Шәхси гигиена предметларын дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.Игътибарлылык һәм хәтер сәлатен үстерү. Бурычлар:...

"Гаилә - ул тормыш нигезе"

Гаилә   турында  тулы төшенчә бирү, балаларны  ата-аналарга карата игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, өлкәннәргә карата миһербанлык тәрбияләү, гаиләләр белән танышу макса...

Икмәк – тормышныӊ нигезе

Конспект итогового занятия по развитию речи. Донести до детей идею о ценности хлеба, о его основе в нашей жизни; воспитать чувство уважения к труду работников, участвующих в произодстве хлеба....

"Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе"

“Дөрес туклану – сәламәтлек нигезе”(сценарий) Алып баручы: - Хәерле көн, балалар!-        Исәнмесез, кунаклар! Бер-беребезгә исәнлек-саулык телик.1-бала:-...

Уен – мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләүнең төп нигезе.

Мәктәпкәчә тәрбия учреждениеләренең төп бурычы – балаларны рухи яктан бай, әхлаклы, физик яктан сәламәт итеп үстерү.Бу бурычлар төрле юллар белән тормышка ашырыла. Ә шулар арасында иң әһәмиятлес...

открытое занятие на тему « Чисталык – сәламәтлек нигезе”

Сэламат яшэу рэвешен пропагандалау максатыннан оештырылган чара ( Энгэмэ)...